нравственное воспитание
творческая работа учащихся (9 класс) по теме

9 сыйныфта без әдәбиятны чорларга бүлеп өйрәнәбез.Ә татар әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган  Шәрык классикасы һәм аның төп ядкәре – Коръән икән бит. Коръән – мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының  чишмә башы.  Коръәндә тугрылык, ихласлык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башкаматур әхлакый сыйфатлар мактала, тискәреләре төрлечә хөкем ителә.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon islamda_terbiya.doc95 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач районы  Кенә төп гомуми белем мәктәбе

Иҗади эш

Тема:

 Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсьәләләре.

                                                             Башкаручы:  9 сыйныф  укучысы  

                                                     Залялиева Рәзинә Раил кызы

                       Җитәкче:                          

                                                                     Фәйзрахманова Кадрия Фәрт кызы.

Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсьәләләре

План.

1. Кереш. Тәрбияле бала.

2. Төп өлеш. Тәрбиядә ислам диненең,  изге китабыбыз Коръәннең роле.

3. Йомгаклау. Киләчәгебез өметле.

“Алтыннан да бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала бик билгеле булыр, эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр,” – дип язып калдырган  кКүренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддин.

Безне әхлакый яктан тәрбияләүдә әдәбиятның  остаз икәнлегенә тугызынчы сыйныфның  әдәбият дәресләрендә тагын бер кат инандык.  Әдәбият безне тормышка, яшәргә  өйрәтә. Без быел әдәбиятны тарихи яссылыкта өйрәнәбез. Бу  безгә бик ошый, чөнки татар тарихы турында тарих дәресләрендә сүз бик аз.

Әхлак тәрбиясе  дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, үз-үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен булдыруны, аларны камилләштерүне күз алдында тотабыз. Мәктәбебездә инде берничә ел әхлак дәресләре укытыла. Бу — замана таләбе. Дәресләрдә  төрле әдәби әсәрләр, халык авыз иҗаты әсәрләре аша әхлак тәрбиясе  алып барыла. Кызганыч, бу дәресләр расписаниегә кертелмәгән, алар түгәрәк рәвешендә дәрестән соң үтә.  

Безне кече яшьтән ислам дине мәдәнияте белән таныштыру бик кирәк, минемчә. Кече яшьтән үк яхшы эшнең — савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлап үссәк яхшы булыр иде. Динебез нигезендә тәрбия генә дөрес тәрбия буладыр. Бу юнәлештә Исламның мөмкинлекләре чиксез.     Исламча тәрбияләнсәк, олыларга да ихтирам зур, балаларга да хөрмәт җитәрлек булыр иде. Ислам – ул тән һәм күңел сафлыгы. Исламда гомумкешелек кыйммәтләре тупланган. Ислам – игелек һәм иминлек дине.

  Тарих дәресләрендә без Бөек рус дәүләте турында озаклап өйрәнәбез, ә татар тарихын асылда шушы әдәбият дәресләрендә генә күрдек.  
Татар  тарихы  исламнан аерылгысыз. Меңләгән еллар дәвамында безнең халык ураза тотты, Корбан, Ураза бәйрәмнәрен уздырды, намаз укыды. Ислам дине безне   милләт буларак саклап калды.

9 сыйныфта без әдәбиятны чорларга бүлеп өйрәнәбез.Ә татар әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган  Шәрык классикасы һәм аның төп ядкәре – Коръән икән бит. Коръән – мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының  чишмә башы.  Коръәндә тугрылык, ихласлык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башкаматур әхлакый сыйфатлар мактала, тискәреләре төрлечә хөкем ителә.  Ялган, кеше каны түгү, эчүчелек, яман гадәтләр, харам мал туплау гаепләнә. Безгә соң бүген шушылар кирәкмимени?

