Мүлмә мәктәбе тарихы
статья на тему

Ахмитянова Флюра Рафгатовна

История моей школы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mulm_mktbe_tarikhy.doc143.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль учреждениесе тарихы.

Мүлмә авылында укый-яза белүчеләр шактый күп булган. Мәсәлән: Фәйзуллин Ярулла, Шайәхмәтов Мортаза, Мөхетдинов Гыйлаҗ, Нуриев Шәяхмәт, Фәйзиев Гани, Сәйдәшев Сәлих, Вафин Фарса, Гатауллин Хәким, Даутов Шәриф. Бу кешеләр авылда танылган укый-яза белүчеләр булганнар. Бөтен авыл халкы хатлар яздыру һәм укыту өчен шулар янына  барганнар.

Октябрь революциясе булганнан соң,  укый-яза белүчеләр елдан-ел арткан. Баштарак укырга каршы торган күп кенә кешеләр укырга, язарга өйрәнгәннәр, хәтта балаларын да укытканнар.

    Авылга мөгаллимнәр килгәннәр. Мүлмә мәктәбенең беренче мөгаллимнәре: Алаттан Мустафин, Өмбе авылыннан Сәләхетдинов Мөнир, Юмаева Гәйшә. Алар

балаларны яңача тәрбияләргә тырышканнар. Муллаларның төрле каршылыкларына да карамастан, бу мөгаллимнәр балаларны гадел итеп тәрбияләргә тырышканнар. Белемгә сусаган авыл балалары Гәйшә апаларын, аның юлыннан алга-яңа тормышка омтылганнар. Шулар арасыннын танылган кешеләр, мактаулы хезмәткәрләр барлыкка килгән. Бу кешеләр колхозлашу чорында зур тырышлык курсәткәннәр һәм безнең шушындый рәхәт, матур тормышта яшәвебезгә сәбәпче булганнар.  

Октябрь революциясеннән соң, Мүлмә авылында укытучылар саны арта. Биредә 7 сыйныф тәмамлаган һәр кеше зур белемгә ия булып саналган.

         1925 нче елда Мүлмә авылына Ильмова дигән укытучы килә. Аның белеме 9 сыйныфлы була, бөтен халыкның исе китә, аңа зур гыйлем иясенә караган кебек карыйлар. Мулмә авылында әле мәктәп булмаган, укулар хуҗалык йортында алып барылган.

Барлык укытучылар җыелып, авылда наданлыкны бетерү турында баш ватканнар. Озак киңәшкәннән соң, “Волона” оешмасы төзегәннәр. Бу оешмада торган кешеләр һәрбер кешегә кереп укырга-язарга өйрәткәннәр һәм шулай итеп теләкләренә ирешә алганнар. Хәзер инде хуҗалык йортында түгел, ә мәктәптә укыту күздә тотыла.

1924 нче елда Мүлмә авылында мәктәп салына. Бу мәктәпнең нигезен Утар Аты авылыннан Шәрәфи исемле кеше сала.

1924 елда салынган Мүлмә башлангыч мәктәбенең беренче укытучылары Габдрахманова Нәсимә, Исмәгыйлова Хәтимә апалар һәм Камил абый була.    

Мүлмә мәктәбенә Өмбе авылыннан яшь тарих укытучысы Мөнир Сәләхетдинов килә. Укырга теләүчеләр саны артканлыктан, Мөнир Сәләхетдинов җиң сызганып эшкә керешә. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 1928 нче елда Мүлмә башлангыч мәктәбе 7 еллык мәктәпкә әйләнә һәм директор итеп Мөнир Сәләхетдинов билгеләнә.  

Җидеъеллык мәктәпнең беренче укытучылары: Сәләхетдинов Мөнир, Баһаветдинов Газиз, Яруллин Кәрим, Кафиев Каюм, Максудов Кави, Зәбирова Кәримә, Дәүлетшин Гаяз, Минһаҗетдинова Хәдичә, Шәйхетдинов Гәрәфетдин, Габдрахманов Вәли, Ногманова Зөһрә, Сәлихова Мөнирә, Сәлихов Вәкил, Яхин Кави, Әсфәндиярова Галимә, Вафина Фәүзия, Вәлиева Сабира, Кунаев Әсхәт, Кунаева Кәбирә, Яхин Тәлгать.

