Үзбелем планы
методическая разработка на тему

Юсупова Лилия Галимзяновна

Үзбелем планы 2013-2017 нче ел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uzbelem.docx33.12 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Әлмәт шәһәре  “Татарстан нефтенең 70 еллыгы ис. 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Юсупова Лилия Галимҗан кызының

үзбелемен күтәрү буенча эш планы

(2013-2017 нче уку еллары)

Тема: ФГОС кысаларында заманча технологияләр кулланып  балаларга   татар телен өйрәтү.

Максат: Мәктәптә дәүләт телләрен өйрәнү эшен югары дәрәҗәгә күтәрү,

укытучының  һөнәри белемен арттыру,

Бурыч:

- яңа технологияләрне,  ФГОСның барлык юнәлешләрен дә тирәнтен өйрәнү;

-заманча технологияләрнең асылына төшенү, урынлы һәм нәтиҗәле кулланырга өйрәнү;

- укытучыларда ФГОС буенча белемнәрен күтәрүдә ярдәм итү;

- әхлакле, тәрбияле  бала  тәрбияләү ;

- яңа технологияләр ярдәмендә балалар белән эш нәтиҗәсен  югары дәрәҗәгә күтәрү;

Теманың актуальлелеге: Белем бирү процессына яңа технологияләрне кертеп жибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Укытучыдан  бик күп  көч тәлап ителә: үз эшеңне яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, белем алу-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һэм физик үсешен тәэмин итү, җәмгыятькә бөтен яктан да камил булган шәхес тәрбияләү . Ә моның өчен укытучыга үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге   балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша, шуңа  күрә дә  хәзерге педагоглар кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен заманча технологияләрне урынлы һәм нәтиҗәле  куллана белергә тиеш.

Көтелгән  нәтиҗәләр:

-балаларның  белем дәрәҗәсен күтәрү;

-педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, сыйфатын үстерү;

- эш тәҗрибәсе белән уртаклашу  максатыннан методик кулланма  төзеп,  укытучыларга тәкъдим итү.

Үзбелемне күтәрү чыганаклары:

-Методик әсбаплар, кулланмалар, программалар, махсус әдәбият, интернет-ресурс, видео, аудиоязмалар,  конференция, семинар-практикумнар, методик берләшмәләр, педагогик киңәшмәләр, ачык шөгыльләр, мастер-класс, курслар, эш тәҗрибәсе уртаклашу чаралары

Үзбелемне күтәрү төрләре:

- индивидуаль планнар аша индивидуаль эшчәнлек;

-төркемләп, ягъни  балалар бакчасы, шәһәр, республика күләмендәге  методик берләшмәләрдә, педагогик киңәшмәләрдә, семинар-практикумнарда, конкурсларда катнашу.

-Интернет аша үз сайтымда һәм башка сайтларда  башка педагоглар белән аралашу.

Үзбелемне күтәрү юнәлешләре:

Төп юнәлешләре

Үткәрелгән чаралар

Үткәрү вакыты

Һөнәри юнәлешләр

- Федераль дәүләт белем бирү стандартларының барлык юнәлешләрен, методик әдәбиятләрне, программаларны,  кулланмаларны  үзләштерү;

-интернет-ресурслар аша яңа технологияләр белән танышу, үзләштерү;

-курсларда үзбелемне күтәрү;

-аттестацияне уңышлы үтү.

2013-2016 елга кадәр

Психолого- педагогик, тәрбия юнәлешләре

-Педагогика, психология өлкәсендәге үзбелемне күтәрү;

-балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү,  үз-үзләренә ышаныч булдыру;

2013-2017 еллар

Методик юнәлеш

-Методик яктан булган белемнәрне арттыру, камилләштерү;

-татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга  заманча белем бирү эчтәлеген  камилләштерү;

 -татар теле һәм әдәбияты укытуның яңа формалары, методлары, алымнары белән танышу;

татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  шәһәр һәм мәктәп метод берләшмәсе эшендә актив катнашу;

-сәләтле балалар белән эшне оештыру һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә,иҗади эшләр бәйгеләрендә,олимпиадаларда катнашу;

-интернет аша республика һәм үз мәктәбеңнең иң яхшы укытучыларының эш тәҗрибәсен өйрәнү;

-хезмәттәшләрнең дәресләренә йөрү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашуда катнашу;

-Һөнәри эшчәнлеккә үзанализ үткәрү;

иң яхшы дәрес эшкәртмәләренең,  алымнарының һәм табышларының  шәхси базасын булдыру;

-хезмәттәшләр өчен ачык дәресләр үткәрү;

-үзбелем күтәрү  темасы буенча докладлар белән чыгыш ясау;

-региональ, шәһәр, мәктәпләрдә үткәрелгән шөгыльләрдә актив катнашу;

-педагогик җыелышларда чыгыш ясау;

-мәктәптә укытучылар өчен  яңа технологияләр кулланып шөгыльләр үткәрү;

-әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр көне”н даими рәвештә алып бару;

-әти-әниләр өчен түгәрәк өстәл оештыру;

-идарә карамагындагы иҗади төркем эшендә актив катнашу;

-заманча технологияләрне режим вакытларында, барлык эш төрләрендә дә  актив  куллану;

-милли бәйрәмнәр үткәргәндә  яңа технологияләр куллану;

-педагогик көллияттә укучы студентларга ачык шөгыльләр күрсәтү;

-интернет ресурслар аша эшне нәтиҗәле алып баручы тәрбиячеләрнең эш тәрибәләре белән танышу, үз эшем белән таныштыру;

-үткәрелгән эш буенча анализ үткәрү;

-эш тәҗрибәсе белән уртаклашу  максатыннан методик кулланма  төзү.