Ислам дине дөньяга  таралган  диннәр арасында бүген икенче урынны били. Коръән белән кызыксынучылар, аның серләренә төшенергә теләүчеләрне бүгенге көндә төрле милләт вәкилләре арасында очратырга мөмкин. Коръән бары яхшылыкка, дөрес яшәргә өйрәтә. Һәртөрле тәрбиянең башы — ачкычы булып Аллаһны тану һәм аның кануннары буенча эшләргә, яшәргә  өйрәнү тора.

Кызганычка, хәзер безнең тирә-якта шайтан котыртуы, Иблис бозыклыгы ха-кимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү-талаулар, үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә Аллаһ Тәгалә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга соң? Әйтергә генә җиңел. “Аш атканга таш ат”, - диеп өйрәнеп үссәк тә, тормыш аямый. Аның үз кануннары. Зиннур җырлаганча: “Аш бирәсе килми башның, Кырык  җирдән тишелгәч. Аш биргән саен  таш ява, Нишлим, әнкәй, бир киңәш...”  

Аш биргәнгә рәхмәт әйтергә өйрәтү өчен  безне балалар бакчасыннан ук ислам дине нигезендә тәрбияләү дөрес булыр иде, минемчә. Тугызынчы  сыйныфка җиткәч кенә берничә дәрестә Коръәнне өйрәнеп булмый, билгеле.

2012 елдан башлап, мәктәпләргә православ мәдәнияте нигезләре кертеләчәген  ишетеп беләбез. Шул ук вакытта Ислам мәдәнияте нигезләре дә күздә тотыла. Беркемне дә көчләп укыту булмаячак, диләр. Ата-ана һәм бала үзләре сайлап алачак дәресне. Ходай кушып, ислам динен фән буларак өйрәнә башласак иде, дигән теләктә без. Бәлки, киләчәкне шушы дин саклап калыр, кем белә бит.

Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, карт-ларга да тормышта туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итәр. Аллаһ кануннарын инкарь итү кешеләрне фаҗигага алып барачак. Кешелек дөньясының тәрбия мәсьәләләрендә бүген баткаклыктан чыга алмавының сәбәбе дә Аллаһны оныту, Аллаһтан ваз кичү.

Аллаһ безгә Коръәнне иңдергән. Коръәнне асылы итеп алган, эчүчелек, наркоманиядән башка яшәүче илләр барлыгы безгә мәгълүм. Бөтен кешелек дөньясы гыйбадәт кылырга лаек булган Затны без белергә тиеш. Без үзебезнең кылган гамәлләребез өчен кешеләр алдында гына түгел, бөтен нәрсәне күреп-белеп торучы Аллаһ каршында да җаваплы икәнен тоярга тиешбез. Бу дөнья никадәр генә гаделсез, сатлык, чиркангыч булмасын, без Аллаһ кулындагы гаделлек үлчәвенә ышанырга , ике иңебездә ике фәрештә барлыгын тоеп яшәргә тиеш.

Дин – ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, сынауларны үтә алмаулары, эчкечелеккә, наркоманиягә бирелүләре ышаныч булмаудан килә. Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын, дисәк, Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышанычны гомер буе югалтмаска  кирәк.

Дин безне сабырлыкка да өйрәтә. Табигать белән таныштыра, хозурлана белергә өйрәтә. Әлбәттә, ул шушы гүзәллекнең иҗат итүчесе барын һәм аның Аллаһ булуын, һәрнәрсәнең урынлы һәм әһәмиятле булуын без төшенеп үсәргә кирәк. Җир, су, һава төшенчәләре аркылы да табигатьне тану, Аллаһның бөеклеген күрә белү кирәк. Алар барысы да Аллаһның рәхмәте һәм хикмәте. Без нәрсәдер эшләсәк, төзесәк, кемдер шуны җимерсә, аңа зыян китерсә, ачуыбыз чыга. Шуның кебек үк, табигатькә зыян китерсәк, аны пычратсак, сакламасак, Аллаһның ачуына дучар булырбыз. Безгә кечкенәдән боларны төшендерү бик мөһим, минемчә.  Башка җан ияләренә мәрхәмәт күрсәтә алмаган бала кешеләргә дә миһербансыз була. Яшәүнең нигезе — изгелек.

