Сәламәтлек - тормыш нигезе
статья на тему

Фазулянова Луиза Икрамовна

Ата-аналар яки югары сыйныф укучылары белән эшләү өчен ярдәмлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek-_tormysh_nigeze.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек – тормыш нигезе

         “ Сәламәтлекне кеше бары тик үзе генә таба ала ”

  ( Н.М.Амосов )

     Татар халкында сәламәтлекнең әһәмияте турында шактый мәкаль бар:

  • Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет- саулык.
  • Байлыкның башы – тазалык.
  • Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
  • Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы.

Бу мәкальләргә тирән мәгънә салынган. Димәк, элек – электән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сау – сәламәт булу тормыш итү өчен иң кадерле, иң кирәкле, иң мөһим шарт булган. Ә бүген сәламәтлеккә караш нинди соң?

Хәзерге җәмгыятьтә сәламәтлекне, бигрәк тә яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләсе мөһим проблемага әйләнде. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек- авыруның яки физик кимчелекләрнең булмавы гына түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль яктан имин булу да.

     Фәнни тикшеренү институтының сәламәтлеген саклау бүлеге белгечләре мәгълүматларына караганда, соңгы елларда тулысынча сау – сәламәт балаларның саны кими ( ул 10% тан артмый ). Укучыларның 50 – 60% ында функциональ үзгәрешләр яки хроник авырулар бар. 2009 елгы медосмотр нәтиҗәләре буенча безнең мәктәптә             укучы 1 нче төркемдә,          - 2 нче төркемдә,     - 3 нче төркемдә тора.

     Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту юнәлешендә дәүләт программалары кабул ителә, төрле чаралар үткәрелә, 2002 елда ТР Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары тарафыннан кабул ителгән176 нчы карар нигезендә урта мәктәпләрдә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча конкрет чаралар билгеләнде. 2003 елда “Сәламәт бала” программасы нигезендә күп эш башкарылды.2009 ел Татарстанда “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы” дип игълан ителде. Кешенең сәламәт булуы, аңа авыр тормыш шартларына да җайлашып, уңышлы яшәргә ярдәм итә. Сәламәт кеше үзе дә бәхетле, башкаларга да аның янында тыныч һәм рәхәт.

     Биологик күзлектән караганда кешенең сәламәтлеген формалаштыручы төп факторлар түбәндәгеләр:

  1. Генотип, ягъни нәселдәнлек
  2. Яшәү тирәлеге
  3. Социаль фактор – яшәү рәвеше.

     Кеше сәламәтлегенең нигезен аның организмының эйләнә - тирәлек тәэсиренә каршы торучанлыгы һәм эчке тирәлегенең чагыштырмача даимилеген саклау тәэмин итә. Организмның эчке тирәлегенең даимилеге бозылу төрле авырулар китереп чыгара. Бу аның генотибына, ягъни геннар җыелмасына бәйле. Һәр кешегә әти - әнисеннән нәселдәнлек билгеләре күчә. Алар кешенең гәүдә формасында, озынлыгында, баш, йөз формасында, тән төсе һәм төзелешендә, төрле авыруларга каршы торучанлыгында, кан группаларында, үз – үзеңне тоту һәм башкаларда чагыла. Шулай итеп төп факторларның берсе – ул нәселдәнлек. Икенче фактор – яшәү тирәлеге.

Сәламәтлеккә яшәү тирәлегендәге кайбер үзенчәлекләр, мәсәлән туфракның геохимик составы, су составы һәм һавадагы төрле газларның концентрациясе тәэсир итә. Безнең яшәү тирәлегендәге тискәре фактор булып суда йод җитмәү тора, шуңа күрә Балтач төбәге калкансыман биз авыруларының күп булуы белән аерылып тора.

     Өченче төп фактор – ул социаль фактор. Кешенең сәламәтлеге, нигездә, аның яшәү рәвешенә бәйле. Борынгы греклар, мәсәлән, аз авырганнар һәм озак яшәгәннәр.Моның сере дә бик гади: алар үсемлек ризыклары белән тукланган, тәмәке тартмаган. Иң мөһиме: кешеләр балачактан алып олыгайганчы чыныкканнар һәм һәрвакыт хәрәкәттә булганнар.  

