Индивидуаль эш планы
опыты и эксперименты по теме

Хадиева Гөлнара Әхмәт кызы

Аттестация өчен материаллар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл индивидуаль эш планы22.14 КБ

Предварительный просмотр:

Саба муниципаль районы

Муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесе

“ Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе”


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хадиева Гөлнара Әхмәт  кызының

Индивидуаль эш планы

(2018-2022 еллар өчен)

Методик тема:

 «Шәхескә юнәлдерелгән технологияләр аша конкурентлыкка

сәләтле шәхес формалаштыру”

Максат һәм бурычлар:

1.Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллана белү.

2.Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

3.Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

4.Мәгълүмати технологияне камилләштерү.

5.Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

6.Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

7.Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

8.Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

9.Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

10.Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

11.Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга һәм сөйләм телен үстерүгә аеруча нык игътибар бирү.

12.Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

13.Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

14.Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

15.Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

16.Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

2018-2022

нче

уку елларына

Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү юнәлешендә эш төрләре

Уку-укыту өлкәсендә яңа укыту технологияләрен өйрәнү һәм аларны куллану

Планлашты-

рылган нәтиҗәләр

I.Фәнни – теоретик белемне күтәрү

-Укытучыларның квалификациясен  күтәрү курсларында булу.

- Гомуми белем бирүнең ФДБС ын өйрәнү

-“Мәгариф”һәм башка журналларда ,“Ачык дәрес” газеталарында, интернетта яңа технологияләр турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

- Хисамова Ф.М.ның “Татар теле морфологиясе” н өйрәнүне дәвам итү.

- Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын өйрәнү.

- “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.

- “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.

-Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

- Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

-Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

- Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.

- Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

- Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

-  Методик папканы тулыландыру, баету.

 - Портфолионы яңарту.

- БРИ, БРТ, ДЙА тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

- Татар теле дәресләрендә технологик карта төзү буенча хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

- Pоwer Point программасы нигезендә дәрескә презентацияләр әзерләү.

- Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

Укытучы:

- Шәхси сайтны баету.

- Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

- Татар теле һәм әдәбияты буенча курсларга бару-2018, 2021 ел

Укучылар:

- Татар теле буенча

Төбәгара, Халыкара олимпиадаларда катнашу.

- Бөтенроссия конкурсларында катнашу.

- Төрле фәнни –гамәли конференцияләрдә катнашу.

II.Педагогик-психологик осталыкны үстерү

- Алдынгы эш тәҗрибәләрен өйрәнү, куллану.

- Татар теле һәм әдәбияты буенча альтернатив программаларны өйрәнү.

- А.Г. Яхин программасын тирәнтен өйрәнү һәм әдәбият дәресләрендә әлеге программа элементларын гамәлгә ашыру

-Даими рәвештә “Мәгърифәт”, “Мәгариф”,  “Фән һәм мәктәп”, “Ачык дәрес”, “Сөембикә” һ.б. журнал һәм газеталары белән танышу, кирәкле материалларны туплау, куллану.

- Радио, телевидение буенча кирәкле тапшыруларны (“Халкым минем”, “Татарлар”, “Адымнар”, “Кара каршы”, “Тамчы шоу”, “Мәдәният дөньясында” һ.б.) карау, укучылар белән фикер алышу.

- Тел укытучылары семинарларында катнашу, чыгышлар ясау.

- Авыл, мәктәп китапханәләре белән элемтәдә тору.

- Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүчеләр белән эшләү программасын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү.

- Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

- Укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләрне куллану, тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә булу, тәҗрибә уртаклашу.

- Укучыларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү.

- Тел дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru,  www.ksu.ru,  http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору.

- Районкүләм оештырылган семинар, конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау.

- Укучыларның белем өлкәсендә активлыгын арттыру максатыннан яңа технология, методлар куллану.

- Интерактив такта белән эш алып бару.

- Яңа басылган китапларны презентацияләү.