- укытучылар  өчен мастер-класс үткәрү.

Даими рәвештә

2013- 2017 еллар

2013- 2017 еллар

2013- 2017 еллар

2013- 2017 еллар

2013- 2017 еллар

Информационно-коммуникативные технологии

-интернет-ресурсларны белеп, уңышлы куллану;

-үз сайтымны булдыру;

-проектор, наутбук, магнитофон, планшет, фотоаппарат, интерактив такта, видео - барлык техник чараларны  эшчәнлектә  киң куллану.

Даими

2013- 2017 еллар

Сәламәтлекне саклау

Сәламәтлекне саклау технологияләрен белем бирү процессына  кертү.

Даими

 

Белем күтәрү:

Курсның исеме

Үткәрү урыны

Сәгать саны, вакыты

«Обновление содержания и методики преподавания учебных предметов «Татарский язык» и «Литература» в условиях  внедрения Федерального государственного образовательного стандарта»

Автономная некоммерческая организация «Центр развития образования Альметьевского муниципального района»

108 сәгать, 2014

Үткәрелгән ачык дәресләр һәм чаралар

Тема, класс (группа, курс)

Дәрәҗәсе

Төре, темасы, үткәрелгән урыны

Дата

1

“Әлифба бәйрәме”

 1 нче сыйныф

белем бирү оешмасы

“Балаларны ике дәүләт  теленә өйрәтүдә балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлегендә дәвамчылык” темасы буенча Әлмәт шәһәре Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нчеурта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән  сыйныфтан тыш чара

26.04.16

2

“Исемнәрнең берлек һәм күплек  сан формалары”, 2 нче  сыйныф

белем бирү оешмасы

“Современный урок татарского языка в аспекте требований ФГОС” темасы буенча Әлмәт шәһәре Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нчеурта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән  ачык дәрес

19.02.16

3

Д.Аппакова  “Шыгырдавыклы башмаклар”, 4 нче сыйныф

белем бирү оешмасы

 Игровые технологии на уроках татарского языка как одно из средств                        реализации                 системно-

деятельностного подхода в рамках ФГОС” темасы буенча Әлмәт шәһәре Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нчеурта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән  ачык дәрес

9.03.16

 Конференцияләр

Чыгышның темасы

          Дәрәҗәсе

Конференциянең темасы, кем тарафыннан оештырылганлыгы, кайда үткәнлеге

Дата

1

«Башлангыч сыйныфларда яңа эш алымнары»

зональный

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион алымнар кулланып укытуның сыйфатын күтәрү» темасы буенча Әлмәт шәһәре Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нчеурта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән  регионара фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясау.

2014

2

“Халык педагогикасы нигезендә әхлаклылык формалаштыру”

бөтенрәсәй

« Идел буе федераль округында милли мәгарифне фәнни-методик яктан тәэмин итү проблемалары» темасы буенча КФУның Алабуга институты тарафыннан үткәрелгән бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясау

2014

3

“Төрки халыклар фольклоры һәм әдәбияты”

халыкара

«Хәзерге тюркология: төрки халыкларның теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте» темасы буенча  КФУның Алабуга институты тарафыннан үткәрелгән VII халыкара тюркологик конференциясендә чыгыш ясау

2014

Публикацияләр

Публикациянең темасы,  төре, бит саны

Уровень  (образовательное учреждение, муниципальный, республиканский, федеральный, международный уровень)

Тәҗрибә тарату формасы. урыны

Басылу вакыты

1

«Спорт ярышлары» дәрес планы, 3 бит

белем бирү оешмасы

 Дәрес планы «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион алымнар кулланып укытуның сыйфатын күтәрү» җыентыгында  Әлмәт шәһәре Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыга

2014

2

«Халык педагогикасы нигезендә әхлаклылык формалаштыру», мәкалә, 3 бит

бөтенрәсәй

Мәкалә «Идел буе федераль округында милли мәгарифне фәнни-методик яктан тәэмин итү проблемалары»  темасы буенча КФУның Алабуга институты тарафыннан үткәрелгән бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция, Юлдаш нәшр. Алабуга шәһәре.

2014


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үзбелем күтәрү планы

Фән укытучысы буларак минем темам:Укучыларның иҗади активлыгын мөстәкыйльеген үстерү....

Үзбелем күтәрү планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының үзбелем күтәрү планы....

Үзбелем планы

Укытучының үзбелем планы...

Үзбелем үстерү планы

Укытучының үзбелем үстерү планы үрнәге...

Үзбелем планы

Тема самообразования: «Яңа технологияләргә нигезләнеп, укучыларга тирән белем, әхлакый-эстетик тәрбия бирү»....

Үзбелем күтәрү өстендә эшләү планы

Үзбелем күтәрү өстендә эшләү планы...

Үзбелем күтәрү планы

Укытучы турында шәхси мәгълүмат;Максат һәм бурычлар;Методик тема;Көтелгән нәтиҗә;Үз өстендә эшләү юнәлешләре;Үзбелем буенче эшләүнең төп этаплары;Перспектив план....