Озак һәм шул ук вакытта сәламәт тормышта ничек яшәргә? Әйтик, Кавказда  120 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бар. Галимнәр раслаганча, Абхазиядә яшәүчеләр, башка төбәкләрдә тормыш итүчеләргә караганда, акрынрак картая. Моны ничек аңларга соң? Абхазлылыр – бик тыныч, тормышны фәлсәфи кабул итүче халык. Тагын шунысы әһәмияткә ия: Кавказда өлкән кешеләргә зур хөрмәт күрсәтелә. Авыр чакларда да алар белән киңәш – табыш итәләр. Әлбәттә, башкаларга үзенең кирәклеген тойган өлкән кешедә яшәү дәрте көчле була. Барыбызныда уйланырга мәҗбүр итә торган тагын бер факт: Россиядә гомер озынлыгы – Европа илләре арасында иң кыскасы. Бездә ирләр хатын – кызларга караганда 14 елга азрак яши. Дөньяның бер генә илендә дә мондый хәл күзәтелми. Моның сәбәпләре нидә икән соң?

     Яшәү рәвеше – сәламәтлек факторларының иң мөһиме, ни өчен дигәндә генотип һәм яшәү тирәлегеннән аермалы буларак, яшәү рәвешен кеше үзе билгели.Сәламәт яшәү рәвешенең нигезе- дөрес оештырылган көндәлек режим – эш төрләрен һәм ялны чиратлаштыру. Дөрес оештырылган режим көн дәвамында эшкә сәләтлелекне  саклый, ә дөрес булмаган режим сәламәтлектә төрле тайпылышлар, органнар системаның функцияләре бозылуга, физик үсешнең артта калуына, неврозларга китерә.

Мәктәп укучысының режимын оптималь оештыру баланың ничә яшьтә булуына карамастан көнгә 1,5 – 2 сәгать саф һавада булуын  таләп итә. Бу вакытта ул спорт уеннары белән шөгыльләнергә,жиңелчә физик эш эшләргә яисә саф һавада җәяү йөрергә мөмкин. Җәяү йөрүнең файдасы бик күп. Никадәр күбрәк йөрисең, шулкадәр яхшырак. Җэяү йөргәндә, йөрәккә көч килми, эчәклекләр эшли, кан тамырларыннан кан корсак өлешенә “этеп чыгарыла”. Үзеңне яхшы хис итү өчен, кимендә 3 – 5 км тирәсе, ягъни 1,5 -2 сәгать җәяү йөрергә киңәш ителә.Кышын чаңгыда йөрү бик файдалы. Анда да сулышың капканчы түгел,үз җаеңа гына, табигать белән хозурланып, уртача тизлектә шуу файдалы.  Болай йөрү яшь вакыттан организмын даими чыныктырмаган, спорт белән җитди шөгыльләнмәгән кешеләр өчен дә әйбәт. Хәрәкәтле актив уен яки физик хезмәт 1 – 1,5 сәгать дәвам итсә генә уңай йогынты ясый, шуннан артып китсә ул организмның ял итүенә түгел, ә аруына китерә. Яшүсмерләрнең, бигрәк тә җенси җитлегү чорында, эчке органнары тиз үсеш ала, ләкин зур нагрузка башкарырга сәләтле булмый. Шуңа күрә баланың яшь һәм физиологик үзенчәлекләрен искә алып, хәрәкәт режимын дөрес билгеләү- аянычлы хәлләрне булдырмый калуның төп шарты. Хәрәкәт режимын һәм нормасын дөрес үтәмәгәндә, тумыштан сау – сәламәт организмны да эштән чыгару бик җиңел.

   Шулай итеп, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда 1 таләп:

Көндәлек режимны үтәү- төрле эш формаларын һәм ялны чиратлаштыру, көндәлек бер вакытта йокларга яту һәм тору – сәламәтлеккә уңай йогынты ясап кына калмый, ә кешене дисциплинага, җаваплылыкка, вакытны дөрес бүләргә дә өйрәтә.

2 таләп: Дөрес туклану режимы

Борынгы Римлыларның  “Ашар өчен яшәмибез, ә яшәр өчен ашыйбыз” дигән әйтеме бар.    Без дөрес туклана да белмибез. Бер утыруда күп итеп ашыйбыз,тиз – тиз чәйнәмичә йотабыз. Шуның өстәвенә ризыкны тозлап, борычлап тәмләтәбез, майлы, кыздырылган, баллы ризыкларга өстенлек бирәбез. Ә бит болар барысы да организмда бара торган матдәләр алмашын боза, ашкайнату органнарында күп төрле авырулар барлыкка килә.

