Эссе "Я - учитель"
статья на тему

Галиханова Гульназ Ильгизовна

Эссе "Я - учитель"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_ukytuchy.docx18.84 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе «Мин – укытучы».

                                                    Укытучы - минем һөнәрем.
                                                              Бар көчемне, талантымны биреп,
                                                    Балалар, дип үтә көннәрем.

(Раил Гатауллин)

      Кечкенәдән үк иң зур хыялым иде ул минем. Әле дә хәтеремдә: энеләремне каршыма утыртып, “дәрес” бирә идем. Укыту тәртибен каян белдемме? Мөгаен, әниемә ияреп, мәктәп-бакчага йөргәндә күргәнмендер. Бераздан мин дә бакча баласы, аннары мәктәп укучысы булдым, ләкин “укытучылык” эшен ташламадым.

       Бәрлегуҗа башлангыч һәм Олы Карамал урта мәктәбендә безне тәҗрибәле, үз эшен яраткан укытучылар укытты. Аларга булган ихтирамым белән бергә укытучы булу теләгем дә ныгый гына барды. Бигрәк тә математика дәресләрендә Фәүзия Кәлимулловнаның авыр кагыйдәләрне дә аңлаешлы итеп ачып бирүенә исем китә иде. Аның аңлатуыннан соң, кыен мәсьәләләрне чикләвек кебек “ватып” бару күңелгә зур канәгатьләнү хисе бирә, бу фәнгә мәхәббәтем артканнан арта бара иде.

       Ике гасыр һәм ике меңьеллык очрашкан 2000 нче ел. Мин – Казан Дәүләт Педагогия университетының математика факультеты студенты. Көндез университетта, кич фатирда – мин һаман яраткан фәнем белән мәшгуль булдым, иптәшләрем мине күңел ачу чараларына көчкә “өстерәп” чыгаралар иде. Шул вакытта ук инде математика минем язмышым икәнен күңелем сизде. Кичәге студентлар, мәктәп эшенең авырлыгыннан качып, кайсы кая эшкә урнаша башлагач та, хыялыма хыянәт итү башыма да килмәде.

       Мин бүген үземне бәхетле кеше дип әйтә алам. Балачак хыялым тормышка ашты! 9 ел инде Кама Тамагы татар урта мәктәбендә балаларга математика фәненең искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч якларын ачарга тырышам, дәүләт имтиханнарына әзерлим, иң әһәмиятлесе – аларда да бу искиткеч фәнгә кызыксыну һәм мәхәббәт уятырга омтылам.

       Әйе, математика – фәннәр патшасы, дип әйтергә яратабыз. Ләкин моны балалар да аңласын өчен, укытучыга бик күп көч түгәргә туры килә шул. Бүгенге укучыны кызыксындыру да, мавыктыру да җиңел түгел...

       Укытучы кулында иң зур корал – дәрес, дияр идем мин. Аның бер генә минутын да әрәм итәргә ярамый. Минемчә, дәрестә уңай атмосфера һәм мотивация тудыру бик мөһим. Дәрескә куелган максат ачык булырга тиеш. Күпме материал үзләштерәсен укучы белеп торсын, аңлаудан канәгатьләнү алсын һәм мисал-мәсьәләләрне яратып эшләсен. Математика кебек катлаулы фәнне һәр кеше дә тигез үзләштерми, ләкин мотивация һәм кызыксыну булганда, һәр баланы нәтиҗәле эшкә тартырга мөмкин. Шуңа күрә минем төп эш принцибым индивидуальлек, һәр балага шәхес итеп карау, аның психологик үзенчәлекләрен истә тоту. Шул ук вакытта ул үзен коллективның бер өлеше итеп тою да зарур. Бу уңайдан группалар белән эшләү бик уңышлы. Хәзер кулланылышка кереп баручы Сингапурча эшләүнең нигезендә дә шул принцип ята бит: кабатланмас шәхес булу белән бергә, коллективның файдалы, ышанычлы бер өлеше булуга омтылыш.

       Укучылар белән эшләүне ике канатлы кошка тиңләр идем мин. Беренче канат – ныклы белем булса, икенчесе – дөрес тәрбия. Биредә дә тәрбия эшенең төгәл һәм эчтәлекле булуына игътибар итәм, һәр баланын яшь үзенчәлеген, гаилә тәэсирен, үсеш дәрәҗәсен аңлап эш итәргә тырышам.

