Серләреңә төшенәсе иде... (Эссе)
статья по теме

Укытучы хезмәте турында уйланулар...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx19.87 КБ

Предварительный просмотр:

Серләреңә төшенәсе иде...

                                                                      Укытучы синең исемеңне,

Алтын хәрефләргә мандым да...

Язып куйдым, энҗе бөртегедәй,  

Әни дигән хак сүз янына...

Укытучы...  Кем син?! Авыр чакта иңнәремә кагылып, назлы елмаюың белән бар кайгыны юкка чыгарырга сәләтле тылсымчымы? Әллә инде еллар күзлеге аша карап, сабыйларның керсез, сусаган күңел гөлләренә  ләйсән яңгыры кебек шифа өстәүче табибмы? Я булмаса, сүнеп барган күңел чаткыларын дөрләтеп, учак кабызырга сәләтле кешеме? Серләреңә төшенәсе иде... Дөрес, һөнәрләр дулкынында иң мөкатдәс, иң якты, бәхеткә юл ярырга ярдәм иткәне – укытучы һөнәре. Әйе, мин моны шикләнмичә, горурланып әйтә алам. “Ничек инде, ә кешеләрне үлем тырнагыннан коткарып калучы табиблар?! Алар белән чагыштырып буламы соң?!” – диярсез. Килешәм, ә ул, әнә шул бер карашка гади, ләкин шул ук вакытта наз тулы күңеле аша изгелек орлыкларын чәчкән укытучы күпме сүнеп барган җаннарны уяткан, инде беттем, җиһанда минем кебекләргә урын юк диючеләргә яңадан җан өргән мөгаллимә түгелме соң?! Әйе, нәкъ шулай... Уйланырга нигез юк түгел...

Эх, күңел дигәннәрең бигрәк кызык инде, теләсә иярләнгән атларга утырып үткәненә кайтыр юллар таба... Дөрес, үткән белән яшәргә кирәкми  диләр, тик хатирәләрне кая куясың?! Һәм бүгенге көндә шул якты һөнәргә килеп җитәр өчен салынган сукмак буйлап тагын бер кат җилдерәсе, шул хисләрне  яңадан кичерәсе килә.

Укытучы - тиңсез горур исем,

Әни сүзе кебек ягымлы.

Ирексездән бу сүз хәтерләтә

Мәктәпләрдә йөргән чагымны.

...Менә мин гап-гади җыр кызы. Бер кулымда чәчәк букеты. Атлый-йөгерә мәктәпкә ашыгам. Анда мине Разия апа (мәрхүм, урыннары җәннәттә, авыр туфраклары җиңел булсын) каршылый. Аның бер карашын,  караңгы көндә чыккан болыт өермәләрен эретергә сәләтле елмаюын күрә  алу  - олы бәхет иде.

Мәктәп белән бәйле бер хатирәмне һич оныта алмыйм, йөрәгемнең иң түренә кереп урнашкан шул. Укулар башланды, яз вакыты,  гөрләвекләр шаулап  ага. Әнә мин Шәрип бабай тыкрыгыннан, йомшак яшел үләнгә басып, мәктәбемә юл тотам. Бар җирдә су! Табигатьнең бу хәтле байлыкны күтәрә алмыйча, ярларыннан  ташып аккан чагы. Кинәт, таеп китеп, аягым суга чумды... Тик, сер бирмим, укыйсы килү теләге шулхәтле көчле! Укытучы апам бүген нинди яңалык әйтер, безне кайсы якларга сәяхәт иттерер, укудан  язган шигырьләребезне тикшерерме (кечкенәдән каләм тибрәттем, беренче уңышларымны да Разия апа күреп алган иде. Нәбирә апам да үз киңәшләрен бирә иде) икән дип уйланып барып, сыйныфка килеп җиткәнемне сизми дә калганмын... Ә ул, әнә шушы йомшак күңелле, белем иленең лаеклы патшабикәсе инде мәктәптә. Аңа минем хакта әйткән булсалар кирәк,  керү белән аягыннан башмагын салып, миңа сузды да, әниләрчә җылы һәм борчулы караш ташлап, “балам, бар кайт” – диде. Я Аллам, шулхәтле игелек, нур бөркелгән якты йөз, алтын йөрәк кайдан килгән аңа?!

Бер-бер артлы еллар узсалар да,

Маңгайларга салып эзләрен.

