Дәреснең технологик картасы. "Сәүдә һәм аның формалары. Реклама-сәүдәнең этәргече"
план-конспект урока по обществознанию (7 класс)

Айгуль Абузаровна Рахматуллина

Тема: Сәүдә һәм аның формалары. Реклама-сәүдәнең этәргече.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_klass_deres_eshkertmese.doc77.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес конспекты  

Укытучы

Рәхмәтуллина Айгөл Әбүзәр кызы

Сыйныф

7

Тема

 Сәүдә һәм аның формалары. Реклама-сәүдәнең этәргече.

Дәрес тибы

Яңа материал өйрәнү

Дәреснең максаты һәм бурычлары  

Сәүдә һәм аның формалары, реклама турында белемнәр өйрәтү. Укучыларга реклама төрләре һәм формалары булуын күзалларга өйрәтү.

  1.   Яңа белемнәргә нигезләнеп укучыларда икътисади тәрбия булдыру,укучыларның коммуникатив һәм иҗади сәләтләрен үстерү,  үз-үзләрен бәяләргә өйрәтү,  башкаларга карата хөрмәт хисләре формалаштыру.
  2.  Схемаларны, текстларны анализлау күнекмәләре булдыру, проблемалы заданиеләр үтәү һәм группада эшләп үз фикереңне белдерә алу күнекмәләрен ныгыту, Укучыларны дөрес һәм кирәкле мәгълүмат табарга өйрәтү. Уйлый белү, дөрес  чагыштыра һәм анализ ясый белергә өйрәтү. Бергәләп эшләү күнекмәләре, мөстәкыйль эшли белү һәм лидерлык сыйфатлары да булдырырга өйрәтү.
  3.   Укучыларга рекламаның ни өчен кирәк булуын аңлату.Укучыларга реклама төрләре һәм формалары булуын күзалларга өйрәтү, реклама текстнының 5 өлештән торуы белән таныштыру.

 

Көтелгән нәтиҗәләр

Шәхси: Яңа белемнәргә нигезләнеп укучыларда икътисади тәрбия булдыру,укучыларның коммуникатив һәм иҗади сәләтләрен үстерү

Метапредмет: Укучыларны дөрес һәм кирәкле мәгълүмат табарга өйрәтү. Уйлый белү, дөрес  чагыштыра һәм анализ ясый белергә өйрәтү. Бергәләп эшләү күнекмәләре, мөстәкыйль эшли белү һәм лидерлык сыйфатлары да булдырырга өйрәтү.

Предмет: Укучыларга рекламаның ни өчен кирәк булуын аңлату.Укучыларга реклама төрләре һәм формалары булуын күзалларга өйрәтү, реклама текстнының 5 өлештән торуы белән таныштыру.

Төп төшенчәләр һәм терминнар

 Сәүдә, Реклама.

Дәреснең җиһазланышы

ПК, мультимедияле проектор, слайд-презентация, өләшү өчен дидактик материал, дәреслек, видеосюжет, битләр, фломастерлар, биремнәр.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.  Оештыру моменты

Исәнләшү. Бер – беребезгә карап сәламнәр бирешү.

Исәнләшәләр.

 

2. Өй эшләрен тикшерү

1. Өй эшләрен тикшерү. Проектны яклау: “Авылым җитештерүчеләре”

Проект яклау.

3. Мотивация

2. Видеосюжет карарга тәкъдим итәм, әлеге фрагментны нинди сүз, гыйбарә белән атарга мөмкин?

Бабай нишли?Бер сүз белән бу күренешне ничек дип атап була?Без бүген дәрестә ниләр турында сөйләшәчәкбез? Ничек уйлыйсыз? Ничек уйлыйсыз?Сәүдәнең этәрече нәрсәдә?Бу  малай сату иткәндә нәрсә кулланды?

Видеосюжет карау һәм дәреснең темасын билгеләү.

