Инша
материал (5 класс) на тему

Хатипова Гульназ Рафисовна

"Табигать -  туган йортыбыз" темасына инша.

 Эшне үтәде: 6 нчы в сыйныф укучысы- Хәкимуллин Илүс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_-_tugan_yortybyz.docx15.64 КБ

Предварительный просмотр:

423350, Ленин урамы, 1б, Сарман авылы, Сарман муниципаль районы

Татарстан Республикасы

Муниципаль  белем бирү бюджет учреждениесе

«Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе»

Инша

Табигать – туган йортыбыз

 Укучы : Хәкимуллин

 Илүс Фазылҗан улы

5нче в сыйныфы укучысы.

                Җитәкче: Хатипова Г.Р.

Сарман-2013

Табигать – туган йортыбыз!

     Кеше, табигать, туган йорт!!! Бу төшенчәләр һәрвакыт янәшә атлыйлар.

    Һәр кешенең туып-үскән җире, туган йорты, туган ягы бар. Барыбыз да гомер юлында ул йорттан кайчан да булса мөстәкыйль тормышка аяк басачакбыз. Ләкин кайда гына булсак та, нәрсә генә эшләсәк тә, безнең барыбер туган якка, туган нигезебезгә кайтасыбыз киләчәк, чөнки аның җылы назы, сөйкемле җиле , туган туфрагы үзенә тарта, чакыра шикелле. Кеше үзенең тормышын табигатьтән башка күз алдына китерә алмый. Кешеләрне туган җире ашата, ямьле табигате белән иркәли, яшәргә көч, дәрман өсти.

    Туган ягымның табигате бик матур. Аның хуш исле чәчәкләре, саф сулы елга - күлләре, чишмәләре, кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек бирә. Аның һәр агачы, һәр сукмагы, һәр үләне, халкы күңелгә якын. Шуңа күрәдер , без гаиләбез белән һәр ел фасылында да  туган ягыбызның табигатен күзәтергә яратабыз. Кышын чаңгыларыбызны алып бер кат тау башларыннан урап кайтсак, язын табигатьнең кышкы йокыдан уяну мизгелләрен күзәтәбез. Ә җәен табигатьтә ешрак булырга тырышабыз .Әнием белән апам җиләкле ,гөмбәле , мәтрүшкәле урманнарга йөрергә яраталар. Ә без әтием белән тау башына менеп, ерактан уч төбендәге кебек кенә күренгән  урманнарга, кырларга сокланып карыйбыз, кошлар  җырын тыңлыйбыз. Менә кайда икән ул матурлык, гүзәллек!!!

    Безне урап алган урман, елга, куак, һава – болар барысы да табигать байлыклары. Җир йөзендә яшәүче һәммә кеше табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертергә тиеш. Ә хәзергесе көндә табигатьнең киләчәге куркыныч астында. Бу нәрсәдән килеп чыга соң ? Әлбәттә, кешеләрнең табигатькә салкын карашы, битарафлыгы аркасында барлыкка килә. Күлләр кибә, сазлыкка әйләнә бара, кошлар тавышы әкренләп кими, кайбер урыннарда бөтенләй ишетелми диярлек. Елга- күлләрдә балыклар бетә, алар урынына буш шешәләр генә йөзеп йөри. Кызганычка каршы, замана китергән бу афәтләр : урманнарны кирәксезгә кисеп бетерү, төрле газлар белән чиста һаваны бозу, җирне агулы матдәләр белән тукландыру - һәммәсе кешелекнең туган ягына салган зыянының бер өлеше генә. Киләчәктә җирнең нинди булачагы бездән тора, чөнки без шушы җирдә яшибез. Без бүгенге көннән башлап ук бу мәсьәләгә җитди карарга тиешбез. Кеше табигатькә зыян китергән икән, димәк, ул үзенең сәламәтлегенә дә зарар китергән  дигән сүз.

    Без табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Әмма табигатьне ярату – ул аңа зыян салмау,  минемчә. Шуңа күрә урманнарда үскән чәчәк, гөмбә, җиләк, дару үләннәре кебек байлыкларны дөрес итеп, саклык белән генә җыярга кирәк.

    Без барыбыз да җир планетасында яшибез. Бу  -  безнең уртак йортыбыз. Шулай булгач, табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән һәм үзебездән башларга тиеш түгелме соң? Әйе, чыннан да бу шулай. Чөнки киләчәк безнең кулларда.

    Кеше – табигать баласы. Ә табигать безнең туган йортыбыз! Әйдәгез,  табигатькә карата мәрхәмәтлерәк булыйк, аны саклыйк! Табигать һәм кеше бербөтен икәнлеген онытмыйк!!!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милләтем - киләчәгем! Инша.

Татар халкы күп михнәтләр кичергән. Әмма халкымның бүгенгесе бик куанычлы, киләчәге өметле. Без киләчәк буынга гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны тапшырырга тиеш....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Инша "Туган авыл" (на татарском языке)

       Туган авыл дип әйтүгә, минем күз алдыма мәһабәт агачлар, яшел  урамнар, матур өйләр килә. Әйе,  туган  авылым  Иштуган  нәкъ...

"Мин - табигать баласы" инша

4В сыйныфы укучысы Гайфуллина Алисәнең "Мин - табигать баласы" исемле иншасы...

инша

инша...

инша

инша...

Тегүче инша

Тегүче инша...