Укытучының профессиональ дәрәҗәсен үстерү планы
учебно-методическое пособие по теме

Галиева Ландыш Ильгизовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының профессиональ дәрәҗәсен үстерү планы 2018-2023 елларга төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_professionalnog_razvitiya_2018.docx48.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Актаныш   муниципаль районы

 “Әтәс  төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галиева Ландыш Илгиз  кызының

2018-2023 уку елына

профессиональ дәрәҗәсен үстерү  планы

Укытучы турында мәгълүмат

Туган көне,  елы: 16 апрель 1981 ел

Педагогик стажы: 2000 елдан

Белеме : югары

Тәмамлаган уку йорты :   Минзәлә педагогия колледжы 2000 ел, башлангыч                 класслар          укытучысы ;

Казан  дәүләт педагогика  университеты  2004, башлангыч класслар укытучысы.

Преподготовка курслары: ИНПО, квалификация «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы », белгечлеге “Татар теле һәм әдәбияты”, 2010 ел.

Курсларда булу: Курсы повышения квалификации учителей татарского  языка по проблеме «Актуальные проблемы и современные подходы к преподаванию татарского языка и литературы в условиях внедрения ФГОС», 108 часов, г.Набережные Челны, ФГБОУ ВПО «Набережночелнинский институт социально-педагогических технологий и ресурсов», 2013 год.  (С 05.03 2013 по 25.03.2013)

Свидельство о повышении квалификации. Регистр номер 1271.

 -с 01.03.2016 по 21 .03.2016  ФГБОУ ВО «Набережночелнинский государственный педагогический университет” по теме “ Совершенствование  преподования татарского языка и литературы в условиях реализации системно-деятельнотного подхода” 108 часов ,удостоверение о повышение квалификации 7704400035087. Регистр номер 1347

Эш урыны :Татарстан Республикасы , Актаныш  муниципаль районы ,

МББУ «Әтәс төп гомуми   белем  бирү мәктәбе»

Белгечлек :  татар теле  һәм әдәбияты укытучысы.

Белем бирү  учреждениясенең адресы: 423737,Татарстан Республикасы, Актаныш  муниципаль районы, Әтәс  авылы, Үзәк  урамы, 54

Квалификацион  категория : беренче

Мәктәпнең   укыту-тәрбия өлкәсендә методик   темасы :

ФГОСны тормышка ашыру шартларында белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак педагогик профессионилизмны үстерү.

Методик  тема: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр кулланып,укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү  ”

Шәхси  үсеш  темасы: ”Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучының компетентлыгын үстерү.”

КЕРЕШ

Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгәп яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту - тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-   Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерешүгә юнәлтелеп, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

-   Мәгълүмат туплауның гадәти ысуллары - телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары битен дөньяда киң тарала;

-   Укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы -педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

-   Шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

-   Белем бирү факторларын; мәктәп, гаилә, микро -

макросоциумны алга таба интеграцияләү күздә тотыла;

-   Иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне

булдыруда фәннең әһәмияте арта бара. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлешләрдә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структурасының нәтиҗәлелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.

Мондый шартларда укытучыга һәм мәктәп җитәкчесенә

хәзерге заманның күп төрле инновацион технологияләренә, идеяләргә

юнәлеш тотарга, элек билгеле булганнарын "ачуга" вакытны сарыф итмәскә кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен, заман педагогик технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

Хәзерге чорда мәгарифне модернизацияләү, укучыларга профильле белем бирү, укыту - тәрбиядә яңа технологияләр һ.б. куллануның төп максаты - укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирү, сәләтен, һәвәслеген, теләк омтылышларын искә алып, аларны тормыш юлына, белгечлек сайларга әзерләү.

Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен, билгеле, үзе дә бик яхшы белем алган, заманча технологияләрне өйрәнүче, үз эшенә иҗади якын килүче, укучыга ихтирамлы һәм игътибарлы педагогик кадрларның булуы шарт.

Укытучы үзе укыткан фәнгә кызыксыну уятса, укучыларның танып белү активлыгын үстерә алса гына уңышка ирешә.

Белем сыйфатын күтәрү күп нәрсәгә - мәктәпнең укыту — матди базасына, укыту программалары, дәреслек, күрсәтмә әсбаплар заман таләпләрен искә алып төзелүгә, укыту - тәрбиядә мәгълүмати технологияләрне, яңа технологияләрне киң куллануга, балаларда укуга, белем алуга кызыксыну тәрбияләүгә һәм, әлбәттә, укытучыларның тирән белемле, югары квалификацияле булуына бәйле. Аларны гамәлгә ашырганда гына без максатка ирешә алабыз.

Шуңа күрә дә укытучыга үз белемен, методик, теоретик һәм практик әзерлеген һәрвакыт күтәрергә, мөстәкыйль камилләштерергә омтылыш була, ихтыяҗ туа. Бу - укытучының профессиональ даими үсешен тәэмин итүче фактор.

