Боерык фигыль
план-конспект урока (7 класс) по теме

Максатлар:

1)Боерык фигыль темасын өйрәнүне дәвам итү

2)Боерык фигыльнең юклык формасын һәм басым кую очракларын үзләштерү

3)Сабан туе бәйрәме турында сөйләшү

Скачать:


Предварительный просмотр:

                          План-конспект

Тема:Боерык фигыль теманы өйрәнүне дәвам итү

Максат:1)  Боерык фигыль теманы өйрәнүне дәвам итү                                                                                                                                          

               2) Боерык фигыльнең юклык формасын һәм басым кую очракларын үзләштерү

             3)Сабан туе бәйрәме турында сөйләшү

Файдаланылган әдәбият:-рус урта гомуми белем белем мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татр балалары өчен дәреслек

-Сабантуй/Под редакцией И.М Ахметзянова-Казан:1999-120.,ил

Җиһазлау: дәресле, таблица,альбом,карточкалар,такта,рәсемнәр

Укыту методы:уку,сөйләү, күрсәтү,аңлату,әңгәмә

Дәрес төре:Яңа теманы өйрәнү.

                                 

                                    План-конспект

Тема:Боерык фигыль теманы өйрәнүне дәвам итү

Максат:1)  Боерык фигыль теманы өйрәнүне дәвам итү                                                                                                                                          

               2) Боерык фигыльнең юклык формасын һәм басым кую очракларын үзләштерү

             3)Сабан туе бәйрәме турында сөйләшү

Файдаланылган әдәбият:-рус урта гомуми белем белем мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татр балалары өчен дәреслек

-Сабантуй/Под редакцией И.М Ахметзянова-Казан:1999-120.,ил

Җиһазлау: дәресле, таблица,альбом,карточкалар,такта,рәсемнәр

Укыту методы:уку,сөйләү, күрсәтү,аңлату,әңгәмә

Дәрес төре:Яңа теманы өйрәнү.

Тема:Боерык фигыль темасын өйрәнүне дәвам итү.

Дәрес башы:Исәнмесез кадерле балалар!Утырыгыз.Бүгенге татар теле дәресен башлыйбыз.Сыйныфыбызда бүген кем дежур?

Укучы.Сыйныфыбызда бүген мин дежур.Дәрестә Ахмадуллина Алинә юк,ул авырый.

Укытучы:Яхшы Алинә утыр.Үткән дәрестәге материалны искә төшерү өчен сүзне Ләйсән белән Ибраһимова Алинәгә сүз бирәбез.

Укучылар:(Тактага үзләре ясаган рәсемнәрен, таблицаларын эләләр.)Үткән дәрестә без боерык фигыль темасын өйрәнә башлаган идек шулай бит.Ләйсән нәргә соң ул боерык фигыль,башта син безгә әйтеп кит әле.

Ләйсән:Боерык фигыль эшкә кушуны,боеру,өндәү,үтенүне,ягъни эш башкаручының,сөйләүченең ихтыярын белдерә.

Алинә:Боерык фигыльнең эш башкаручысы,сөйләүче - 2 һәм 3 зат – син,сез,ул,алар.

Ләйсән:Боерык фигыльнең махсус күрсүткече юк.Ул фигыльнең башлангыч формасы белән белдерелә:бар,эшлә.

Алинә:нишлә?нишләмә?нишләгез?нишләмәгез?нишләсен?нишләмәсен? сорауларына җавап бирә.

УКЫТУЧЫ:Яхшы кызлар, ә хәзер әзерләгән сорауларыгызны сыйныфташларыгызга бирерсез,дөрес җаваплар өчен йолдызчыклар тапшырырсыз,дәрес ахырында йолдызчыкларны санап билге куярбыз.Шулай итеп,дәрестә катнашып,дөрес җавап бирсәгез, йолдызчык алачаксыз.Актив булыгыз.

Алинә:Хәзер тикшерик,без кагыйдәне әйткәндә кем игътибар белән тыңлаган, ә кем юк?Боерык фигыль нәрсәне белдерә?Бу сорауга Гәдел җавап бирә?

Укучы:Җавап.

Алинә:Яхшы,сиңа йолдыз.

Ләйсән: Боерык фигыльнең сорауларын әйтегез.

Укучы:Җавап.

Ләйсән:Әйдәгез хәзер уен белән дәресебезне дәвам итәбез.Сыйныфны ике командага бүләбез,ике командада үзенә исем уйлый.

Укучы:Безнең команданың исеме ”Сандугач”.