Кеше сәламәтлегенә шулай         ук яшәү рәвешенең  түбәндәге тайпылышлары нык тәэсир итә:  наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту, гиподинамия (аз хәрәкәтләнү), югары дәрәҗәдәге стресслар.

Медицина статистикасы буенча:

  • Тәмәке тарту кешенең уртача -  8,3 ел
  • Алкогольле эчемлекләр куллану - 10 ел
  • Дөрес тукланмау – 6-10 ел
  • Гиподинамия – 6-9 ел
  • Стресслар – 10 ел гомерен кыскарта

Алкоголизм, наркомания һэм тәмәке тарту – болар кешеләрнең үзләре сайлап алган авырулар. Тормышта ашамлык, су, ягулык өчен түләргә кирәк. Ә тәмәке, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар кулланучы акчаны гына “җилгә” очырып калмый, үзенең сәламәтлегенә, тормышына да зур зыян китерә.Кешеләр ни сәбәпле юлдаш итәләр соң бу зарарлы гадәтләрне?

Сәбәпләр түбәндәгечә булырга мөмкин:

  • хисси сәбәп – нык борчылу ,күңелсезлек, кызыксыну;
  • социаль сәбәп – үзеңне ялгыз итеп сизмәү өчен “шикле”төркемгә керү;
  • физик сәбәп – рәхәтлек, ләззәт алам дип уйлау;
  • әйләнә - тирәдәгеләрнең тәэсире- дуслардан һәм гаиләдәгеләрдән начар үрнәк алу.

Тәмәке, алкоголь наркотикларны кеше күп очракта үзенең проблемаларын хәл итү ниятеннән куллана. Ул кыенлыклардан чыгуның башка юлларын эзләми.

Статистика мәгълүматлары буенча,  Россиядә якынча 142 млн. кеше яши. 2008 елда 1,5 млн. бала туган, ә 2,3 млн. кеше үлгән. Алар арасыннан:

  • тәмәке куллануга бәйле авырулардан - 300 мең
  • спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле авырулардан – 15 мең
  • наркотиклар кулланудан  - 100 мең кеше якты дөнья белән саубуллашкан.

   Кешенең сәламәтлеген какшатучы күп кенә зарарлы гадәтләр арасында тәмәке тарту төп урыннарның берсен алып тора. Сер түгел, яшүсмерләр мәктәп елларында тартырга өйрәнә. Малайлар – 9-10, кызлар исә 13-14 яшьләрдә тәмәке көйрәтә башлый.

   Хәзер тәмәке тарту эпидемия рәвешен алды. Европада өлкән яшьтәге  кешеләрнең яртысына якыны тарта. Шунысы игътибарга лаек: алга киткән илләрдә тартучылар саны кими, ә артта калган илләрдә арта бара.

   Россиядә 25-34 яшьлек кешеләр арасында 17 млн. ир – егет һәм 5,5 млн. хатын – кыз тәмәке тарта. Ә яшүсмерләр арасында хәл ничек тора соң? Мәскәүдә, мәсәлән, Х сыйныфка җиткәндә яшүсмер малайларның яртысы, кызларның дүрттән бер өлеше тәмәке көйрәтергә өйрәнеп җитә. Тарту белән мавыга башлаган өч баланың икесе  югары сыйныфларда тәмәкечегә әверелә. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, үпкәдә яман шешнең – 90-95 проценты, яман шешнең барлык төрләренең – 45-50 проценты, йөрәк – кан тамырлары авыруларының 20-25 проценты тәмәке тартуга бәйле. Тәмәке тартучы ир-атларның үпкә яман шеше авыруыннан үлү куркынычы тартмаучы кешеләргә  караганда – 22 тапкыр, ә хатын – кызларда  12 тапкыр күбрәк. Тулаем алганда, тарту ел саен дөньяда 3 млн. кешенең үлеменә сәбәп булып тора.

