Татар теле дәресе
план-конспект занятия (7 класс) по теме

Максудова Алсу Маннафовна

Дәрес эшкәртмәләре 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_7s-f_publi-ya2015.docx18.6 КБ
Файл dres_2017_5klass_rus_torkeme.docx19.66 КБ

Предварительный просмотр:

   Татар мәктәбендәге татар балаларына татар теле дәресе,7 нче сыйныф.(Сингапур ысулын куллану) (ФГОС буенча түгел,бездә әле 5 с-ф кына ФГОС буенчаукый )

 Тәтеш районы  Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы -  Алсу Мәннаф кызы Максудова

Тема :  сүзтезмәләрне тикшерү

Максат : җөмләдән сүзтезмәләрне  аера белү,сүзтезмәләрне тикшерү,күнегүләр эшләп,белемнәрне ныгыту ,укучыларның фикерләү сәләтен,мөстәкыйльлеген  үстерү;укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

 Җиһазлар :  Н.В.Максимов,Г.Ә.Нәбиуллина.Татар теле,7сыйныф

                  Карточкалар,презентация

  Дәрес барышы :

1.Актуальләштерү.

    1.Сораулар өстендә эш.

    - Сүзтезмә дип нәрсә атала?(Сүзтезмә-үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торган  ике яки берничә  мөстәкыйль мәгънәле сүз)

  - Сүзтезмәнең  төркечәсе ничек билгеләнә?( Ияртүче сүз нинди сүз төркеменнән булса,сүзтезмш шул төркемчәдә була)

- Ияртүче һәм иярүче сүзләр нинди бәйләүче чаралар белән бәйләнергә мөмкин?(Килеш кушымчалары,бәйлек һәм бәйлек сүзләр,фигыль формалары,янәшә килү юлы)

   2.Түбәндәге сүзләр тезмәсе  сүзтезмәгә керәме?

Мин барам  ,ак һәм кара , безнең йортыбыз,Татарстан Республикасы,аның кебек,күз ачып йомганчы,бик уңайлы

(сүзтезмәләр:безнең йортыбыз,бик уңайлы   - үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торган ике мөстәкыйль мәгънәле сүздән тора.

Мин барам – ия =хәбәр ;ак һәм кара – тиңдәш кисәкләр ;Татарстан Республикасы – тезмә сүз;аның кебек – мөстәкыйль сүз=ярдәмлек сүз ;күз ачып йомганчы – фразеологизм )

  2.Төп дәрес материалы.

 1 Сүзтезмәләрне тикшерү.

Презентация

1 слайд

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе

2 слайд

1.Җөмләдән сүзтезмәне аерып алырга.

2.Ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләргә.

3.Ияртүче сүзнең кайсы сүз төркеме белән бирелүенә карап,сүзтезмәнең төрен күрсәтергә.

4.Сүзтезмә составындагы компонентларның бәйләүче чарасын билгеләргә.

3 слайд.Сүзтезмәләрне тикшерү.

Син аларны кайда очраттың?

Җөмләдән сүзтезмәләрне аерыгыз

Кайда очраттың –ияртүче сүз –очраттың,иярүче сүз-кайда;фигыль сүзтезмә,иярүче сүз ияртүчегә янәшә тору юлы белән бәйләнгән.

Аларны очраттың – ияртүче сүз-очраттың,иярүче сүз-аларны;фигыль сүзтезмә,иярүче сүз ияртүчегә төшем килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән.

4 слайд .  Җөмлә.Бу сүзлек китапханәдә юк.

  • Бу җөмләдә ничә сүзтезмә бар?

Конэрс.  4 почмакта җаваплар язылган Укучылар дөрес җавапны табып,тиешле чатка басалар.Парлашалар,җавапларын аңлаталар.

5 слайд. Җавап күрсәтелә. (2 сүзтезмә)

Таймд Пэа Шэа (2 укучы киңәйтелгән җаваплары белән, билгеле бер вакыт эчендә ,аңлашалар)

 6 слайд          Бу сүзлек –ияртүче сүз –сүзлек, иярүче сүз –бу;исем сүзтезмә,иярүче сүз ияртүчегә янәшә килү юлы белән бәйләнгән.

Китапханәдә юк –ияртүче сүз-юк,иярүче сүз – китапханәдә;хәбәрлек сүзтезмә,иярүче сүз ияртүчегә у-в.килеше кушымчасы  ярдәмендә бәйләнгән.

 3. Материалны ныгыту өстендә эш.

    1.Дәреслек белән эш.Күнегүләр эшләү.

87 нче күнегү. 1 Сүзтезмә булмаган берәмлекләрне табыгыз.

Сингл Раунд Робин  ( түгәрәк буенча һәр укучы җавап бирә)

7 слайд.   Җаваплар:кызыл һәм яшел,елга буйлап,мин яратам.

    2.Сүзтезмәләрне тикшерү.

Урманлы тау , салкын көн,әсәрне анализлау,шатланып йөрү.дуслар белән очрашу

(дәфтәргә язу )

89нчы күнегү.1. Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркатыгыз.(д.45бит)

   1.Сүзне төрлечә әйтеп була.(Сүзне әйтеп була,төрлечә әйтеп була)

   2.Сүз күңелне җылыта. (күңелне җылыта)

   3.Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә.(чын бәхетне,бәхетне бирә)

2.  Сүзтезмәләрне тикшерегез.

4 .Рефлексия.

