Коррупция турында
творческая работа учащихся по обществознанию (8 класс) на тему

Ягафарова Рушания Хаматзакировна

Коррупция турында инша

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл korruptsiya_turynda_insha.docx18.89 КБ

Предварительный просмотр:

Дәүләттә коррупция күбрәк булган саен, законнар да күбрәк.

(Тацит)

Безнең һәркайсыбыз дәүләтебезнең бер гражданы, илебезнең киләчәге – безнең кулларда.  Бүген үк без икътисадый, сәяси, хокукый чынбарлык турында гомуми күзаллау булдырырга, алга таба да үзләштергән белем һәм күнекмәләргә таяна белергә тиеш. Киләчәктә илебезнең дөньякүләм хезмәттәшлек мәйданында нинди урын алачагы, шул барышта пассив күзәтүче, яисә олы сәясәткә юнәлеш бирүче рәвешендә катнашу мөмкинлеге безгә дә бәйле булачак. Кайчандыр коррупция сүзе бозыклыкны, әхлакый түбәнлекне аңлаткан.  Әйе, бу күренеш төрле исемнәр астында дәүләтләр барлыкка килү чорында ук башлана. Мисыр,  Финикия, Һиндстан, Кытай тарихына күз салсак аның зур урын тотуын күрербез.Чөнки сәүдәгәрләр, каһиннәр өстенлекләргә омтылып идарәчеләрне сатып ала торган булганнар. Хәтта хакимияткә дә шундый мәкерле юл белән килгәннәр. Хаммурапи  патшаның кануннарында ришвәтчеләргә каршы кырыс көрәш чаралары кертелгән була. Әмма бу күренеш аеруча  XVII -XX гасырларда үсеш ала. Ә хәзер, коррупция сүзе шәхси файда алу өчен иҗтимагый хакимияттән явыз нияттә файдалану буларак кыскача тасвирлана.

Коррупциянең сәбәбе нидә соң? Әйе, коррупциянең төп сәбәбе кешенең комсызлыгына бәйле. Шәхес бары тик үзенең тормыш-көнкүрешен һәм баюга омтылышын җәмгыять, халык мәнфәгатьләреннән өстен куйса, аның шәхси ихтыяҗлары үсү белән бергә, корупциячел тәртипкә кызыгуы да арта. Ул чакта сәясәтчеләр һәм хезмәткәрләр үзләре биләгән урынны шәхси баю өчен генә файдалана башлыйлар.  Яшьләр исә, бу хәлләрне күзәтеп, дәүләт хезмәтен уңайлы, һәм мавыктыргыч яшәү рәвеше буларак кабул итәләр. Кемнең дә булса баеп китүе, кешеләр арасында ризасызлык китереп чыгара.  Коррупция җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә икътисадка, сәясәткә, социаль өлкәгә җимергеч йогынты ясый. Бу күренеш аркасында барлыкка килгән тискәре нәтиҗәләр җәмгыяткә генә түгел, ә илнең милли иминлек мәнфәгатьләренә дә зыян китерә.  Икътисадый өлкәдәге коррупция  дәүләт бюджеты акчаларын нәтиҗәсез бүлүгә, базар конкуренциясе механизмын боза, керемнәрне гаделсез бүлә,  оешкан җинаятъчелекне һәм күләгәдәге икътисад формалаштыру өчен уңай шартлар тәэмин итү чарасына әверелә. Хөкүмәтебез коррупциягә каршы төрле законнар кабул итә.

Белгәнебезчә, коррупция гаҗәеп зур зыян китерә, һәм дәүләтне эчтән җимерә. Эш баскычы буенча югарырак күтәрелгән саен, кешегә күбрәк кирәк. Күпчелек очракта бу эшкә билгеләнгәндә күренә. Коррупциягә каршы бөтен илләр бергә көрәшергә тиеш. Бу афәткә каршы көрәш өчен, ”законнарны мөмкин кадәр азрак чыгарып, күбрәк үтәлүен “ күзәтү әһәмиятле. Коррупцияне җиңәргә мөмкинме? Әлбәттә!!! Әгәр илебез закон бозучылар өчен кырыс законнар кабул итеп, үтәлә торган итсә, коррупциянең нигезе җимереләчәк. Битараф булмыйк, илебез киләчәге – Безнең кулларда!

