Кәҗәнең туган көне
план-конспект на тему

Габдрахимова Амина Хадиевна

Конспект занятия по ФЭМП для средней группы на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kezhenen_tugan_kone.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә математикадан

йомгаклау шөгыле .

Тема. Кәҗәнең туган көне

Габдрахимова Амина Хадиевна

2015 год

Уртанчылар төркемендә математикадан

йомгаклау шөгыле .

Габдрахимова Амина Хадиевна

Тема. Кәҗәнең туган көне

 Максат: Уртанчылар төркемендә өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү; тәүлек вакытларының эзлеклелеге турында белемнәрне, төрле биеклектәге, юанлыктагы, киңлектәге, озынлыктагы предметларны чагыштыруны, ишетеп санау күнекмәләрен ныгыту.  

Балаларның иҗади активлыгын, кызыксынучанлыкларын, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, танып-белү активлыгын арттыру.

Балаларда зирәклек, тапкырлык, игътибарлылык, логик фикерләү сәләте  тәрбияләү, хезмәт сөючәнлеккә, ярдәмчеллеккә өндәү.

Белем бирү өлкәләре: танып белү, сәламәтлек, аралашу,  иҗади сәнгать, матур әдәбият, хезмәт, социализация.  

Җиhазлау: юан, нечкә, биек, тәбәнәк “агачлар”, койма формалары, тарату өчен өй формалар, 7 кәҗә бәтие, квадрат формасында “торт”.

1. -Балалар, сез көннең кайсы вакытында бакчага килдегез?

-Ә хәзер кайсы вакыт?

-Кайчан сез бакчадан кайтып китәсез?

-Сез өйләрегездә кайчан йоклыйсыз?

2. -(беренче слайд) Балалар бүген безнең әкияттәге батыр кәҗәнең туган көне икән. Мин сезне үзем белән Кәҗәнең туган көненә чакырам.

-Балалар, әйдәгез уйлыйк әле, безнең әкияттәге кәҗә кайда яши?

-Урман нәрсә соң ул?

-(икенче слайд) Менә сезнең каршыда да урман. Анда нинди агачлар үсә? (юан һәм нечкә) тактада эш: иң юан һәм иң нечкә агачларны табарга. (Слайдларда эш)

-(өченче слайд) тагын нинди агачлар була? (биек һәм тәбәнәк) тактада эш: иң биек һәм иң тәбәнәк агачларны табарга. (Слайдларда эш)

-(дүртенче слайд) Менә без Кәҗәләр капка төбенә килеп җиттек. Урам ягында коймалары бик матур, ә икенче ягын төрле- төрле тактадан ясаган икән (бишенче слайд), монда нинди такталар бар? (тар һәм киң). Әйдәгез, балалар ярдәм итәбез- тар такталарны- кызылга, ә киңнәрен- яшелгә буярга кирәк. Урыннарда эш

-(алтынчы слайд) Ә монда тагын буялмаган коймалар бар, болары нинди? (Озын һәм кыска) Озыннарын- сарыга, кыскаларын- зәңгәргә буйыйк әле. Урыннарда эш

-(җиденче слайд) Ә хәзер инде ычкынып киткән коймаларны кадаклап куярга кирәк (Тавышны ишетеп санау)

Ял минуты.

Кәҗәнең туган көненә

Без кунакка барабыз. (барабыз)

Иелеп- бөгелеп күчтәнәчкә (иелеп утыралар)

Зур кәбестә алабыз (күрсәтәбез)

Вак- вак аны тураклап (турыйбыз)

Тагаракка салабыз (иелә).

Үрелеп- үрелеп мөгезеннән

Сыйпаштырып алабыз.

Мөгезен селтәп җибәрә-

Урыныбызга таябыз.

-(сигезенче слайд) Менә Кәҗәнең өе дә күренә. Балалар аларның өйләренең стенасында кайбер кирпичләрнең буялары купкан бит. Әйдәгез шуларны тиз генә буяп куйыйк әле. Урыннарда эш

-Карагыз әле тезелешеп кәҗә бәтиләре дә кайтып киләләр.

Саныйбыз, Уен “ Кайсы кәҗә бәтие башкалардан нәрсә белән аерыла?

-(тугызынчы слайд) Әнә Кәҗә үзе дә күренде. Матур итеп киенгән. Без килүгә торт пешереп куйган.

-(унынчы слайд) тортта ничә шәм бар? Кайбер шәмнәрне куярга өлгермәгән, әйдәгез ярдәм итәбез. Урыннарда эшләү.

(Мондый сорау бирергә була- Әгәр Кәҗә һәм кәҗә бәтиләре һәрберсе берәр кисәк торт ашасалар, торт җитәме, артып каламы?

3.(унберенче слайд) Кәҗәгә тагын да күңеллерәк булсын өчен, аңа иптәшләр ясыйк әле. (Гади карандашлар белән кәҗә рәсеме ясау)

Кәҗә сезгә дә берәр кисәк кура җиләкле  торт  күчтәнәч итеп бирә (торт кисәкләре рәсемнәре тарату)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...