       Кечкенәдән җаваплылык хисе тәрбияләү – иң кирәкле юнәлеш дип уйлыйм. Укуга, хезмәткә, табигатькә, гаиләгә җаваплы караш тәрбияләргә тырышам. Туган илне, туган авылны, әти-әнине ярату хисен дә кечкенәдән үстерергә кирәк. Үзара дуслык тудыру – тәрбия эшендә иң җаваплы эшләрнең берсе.

        Һәр бала талантлы була, менә шул талантны үстерүдә аларга укытучы ярдәм итәргә бурычлы. Кем рәсем ясый, кем җырлый, бии, театр белән кызыксына – укытучы барысын да белеп торырга тиеш. Мин укучыларымны төрле конкурсларда катнаштырырга тырышам, аларны булдыра алганча рухландырып торам, кулдан килгәнчә ярдәм итәм. Аларның күз алдында ачыла баруларын күреп, күңелем сөенә.

       Бүгенге компьютер заманында балаларның хәрәкәтчәнлеге нык кимеде. Бу күпләрне, шул исәптән мине дә нык борчый. Дәрестәге физкультминуткалар гына мәсьәләне хәл итә алмый, мин укучыларымның спорт белән шөгыльләнүенә нык игътибар бирәм. Әлбәттә, үзем беренче чиратта үрнәк күрсәтәм. Шуңадырмы, минем укучыларым спорт ярышларында бик матур уңышлары белән куандыралар.

       Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торам, шуңа күрә үзара аңлашылмау очраклары булмый диярлек. Быел мин икенче мәртәбә чыгарылыш укучыларымны мәктәпне тәмамлауга әзерлим, ягъни 7 ел буена дәвам иткән эшемнең нәтиҗәсе якынлаша. Алар да, имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта үз юлларын табарлар дип ышанам. Мин – укытучы, мин аларны туган илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләргә тырыштым, гомерем буе мин алар өчен үземне җаваплы итеп хис итәчәкмен.    

“Галәмдә йолдызлар кабына,

 Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.

 Укытучы – Хезмәтләр хезмәте хуҗасы-

 Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.” (Э.Мөэминова)

 Галиханова Г.И.

Кама Тамагы татар урта мәктәбе

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

РЕЦЕНЗИЯ НА КУРСОВУЮ РАБОТУ ПО ТЕМЕ «ОСОБЕННОСТИ ДИАГНОСТИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ УЧИТЕЛЯ СРЕДНЕЙ ШКОЛЫ В ЛИЧНОСТНО-РАЗВИВАЮЩЕМ ОБРАЗОВАНИИ» СЛУШАТЕЛЯ ПДК УЧИТЕЛЕЙ МАТЕМАТИКИ Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ УЧИТЕЛЯ МАТЕМАТИКИ МОУСОШ №57 Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ СВЯТЕЦ НАТАЛЬИ Н

РЕЦЕНЗИЯ НА КУРСОВУЮ РАБОТУ ПО ТЕМЕ «ОСОБЕННОСТИ ДИАГНОСТИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ УЧИТЕЛЯ СРЕДНЕЙ ШКОЛЫ В ЛИЧНОСТНО-РАЗВИВАЮЩЕМ ОБРАЗОВАНИИ» СЛУШАТЕЛЯ ПДК УЧИТЕЛЕЙ МАТЕМАТИКИ Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ УЧИТЕЛЯ МА...

"Я учитель... Я учитель? Я учитель!"

КВН по педагогике "Я учитель... Я учитель? Я учитель!"...

Результативность работы МО учителей математики и информатики Лицея №76 г. Новокузнецка (подготовка к внешней оценке качества образования). Авторы: Щиклина Т.Н. – рук. МО, Новолодская С.В. – учитель Букурова Е.И. – учитель Гончарова Н.Н. – зам.дир. по УВР

В презентации представлен опыт работы МО учителей математики и информатики по подготовке к внешней оценке качества образования: профессиональный уровень педагогов, работа над единой методической темой...

Эссе «Я – учитель!» на конкурс учитель года Кубани 2015 Уважение профессии учитель через любовь к делу и ученикам

Эссе представленно на тему: "Уважение профессии учитель через любовь к делу и ученикам" содержит размышления педагога о значении и важности профессии учитель. Рассматриваются в эссе этапы становления ...

Семинар для учителей-дефектологов и учителей-логопедов: «Особенности практической работы учителей-дефектологов и учителей-логопедов в условиях Центра»

Использование кинезиологических упражнений с детьми старшего дошкольного возраста школьного возраста...