    Коррупция. Минем беркайчан да бу сүзнең мәгънәсе турында уйлаганым булмады. Ә бервакыт телевизор караганда экрандагы фотографиягә игътибар иттем. Экраннан миңа өч яшьлек сабый карап тора. Ул шулкадәр матур, сөйкемле, аңа игътибар итми мөмкин түгел. Аның кабарынкы, елмайган иреннәре йөзенә килешеп тора. Күзләре дә бик матур. Мин, шул балага карап, дикторның нәрсә турында сөйләвен башта аңлап та бетермәдем. Бала авырый икән, аңа ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк. Сабыйга вакытында операция ясамаганнар. Сәбәбе: табибка билгеләнгән күләмдә акча түләнмәгән.

    Алга таба миңа таныш булмаган “коррупция”, “коррупционерлар” турында сүз барды, ә минем күзалдымнан елмаеп торган баланың сурәте китмәде. Ә бит ул теләсә кайсы вакытта үләргә мөмкин. “Мондый  хәл ничек булган? Ни өчен ярдәмгә мохтаҗ балага вакытында ярдәм күрсәтелмәгән? Бу дөньяда бар нәрсә өчен дә акча түләргә кирәкмени? Кайда соң безнең кызгану хисебез, кешелеклелегебез? Шушы хәлдән соң,  без кешеме , әллә җансыз тимер машиналармы?”

   Юк!!! Үзенең рәхәт тормышын һәм үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләрне кеше дип атап булмый. Алар бу пычрак акчаларны кемнәрнеңдер гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына кую бәрабәренә “эшләп” табалар. Мин шуны аңлый алмыйм: үзләренең гаиләләре, әти-әниләре. Балалары була торып, алар ничек кешеләрнең язмышлары һәм тормышлары белән идарә итә ала икән?

   Миңа нибары 14 яшь. Минем әбием, әтием, әнием, абыем, туганнарым бар. Аларның авырып китүләрен, шушындый мәрхәмәтсез кешеләр кулына эләгүен күзалдына китерүе дә кыен.

   Күпләр коррупция белән көрәшүне җил тегермәне белән чагыштыра. Мин моның белән килешәм. Бүгенге көндә коррупция киң таралган, бу факт. Әмма башка факт та бар: тиз арада аны дәвалап булмый, хәтта бу эш куркыныч та. Иң беренче чиратта, бу чирнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

милли тел турында фәнни эш

10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Разработка урока по обществознанию для 9-10 классов На тему: «Коррупция. Виды коррупции и способы борьбы с ней» Автор: Шишкина Ю.А.

Конкурс методических разработокпо использованию учебно-методических пособийантикоррупционной направленности в образовательной практике Разработка урока по обществознанию для 9-10 классовНа ...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ЭЛЕКТИВНОГО КУРСА «КОРРУПЦИЯ: ПРОБЛЕМЫ, ПОИСКИ РЕШЕНИЙ БОРЬБЫ С КОРРУПЦИЕЙ» – 10 КЛАСС «КОРРУПЦИОННАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ В ПОЛИТИКЕ И ЭКОНОМИКЕ: СВИДЕТЕЛЬСТВА И ФАКТЫ» - 11 КЛАСС

laquo;КОРРУПЦИЯ: ПРОБЛЕМЫ, ПОИСКИ РЕШЕНИЙ БОРЬБЫ С КОРРУПЦИЕЙ» – 10 КЛАСС «КОРРУПЦИОННАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ В ПОЛИТИКЕ И ЭКОНОМИКЕ: СВИДЕТЕЛЬСТВА И ФАКТЫ» - 11 КЛАСС...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

Методическая разработка занятия для педагогического коллектива по профилактике и противодействию коррупции Тема занятия «Коррупция – это…»

Методическая разработка занятия для педагогического коллектива по профилактике и противодействию коррупцииТема занятия «Коррупция – это…» Цель: Повысить уровень...