Безгә дин кирәкме? Әлбәттә! Кешенең күңеленә «дин» дигән орлыкны салу өчен иң кулай вакыт — балачак. Җиде яшькә кадәр Аллаһка мәхәббәт формалашкан булырга тиеш. Әгәр без кечкенәдән дөрес тәрбия ала алсак, дин безнең өчен үзең белән бергә дөньяга килгән һәм үлгәнче алып барасы хакыйкать булып торачак һәм инде без динсез яшәүне күз алдына да китерә алмаячакбыз. Димәк, без – әхлаклы тормыш алып барачак буын.

Дини тәрбия нигезенә ике сорау куелган: нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый. Тыңларга, эш эшләргә, ярдәм итәргә, игелекле, намуслы булырга ярый. Урлашырга, зыян китерергә, дорфа, саран, рәхимсез булырга  ярамый. Без боларны барыбыз да беләбез. Менә шушы гади мисалдан чыгып кына да, үзебезнең тәрбия кыйбласын, әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып, ышанып, дин кануннары буенча тәрбияләнсәк кенә, без чын кеше булып  үсеп җитәрбез һәм бәхетле киләчәкне күрербез.

Тугрылык, үз хатаңны үзең тану, кыю булу,  үз вазифаңны үзең белү, хакыйкатьне күзәтү, эшне вакытында эшләү, үз уеңда нык торучанлык һәм түземлелек, үз-үзеңә ышану, намуслылык, авырлыкка түзә белү җитми безгә. Ә болар барысы да изге китапта бәйнә - бәйнә язылган.

Кечкенәдән күңелебезне  баетып, анда инанулар булдырып, тормышка  мәхәббәт тәрбияләп, олы тормыш  дәрьясында лаеклы урыныңны табарга ярдәм итәрдәй  чыганаклардан тәрбия алу безне чын –чынлап бәхетле итәр, минемчә. Ислам дине нигезендә тәрбия алсак, безнең киләчәгебез өметле.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Секреты нравственности (сборник по вопросу нравственного воспитания подрастающего поколения)

В данном сборнике представлены  наработки  Чистяковой О.Ю. по вопросу нравственного воспитания подрастающего поколения.Материал будет интересен педагогам дополнительного образования, а также...

Программа по нравственному воспитанию «Я и мои нравственные убеждения»

Понятие «нравственное воспитание» достаточно широкое. Сердцевина воспитания — развитие нравственных чувств личности. ...

Духовно-нравственное воспитание современного школьника в условиях поликультурной среды. В этой связи важным является формирование духовного, нравственного и физического здоровья подрастающего поколения, воспитание нового типа граждан – истинных патриотов,

Современному обществу нужны образованные, нравственные, предприимчивые люди, которые умеют и могут в ситуациях выбора самостоятельно принимать решения, которые готовы к сотрудничеству и межкультурному...

Выступление на педагогическом совете "Среда воспитания" - "Духовно-нравственное воспитание учащихся как основа формирования личности", "Воспитание творчеством"

          Вопрос духовно-нравственного воспитания детей является одной из ключевых проблем современного общества. Характерными причинами сложной ситуации явились: отсут...

ДУХОВНО-НРАВСТВЕННОЕ И ПАТРИОТИЧЕСКОЕ ВОСПИТАНИЕ КАК НРАВСТВЕННОЕ ВОСПИТАНИЕ В СООТВЕТСТВИИ С ДУХОВНЫМИ ТРАДИЦИЯМИ НАРОДА.

Огромное значение нравственного воспитания в развитии и формировании личности осознавалось в педагогике с древних времён. Многие выдающиеся педагоги прошлого отмечали, что подготовка доброжелательного...