Үз белемен тулыландыру юнәлешендә өзлексез эш алып барган укытучы гына, заман таләпләреннән калышмыйча, эшендә яңалыкны алга куеп, югары нәтиҗәләргә  ирешә.

Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  4. Киңәшмәләрдә, дискуссияләрдә,тәҗрибә уртаклашуда катнашу.
  5. Укучылар һәм укытучылар өчен оештырылган төрле     конкурс, олимпиадаларда катнашу.
  6. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  7. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  8. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  9. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  10. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

11. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

12.Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

13. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.

14.Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

15. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

16. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

17.Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

18. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

  1. Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү 

1. Г.Рәхимовның “Үстерешле укыту методикасы” буенча эш тәҗрибәсе булдыру, тел дәресләрендә куллану

2.Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.

3.“Мәгариф” журналында “Ачык дәрес” газетасында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау. Татар теле һәм әдәбияты буенча альтернатив программаларны өйрәнү.

4. “Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.

5.Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын өйрәнү.

6.  “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру, өйрәнү.

7. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.

8. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

9. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

10.Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

11. “Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел””Чын  мирас” журналларына язылу, туплау.

12. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.

13. Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.

14.Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

15.Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

16.Методик папканы тулыландыру, баету.

17.Портфолионы яңарту.

18.БРТ  тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

19. ФДДБС буенча заманча дәрескә таләпләрне өйрәнү, куллану.

20. Укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләрне куллану, тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә булу, тәҗрибә уртаклашу

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

1 Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:

  Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары. Ф.Яруллин китаплары.

Ә.Еники томнары. Н.Фәттахның яңа китаплары.

И.Юзеев томнары. Ф.Латыйфи китаплары.

Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре. Г.Бәширов китаплары.

Т.Миңнуллин томнары. Ә.Баянов томнары.

К.Насыйри томнары. М.Җәлил китаплары.

Х.Туфан томнары. А.Алиш китаплары

2.”Казан утлары”, “Мәйдан”,  “Чын мирас” журналларына язылу, туплап бару.

3.“Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.

4. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.

5. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.

6.Халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

7. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.

8. “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.

9.Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

1.     “Татар халык педагогикасы” китабы буенча түгәрәк үткәрү, тәрбия сәгатьләрендә файдалану.

2.     “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.

3.     Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.

4.     “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен” уку, файдалану.

5.     Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

6.     Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.

7.     Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.

8.     “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.

9.     “Гаилә һәм мәктәп” журналына , “Ачык дәрес” газетасына  язылу, эштә кулланма итеп алу.

10.    Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.

11. Интернет ресурслардан файдалану, дөньякүләм яңалыклардан хәбәрдәр булу. Интернет челтәре аша республика һәм регионара элемтәләр булдыру

12.    “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.

13.    РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.

14.   Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

15. Укыту процессында кирәкле булган  норматив документлар белән танышу

Россия Федерациясе конституциясе

Татарстан республикасы конститутциясе

Закон “Об образовании” РФ, РТ

“Татарстан халыклары телләре турында”гы закон

Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча махсус минимум эчтәлеге

Балалар хокукы турында конвеция

Тел һәм әдәбият буенча программалар

Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләре

 Белем дәрәҗәсен бәяләү критерийларын өйрәнү

Россия Федерациясе конституциясе

Татарстан республикасы конститутциясе

Закон “Об образовании” РФ, РТ

“Татарстан халыклары телләре турында”гы закон

Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча махсус минимум эчтәлеге

Балалар хокукы турында конвеция

Тел һәм әдәбият буенча программалар

Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләре

 Белем дәрәҗәсен бәяләү критерийларын өйрәнү

16.    Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.

17.   Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.

18.     Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.

19.     Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.

20.     Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.

21.     Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.

22.     Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.

23.    Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

24.     Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.

25.    “Халык педагогикасы” түгәрәге оештыру һәм үткәрү.

26.  Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

28. Укучылар белән ДЙА  материалларын өйрәнү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

1.     Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.

Ел саен

2.     Кабинет активы белән иҗади эшләү.

Ел дәвамында

3.     “Истәлекле даталар”стендларны яңарту.

даими

4.      “Дәрестән тыш уку” экранында укылган китапларны билгеләү, һәр уку елында яңарту.

даими

5.     “Дөрес укы һәм дөрес яз” стендын эшләү.

дәвамлы

6.     “Туган тел ” стендын яңарту.

Ел дәвамында

7.     “Җырым кала үткән юлымда” стендын булдыру.

8.     Кабинет китапханәсен баету.

даими

9.     “Халкымның күңел җәүһәрләре” почмагын тәртиптә тоту.

дәвамлы

10.    Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.

дәвамлы

11.   Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

План нигезендә

12.   Яңа китапларны презентацияләү.

даими

13.  Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.

даими

14.  Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.

даими

15.  Татар теле һәм әдәбияты атналыклры үткәрү.

апрель

16. “Электив курслар” папкасын баетуны дәвам итү.

дәвамлы

17.  БРТ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.

Ел дәвамында

18.  Кабинетта проектор, ноутбук булдыру.

