"Идеал и ценности"
план-конспект урока по обществознанию (6 класс)

Айгуль Абузаровна Рахматуллина

Разработка урока 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_6_klass.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес конспекты

Укытучы

Рәхмәтуллина Айгөл Әбүзәр кызы

Сыйныф

6

Тема

«Кыйммәтләр һәм идеаллар»

Дәрес тибы

Яңа материал өйрәнү

Технология

Дәреснең максатлары

  1. Шәхси: кеше тормышында кыйммәтләр һәм идеалларның әһәмиятен төшендерү, әхлак культурасы тәрбияләү, башкаларга карата хөрмәт хисләре формалаштыру.

  1. Метапредмет максатлар: схемаларны, текстларны анализлау күнекмәләре булдыру, проблемалы заданиеләр үтәү һәм группада эшләп үз фикереңне белдерә алу күнекмәләрен ныгыту.

  1. Предметные: 

Төп төшенчәләр һәм терминнар

Кыйммәт, идеал, идеалист, материалист, гомумкешелек кыйммәтләре.

Дәреснең җиһазланышы

ПК, мультимедияле проектор, слайд-презентация, өләшү өчен дидактик материал, УМК (А.И.Кравченко,  «Обществознание» дәреслеге, «Русское слово», 2010.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1. Мотивация

Видеосюжет карарга тәкъдим итәм, әлеге фрагментны нинди сүз, гыйбарә белән атарга мөмкин?

Сез тагын нинди кыйммәтләрне атый аласыз?

Видеосюжет карау һәм дәреснең темасын билгеләү.

Укучыларның вариантлары

2. Индивидуаль кыенлыкларны ачыклау һәм теркәү:

Афәрин, сез барысын да беләсез. Ә хәзер үзегезне сынап карагыз: бу теманы ни дәрәҗәдә беләсез икән.

Дөрес һәм дөрес булмаган гыйбарәләр

Гыйбарәләр

  1. Кешедә бер генә башлангыч була ала: матди яки идеаль

  1. Идеаль – югары камиллек дәрәҗәсенә җиткән, идеалга тәңгәл килә торган

  1. Фән тарафыннан исбат ителгән: кешенең әхлакый үсеше өч этапка бүленә

  1. 8.        Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең иң гади формасы түбәндәгедән гыйбарәт: башкаларга мөнәсәбәтең үзеңә теләгән мөнәсәбәт кебек булсын

Төркемегездә фикер алышу барышында нинди кыенлыклар чыкты?.

«Дөрес һәм дөрес булмаган гыйбарәләр» таблицасы белән индивидуаль эш

Фикер алышуе

3. Килеп туган кыенлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау

 «Дөрес һәм дөрес булмаган гыйбарәләр» таблицасы турында фикер алышу. Килеп туган кыенлыкның сәбәбен ачыклау. (материалны белеп җиткермиләр)

Без бу дәрестә нәрсә үзләштерергә тиеш?

Хәзер мин сезгә бер гыйбрәтле тормыш ситуациясе турында сөйлим: Бервакыт ике укчы бала бәхәсләшә. Берсе әйтә: «Һәр кешенең үз алдына куйган максаты, идеалы булырга тиеш», - ди. Икенчесе болай ди: «Идеалсыз яшәү күпкә җиңелрәк һәм гадирәк».

Кайсыгыз беренче укучы яклы? Кем икенче укучының фикерен хуплый?

Ни өчен?

Моңардан нинди проблемалы сорау килеп чыгат?

Максат кую

  1. Нәрсә ул идеал?
  2. Нәрсә ул кыйммәтләр?
  3. Нинди төр кыйммәтләр була? (Кешедә материаль һәм идеаль нәрсәне аңлата?)
  4. Әхлакый үсешнең этаплары.

Укучыларның вариантлары

«Кешегә идеал кирәкме?»

4. Кыенлыкларны җиңү проектын булдыру.

Әйдгез, килеп туган ситуацияне тикшереп карыйк әле.

Моның өчен безгә төркемнәрдә эшләргә кирәк булачак.

Группа №  1. Нәрсә ул кыйммәтләр?

Группа № 2. Нәрсә ул идеал?

Группа № 3. Кыйммәтләр ничек яормалаша?

Группа № 4. Идеалның гәүдәләнешен нәрсәдә күреп була?

Группа № 5. Әхлакый үсеш этаплары.

5. Пректны тормышка ашыру.

1 нче кушымта.

Төркемнәрдә эшләү..

6. Алынган мәгълүматларны сөйләү һәм беренчел беркетеп кую.

