Психолого-педагогическая диагностика. Статья в журнале "Магариф" № 6, 2004 г.
статья на тему

Орлов Виктор Фёдорович

В статье раскрывается сущность психолого-педагогической диагности в общеобразовательной школе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon magarif_1.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

МӘГАРИФ № 6,2004

ПСИХОЛОГИК-ПЕДАГОГИК ДИАГНОСТИКА

Виктор ОРЛОВ, Тубан Кама шаhарендаге 15 нче мактап директоры

Баланың нәрсә белән кызыксынуын, hәвәслеген, үсеш үзенчәлекләрен өйрәнү - иң мөhим бурычларның берсе. Әмма аны гамәлгә ашыру жиңел түгел. Күп кенә укытучы махсус психологик белемгә  һәм психологик  методларны куллану күнекмәләренә ия түгел. Билгеле, бу темага китап, кулланмалар күпләп нәшер ителә. Әмма эштә куллану өчен аларның тиешлесен сайлап алуда, нинди методларны кулланырга кирәклеген төшендерүдә укытучыга ярдәм итәргә кирәк.

Хәзер һәр мәктәптә дип әйтерлек психолог  эшли. Әмма психолог укучылар белән әледән-әле очрашып тора, ә укытучы исә аларны уку, иптәшләре белән аралашу, уен, ял процессында hәp көнне кузәтә. Мөгаллим, шәхси үзенчәлекләрена тирән анализ ясап, укучының үсеше диагностикасын һәм aның үз-үзен тотышын тиешле шартларда үзара чагыштыра ала. Укытучы - мәктәптә укыту-тәрбияне оештыруда төп көч, һәм ул гамәли психолог та булырга тиеш. Aның алдында һәрвакыт «Укучының теге яки бу очракта үз-үзен тотышына нинди бәя бирергә?», «Укучының үз-үзен һәрвакыт контрольдә тотуына ничек ирешергә?»

Менә шундый күптөрле сорауларга педагогик диагностика ярдәмендә  җавап табарга һәм укучыга тиешле ярдәм итәргә мөмкин. Педагогик диагностика - аналитик кисем һәм билгеле бер параметрлар нигезендә педагогик эшнең торышына бәя бирү. Ул эш педагогик эшчәнлекнең бер өлеше булып тора, hәм укучыларның белеме, тәрбиялелек дәрәҗәсе үзгәрү нигезендә, укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеген өйрәнергә ярдәм итәргә, шуның белән бәйле рәвештә, индивидуаль укыту процессын оптимальләштерергә тиеш.

Фән укытучысы укыту процессын даими рәвештә  планлаштыра, аны гамәлгә ашыра hәм эшләнгән эшкә бәя бирә, классның һәм аерым укучыларның ничек укуы, aның нәтиҗәләре турында мәгълүмат  туплый. Укучыларның шәхси узенчәлекләрен   һәм укыту-тарбия эше барышын белмича торып, педагогик процессны дифференцияле оештыру мөмкин түгел. Бу таләп укытуның натиҗәлелеген күтәрүдә хәлиткеч әhәмияткә ия. Әлеге бурыч укыту процессын һәм укучылар өлгерешен диагностикалау ярдәмендә гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Класс җитәкчесе дә әледән-әле уз укучыларының үсеш дәрәҗәсенә бәя бирә. Кайбер укучыларның хәзерге җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне узләренә тизрәк «сеңдерүен» искә алып, махсус педагогик алымнар кулланыла. Мондый балалар белән эшләүдә шәхси якын килү аеруча зур әhәмияткә ия.

Укучыларның  шәхси үзенчәлекларән  өйрәнгәндә, норматив диагностика кулланыла, ягьни баланың үсеш дәрәҗәсе яшь нормасы нигезендә билгеләнә, шулай ук динамик диагностика да файдаланыла. Динамик диагностиканың төп максаты, бала үсешенең хәзерге нәтиҗәләрен элегрәк үткәрелгән тикшерү натиҗәләре бәлен чагыштырып, үсеш динамикасына бәя бирү. Диагностикалау барышында алынган мәгьлүматлар шәхси үстерешле программалар төзу, баланың алга таба үсешенә уңай йогынты ясый торган шартларны билгеләү өчен файдаланыла.

Шуңа күрә һәр мәктәптә укучының ни дәрәҗәдә сәләтле булуын билгеләргә, укыту планнарына үзгәрешләр кертергә ярдәм итәрлек, заман таләпләренә җавап бирерлек, диагностик үзек һәм психологик  хезмәт күрсәтү  үзәге кирәк. Алар алга һәр баланың шәхси үсешенә булышачак.

hәр баланы да ниндидер бер технология буенча гына укытырга ярамый. Бу уңайдан диагностик үзек булачак I класс укучыларының  нерсәгә  haвәс, сәләтле булуын өйрәнергә тиеш. Билгеле, тикшерү - өйрәнү барышында балаларның гаиләдә нинди тәрбия алуы ачыклана. Аннары алар һәм аларның ата-аналары белән тиешле эш алып барыла.