Яшь укытучылар ел саен килеп тора, укучылар саны артканнан арта. Мүлмә авлында Мүлмә урта мәктәбе барлыкка килә. Башлангыч мәктәп янына яңадан өстәмә бина салына. Мөнир Сәләхетдинов 1939 елга кадәр директор вазыйфасын башкара.

 

1939 нчы елда мәктәпкә яңа директор Спиридонов Лев Алексеевич билгеләнә. Ләкин аңа озак эшләргә туры килми, Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул фронтка китә. Аның урынына Спиридонова Палина Ивановна кала.

1945 нче елның 9 мае барлык гаиләләргә бәхет һәм шатлык алып килде. Лев Алексеевич исән – имин кайтып, үз якларына китә.  

Спиридонова Галина Ивановна Лев Алексеевич урынына кала. Галина Ивановнага дәһшәтле сугыш елларында ач, ялангач, ятим укучы һәм укытучылар белән эшләргә туры килә. Ул чорда мәктәптә укулар бик авыр була. Чөнки күп гаиләләрнең балалары укудан туктап колхозга эшкә чыга.  

1945 елда Мүлмә урта мәктәбенә директор итеп Зәйнуллина Мәһия ханым билгеләнә.

Бу чорда мәктәп 3 тормыш белән яши:

   1. Балаларга белем һәм дөрес тәрбия бирү.

   2. Колхозга булышу.

   3. Авыл халкына концерт - лекцияләр үткәрү.

Зәйнуллина Мәһия ханым Мүлмә урта белем мәктәбендә директор вазыйфасын 1957 елга кадәр башкара.

1957  елда Мүлмә урта мәктәбенә директор итеп Сарманнан килгән Гарифуллина Гыйзелниса Грифулловна билгеләнә. Бу энергияле ханым эшкә җиң сызганып тотына. Бу чорны Мүлмә урта мәктәбенең “чәчәк аткан” чоры дисәк, бер дә ялгыш булмас. Гыйзелниса Гарифулловна эшләгән дәвердә, мәктәп район күләмендә алдынгы урыннарны яулый һәм республика күләмендә таныла. Мәктәпкә төрле семинарлар үткәрү өчен мәгариф министрлыгыннан кунаклар килә. Бу семинарда укытучылар эш планнары белән уртаклашалар. Гыйзелниса Гарифулловна директорлык вазыйфасы белән беррәттән колхозда партоешма эшендә алып бара.    

Илебездә районнарны эреләндерү сәясәте башлангач, 1962 нчы елда Биектау районы бетерелеп Арча районына берләштерелә. Шул елларда Биектау районы мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән Фазылов Җиһангир Фазылович Мүлмә урта мәктәбенең директоры итеп билгеләнә. Бай педагогик тәҗрибәгә, оештыру сәләтенә ия булган бу шәхес беренче көннән үк мәктәптә укыту – тәрбия процессының нәтиҗәлелеген күтәрү өстендә эшләде. Мәктәп микрорайонындагы һәр укучыга сигезеллык белем бирү, мәктәпне ташлауга юл куймау –педагогик коллективның ул елларда төп максаты булды. Шулай ук укучылар белән өстәмә эшләр оештыру, фәннәр буенча класстан тыш һәм дәрестән тыш эшләргә, түгәрәк дәресләрнең укучыларны җәлеп итәрлек итеп алып барылуына зур игътибар бирде. Мәктәпнең материаль базасын ныгытты, мәктәпне һәм укытучыларны ягулык белән тәэмин итте.  

1938 нче елда Мүлмә урта мәктәбенең беренче чыгарылышы булды. 1938 елда унынчы классны бетерүчеләр арасында Гарәфиева Зәйнәп тә була.Ул унынчы классны бетергәч сентябрь – октябрь айларында вожатый булып эшли. Гарәфиева Зәйнәп лаеклы ялга чыкканчы Мәгариф югары мәктәп һәм фәнни учрежденияләр работниклары профсоюзының Татарстан өлкә комитеты инструкторы булып эшли.