Конэрс. (4 почмакта җаваплар язылган,укучылар тиешле почмакны сайлыйлар)  Балаларга  карточкаларда бирем бирелә.Шулар арасында  ничә сүзтезмә бар?Укучылар тиешле почмакны сайлыйлар.Аннан соң ,парлашып,сүзтезмәләрне тикшерәләр.

Бирем.  (Карточкада )Гыйлем бирә, апаның  күзлеге,сүзлек юк,син очраттың,ак һәм сары,урман буе, йөрергә уңайлы,синең шикелле,укучылар өчен кирәк.

8 слайд.  Сүзтезмә –үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торган ике яки берничә мөстәкыйль мәгънәле сүз

  5. Йомгаклау.Укучыларның белемен бәяләү.Өй эше бирү.

88нче күнегү



Предварительный просмотр:

                 Рус телле балаларга татар теле  дәресе ,5 нче сыйныф

               Тәтеш районы                    Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Максудова Алсу Мәннаф кызы

Тема :  исемнең килеш  белән төрләнеше.

Планлаштырылган нәтиҗәләр :

Метапредмет – укучыларда гаиләгә кызыксыну  уяту.

Предмет – исем сүз төркемен аера белү ,исемнең килеш белән төрләнешен аңлату,белемнәрне ныгыту.

Шәхескә кагылышлы – балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык,олыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Материал : дәреслек 28-29 нчы битләр,рәсемнәр.

Җиһазлау :ЭР

                      Дәрес  барышы :

1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру.

Исәнләштерү.Уңай психологик халәт тудыру. Тактада  алмагач рәсеме эленгән.Балалар төрле төстәге алмалар эләләр.(җавапларына карап)Кызыл-“5”ле,яшел-“4”ле,сары-“3”ле

2.Өй эшен тикшерү.

Укучыларның өй эшләрен тыңлау.

.Актуальләштерү.

-Бирелгән рәсемнәрдә сез нәрсәләр күрәсез?(рәсемнәр күрсәтелә)

Җавап :  мәктәп , машина,  әби,кыз, алма.

-Ниниди сорау куясыз?

Җавап :Кем?Нәрсә?

-Болар нинди сүз төркеме?

Җавап:  исем

Укытучы йомгак ясый.

  • Әйдәгез, сүзләргә кушымчалар өстибез.
  • Мәктәпнең,мәктәпкә,әбине,кыздан,алманы...
  • Кушымчаларны аерып күрсәтегез.Танышмы бу кушымчалар?
  • Җавап: килеш (падеж) кушымчалары.

4.Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы дәрестә исемнең килеш белән төрләнешен өйрәнүләре турында җиткерә.

2.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

 1.Килешләрне кабатлау.

Укытучы килешләрне сораулары белән кабатлый.

Укучылар “чылбырлап” килешләрне һәм сорауларын кабатлыйлар.Һәр укучы әйтеп чыга.

Укытучы.  Килеш кушымчалары :

  -ның,-нең

 -га,-гә,-ка,-кә

 -ны,-не

-нан,-нән,-дан,-дән,-тан,-тән

-да,-дә,-та,-тә

Укучылар кушымчаларны “чылбырлап” кабатлап чыга.

2.”Син кайсы кәрзиндә” уены

Укучыларга алма формасында ясалган карточкага язылган  сүзләр бирелә  .  6  кәрзингә сүзләрне урнаштырырга кирәк.

Сүзләр :  энине,әнидән,әнигә,әнидә,әнинең, әтинең,әтине,әтидән,эти,бабай,бабайны,бабайдан,бабайда,әби,әбинең,әбидән,әбигә,әбине,апа,апаны,ападан,апада,апаның,абый,абыйны,абыйга,абыйдан,эне,энемнән,энемне,сеңел,сеңелне,сеңелдән,сеңелнең,сеңелгә.

Кәрзиндәге алмаларны саныйлар.Дөреслеген тикшерәләр.

Һәр укучының кулында кәрзин.Үзләре белеп,килеш тәртибендә урнашалар.

Бергәләшеп килешләрне кабатлыйлар.

Укытучы     Әти,Әни,Әби,Бабай,Сеңел,Апа,Абый – кемнәр?

Укучы :  бу-гаилә.

Укытучы.  Үзегезнең гаиләгез турында сөйләгез әле.(укучылар гаиләләре турында сөйлиләр. .

3 .Дәреслек белән эшләү

3 нче күнегү,дәреслекнең  28 нче бите.Кирәкле сүзләрне куеп,җөмләләрне укыгыз.

-Нинди сүзләр өстәдегез?Кушымчаларын билгеләгез.Килешен ачыклагыз.

Урамда ,зарядка,кунакка,бәйрәмдә

Укытучы.  Дөреслеген тикшерик.

4 нче күнегү. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз.Сорауларга җавап бирегез.

                              Дәреслек,28нче бит.

Укытучы.  Бирелгән сүзләрнең килешен билгеләгез.

3. Рефлекция.

1.Рефлексив кабатлау.

    -   Килешнең саны ничә?

     - Исем килеш белән төрләнәме?  

  - Исемгә нинди кушымчалар ялгана?

   2. Бәяләү.

 Укучыларның   белемнәрен бәяләү. Укучылар башта  алмагачка белем дәрәҗәсенә карап алма элә.

  3. Өй эше.

Дәреслек,29бит 2нче күнегү;әбиегез турында хикәя языгыз.-5нче күнегү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

татар теле дәресе "Күчтәнәч"

Сыйныф сәгатьләрендә кулланып була. Әдәплелек дәресе санала."Күчтәнәч" тапшыруы нигезендә төзелгән.Презентациясе бар.Ахырдан бүләккә мультфильм да күрсәтелә....

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...