Укучы:Ә безнеке”Ялкын”

Алинә:Сорауларны игьтибар белән тыңлагыз.Фигыльнең башлангыч формасын ясарга.Беренче сорауга “Сандугач командасы җавап бирергә тиеш.(Сораулар бирелә,җаваплар алына)

Укытучы:Молодцы укучылар.Хәзер әйдәгез өй эше итеп бирелгән”Минем иң истәлекле көнем” исемле иншаларыгызны тыңлыйк.

    Ярар,билгеләрегезне дәрес ахырында әйтермен.Ә хәзер боерык фигыль темасын өйрәнүне дәвам итик.

    Ребусны чишик әле, нинди сүз язылган микән?(Җавап- боерык фигыль)

    Яхшы,бүген безнең максат боерык фигыль нең юклык формасын карау һәм юклык формасына төшүче басымны үзләштерү булачак.

    Башка формалардагы кебек үк боерык фигыльрең юклык формасы –ма,/-мә кушымчалары ялганып ясала.(Һәр укучы бер фигыльне юклык формасына куеп күрсәтә)

     Хәзер 415нче күнегүдән фигыльнең башлангыч формаларын табабыз.(Малайлар егылышып көләләр –егыл)

    Укучылар минем сезнең белән татар халкының зур бәйрәме –Сабан туе турында сөйләшәсем килә.Сезгә шундый сораулар,нинди бәйрәм соң ул сабантуй?Ул кайчан уздырыла?Анда нәрсәләр эшлиләр?

  Укучы:Сабан туе авылларда язгы чәчүләр беткәч уздырыла.

   Укучы:Анда төрле уеннар уйныйлар,ярышалар,бииләр,җырлыйлар,күңел ачалар.

   Укытучы:Бик яхшы,үзегезнең катнашканыгыз бармы?

   Укучы:Минем капчык киеп йөгерүдә катнашканым бар.

   Укытучы:Ярар,тагын нинди уеннар була соң бу бәйрәм вакытында?

   Укучы:Аркан тартышу,колгага менү,авыш баганага менү,чүлмәк вату,капчык белән сугышу,кул көрәштерү,гер күтәрү,аркан тартышу,көянтә-чиләк белән су ташу,капчык киеп йөгерү,кашыкка күкәй салып ярышу,атлар чабышы,көрәш.

    Молодец!Менә хәзер мин сезне “Сабантуй” дигән китап белән таныштырырга телим.Андагы фотоларны карап,шушы бәйрәм турында сөйләшүне дәвам итәрбез.        

    Боерык фигыль формасы темасына әйләнеп кайтыйк.Тактага язылган сүзләрнең басымнары кая төшә микән карыйк әле(укы-укыма-укымасын-укымагыз,кара-карама-карамасын-карамагыз,сөйлә-сөйләмә-сөйләмәсен-сөйләмәгез)

   417нче күнегүне берәм-берәм тактада эшлибез.

   Акыруына,кисәтеп,куйды,сөйләшүеңне,кайтабыз,чабып,ышанырлык,җиңелсәң,дауларлар,югалтышсак,танып,калдырырмын,ябып,тешләрсең,кереп фигыльләренең башлангыч формасын әйтегез.

                                    Физкультминутка.

    Карточкалар белән эшләп алыйк.Укыйсыз,җөмләләрдән фигыльләрне табасыз,башлангыч формасын әйтәсез.Аннан соң юклык формасына куеп,басымын әйтерсез.

                                                 Вакыт калса:

           Рәсемнәргә карап “чылбыр уены” уйныйбыз.

  Укытучы:Укучылар әйтегез әле миңа,без бүген нинди тема өйрәндек,нәрсәләр турында сөйләштек?

Укучы:Боерык фигыль темасы һәм сабантуй турында сөйләштек.

Укытучы:Сезгә өй эше 419 нчы күнегү булачак.Боерык фигыльлләрне язып алырга һәм басым куярга.

     Хәзер йолдызларны саныйбыз,билге куябыз.

     Шушының белән дәресебез бетте,барыгызга да рәхмәт,чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыль

дәрестә эшләр өчен материал...

Боерык фигыль. Татар теле. 4класс

Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел...

Боерык фигыль

2 сыйныф өчен . Боерык фиг....

Боерык фигыль.

Рус мәктәпләрендәге татар балаларының 7сыйныфында боерык фигыль темасына дәрес эшкәртмәсе....

Боерык фигыль. Дәрес эшкәртмәсе.

Боерык фигыльләрнең нинди мәгънә белдерүләрен, төрләнешен, гомумән, аларны гамәли куллана белергә өйрәтү...

"Боерык фигыль"

Презентация и план открытого урока по татарскому языку по теме "Боерык фигыль" в 6 классе...