Укучыларның вариантларын тыңлау. Дәфтәргә теманы язып кую.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр үстерү.

А)Презентация карау. “Сәүдә һәм реклама”.

Сәүдә- товарлар сату-алу юлы белән тормышка ашырыла торган тармак. Сәүдә сату-алучыларны , кулланучыларны, кешеләрне берләштерә. Сәүдәнең тарихын барыбыз да беләбез. Сәүдә кешеләргә ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, байлык тупларга ярдәм итә, эштә активлыкларын үстерә.

Күмәртәле (оптом),

Ваклар сату

Эчке һәм тышкы сәүдәләр була.

Б) Ә нәрсә соң ул реклама? “Реклама-сәүдәнең этәргече” дигән гыйбәрәне ничек аңлыйсыз? Рекламаның файдасы бармы икән? Реклама ни өчен кирәк?Нинди рекламалар турында беләсез?

 

  • Есть идея. Есть IKEA. (реклама построена на игре слов)
  • Ты в норме, пока ты в форме (реклама спорттоваров в магазинах Спортмастер).
  • КАМАЗ. Танки грязи не боятся (грузовики Камаз).
  • Ваша киска купила бы Вискас (Корм для кошек Whiskas)
  • Территория низких цен (магазины фирмы Эльдорадо)
  • Принцесса. Как у мамы, только лучше!  (детская косметика Принцесса)

Презентация карау. Укучыларның җавапларын тыңлау.

Укучыларның җавапларын тыңлау.

                                                                        Физкултьминутка

Структура ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН «Бас –Утыр»

Физкультминутка ясау

 

Рекламаның берничә максаты бар:

Мәгълүмат, өстенлекне формалаштыру, искә төшерү.

Реклама текстының 5 максаты бар: сатып алучыны үзенә җәлеп итү, сатып алучының кызыксынучанлыгын арттыру, товарга һәм компаниягә карата ышаныч булдыру, товарны сатып алуга теләген арттыру, сатып алучыны эшчәнлегенә йогынты ясау.

Рекламаның таләбе: Кыска-Истә калырлык-Мәгълүмати.

 

Дәфтәрләргә язу.

Укучыларның вариантлары.

Фикер алышу. Дәреслекләр  белән эш.

 

  1. Реклама проектын тормышка ашыру.

 

Ә хәзер группалап утырабыз. Һәм берәр товарны рекламалыйбыз. Фломастерлар һәм ватман ярдәмендә эшлибез. Һәм эшебезне яклыйбыз. Бер-берегезнең эшегезне бәялисез.

 

Укучылар эшлиләр. Үз-үзләрен бәялиләр.

 

 6. Белемнәр системасын тулыландыру һәм кабатлау

 Эш  дәфтәрләреннән  биремнәр эшләү.

Укучылар парларда  эшлиләр.

9. Укыту эшчәнлегендә рефлексия

Бүгенге дәрес ошадымы? Нәрсәләр турында белдек?Товарны рекламалау ошадымы?Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырга мөмкинме? Билгеләр куела.

 Укучыларның вариантлары тыңлана.

Өй эше

 П-12, 2,3 биремнәр. 2,3,7 биремнәрне сайлап эшләргә

Көндәлекләргә языла


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

Дәреснең технологик картасы

6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәреснең технологик картасы...

Дәреснең технологик картасы

Дәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләрен әйтә белү, хисләрен, эмоциональ халәтләрен җиткерә белү күнекмәләрен, шулай ук универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән...

Дәреснең технологик картасы “Татлы ашамлыклар, десертлар, татлы эчемлекләр әзерләү технологиясе”

Кешенең туклануында татлы ризыкларның әһәмияте турында күзаллау булдыру.Татлы ашамлык төрләре:цукат, конфет, безе (меренги); десерт төрләре; алкогольcез эчемлекләр: сөтле коктейль, морс, рецепт һәм әз...