Хасанова Сафия 1938 нче елны Мүлмә урта мәктәбен тәмамлый, үзен яхшы укучы итеп күрсәтә һәм учком председателе булып эшли. Ул мәктәпнең һәм колхозның оештыру эшләрендә актив катнаша, Татарстан Верховный Советына депутат итеп билгеләнә. Шушы ирешкән нәтиҗәләре өчен ул мәктәп дирекциясе һәм местком раславы белән мәктәпнең “Почет китабына” кертелде.

Мәктәпне бетергән күренекле шәһесләр:

Мортазин Гаптрәхим Мортаза улы 1927 елның 21 нче августында Мүлмә авылында туа. 1934 елны  Мүлмә мәктәбенә укырга керә. 1941 нче елга кадәр 7 класс белем ала. Бөек Ватан сугышы чорында мәктәптән туктап, колхозда эшли. 1944 нче елның октябрендә бригадир итеп билгеләнә. Ләкин Гаптрәхим абыйга озак эшләргә туры килми, чөнки шул ук елны армия сафларына алынып, Себер флотында хезмәт итә.    

Бөек Ватан сугышында катнашып 1951 нче елда авылга кайта.Укуын дәвам итү теләге белән, 1951 елда Мүлмә мәктәбенең кичке бүлегенә укырга йөри.

1960 нчы елда райкомның II секретаре итеп билгеләнә. Ару – талуны белмәгән кеше 1962 нче елда райком секретаре эше белән бергә райисполком председателе эшен дә алып бара.

1963 нче елның апрелендә портком секретаре вазыйфасын башкара.

1965 елның январь аенда аны КПСС райкомының беренче секретаре итеп билгелиләр.

Гаптрәхим Мортаза улы үз алдына килгән каршылыкларны бары тик кадрлар белән генә хәл итә алам дигән максат куя. Җаваплы хезмәткәр, җитәкчеме ул, гади эшчеме, теләсә кайсы эштә уңышка ирешүнең төп шарты булып тора. Кадрларны сайлау һәм урнаштыру эшен ул шул принцип белән оештыра. Халык хуҗалыгы белгечләрен әзерләү, массакүләм профессия кадрларын – терлекчеләр, механизаторлар, бригада һәм звено җитәкчеләрен укытуга зур игътибар бирә.

Кеше тарихның нинди генә дәверендә яшәмәсен, матур булып туарга, батыр булып үләргә тиеш. Батырлык ул, кылыч тотып утка – суга керү генә түгел, Ватаныңа һәм халкыңа тугрылыклы хезмәт итү, намуслы яшәү, гадел булу.

Коркачык авылында 1921 елның 6 нчы мартында туган Нигъмәтҗан улы Нуриаздан Нигъмәтҗанов нәкъ шундый олы йөрәкле  кеше була.

Ул ут – суга да кергән, зур сугышлар да кичергән, чәчкән – урган, ягъни яңа матур тормыш төзегән.Нуриаздан ага Мүлмә мәктәбендә 10 классны тәмамлап чыга. 1940 елны Совет Армиясенә сафка баса. Бөек Ватан сугышы башланганда,  ул өлкән сержант исеменә лаек була. Сугышта яраланып, госпитальдә дәвалана. Аннан чыккач,  туган авылына ялга кайта. Ял итәргә кайткан солдат өйләрендә ашарга ризык юклыгын күреп, үзенә бирелгән паегын калдырып,  ял да итмичә, тиз генә хезмәт иткән частенә китеп тә бара.

1947 елда партия сафларына алына.

   1950 елга кадәр авыл советы рәисе булып эшли.

   1955 елны Райком Нуриаздан Нигъмәтҗан улын Мүлмә, Ямәширмә, Югары Ия авыллары зонасына тикшерүче– инструктор итеп билгели.

Кешеләр белән эшли алуның сәләтен күреп, 1964 елда аны, район үзәгеннән шактый еракта урнашкан “Коммунизм” колхозына рәис итеп җибәрәләр. Эшләре өчен Нуриаздан ага “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләнә.1982 елдан соң лаеклы ялда булса да, актив тормыш белән яши. Гел сайлаулар, сабантуйларын үткәрергә булыша.