Укытучы:

- Планга кертелгән семинарларда катнашу.

 Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу.

 -Тәрбия чаралары уздыру.

Укучылар:

- “Зирәк тиен” исеме астындагы Бөтенроссия уен -бәйгедә ,төрле конкурсларда катнашу.

III. Ата-аналар белән эш

-Укытучылар һәм ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрү.

- Яңа педагогик алымнарны өйрәнү.

- Ата-аналар белән даими элемтәдә тору

- Ата-аналар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрү

- Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру

- Ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне”, ачык дәресләр үткәрү

- Дәресләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча яңа технологияләрне куллану.

- Интернет -тестирование, интернет – конкурсларда катнашу.

Укытучы:

-Планга кертелгән семинарларда катнашу, ачык дәресләр,чаралар күрсәтү.

- Ата-аналар җыелышларында чыгыш ясау,алар белән элемтәдә тору.

Укучылар:

- Сыйныф сәгатьләрендә, бәйрәмнәрдә катнашу.

IV. Зәвык дәрәҗәсен күтәрү        

- Илебездә һәм чит мәмләкәтләрдә булган төп вакыйгалардан хәбәрдар булу, аларга карата үз фикереңне булдыру.

- Эчке һәм тышкы матурлыкның гармониясенә ирешү.

- Матур әдәбият, матбугат белән танышу, китапханәләр белән элемтәдә тору.

- “Сәламәт тәндә - сәламәт рух” – сәламәт яшәү рәвеше алып бару.

-Татар халкының культурасын, тарихын, мәдәниятын өйрәнү, милли зәвык тәрбияләү.

- Туган як халкының бай мирасын өйрәнү, аларны эш тәҗрибәсендә куллану.

- Район, авыл, мәктәп тормышында булган мәдәни чараларда катнашу, булу.

- Методик папканы тулыландыру, баету.

- Кабинетны яңа методик әдәбият белән тулыландыру.

- Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

Укытучы:

Якташ әдипләр гә багышланган кичә үткәрү.

- Төрле конференцияләрдә катнашу.

-“Туган тел” айлыгы үткәрү.

- Укучылар конференциясе үткәрү.

- Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

Укучылар:

- Төрле конкурсларда, конференцияләрдә,

бәйгеләрдә катнашу.

- Бөтенроссия конкурсларында катнашу.

V. Укыту процессында кирәкле булган

норматив документлар белән танышу

-Россия Федерациясе конституциясе.

- Татарстан республикасы конституциясе.

- Закон “Об образовании” РФ, РТ.

- “Татарстан халыклары телләре турында”гы закон.

- Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча махсус минимум эчтәлеге.

- Балалар хокукы турында конвенция.

- Тел һәм әдәбият буенча программалар.

- Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләре.

- Белем дәрәҗәсен бәяләү критерийларын өйрәнү.

- Татар теле һәм әдәбияты буенча мультимедиа булдыру.

Укытучы:

- Укыту процессында кирәкле булган

норматив документларны өйрәнү.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуаль үсеш планы

Татарстан  Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, “Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”нең ...

2015-2019 елларга укытучы-логопедның һөнәри компетентлыгын күтәрүнең индивидуаль планы.

Укытучы-логопедның һөнәри компитентлыгын күтәрүнен индивидуалҗ планы....

Аттестациягә әзерләнү буенча индивидуаль план

Аттестациягә  әзерләнү  бик  күп  көч,  вакыт  сорый,  шуның  өчен  алдан  планын  төзеп  кую  һәр  укытучының  эшен  җи...

Үрчү һәм организмнарның индивидуаль үсеше

Дәрес тибы: консультацияҮткәрү формасы: 4 группада дифференцияләштерелгән эш, вариантлап, «Метаморфоз», «Партеногенез» темаларына индивидуаль хәбәрләр Бурычлар: 1) те...

Индивидуаль маршрут

Индивидуаль маршрут...