Педагогик философия
статья на тему

Гайфуллина Дамира Гилфановна

Укытучының педагогик фәлсәфәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kulymda.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

    Кулыма “Мәшһүр  мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин

 мирасын  укыту-тәрбия процессында файдалану» исемле китапны алам.

      Китапны кат-кат укыйм ,укыйм да уйга калам.

     Нинди  эчтәлекле, мәгънәле язма!

“Балаларыгызны үзегезнең заманагыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга  килгәннәр “дигән сүзләрне укыгач, хезмәт елларымны берәм-берәм күздән кичерәм һәм үз-үземә сорау бирәм.

   “20 ел укытучы булып эшләү дәверендә нәрсәгә өйрәндем,эшемдә нинди уңышларга ирештем мин?” Саный китсәң, алар шактый икән...

 Ризаэддин Фәхреддин кешеләргә намуслы хезмәт итүче укытучыларны-Аллаһы

Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләр һәм илчеләр белән тиңли. Чөнки алар да укытучылык белән шөгыльләнеп,халыкларга шәригать кануннарын өйрәткәннәр.

“Бу газизләр-барысы да укытучылар иде,”-ди ул. Укытучыларның олы хезмәтләрен лаеклы бәяләп, “Укытучылык-иң изге бер хезмәт урыныдыр ки:бу юлда никадәр мәшәккать  тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса-урынлыдыр”дип яза.

   Укытуның нигезе-тәрбия булганлыктан,тәрбия эше дә акрынлап һәм тәртип белән камиллеккә ирешү икәнлеген күрсәтә.

  “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек,тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс.Мондый тәрбия –иң кирәкле бер эш

булачактыр”,-дип яза ул.

  Бар яктан да  камилләшкән шәхесләр тәрбияләү өчен без-укытучылар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Һәрберебез бу турыда уйланадыр,мөгаен.

 Ризаэддин Фәхреддинның укытучыларга йөкләнә торган 13 вазифасы белән танышкач, нәтиҗә ясап була ,әлбәттә.

 Беренче вазифа- укытучының холкы һәм гамәленә бәйле.Укытучының холкы,

гамәле-укучыларга үрнәк,күчергеч.

.Укытучы  кеше-үзе   нинди генә зирәк акыллы булып та, гүзәл холык иясе булмаса һәм шул  гүзәл холыкны үзенең дәресендә кулланмаса, аның укытуыннан бернинди файда булмас, ә зарары әйтеп бетергесез күп булыр.Шуның өчен һәрбер балага олы шәхес итеп карасак, нәтиҗәсе дә,әлбәттә инде бик яхшы булачак.Һәр укытучы үзенең холкының һәм гамәленең тулы чагылышын-укыткан укучысында күрә ала.

  “Апа,сезнең кебек укытучы буласым килә!”-дигән сүзләрне ишетәбез икән- нинди шатлык!

   Икенче вазифа  итеп,гүзәл холыклы булудан тыш,укытучыга белергә тиеш  булган белемнәрне белүен һәм укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә. Укытучы кеше барысына да әзер булырга тиеш!Хәзер заманасы шундый,балалар мәгълүматларны интернеттан гына алалар,күп беләләр. Аларны кызыксындырган  теләсә нинди  соруга дөрес җавап бирер өчен без һәрвакыт әзер булырга тиеш! Шуның өчен без үз өстебездә даими эшләргә, белемнәребезне һаман-һаман күтәрергә кирәк!

   Өченче вазифа-  укытучыдагы йомшаклык,ягымлылык,үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатлары.  Укытучы  сабыр холыклы, беркайчан да кызып китми торган,үзен кулда тотып дәрәҗәсен саклый белүче ,үзен хөрмәткә лаек  кеше итеп торучы зат булырга тиеш!

   Берәр теманы аңлатып-аңлатып та ,укучылар аңламаса,начар нәтиҗәләр күрсәтсәләр,әлбәттә, күңел төшеп китә.Тик моның сәбәбен укучыдан түгел,

үзебездән сабыр гына эзләсәк,  әйбәт булыр иде. “Сабыр төбе-сары алтын”-дип юкка гына әйтмиләрдер.

   Дүртенче вазифа -  ихласлылык,диккатьлелек,тырышлык сыйфатлары.

Без  укучыларны яхшы итеп укыту хакында активлык,гаделлек белән тырышырга, укучыларның  яхшы тәрбиясе мәсьәләсендә һәрвакыт уйланырга тиеш!

 Заманыбызга наркомания,алкоголизм, СПИД кебек куркыныч чирләр килеп кергәндә тәрбия өлкәсендә уйланырллык нәрсәләр күп шул!

  Бишенче вазифа  нәрсә соң?

Укытучы  укучыларның холык ,табигатен өйрәнергә һәм шуннан чыгып аларны укыту һәм тәрбия эшен алып барырга тиеш.

 Һәр бала- үзенчәлекле шәхес! Аның иҗади сәләтләрен ачу,үстерү-безнең бурыч!

Профильле  уку шартларына күчкәндә -бу аеруча да мөһим. Һәрбер укытучы укучыларның яшь һәм психологик  үзенчәлекләрен белергә тиеш. Бу уңайдан “Мәгариф”(2004) журналында басылып чыккан (Фәрит Шәрифуллин әзерләгән) 6-17 яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре- эшебездә ярдәмче.

  Алтынчы вазифа- яхшылыкка өндәү, тырышлык,теләктәшлек кебек сыйфатлар.