Ир кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга, ир бала үстерергә тиеш диләр. Тормыш куйган  таләпләрнең барысын да үти Нигъмәтҗанов Нуриаздан Нигъмәтҗан улы.

1953 елда Мүлмә урта мәктәбенә Гарәфиев Әнвәр Гарәфи улы физика укытучысы булып кайта. Мүлмә мәктәбендә эшли башлаган чорларын искә алганда: “Кечкенә, салам түбәле йортлар арасында агачтан салынган безнең мәктәп “хан сарае” кебек күренә”, - дип әйтә иде ул. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 1957 нче елда завуч итеп билгеләнә. Бик яхшы завуч үзен сынатмый һәм 1965 нче елда Мүлмә урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

Балаларга җылы булсын өчен,  ул барысын да эшли. Утынны укучылар белән кисүне оештыра. Нинди авыр вакытлар булса да мәктәпнең санитария – гигиена таләпләре югары ноктага куела.

Балалар сәламәтлеге өчен бөтен көчен куйган, тынгысыз директор, колхоз һәм район белән сөйләшеп, көнгә 1 стакан кайнаган сөт бирергә ирешә.

Мәктәп башка авыл һәм район мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә тора. Ләкин йөрү бик кыен хәлдә була. Әнвәр Гарәфи улы бу эшне дә җиңеләйтә. Колхоз ярдәме белән мәктәпнең “транспорты” – ат булдырыла. Мәктәп колхоз җирен алып кукуруз чәчә.

Иртәнге 2 дән балалар белән бергә басуга кош – кортлар куарга чыгалар. Мүлмә урта мәктәбе бригадасы район күләмендә алдынгы урыннарны яулый. Соңрак кукуруз басуын чөгендер алыштыра.

Мәктәп ишек алдында куян фермасы. Чөнки бу вакытта мәктәптә бик күп куян үрчетеп, бакчада яшелчә - җиләк җимеш үстерелеп, аларны сатып, мәктәпнең материаль – техник базасы баетыла.

Укытучылар коллективы, мәктәп хезмәткәрләре бу олы йөрәкле кешенең җылы карашын һәрвакыт тоеп яшиләр. Укытучыларга 5 куб.метр утын кайтаруны үзе башлап оештыра. Кечкенә генә ашханәдә укытучылар өчен кайнар аш пешерелә башлый.Хезмәт дәрте белән яшәгән бу укытучылар кичләрен концерт – спектакльләр куялар.

Гарәфиев Әнвәр Гарәфи улының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә һәм колхоз рәисе Нигъмәтҗәнов Нури Нигъмәтҗан улы ярдәме белән авылыбыз уртасында 1972 нче елда бөтен уңайлыклары булган заманча, мәһабәт мәктәп бинасы сафка басты. Мәктәп биш ел салынды. Мәктәп беренче укучыларын 1973 нче елда кабул итә.  Мәктәпнең хәзерге директоры Сәләхов Рамил Вәкилович мәктәпнең беренче укучысы.

Мәктәпне ачу тантанасына зур бүләкләр белән мәгариф министрлыгыннан, район җитәкчеләре, мәктәптә эшләп киткән укытучылар киләләр.

Заман таләпләренә туры китереп остаханә, куяннар торган урынга барлык уңайлылыклары булган ашханә, китапханә һәм класс комплектлары җиһазландырыла. Җитәкчесе Фәйзиева Зәмзәмия Муллагалиевна.

Шәмсетдинова – Фәйзиева Зәмзәмия Муллагалиевна Мүлмә урта мәктәбенә 1963 елда килә. 1971 елдан тәрбия эшләре буенча директор ярдәмчесе итеп билгеләнә.

 Аның акыллы җитәкчелеге һәм педогогик коллективның нәтиҗәле эшләве белән мәктәп район күләмендә үрнәк мәктәп дәрәҗәсенә күтәрелде. Ел мәктәбе булу дәрәҗәсенә иреште.

Фәйзиева З.М. бөтен тырышлыгын укучылар производство бригадасы белән җитәкчелек итүгә юнәлтте. Укучылар 20 га җирдә азык чөгендере үстерделәр һәм югары уңышларга ирештеләр.

