ана күңеле балада
методическая разработка на тему

Хусаинова Радия Хаертдиновна

Открытый урок для родителей

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ana_kunele_balada.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Ана күңеле-балада, бала күңеле кемдә соң?

Максат:1. Ш. Камалның “Буранда”хикәясе, А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән”повесте, Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыят”повесте, “Матурлык”хикәяләрендәге аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне  анализлап, газиз әниләргә мәхәббәт, ихтирам һәм бурычлылык хисләре тәрбияләү.

2. Баланың ана ана алдындагы бурычы ни дәрәҗәдә зур булуын төшендерү.

3. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

4. Тәрбия һәм белем бирү чыганагы буларак, сәнгатьнең башка төрләре белән кызыксыну уяту.

Җиһазлау. Аналар сурәтләнгән рәсемнәр, укучыларның “Әниләр көне”нә багышлап, “Әгәр мин тылсымчы булсам”темасына язылган сочинениеләре, магнитофон язмасында әниләргә багышланган җырлар, Роберт Миңнуллин шигырьләре.

Дәрес барышы:

1 Оештыру

- Бүгенге дәресебезне “Әниләр көне”нә багышлыйбыз. Бөтен халык шул изге затларга багышлап, аларны хөрмәтләп”Әниләр көне”н билгеләп үтәргә җыенып йөргәндә, безнең дә бу дәресебез бик урынлы булыр дип уйлыйм.

2. Актуальләштерү.

Шәмси Калдаяковның Гафур Каербеков сүзләренә”Әниемә”җырын тыңлыйбыз.

  • Бу җыр мин бала чагым, яшьлегем хатирәсе кебек. Йөрәгемдә сакланган бу җырның һәр юлын яттан беләм. Ләкин яшь вакытта бу җырга никадәр тирән мәгънә салынганын мин әле аңлап бетермәгәнмен икән. Шул тирән мәгънәгә бергәләп төшенеп карыйк әле.
  • Нәрсә турында бу җыр?
  • Укучылар җавабы тыңлана.
  • Сез ничек уйлыйсыз, бу ана бәхетлеме?
  • Әйе, бәхетле, чөнки кызы әнисен алтынга тиңли һәм дөньяда иң кадерле булган җисемне – кояшны бүләк итәргә тели.Иң әһәмиятлесе – кыз әнисен ярата.
  • Бу ананың бәхете нәрсәдә?
  • Укучыларның фикерләре тыңлана.
  • Сезнеңчә ничек, ана бәхете өчен нәрсә кирәк? (Улының яки кызының аны картайгач та яратуы, хөрмәт итүе)
  • Сез ничек уйлыйсыз, барлык аналар да бәхетлеме?
  • (Ш.Хөсәеновның”Әни килде”драмасы, Ә.Еникиевнең “Әйтелмәгән васыять”повестендагы әниләр турында фикерләр алышу)
  • Укытучы легенда сөйли. (Әнисенең йөрәген сөйгән кызына алып баручы егет турында)
  • Җир йөзендә бәхетле аналар да, бәхетсезләре дә бик күп. Ләкин аларны берәлштергән уртак сыйфат бар. Ул нинди сыйфат?
  • Алар барысы да әниләр. Балаларны яраталар, алар турында уйлыйлар , кайгырталар.
  • Димәк, аларның күңеле кемдә була?
  • Балада була.
  • Шуның белән бәйле нинди мәкаль беләсез
  • “Ана күңеле-балада, бала күңеле кемдә соң?
  • (Мәкаьлнең мәгънәсе турында фикер алышу. Беренче өлеш белән укучылар килешәләр, икенче өлеше буенча төрле фикерләр әйтелә.)
  • Алга таба, бала күңеле кемдә соң, дигән сорауга җавап эзләрбез.
  • 3. Уку мәсьәләсен кую.

Дәреслекләр белән эшләү.

(Әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңлана. Укучылар әсәрнең исемен әйтәләр, ана белән бала мөнәсәбәтләренә бәя бирерлек нинди юлларны күрсәтер идегез дигән сорауга җавап бирәләр. Аналар һәм балалар арасындагы мәнәсәбәт ачыклана. Алда укып кителгән әсәрләрдән “Җомга көн кич белән”, “Буранда”.)

