Үзбелем үстерү планы
материал на тему

Губайдулина Зульфия Равиловна

Укытучының үзбелем үстерү планы үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл indiv._plan.odt16.12 КБ

Предварительный просмотр:

                Казан шәһәре Мәскәү районы “9 нчы гимназия”

 ГБМБ   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гобәйдуллина Зөлфия Равил кызының

2015 -2016 нчы уку елына  үзбелем үстерү

Планы

Гимназиянең методик темасы : Моделирование содержания учебно- воспитательного процесса с целью формирования поликультурной личности ученика.Тормышка ашыру вакыты – 5 ел ( 2015-2021)

Гимназия татар теле һәм әдәбияты укытучылары МБ нең методик темасы : Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбия процессын киңкырлы шәхес тәрбияләү максатыннан чыгып оештыру. Тормышка ашыру вакыты – 5 ел (2015 – 2021)

Минем методик темам : Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә киңкырлы шәхес тәрбияләү максатыннан чыгып , халык авыз иҗаты нигезендә укучыларның сөйләм осталыгын һәм әхлакый-эстетик сыйфатларын камилләштерү.Тормышка ашыру вакыты – 5 ел (2015- 2016)

 Максатым – тема буенча фәнни хезмәтләр белән танышу, өйрәнү, эш өчен материал туплау. дәресләремдә төрле халыкларның авыз иҗаты үрнәкләрен укучыларның шәхси сыйфатларын үстерүдә нәтиҗәле файдалану юлларын эзләү.

Бурычларым :

  1. Укыта торган фәнемә кызыксынуны үстерү
  2. Укучыларга татар теленең башка фәннәр, тормышның башка өлкәләре белән бәйләнештә яшәвен, уңышлы, конкурентлыкка сәләтле шәхес булып үсүдә зур  ролен күрсәтү.
  3. Балаларга халык акылының әхлак нигезе булуын төшендерү.
  4. Укучыларның белем алуга, сәламәт яшәү рәвешенә, уңышка омтылышларын үстерү.

Бу теманы бүгенге көндә актуаль дип саныйм, чөнки ФДББС буенча укучыларның белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсенә куелган таләпләрнең берсе – шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр. Шәхси нәтиҗәләр укучыларның иҗади үзүсешкә сәләте, үзе ирешкән нәтиҗәләргә мөнәсәбәт белдерә алуы белән беррәттән,аның һәр яктан камил булуын, милли, күрше һәм дөнья мәдәнияте кыйммәтләрен белүен һәм хөрмәт итүен күзаллый.                 

 “Мәгариф” журналының 11нче [2014] санында РФА әгъза-корреспонденты, педагогика фәннәре докторы, Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын төзүче төркем җитәкчесе Александр Кондаковның редакция хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтелгәнчә.  “...были  созданы новые матрицы — таблицы опросов населения. Мы неожиданно для себя выяснили , что общество и государство, семья не очень- то заинтересованы в том,знает ли ребенок бином Ньютона или не знает. Их гораздо больше волнует , является ли ребенок личностью, уважает ли старших и заботится ли о младших, умеет ли он коммуницировать в коллективе, умеет ли избегать конфликты,  и т.д. И в результате, кстати говоря,  с помощью коллег из Татарстана в 2007 г. появилась Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина России, которая позволила нам впервые взглянуть на воспитание как на важнейшую составляющую процесса образования, заставила признать,что на самом деле главная задача образовательного процесса — это духовно -нравственное воспитание, воспитание личности “ дип белдерә. Бу сүзләр һәр татар кешесенең күңеленә хуш килгәндер. Ниһаять, безнең борынгы бабаларыбызның күп гасырлар буе  чаң суккан  фикере халык аңына килеп җитте, галимнәр колагына керде. Борынгы төрки шагыйребез Йосыф Баласагуни  ун гасыр элек язылган “Котадгу белег” [“Чын мирас”. 2013.№11] әсәрендә юкка гына :

         “ Белем һәм акыл ул- антлы дустыңдыр,

        Ул миһербанлы кардәшең булыр.

        Тик акыл һәм белем булсын тиң-таман.

        Акылың булмаса , белемең дошман” дип язмагандыр.

Ә ничек итеп бу эшне башкарырга соң? Мин тел һәм әдәбият укытучысы буларак, халык акылына , бөекләребез хезмәтләренә таянып , дип уйлыйм. Методик эш өчен тема сайлаганда әнә шуңа игътибар иттем, чөнки акылның искермәвен, меңьеллык тәҗрибәнең һәр заманда бик файдалы булуы барыбызга да билгеле.

Көтелгән нәтиҗәләр :

  1. Халык акылын тормыш дәресе итеп алган укучыларның белем алуга омтылышлары үсү
  2. Эшемдәге ачышларымны методик эшкәртмәләр,фәнни мәкаләләр аша уртаклашу

Үзбелем үстерү өчен чыганаклар : фәнни хезмәтләр, интернет чыганаклар, әдәби әсәрләр.

Белем күтәрүнең формалары: төрле дәрәҗәдәге курслар, семинарлар.

Белем күтәрүнең формалары:

Төп юнәлешләр

Чаралар

Вакыты

Һөнәри

1.Татар теле һәм әдәбияты укыту буенча барлык программалар, дәреслекләр белән танышып чыгу

сентябрь

2. Яңа педагогик технологияләр турында хезмәтләрне өйрәнү: “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм” “ТРМҮИ” Казан 2015; “Татар теле һәм әдәбият укытучысына ярдәмгә: ФДББС турында белешмәлек һәм терәк схемалар” ТРМҮИ ,Казан, 2015;

Проектирование современного урока в соответствии с требованиями ФГОС ООО, ТРМҮИ, Казан,2015. һ.б.

ел дәвамында

3.ФДББС документлары белән даими танышып бару

4.Әдәбият яңалыклары белән даими танышып бару, китапханәгә йөрү, газета-журналларга язылу

4.Төрле семинарларда,педагогик укуларда катнашу.(“Җәлил укулары”, Г.Ибраһимов укулары, “Актуальные проблемы современной педагогики(международная,заочная)

гыйнвар,март

Методик

1.Яңа уку-укыту методларын өйрәнү, куллану, нәтиҗә ясау

ел дәвамында

2.МБ эшен алып бару, утырышларда чыгыш ясау

3.”Ана теле” мастер-класс бәйгесендә катнашу

ел дәвамында

4.Укытучы портфолиосын тулыландыру

5.Төрле фәнни-практик конференцияләрдә чыгыш ясау, төрле дәрәҗәдәге җыентыкларда публикацияләр .

6.Иҗади бәйгеләрдә катнашу

Информацион - технологик

1.Электрон ресурслар папкасын булдыру

2.Интернеттан татар теле һәм әдәбияты буенча материалларны күзәтеп бару

3.Шәхси сайт булдыру

Сәламәтлек саклау

1.Дәресләргә сәламәтлек саклау технологияләрен куллану, шәхси сәламәтлеккә игътибар бирү.

ел дәвамында