Укучылар производство бригадасы берничә тапкыр район күләмендә җиңү яулады, республика күләмендәге конкурсларда катнашты һәм грамоталарга лаек булды. Соңгы тапкыр гына да 2001 – 2002 уку елы йомгаклары буенча производство бригадасы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Хөкумәтебез бу тырыш намуслы педагогның хезмәтен югары бәяләде.

Фәйзиева Гөлсирә Хәсәнҗановна 1969 елда Казан дәүләт педогогика институтының  физика – метематика бүлеген тәмамлап, Мүлмә урта мәктәбенә эшкә билгеләнә. Мәктәп администрациясе яшь кызның оештыру сәләтен һәм хезмәтен яратуын күреп алып, район мәгариф бүлегенә, аны укыту эшләре буенча директор ярдәмчесе итеп билгеләргә тәкьдим итеп, мәрәҗәгать итәләр. Гөлсирә Хәсәнҗановна 1972 елдан укыту – тәрбия эшләре буенча директор ярдәмчесе булып эшли башлый һәм бу вазыйфаны 30 ел буена намус белән башкара.

Гөлсирә Хәсәнҗановнаның эш системасы үзенчәлекле. Аның эш системасы түбәндәгеләр:

  1. Төгәл планнаштыру, расписаниеләр, графиклар төзү.
  2. Укытучылар белән дефференциаль методик эш.
  3. Эчке контрольнең төрле формалары.
  4. Алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү, йомгаклау, пропагандалау.

Менә шундый планлы  эш үз тәтиҗәләрен дә бирә. Мүлмә урта мәктәбе гел уңай яктан гына телгә алына, бердәм иҗади эшләүче педагогик коллектив туплана.

Мәктәп коллективы укыту тәрбия эшенә аеруча җаваплы карый.

Кыскасы, Мүлмә урта мәктәбе педагогик коллективының алып барган укыту тәрбия  эшләре системасы нык. Ул укучыларга ныклы белем бирүгә, иҗади сәләтләрен үстерүгә, югары әхлаклы шәхес тәрбияләргә юнәлтелгән. Бу уңышларда Фәйзиева Г.Х.ның роле зур. Гөлсирә Хәсәнҗанованың 50 гә якын укучылары үз һөнәрләре итеп математика сайлыйлар. Үзе укыткан укучыларның язмышы, киләчәге өчен борчылган бу олы җан иясе күп кенә укучыларын үзе үк уку йортына алып барды.

Гөлсирә Хәсәнҗанованың педагогик хезмәте югары бәяләнде: аңа “укытучы методист”, “әйдәп баручы укытучы”, исемнәре бирелде, РОНО һәм Мәгариф министрлыгының мактау грамоталары күп тапкырлар тапшырылды, ул “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” билгесен лаеклы йөртә.

Мүлмә урта мәктәбенә Бәширова Әрҗүдә Әхмәдиевна 1958 елның 1 октябрь аенда эшкә килеп, лаеклы ялга киткәнче,  башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләп, күп укучыларны укытуда үзенен яңадан – яңа алымнарын куллана, аларны камилләштерү өстендә эшли, семинарларда, фәнни – практик конференцияләрдә үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклаша.

19 ел дәвамында ул башлангыч сыйныф укытучыларынын район методик берләшмәсе җитәкчесе булып тора.

Моннан тыш ул алты яшьлекләр өчен иң яхшы «Әлифба» кульязмасын ачыклау өчен төзелгән Татарстан АССР Мәгариф Министрлыгы комиссиясе составына кертелә.

1972 елда Татарстан Республикасы укытучыларының Казанда булган V съезд Президиумы составына керә. 26 ел дәвамында Мүлмә урта мәктәбенең профкомы рәисе, политинформаторлар группасы җитәкчесе. Тырыш хезмәте хөкумәт тарафыннан югары бәяләнә. Күпсанлы бүләкләр, орден, медальләр, грамоталар – моның ачык дәлиле. Ул “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән. “Халык Мәгарифе отличнигы”, “РСФСР ның Атказанган укытучысы” исемнәрен лаеклы йөртә.