20.  Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.

даими

21.   Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.

даими

22.  Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.

дәвамлы

23.  “Грамматик анализ үрнәкләре” стендын яңарту.

24.   Укучылар өчен “ Морфологик-синтаксик анализ ясау”, “Эш кәгазьләре” папкалары әзерләү.

25.     Республика олимпиадасына  әзерләү.

Ел дәвамында

26.      “Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар” стендын эшләү.

27.      “Нахакка җәберләнгән шәхесләр” дигән папка эшләү.

Даими тулыландырып бару

28.     Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

дәвамлы

29.      Бөек Җиңүгә багышланган чараларда катнашу.

май

30.     Габдулла Тукайның туган көненә  әзерләнү һәм үткәрү.

апрель

31.     Муса Җәлилне искә алу кичәсенә әзерлек  һәм үткәрү.

февраль

32.      “Укучылар иҗаты” папкасын  яңартып тору.

дәвамлы

33.      Рефератлар тематикасын яңарту.

дәвамлы

V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу

1.     Район семинарында чыгыш: “Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.

2.     Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.

3.     Педагогик киңәшмәдә докладлар : “Стандарт булмаган дәресләрнең әһәмияте”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.

4.     Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”

5.     Район методик берләшмә утырышларына доклад:  “Яңа дәреслекләр ”; “Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп, татар теле һәм әдәбиятын укыту””Укучыларның  БРИ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.

VI. Практик чыгышлар.

       1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

февраль

       2. “Туган тел” атналыгы үткәрү.

 апрель

3.     Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

даими

4.     Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

План нигезендә

5.     Яңа басылган китапларны презентацияләү.

План нигезендә

6     Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.

Елга бер тапкыр график буенча

7.     Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.

Елга бер тапкыр график буенча

8.     Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

даими

9.      Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

даими

VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

1.     Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

2.     Эксельдә эшләүне камилләштерү.

3.     Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

4.     Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

5. Тел дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru,  www.ksu.ru,  http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору

VIII. Халык педагогикасы буенча эш  алымнарын камилләштерү

 

1.     Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

2.     Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.

3.     Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.

4.     Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

5. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

I.

Дәүләт тарафыннан чыгарылган документларны өйрәнү

Вакыты

1

Мәгариф турындагы Россия Федерациясе законын өйрәнү.

Сентябрь

2

        Мәгариф турындагы Татарстан Республикасы законын өйрәнү.

Сентябрь

3

        Мәгариф системасындагы хезмәтне саклау турындагы приказлар белән танышу.

Октябрь

4

Мәктәптә белем һәм тәрбия бирү буенча программалар белән танышу.

Ел дәвамында

5

Дәүләт стандартларын белү.

Ел дәвамында

6

Хезмәт турындагы законнар кодексын өйрәнү.

Ел дәвамында

7

Бала хокуклары турындагы конвенцияне өйрәнү

Ел дәвамында

II.

Тәрбия һәм белем бирүдә яңа технологияләр өйрәнү

Вакыты

“Мәгариф", “Гаилә һәм мәктәп”журналлары  “Ачык дәрес” газетасы буенча алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсен өйрәнү.

Ел дәвамында

Тәҗрибәле укытучыларның хезмәтләрен өйрәнү: ачык дәресләр, класстан тыш чаралар карау, алдынгы дәрес алымнарын үзләштерү.

Ел дәвамында

3        КМО утырышларында, семинарларда катнашу.

Ел дәвамында

4        Ачык  мероприятиеләр күрсәтү.

Ел дәвамында

5        Сайланган методик тема өстендә эш.

Ел дәвамында

6        Интернет материаллар белән танышу, өйрәнү, куллану

Ел дәвамында

III.

Укытучы лабораториясен баету өстендә эш

Вакыты

Татар теле һәм әдәбият  укыту буенча әдәбият туплау һәм дәресләрдә куллану.

Ел дәвамында

Шәхси портфолионы тулыландыру.

Ел дәвамында

Белем бирү һәм тәрбия эшендә материал базаны баету буенча эш. Тематик папкалар тулыландыру:

1 иллюстрацияләр

2 дидактик материаллар

3 кулланма материаллар Дисклар булдыру

Ел дәвамында


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучының үзүсеш планы

Укытучының үзүсеш планы киләсе 5 елга (2015 - 2020 еллар) исәпләнеп төзелә. Әлеге план буенча укытучы үз белемен күтәрү өстендә оештырылган чараларны планлаштыра....

Укытучының шәхси планы

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен ,иҗади фикерләү сәләтен үстерү...

Үзбелем үстерү планы

Укытучының үзбелем үстерү планы үрнәге...

Тема самообразования::”Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучының компетентлыгын үстерү.”

Тема самообразования::”Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучының компетентлыгын үстерү.”Максат һәм бурычлар. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.Яңа педа...

“Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты буларак укытучының профессиональ компетенциясен формалаштыру”

ldquo;Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты буларак  укытучының профессиональ компетенциясен формалаштыру&rdquo...