Боерык фигыль.
учебно-методический материал (7 класс) по теме

Рус мәктәпләрендәге татар балаларының 7сыйныфында боерык фигыль темасына дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема. Боерык фигыль.(7 сыйныф).

Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.

                   Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм   телен үстерү.  

                  Патриотик һәм экологик тәрбия бирү.

 

Җиһазлау : Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица,        карточкалар, И.Юзеевның “Чишмәләрнең кадерен белегез” шигыре.

 

Укыту методы.   Аңлату, әңгәмә, демонстрация.

 

Укыту алымнары. Таблица белән эшләү, дәреслек белән  эш, карточкалар   белән  группаларда эшләү, сөйләм  үстерү,  күнегүләр    эшләү,  мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы. Яңа тема аңлату дәресе.

 

Дәрес планы.

I. Оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

      Алдагы дәресләрдә үткәннәрне кабатлау.

 

III. Яңа тема.

1.     Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигатькә сакчыл караш турында фикер алышу.

2.     Таблица белән эш .

3.     Дәреслектәге параграфны укып, нәтиҗә ясау.

 

     IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1.     Күнегүләр эшләү.

2.     Карточкалар белән эш. Җөмләләрдәге  боерык фигыльләрнең мәгънәләрен  билгеләү. Финк-райт-раунд  робин.

3.     Мөстәкыйль эш (тест башкару).

4.     Омоним сүзләр белән җөмләләр төзеп язу.

 

V.               Өйгә эш.

              I вариант. Боерык фигыльләр кергән 6 мәкаль яки әйтем табарга.

             II вариант. Башла ,көл боерык фигыльләрен зат-сан  белән төрләндереп язырга.

 

VI.           Йомгаклау.

1.     Сорауларга җавап алу.

2.     Белемнәрне бәяләү.

 

 

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Алдагы дәрестә без фигыль төркемчәләрен өйрәнә башладык. Бүген без боерык фигыль турында сүз алып барырбыз. Боерык фигыльләрнең нинди мәгънә белдерүләрен, төрләнешен, гомумән, аларны гамәли куллана белергә белергә өйрәнү ─ безнең төп максатыбыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

   1.Сораулар.

Укытучы.  Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.

Укытучы. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

Укытучы. Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?

Укучы.  Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.

Укытучы.  Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.

Укытучы. Затланышсыз фигыльләрне санагыз.

Укытучы. Инфинитив, сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль.
III. Яңа тема.

Экранда текст.(I cлайд)

Бирем. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Аерып күрсәтелгән фигыльләргә сорау куярга.

Көлгәндә дә, чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт, дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сәхра сусыз кибә, сула, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Сусыз калсак әгәр, корыячак

Табигатьнең иркә гөле без,

Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

 

1. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Чишмәләрне кадерләп, саклап тоту турында фикер алышу. Авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау.

Укытучы. Шигырьдә сезгә таныш нинди фигыльләр   бар?

Укучы. Биргән, кибә, сула.

Укытучы. Болар нинди фигыльләр?

Укучы. Хикәя фигыльләр.

Укытучы. Исбатлап күрсәтегез.

Укучы. Алар эш-хәлне белдерәләр, III затта, барлыкта. Җөмләдә хәбәр булып килгәннәр.

Укытучы. Асларына сызылган фигыльләргә нинди сорауга җавап бирәләр?

Укучы. Нишләгез? нишләсен?

Укытучы. Алар нәрсәне белдерә?

Дәреслектәге кагыйдәне укыту. 51 нче бит

Экранда чагылдырып, нәтиҗә ясау.

                                              ( II cлайд)

   Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау,чакыру, таләп, теләк, ялвару кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.

      Мәсәлән:  И сабыйлар, эшләгез  сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г.Тукай)

 

2. Таблица белән эш  

Таблицага нигезләнеп, боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегз.