Мәктәп янына яз көннәрендә күз явын алырлык сирень агачлары утыртыла, өске якта зур алмагач бакчасы булдырыла. һәр үсентене Әнвәр Гарәфиевич үзе алып кайтып утырта. Шул ук вакытта колхоз фермасында укучылар сыер сава башлыйлар. Мәктәпне җылыту өчен котельный төзелә.

Бер генә бәйрәм, истәлекле көннәр укучылар, укытучылардан башка үтми: лекторлар группасы эш башлап җибәрә. Мәктәптә республика, район кустлары буенча ачык дәресләр, семинарлар үткәрелә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешелә.

Ул укучылар сәламәтлеге турында туктаусыз кайгыртып эшләде. Һәр көнне иртәнге зарядкадан дәресләр башланды. Укучылар үзидарәсе югары ноктада эшләде. Комсомол комитеты белән үзе идарә итте. Мәктәп:

         “Бер кеше бөтен кеше өчен,

          Бөтен кеше бер кеше өчен”

   дигән девиз астында эшләде. Әнвәр Гарәфиевич мәктәп җиһазларының сакланышына аеруча зур көч куйды. Укытучылар арасында үзара дус – тату, ярдәмчел, уен -көлкеле коллектив оештыра ала бу остаз. Авыл, район, республика тормышы эчендә кайнап, юктан бар итәргә, балаларга тирән белем биреп, тиешле тәртип кагыйдәләренең үтәлешенә игътибар итеп эшләде.

Бик күп тапкырлар район, авыл Советы депутаты булып сайланган, тәҗрибәле, ихтирамга лаек педагогны хөкумәтебез зур бәяләде: РСФСРның атказанган, РСФСРның мәгариф отличнигы дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. Әйе, дөрестән дә, бу остаз, тыңгысыз директор, укытучы бу исемгә лаеклы кеше.

Гарәфиев Рөстәм Әнвәр улы хезмәт эшчәнлеген 1970 нче елда туган мәктәбендә озайтылган көн группасы тәрбиячесе булып башлап җибәрә.Махсус белеме булмаса да, ул үзлегеннән баян да профессионаллар дәрәҗәсендә уйнарга өйрәнде. Республика күләмендәге баянчылар, биючеләр конкурсларында катнашып, лауреат исемен яулады.Эшләвенең беренче елларында ук тәрбиягә авыр бирелә торган яшүсмерләрне туплап, инструменталь ансамбль оештырды, аларны үз тирәсенә җыеп, дөрес юлга басарга ярдәм итте. Аның таланты аркасында безнең мәктәп район үзешчән сәнгатъ конкурсларында һәрвакыт призлы, күбрәк беренче урыннарны алып килде.

1983 елда Гарәфиев Р.Ә. Мүлмә урта мәктәбе директоры итеп билгеләнде. Мәктәп,аның проблемаларын директор беренче планга куя.

Гарәфиев Рөстәм Әнвәрович өчен мәктәп аның икенче йорты була. Ул аны һаман да чиста – пөхтә, матур бизәлешле итеп күрергә тели, төзекләндерү, бизәү буенча теләсә нинди эшкә үзе актив катнаша. Гарәфиев Рөстәм Әнвәровичның педагоглык хезмәте югары бәяләнде: аңа “Өлкән укытучы”, “Методист – укытучы” исемнәре бирелде, ул “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” билгесен лаеклы йөртә.

Сәләхов Рамил Вәкилович 1986 нчы елда Мүлмә урта мәктәбенә НВП, физкультура укытучысы булып кайта. Барлык көчен  укучыларның хәрби хәзмәткә хәзерлеге һәм сәламәтлеге өчен багышлый.

1995 нчы елда тырыш хезмәте нәтиҗәсендә директор итеп билгеләнә. Хезмәтенең беренче көннәрен мәктәпне газлаштыру белән башлап җибәрә һәм уңышлы башкарып чыга.

Рамил Вәкилович үзенең бөтен көчен, энергиясен, осталыгын мәктәптә укыту -тәрбия эшен тиешле югарылыкта алып бару өчен куя. Мәктәптә эшне системалы, заман таләпләренә туры китереп алып баруда укыту эшләре буенча директор урынбасары Ахмитянова Флюра Рәфгат кызы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ахметханова Гөлнара Мәсгут кызы ярдәм итәләр.