Педагогик-психологик диагностика үткәргәндә балаларның сәламәтлеге мәсьәләләренә дә нык игьтибар итәргә кирәк. Инновацион мәктәпләрдә  укучыларның  яртысы уку көне ахырында кирәгеннән артык арый, талчыга. Аларның 90 % ында көн ахырына кан басы мы күтәрелә. Гимназия укучыларның 55 - 83 % ында нерв киеренкелеге күзәтелә. Авырлыгы hәм буй усеше тиешле дәрәҗәдә  булмаган кыз hәм малайлар саны aрта.  Бу - аларның аз хәрәкәтләнүе, уку нагрузкасының кирагеннән артык булуы, тиешле дәрәҗәдә тукланмау нәтиҗәсәндә  барлыкка килә.

Сәламәтлеге торышы буенча 3 - 4 нче төркемнәргә кертелгән балалар махсус медицина учреждениеләрендә девалана. Ә 2 нче төркемгә кертеләннәргә әллә ни игьтибар ителми. Аларның сәламәтлеге елдан-ел какшый.

Шуңа күрә заман мәктәбе сәламәт яшәү рәвешен киң пропагандаларга; уку-укыту процессында укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны сәламәтлекне ныгыту программасын гамәлгә ашыруга  тарту системасын булдырырга; сәламәт яшеү рәвеше, сәламәтлек культурасы күнәкмәләре булдырырга; яшь буынны белемле hәм тәрбияле итеп үстәрүдә сәламәтлекнең зур әhәмиятке ия булуын истә тотып, мәктәп белән идарә итүне камилләштере барырга кирәк.

Безнең мәктәп бу юнәлештәге эште сизелерлек уңышка иреште.  

2001 елда «Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга  булышлык итүче «алтын» дәрәҗәсендәге мәктәп»  исеменә лаек булдык. «Магариф һәм укучылар сәламәтлеге» республика программасы нигезендә мәктәпнең үз программасы төзелде. Aның төп бурычлары тубәндәгелардән гыйбарәт:

- укучыларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалаштыру һәм аларның сәламәтлеген ныгыту; моның өчен махсус сәламәтлек дәресләре, класстан тыш сәламәтләндерү, спорт чаралары, «Сәламәтлек көннәре», «Сәламәтлек ункөнлеге» үткәру;

- тиешле санитария-гигиена шартлары булдыру, көндәлек режимны үтәүгә ирешу;

- балаларны дәвалауга игьтибарны көчәйтү,  аларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча ата-аналарга киңәшләр бирү;

- укучыларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен укытучыларның җаваплылыгын арттыру.

Без, бу бурычларны үти барып, сәламәтлеге какшаган балалар белән махсус сәламәтләндерү чаралары уткәрәбез. Хәзер мәктәптә «Сәламәтләндерү узәге» җиhaзлана.

Укыту-тарбия эшен натиҗәле алып бару өчен, укучының  үзүсешен теэмин итә торган шартлар тудырырга кирәк. Аларны психологик-педагогик диагностикадан башка булдырып булмый, чөнки ул - укыту-тәрбия эшен оештыру, aның  юнәлешләрен билгеләү нигезе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Психолого-педагогическая диагностика личности учащегося и детского коллектива

Психолого-педагогическая диагностика личности учащегося и детского коллектива...

Рабочая программа Лихушиной Наталии Ивановны по курсу «ПРОФИЛЬНАЯ ОРИЕНТАЦИЯ. ПСИХОЛОГО-ПЕДАГОГИЧЕСКАЯ ДИАГНОСТИКА» 9 «А», 9 «Б», 9 «К» классов

Рабочая программа элективного курса по предпрофильной подготовке «Психолого-педагогическая диагностика» составлена  на основе программы  Сухогузовой  Ирины Геннадьевны, заместител...

Психолого-педагогическое сопровождение и диагностика обучающихся как факторы саморазвития и самоопределения личности по программе-инициативе «Наша новая школа»

Модель  психолого-педагогического сопровождения обучающихся в условиях  работы прграммы-инициативы "Наша новая школа"...

Психолого-педагогическая диагностика при обучении детей, находящихся на индивидуальном обучении

Трудности учителя, который обучает детей, находящихся  на индивидуальном обучении. Необходимость взаимодействия всех сторон педагогического процесса (родитель, медики, психологи, классный руковод...

Психолого- педагогическая диагностика в работе учителя

В данной работе рассмотрен один из важнейших аспектов в работе учителя- психолого- педагогическая диагностика обучающихся. Сюда относятся умения  диагностировать личность школьника и осуществлять...

Психолого-педагогическое сопровождение и диагностика обучающихся как факторы саморазвития и самоопределения личности по программе-инициативе «Наша новая школа» «По проведению комплексной диагностики психофизического и социально-личностного развития

В последнее время в системе образования России усилиями учёных и практиков сложилась особая культура поддержки и помощи ребёнку в учебно-воспитательном процессе – психолого-педагогическое сопровождени...

Статья учителя-логопеда Ивановой Т.А. на тему: Психолого-педагогическая диагностика детей с задержкой речевого развития раннего возраста.

Наиболее распространенный диагноз, который ставят детям раннего возраста, отстающим в речевом развитии- ЗРР («Задержка речевого развития»), т.е. отставание речевого развития от возрастной ...