  • Бу әсәрләрдәге әниләр нинди булган?
  • Ә балаларының күңеле әниләрендә булганмы соң?
  • Юк, алар әниләренең кайтып хәлен дә белмәгәннәр. Әнигә түгел, ә акчага, байлыкка табынып яшәгәннәр. Чынлап та, аларның күңеле далада булган.
  • Ял итү. Роберт Миңнуллинның “Әнкәмнең догалары” җыры башкарыла.
  • Р.Миңнуллинның күңеле әнкәсендә булганмы?= соң?
  • Шулай булмаса, ул әнисенә атап шундый шигырьләр язмас иде. Минемчә, шагыйрьнең әнисе бик бәхетле.
  • Без әдәби әсәр мисалында ана күңеленең балада, бала күңеленең далада икәненә ныграк төшендек. Ә тормышта ничек була икән соң? (Газета –журнал материаллары белән танышу,укучыларның үз әниләре белән мөнәсәбәтләре турында сөйләшү. )
  • Әниләрегез сезне һәрвакыт аңлый, кичерә, ә сез?
  • Сез әниләр алдындагы бурычны ничек аңлыйсыз?
  • Әниләргә булган бурычны кайчан үти башларга кирәк?
  • Сез ул бурычны ничек үтисез?
  • “Әгәр мин тылсымчы булсам”темасына язылган сочинениеләр укыла.
  • Сочинениеләрегез бик яхшы язылган. әниләрегезгә карата яхшы мәнәсәбәтләрегез, теләкләрегез мине бик шатландырды
  • Кызганычка каршы, ана алдындагы бурычны онытучылар бик күп шул хәзерге заманда. Берничә бала үстергән әби-бабайлар картлык көннәрен картлар йортында үткәрергә мәҗбүр булалар. Бусы да бик кызганыч. Түбәндәге шигырь юллары моның ачык мисалы булып тора.

                   

      Терәк булыр өчен туганбыз.

  1. Тәпи басып, бераз тел ачылгач,

Әниләрнең карап күзенә.

Без әйтәбез: “Әни, үсеп җиткәч,

Тәти күлмәк алам үзеңә.

  1. Тәмле телле булып әниләргә

Әллә ниләр вәгъдә итәбез.

Вәгъдә итәбез дә үсеп җиткәч,

Өйне ташлап чыгып китәбез.

  1. Көч-куәте беткәч, әти-әни,

Игелек көтә бала-чагадан.

Сабый чакта әйткән вәгъдәләре

Кабат искә төшә яңадан.

  1. Балачакта әйткән вәгъдәләрне

Үтәмичә дөнья куябыз.

Бер уйласаң, без бит әниләргә

Терәк булыр өчен туганбыз.

(Фикер йомгаклана)

  1. ӨЙ эше.
  • Бүгенге дәрес белән бәйләп, шул юлларның нинди тирән мәгънәгә ия икәненә төшенегез әле.Әниләрегез белән бергә киңәшегез, сөйләшегез.
  • Дәрес, якташыбыз Ринас Шигапов башкаруында “Әнкәйләрнең кадерен белегез”дигән җыр белән тәмамлана.
  • Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по татарской литературе. Тема "Ана күңеле балада"

Урок проведённый в 9 классе по произведению Аяза Гилязова "Җомга көн кич белән"...

гаилә бәхете-балада

Сценарий музыкального выступления, посвященный семье на татарском языке...

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

Рус мәктәбенең 9 сыйныфта укучы татар балалары белән уздырылган әдәбият дәресе эшкәртмәсе. Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәрен йомгаклау....

Ана күңеле балада, бала күңеле...(9нчы сыйныф)

План-конспект урока по татарской литературе в татарской группе для учащихся 9-х классов русских школ....

Балада сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда мәктәп һәм гаиләнең роле

“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт  хәрәкәттә булсын”...

Ана күңеле балада, бала күңеле далада

Ана күңеле балада, бала күңеле далада...