                                  I вариант – тап, кал, сук

                                  II вариант –так, кил, сип

                                       III cлайд

Экранда боерык  фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Берлек

Күплек

I бар-ыйм

I бар-ыйк

II бар

II бар-ыгыз

III бар-сын

III бар-сыннар

                      

IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. Күнегүләр эшләү. Дәреслектәге  98 нче  күнегүне телдән башкару.

2. Карточкалар белән эш. Финк-райт-раунд робин.

 Һәр группага карточкалар  бирелә, сез андагы җөмләләрне күчереп языгыз,  боерык фигыльләрне табыгыз,мәгънәләрен ачыклагыз  һәм зат-санын билгеләгез, нәтиҗә ясагыз.

1 нче өстәлгә бирем: Әйт әле(үтенеч), күбәләк, сөйләшик (чакыру) бергәләп…(Г. Тукай)

2 нче өстәлгә бирем:Гыйлемне һәрвакыт сөегез( киңәш),һичбер вакытта гыйлемгә тәкәберлек күрсәтмәгез(тыю).

3 нче өстәлгә бирем: Укытучыларның әмерен җиренә җиткереп үтәгез (таләп), тыйган эшләренә якын бармагыз (тыю).

Укытучы.  Димәк,  боерык фигыльләр төрле мәгънәләрне белдерәләр һәм затланышлы фигыльләр төркеменә керәләр.  

 

          Физкультминут.  Микс-фриз-груп.

Калсыннар фигыле ничәнче затта?

Барлыгы фигыльләрнең ничә заты бар?

Укы фигыле ничәнче затта?

 

      3. Мөстәкыйль эш. (Тест башкару).
         
1. Боерык фигыль

а) затланышлы               б) затланышсыз.

2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?

Һич күләгә төшермә син җаныңдагы

Туган илең, Туган җирең яктысына.

а) хәл фигыль          б) хикәя фигыль              в) боерык фигыль             

3. Кайсы раслау дөрес?

а) Боерык фигыль заман белән төрләнә.

б) Боерык фигыль заман белән төрләнми.

4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?

а) эш кушу, боеруны       б) киңәш бирүне        в) үтенүне

Экрандагы   дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар бер-берсенең җавапларын тикшереп билге куя.

                        IVслайд.

Дөрес җаваплар.

1. а

2. в

3. б

4. б

                             

4. Омоним сүзләр белән җөмләләр уйлау  һәм мәгънә аермасын әйтү.

ал (сыйфат) – ал (фигыль)

тырыш (сыйфат) –тырыш (фигыль)

кыр (исем) – кыр (фигыль)

җиң (исем) - җиң (фигыль)

V. Өй эше бирү.

I вариант. Боерык фигыльләр кергән 6 мәкаль яки әйтем табарга.

II вариант. Башла ,көл боерык фигыльләрен зат-сан  белән төрләндереп язырга.

VI . Йомгаклау.

·        Без бүген фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәндек?

·        Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

·        Ул  нинди мәгънәләрне белдерә?

.        Материалны үзләштергәндә нинди кыенлыклар булды?  

 Белемнәрне бәяләү.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Боерык фигыль.

Төзеде: Кадет-интернат мәктәбенең татар теле укытучысы Фазаелова Дилбәр Роберт кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыль

дәрестә эшләр өчен материал...

Боерык фигыль. Татар теле. 4класс

Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел...

Боерык фигыль

Максатлар:1)Боерык фигыль темасын өйрәнүне дәвам итү2)Боерык фигыльнең юклык формасын һәм басым кую очракларын үзләштерү3)Сабан туе бәйрәме турында сөйләшү...

Боерык фигыль

2 сыйныф өчен . Боерык фиг....

Боерык фигыль. Дәрес эшкәртмәсе.

Боерык фигыльләрнең нинди мәгънә белдерүләрен, төрләнешен, гомумән, аларны гамәли куллана белергә өйрәтү...

"Боерык фигыль"

Презентация и план открытого урока по татарскому языку по теме "Боерык фигыль" в 6 классе...