Ә хәзер тыңлап карыйк әле: сез ниләр ачыкладыгыз икән.

Төркемнәрнең чыгышы.

Ирешелгән нәтиҗәрәлрне презентацияләү.

7. Эталон буенча үз-үзеңне тикшереп мөстәкыйль эш башкару   (мини-тест).

Тест «Кыйммәтләр һәм идеаллар»

  1. Идеал – ул:                      

А. үрнәк, камил әйбер, омтылышның иң югары максаты.

Б. Җәмгыять тарафыннан билгеләнгән һәм үтәлүе җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра торган нормалар.

В. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән нормалар.

  1. Югары максатларга омтылучан риясыз кеше:.

А. Материалист

Б. Идеалист

В.Реалист

  1. Кешенең тайпылышсыз, хыялдагы тормыш ориентациясе.

А. Максат

Б. Кыйммәт

В. Идеал.

  1. Беренче урынга матди кыйммәтләрне куючы кеше:

А. Идеалист

Б. Материалист.

В. Пессимист.

  1. Шәхес буларак формалашуның беренче этабында:

А.  Кеше урлашмый, чөнки башка кешеләрне хөрмәт итә.

Б.  Кешене җәмгыять фикере һәм бурыч хисе тотып тора.

В.   Кешенең әхлак дәрәҗәсен курку хисе тотыап тора.

Ответы:  1.А      

              2.Б                

              3. Б                

              4. Б                          

              5. В

Тестны хаталарсыз башкарган кеше үзенә “5”ле куя

Бер хата өчен – “4”ле

Ике хатага – “3”ле

Тест башкару.

Эталон буенча тикшерү.

8. Белемнәр системасын тулыландыру һәм кабатлау

Кеше өчен иң кыйммәтлесе – тормыш. Әмма кайчак кешеләр тормышларын куркыныч астына куялар.

Текстны укырга һәм кешеләрнең үз тормышларын куркыныч астына нинди кыйммәтләр хакына куюын ачыкларга.

Тормыш ситуацияләре

1. 1941 елда фронтка, фашист илбасарлары белән сугышырга дип меәнәрчә кеше үз теләкләре белән китә.

2. Ике дус –альпинистлар тауларда таш астында калалар. Берсе, үзенеә тормышын куркыныч астына куеп, икенчесен коткара.

3.Тиф эпидемиясе вакытында врач авыруларга ярдәм итә, гәрчә бу авыруның йогышлы һәм гаять куркыныч икәнен белеп торса да.

Тормыш ситуацияләренә кагылышлы эш

Төркемдә фикер алышу

Гомуми фикер алышу

9. Укыту эшчәнлегендә рефлексия

Әйдәгез, алып куйган таблицабызга әйләнеп кайтыйк:

Дөрес һәм дөрес булмаган гыйбарәләр

Гыйбарәләр

  1. Кешедә бер генә башлангыч була ала: матди яки идеаль

  1. Идеаль – югары камиллек дәрәҗәсенә җиткән, идеалга тәңгәл килә торган

  1. Фән тарафыннан исбат ителгән: кешенең әхлакый үсеше өч этапка бүленә

  1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең иң гади формасы түбәндәгедән гыйбарәт: башкаларга мөнәсәбәтең үзеңә теләгән мөнәсәбәт кебек булсын

Максатка һәм проблемага яңадан әйләнеп кайту!

«Тормыш кыйммәтләре» кыйссасы

Таблица белән эш

Өй эше

Гаилә кыйммәтләре агачы

Көндәлекләргә языла


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок - презентация в 11 классе Быт и бытие героев «Тихого Дона». Идея домашнего очага как общечеловеческой ценности.

На этом уроке рассматриваются такие  незыблемые истинные ценности как семья,  нравственность.  На примере семьи Мелеховых обращается внимание  на быт донского казачества, отношение...

Русская идея - идея сердца. Россия - территория толерантности, школа - место социализации

В статье отражается опыт работы по формированию толерантности......

Классный час в 7 классе «Ценность родства и семейные ценности»

Цель: воспитывать у детей чувство гордости за свою семью, фамилию, за своих родителей.Задачи: ·        подвести детей к пониманию значимости семьи для каждого челове...

Классный час для старшеклассников "Ценность нравственности и нравственные ценности"

Конспект классного  часа, формирующего у школьников нравственное миропонимание....

Нравственные ценности. Истинные и мнимые ценности.

Воспитательное занятие. Целью которого является обсуждение понятий "ценности", "цена", их буквальное и переносное значение. Содействие формированию у учащихся умения осмысливать и ...