   Бер елда көнгә бер кап тәмәке тарткан кеше 1 кг. якын дегет йота. Тәмәке дегетендә бик күп канцероген матдәләр, шул исәптән бензопирен бар. Бу матдәләрнең ни дәрәҗәдә зарарлы булуын хайваннар белән үткәрелгән бер тәҗрибә ачык раслап тора. 3 ел дәвамында аларның тән тиреләренә сигарет сумаласы сөрткәннәр. Нәтиҗәдә моның 100 процент очракта да тире яман  шешенә китерүе ачыкланган.

   Никотин йөрәк кыскаруларын 15-20 процентка көчсезләндерә, йөрәк-кан тамырлары системасын күтәренке режимда эшләргә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә кан тамырлары кысыла,  инфаркт булырга мөмкин. Тәмәке тартучы хатын-кызларны йөрәк өянәге куркынычы тартучы ирләргә караганда өч тапкыр ешрак көтә. Тәмәке тарту шулай ук тирә-яктагы кешеләр өчен дә куркыныч. Тәмәке тартучыларның хатыннары үпкә яман шеше белән 1,5-2 тапкыр күбрәк  авырый. Тартучы ата- аналарның балалары йөткерү белән интегә, аларда бронхит һәм пневмания авыруы үсү куркынычы арта.          

Яшүсмерләр ни өчен тарта башлыйлар дигән сорауга безнең балалар түбәндәге фикерне әйттеләр:

  • кешедән калышмау өчен
  • крутой булып күренәсе килә
  • эшсезлектән
  • компаниягә керү өчен
  • текә булу өчен
  • заманадан артта калмас өчен
  • иптәшләренә иярү
  • әтисенә карап тарта
  • кеше тартканга кызыгып
  • үзең бәйсез итеп хис итү өчен
  • тизрәк зур буласы килеп
  • мактаныр өчен
  • нервыдан,стресслардан, проблемадан
  • иптәшләре кыставына каршы тора алмый
  • котыртучыга ияреп
  • бәхетсез, ятим булганга
  • акчасы булганга
  • бер генә тартып карыйм да дип башлый, аннары туктый алмый
  • ачуларыннан, нәрсәгәдә булса үч итеп

Һәм бер укучы әгәр тәмәке дигән әйберне чыгармасалар, бер кеше дә тартмас иде дип җавап бирә.

Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә ныклы нигез гаиләдә салынырга тиеш. Әгәр гаиләдә әти - әни сәламәт яшәү рәвеше алып барса, бала кечкенәдән шуны күреп үсә, өйрәнә, шулай тиеш дип кабул итә, үсә төшкәч ул аның ихтыяҗына әверелә.

Без зур үзгәрешләр гасырында яшибез.Шуңа күрә һәр кеше дә тормышка яраклаша алмый.Ләкин сәламәтлек, тормыш шатлыгы һәм бәхет – һәркемнең үз кулында. Бары тик тырышырга, тормышны, кешеләрне яратырга, җиң сызганып эшләргә, сәламәт тән һәм сәламәт рух өчен көрәшергә, күңелеңдә гел яхшы уй – фикерләр генә сакларга кирәк. Сәламәтлек – гүзәллек ул. Хөрмәтле әти - әниләр! Һәрчак гүзәл булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыгыгызны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне, гаиләгез һәм балаларыгыз сәламәтлеген саклагыз һәм ныгытыгыз!

Игътибарыгыз өчен  рәхмәт!!!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе.

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе...

Тәрбия сәгате 5класс "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе"

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга,хәрәкәтләнергә,вакытында ашарга,ял итәргә,чисталыкны яратырга....

Спорт - сәламәтлек нигезе.

Тәрбия сәгате. Сочи 2014 Олимпиаданы искә алып үткәрелгән дәрес....

"Икмәк тормыш нигезе" дәрес эшкәртмәсе

quot;Икмәк тормыш нигезе" дәрес эшкәртмәсе...

Мастер-класс "Әхлакый кыйммәтләр - тормыш нигезе"

Әдәбият дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең бер алымы булып торган интеллект-карта алымын куллану максатыннан төзелгән мастер-класс эшкәртмәсе....

Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе

Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе(“Таяну ноктасы” телевизион тапшыруы урнэгендэ  ата- аналар белэн уткэру очен эшкэртмэ)...


 

Комментарии

Әти-әниләр белән эш өчен бик файдалы ярдәмлек. Укытучының катлаулы хезмәтен җиңеләйтү өчен файдаланырга уңайлы. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Уңышлар Сезгә!!!

Фазулянова Луиза Икрамовна

Рәхмәт!