Бүгенге авыр чорда  укытучы,ата-ана бердәм булып,балалар тәрбияләүдә бер максат куеп тырышалар икән,әлбәттә,нәтиҗәсе яхшы була.

  Җиденче вазифа  итеп  Ризаэддин Фәхреддин  битәрләүдән тыелу һәм тырышлыкның бөеклеге дигән төшенчәләрне күрсәтә.

        Сигезенче вазифа-  хөрмәт ,мәхәббәт күрсәтү.

Укытып чыгарган укучыларың сине онытмыйча,хөрмәт белән  искә алсалар, бәйрәмнәрдә котласалар,хәлеңне сорашсалар-укытучы өчен моннан да зур бәхет

юктыр, мөгаен. Укытучы да бит укучыларының язмышы белән кызыксынып,

аларның шатлыкларына шатланып, кайгыларына көенеп яши  бит.

  Тугызынчы вазифа- дөреслек һәм игътибар кебек сыйфатлар.

Без укучыларны һәр нәрсәдә дөреслеккә гадәтләнергә,моны үзенең эш кагыйдәсе

итеп кулланырга һәм беркайчан да игътибарсызлык күрсәтмәскә тиешлеген аңлатырга тиеш. Хәзерге чорда тәрбия өлкәсендә бик сак булырга кирәк!

     Унынчы вазифа- дәрес укыту ысулына игътибар итү.

Дәресне төрле алым, методлар,алдынгы технологияләр кулланып, югары дәрәҗәдә үткәрү-һәрбер укытучының төп эше.

 “Дәрес кайчан бетәр икән”-дип түгел ,”Дәрес бетте дә мени инде”-дип уйлаган укучыларың күп икән, димәк дәрес үз нәтиҗәсен биргән дигән сүз.

 Унберенче вазифа- гыйлем сайлап алу.

Шуңа күрә балаларны укытканда аларның киләчәген күздә тотып, үсеп буй җиткәч,тормыш өчен кирәкле гыйлемнәр өйрәтергә кирәк.

  Уникенче вазифа- мәктәпнең һәм укучыларның хәлен күзәтү.

 Мәктәпнең эче һәм тышы күркәм, чиста булып, анда булган тәртип һәм теләктәшлек читтән килеп кергән кешегә бер бик  хөрмәтле гыйлем өйрәнү йорты  икәнлеге күренеп торырга тиеш.

 Ул яктан без бик  тә бәхетле! Ике катлы мәһабәт бинада безнең өчен бөтен шартлар тудырылган. Иркен,зур спорт залыбызны, матур актлар залыбызны булдыру-безнең бик күптәнге хыялыбыз иде бит!

  Без укучыларга белем өйрәтүдән тыш,аларның сәламәтлеге турында даими кайгыртырга, тәнәфесләрдәтөрле уеннар,дәресләрдә физкультминутлар үткәрергә тиеш.

 

 Унөченче вазифа нәрсә соң?

 Ул-безнең матур һәм камил итеп сөйләвебез,укучылар белән уртак тел табуыбыз.

Без дәрес вакытында оста сөйләп, авыр нәрсәләрне дә җиңел аңлатсак,бу дәрес укучыларның күңелендә калачак.

    Мәшһүр мәгърифәтче язып калдырган вазифалар ничек мәгънәле,дөрес !

Уйларымнан арынып, үз алдыма кабат сорау куям.

         . Үтимме мин боларның барысын да?

Җавабым  әзер! Бу вазифаларны төгәл үтәргә тырышам кебек.

            100%  мы, 85,5% мы ?

 Анысы мөһим түгел.  Иң мөһиме шул: киләчәктә дә тырышып, иҗади эзләнеп,

бу вазифаларнв төгәл үтәп, эшләргә язсын!

   Ризаэддин Фәхреддин сүзләрендәгечә, үзебез XXI  гасырда яшәсәк тә,

            балаларны  киләсе заман өчен укытырга, тәрбияләргә тиешбез!

               Минем педагогик философиям менә шуннан тора.

                        Кама-Тамагы районы

                 Олы Салтык урта мәктәбе.

                         

                                     

                                 

                                         

                               2007 нче ел.         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Философия для детей - одно из направлений гуманной педагогики.

В данной статье предлагается открыть для себя науку о человечности. Приведена беседа с учащимися 5 класса о дружбе....

Контрольная работа по философии к разделу "Основные этапы философии"

Контрольная работа по философии для студентов профессиональных училищ и техникумов....

Философия и педагогика

Размышления о связи философии и педагогики...

Минең педагогик философиям. (эссе)

Уҡытыусы һөнәрен һайлауым сәбәптәре. Уйланыуҙар, һығымталар....

Презентация по основам философии на тему: Философия XX века. Экзистенциализм

Философия – наука мировоззренческая, поэтому талантливый преподаватель должен излагать учебный материал таким образом, чтобы мотивировать своих слушателей, формируя у них позитивное отношение к миру и...

Презентация по основам философии Тема: Философия Китая для студентов всех специальностей техникума

Философия – наука мировоззренческая, поэтому талантливый преподаватель должен излагать учебный материал таким образом, чтобы мотивировать своих слушателей, формируя у них позитивное отношение к миру и...

статья "Проблемы воспитания в философии и педагогике"

В статье рассматривается вопросвоспитания как  одной из основных в педагогике, связанной с самосознанием культуры, пониманием в ней общественной ценности каждого отдельного человека и его соответ...