Укучыларның сәламәтлеге өчен барлык шартлар тудырырга тырыша. Шуның нәтиҗәсе булып Мүлмә урта мәктәбе республика күләмендә 2000 елда “Бронза дәрәҗәсендәге мәктәп” исемлегенә лаек булды. 2014 елда республика күләмендә  “Көмеш дәрәҗәсендәге мәктәп” исемлегенә лаек булды.

Бүгенге көндә мәктәптә укучыларга тирән һәм ныклы белем бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Кабинетлар фән укытучылары тарафыннан әзерләнә торган дифференциялләштерелгән тарату материаллары, күрсәтмә әсбаплар, техник чаралар исәбенә баетыла.

 Фән кабинетларына проекторлар урнаштырылган һәм һәр укытучы ноутбук белән тәэмин ителгән. Кирәкле булган методик кулланмалар, медиатека, әдәби әсәрләр, язучыларыбыз, шагыйрьләребезнең томлы әсәрләре туплана бара. Практик һәм лаборатор дәресләр үткәрү өчен кирәкле приборлар белән кабинетлар тәэмин ителә.

Физкультура дәресләре өчен спортзал җиһазланган. Волейбол, баскетбол һәм шугалак мәйданчыклары укучылар карамагында.

Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, мәктәп яны тәҗрибә участогы  аша алып барыла.

Участок 1,6 га били. Һәр сыйныфның үз чәчәк мәйданчыгы бар. Анда матур-матур чәчәкләр үсә, участокта  мәктәп ашханәсе өчен кирәкле яшелчәләр үстерелә.

Укучыларның белем дәрәҗәләре ныклы. Ел саен мәктәп тәмамлаган укучыларның 90-100% ы югары уку йортларында укуларын дәвам итәләр. Белемнәрнең ныклыгы БДИ, район олимпиадаларында да чагылыш таба. Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, физика, физкультура, ОБЖ  фәннәре буенча олимпиада нәтиҗәләре шактый югары.

 Мәктәптә  2013-2014 уку елында капиталь ремонт булды. Укучылар кайнар аш белән тулысынча тәэмин ителгән. Көн саен 80 урынга исәпләнгән ашханә эшли. Мәктәптә 107 укучыга 20 югары белемле укытучы белем бирә.Укучылар өчен 15 уку кабинеты, компьютер кабинеты, китапханә, музей-почмак, спортзал, остаханә, җиһазландырылган медицина бүлмәсе бар. Укучылар 5 авылдан килеп укыйлар: Мүлмә,  Сасмак, Красна, Арча районының Урта Сәрдә, Әтнә районының Югары Сәрдә авылларыннан. Аларга мәктәпнең 2 автобусы хезмәт күрсәтә. Мәктәпнең 1 нче катында 15 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшләп килә.

   Мәктәпнең педагогик коллективы тырыш, эшчән. Барлык укытучылар да югары белемле. Педагогик коллектив укучылар белән тәрбия чаралары үткәргәндә, ата – аналар белән эшләүдә яңадан – яңа алымнар кулланып эшләргә омтыла. Укыту – тәрбия процессының  төп максаты - яңа педагогик технологияләр кулланып, югары әхлаклы, белемле балалар тәрбияләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы күпләрне кызыксындыра. Укучыларны мавыктыргыч формада, презентация кулланып, тарихи материал белән таныштытыру укучыларның фән белән кызыксынуына этәргеч ясый. Тигез...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Тарихи-мәдәни мирасыбыз

Туган-үскән җир ул – иң төп мирас, Дәвамында гомер юлының.Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,Иман шарты һәрбер буынның.(Фазыл Шәех “Туган-үскән җир ул”)2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы.Мирас... Ул ...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Казанның тарихи урыннары.

"Казанның тарихи урыннары. Диалогик сөйләмне үстерү." темасна 4 нче сыйныфта(рус төркеме)  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Дәрестә лексик темага караган сүзләрнең сөйләмдә кулланышын активлаштыру, д...

Фронт матбугаты тарихы буйлап

Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Татар язу­чылары, журналистлары сугышчылар белән бер...