Мин хәтерлим әле укытучымның

Ягымлы һәм җылы сүзләрен...

Әнә шул “бала-лам” дип әйтелгән назлы тавыш еллар аша мине озата барды. Мин югары сыйныфка җиттем, үз ана телемә булган мәхәббәтем артканнан арта барды... Татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән олимпиадаларда, иҗади конкурсларда беренчелекне башкаларга бирмәдек. “Карасулар тагын беренче” дигән сөйләшүләр әле дә колагымда. Милләтҗанлылык мине ташламады. Газета-журналларда бастырылган мәкаләләргә һәрдаим ут чәчеп,  җавап биреп бара идек... Әле дә хәтеремдә, “Мәдәни җомга” газетасында “татар теле нигә кирәк инде ул?!” дигән язма бар иде. Аңа да җавап яздык. Нишләп әле без, үз туган телебезне яратмаска, аны сакламаска тиеш ди?! Минем күңелемдә еллар буе үрелеп барган "үз милләтемне сакларга кирәк" дигән хис үзен тагын да ныграк сиздерә  башлады. Шуңа да Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтына укырга керергә булдым, аны кызыл дипломга тәмамлап, 14 нче лицейга эшкә килдем.

Биредә нәрсә, һәр селкенгән яфрак, искән җил белән кызыксынучы балалар....

“Балаларның теле кыңгырау

Гел чыңгылдый ява мең сорау...”. Ничек тә кызыклы һәм файдалы үткәрәсе иде бит дәресләрне, нәтиҗәле итеп... һәм мин җиң сызганып эшкә керештем.  Балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңың аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулаган каһарман шәхес булырга кирәклеген  аңладым. Чөнки хәзерге заман мөгаллимнәр алдында гаять зур бурычлар куя: без укучыларны, белемнәр белән коралландырып, тормышка яраклаша алырдай итеп тәрбияләргә  тиешбез. Һәм бу максатны тормышка ашыру өчен дәресләрдә кулланыла торган алымнар һөнәри осталык, фантазия, укытучының инициативасыннан тора. Шунысын да искәртеп китү мөһим: хәзерге тиз үзгәрә торган заманда уку-укыту методлары да даими үсеш-үзгәреш кичерә, шуңа да мин үз эшемдә яңа алымнарга  мөрәҗәгать итәм. Элек диафильмнар карау, кулдан ясалган плакат, таблицалар, кодоскоп белән эшләү очракларын еш күрергә мөмкин булса, хәзерге вакытта мәгълүмати технологияләр үсеше слайдлар карау, презентация өстендә эшләү, фонохрестоматия ярдәмендә белем һәм күнекмәләр алу,  проект эше белән шөгыльләнү нәтиҗәгә эшли һәм күз күреме кадәр генә булып саналган нәрсәләр дә, баксаң, учка салып карардай энҗе бөртегенә әверелә ала. Тырышып эшләү, әлбәттә, эзсез калмый: укучыларым шәһәр күләмендә үткәрелеп килүче олимпиадаларда җиңүче һәм призер булдылар, башка иҗади конкурсларда  катнашып, үз сәләтләрен күрсәтеп торалар...  

Яшермим, кайвакыт, гаять авыр чаклар була... Үз тормышыма анализ ясау максаты белән, үткәнемә борылып карыйм да, сорау бирәм: “Мин - укытучы... Бәлки миңа башка һөнәр сайларга кирәк булгандыр?!" Һәм йөрәгем, тыпырчынып, җавап бирә:

"Гомереңне яңа биттән башла,

Күрсәтерләр кадер-хөрмәтне" -

Дисәләр дә, меңнәр арасыннан

Сайлар идем шушы хезмәтне!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Театр – серле һәм гаҗәеп иҗат ул...

1 нче алып баручы. Хәерле көн кадерле кунаклар,укытучылар,укучылар!Бүгенге безнең кичәбез Әлмәт драма театрына багышлана. 2 нче алып баручы. Татар театры туган көннән     Тукай әйтк...

Серле утрау

Викторина в 6 классе по географии....

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

Әбиемнең сандык серләре

7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән чара...

Урок 10 класса, русскоязычная группа: Дус була белү серләре.

Презентация к уроку 10 класса : "Дус була белү серләре"....


 

Комментарии

Минем тагын бер,өр яңа сайтым бар, кереп каравыгыз хуп күрелә! Аның исеме - www.abdusheva-ruzilya.wix.com/mintatar