Мастер-класс
материал на тему

Бурганова Гульнара Насимовна

Мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon мастер-класс46 КБ

Предварительный просмотр:

                                         МАСТЕР-КЛАСС

      «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

    Татар теле  һәм  әдәбиятын  укытуда  кулланылучы  инновацион  технологияләр  арасында  проектлар  методы  әһәмиятле  урын  алып  тора. Бу  методлар  белән  эшләгәндә, укучылар актив рәвештә  уйлау,  фикерләү  эшчәнлегенә  тартылалар.

    Элек  проект  сүзе  техника  өлкәсендә  генә  кулланылган  булса,  хәзер  музыка, театр, әдәбият, бизнес  өлкәләрендә  дә  теләгеңне  тормышка  ашыру  планы  буларак  кулланыла.

  Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм  гамәли   нәтиҗәсен  күрсәтү өчен   укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән  укыту методы.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

 • тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

 • иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

 • гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

 • мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

 • предметара (берничә предметка нигезләнү).

    Проект эшчәнлеге вакытында укытучы һәм укучы арасында ирекле диалогик аңлашу бара. Бу эшне татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, шулай ук дәрестән тыш вакытта да оештырырга уңайлы.

    Эш барышында проект эшчәнлеген куллануның уңай якларын билгелик:

1.Укучы төрле формада эш алымнарын файдаланып, хезмәтен тәкъдим итәргә өйрәнә

2.Теләсә кайсы чыганактан файдалану күнекмәсе формалаша, кызыксынучанлыгы арта;

3. Йомшак укучылар да читтә калмый, белем үзләшетерүдәге кыенлыкларны җиңәргә өйрәнә;

4. Аудитория алдында чыгыш ясарга, үзенең эшен сыйфатлы итеп күрсәтергә күнегә.

1. Кереш.

    -Исәнмесез. Бүген мастер-классны Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бурганова Гөлнара Нәсим кызы алып барачак.

    Темасы: “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы”.  Минем хезмәтемнең девизы: “ Балага җиңел һәм рәхәтләнеп укырга ярдәм итү”.

    -Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Миңа эш өчен 5 кешедән торган төркем кирәк булачак.

Минем эшебезне бөек рим шагыйре Горацийның сүзләре белән башлыйсым килә: “ Агачлар ел саен яфракларын алыштырган кебек сүзләр дә гасыр буе яшәп яңа туган сүзләргә үз урыннарын бирәләр”.

  Соңгы вакытта без бик еш моңсу сүзләр ишетәбез (кризис, эшсезлек, инфляция).

   -Бар шундый сүзләр, алар беркайчан да искермиләр, алар мәңге яшь, матур?

   -Бу нинди сүзләр? (мәхәббәт, бәхет, дуслык, шатлык, яз, яхшылык...)  

 Без бу сүзләрнең мәгънәсен бик яхшы беләбез. Ә бәлки, без алар турында сүз берәмлеге буларак аз беләбездер. Бу гади генә сүзләр, әмма аларның һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Без бүген моны расларга тырышырбыз.

2. Теманы хәбәр итү. Мин сезне “Мәхәбәт” сүзенең энөиклопедиясе исемле мини - проект өстендә эшләргә чакырам.

- Нәрсә ул энциклопедия? ( Белемнең барлык яки аерым тармакларына карата аңлатмалы сүзлек формасында төзелгән белешмә кулланма. Күч. Тормышны һәрьяклап, киң яктырта торган сәнгать әсәре. ТТАС, 2013) 

3.Төп өлеш. Һәр проект барлыкка килү идеясеннән тулысынча тәмамланганчы эзлекле этаплар үтәргә тиеш. Әйдәгез бу этапларны искә төшерик.

Проектның җитәкчесе сайланыла.

Төркем булдырыла.

Алга таба эшләү өчен төркемдәгеләрнең рольләре билгеләнә.

Энциклопедист эш белән җитәкчелек итәчәк. Архивариус сүзнең килеп чыгышын өйрәнә. Грамматик сүзнең морфологик үзенчәлекләрен билгели. Орфограф тамырдаш сүзләр эзли. Лексиколог синонимнар һәм антонимнар эзли. Табличкаларны бүленгән кешеләр алдына куярга.

Темасы билгеле,  максатын куйык. Максаты –соңгы нәтиҗәне чагылдыру (үзеңә һәм башкаларга ни өчен мин моны эшлим дигән сорауга җавап бирү, мин нинди нәтиҗәгә җитәргә телим)

Безнең максат – “Мәхәббәт” сүзенең энциклопедиясен  булдыру.

  • Сезнең алда  тикшеренү алымнары исемлеге. Максатка ирешер өчен кайсын сайлар идегез. ( үзең уйла, китаплардан кара, башкалардан сора, ярдәм сорап аудиториягә мөрәҗәгать ит).
  • Сезнең алда эш планы. Аның белән танышып чыгыгыз.

1. Сүзнең килеп чыгышы һәм мәгънәсе.

2. Морфологик үзлекләре

3. Тугандаш сүзләр.

4. Сүз һәм аның дуслары - синонимнар, дошманнары - антонимнар.

5. Иҗади биремнәр ( бергәләшеп эшләргә).

  • “Мәхәббәт” сүзе кергән шигырьләрне сөйләп күрсәтергә.
  •  Фразеологизмнарда бу сүз кулланыламы?

 Мөһим этапны башлыйбыз. Сезгә проектны эшләр өчен 6 мин вакыт бирелә. Әзер кәгазьләргә язабыз. Барыгызга да уңышлар телим. (Проект музыка астында башкарыла).

- Вакыт чыкты. Хәзер проектны яклыйбыз. Сүз төркемнең һәрбер вәкиленә бирелә.

 IV. Рефлексия. “Мәхәббәт шәме”

Карагыз тактага . Сез нәрсә күрәсез? Кемне һәм нәрсәне яратырга була? Әйдәгез, бу  кояш нурларына шуларны языйк. Карагыз, мәхәббәт төрле була. Ләкин һәр мәхәббәтнең үз кыйммәте бар, әйтерсең кояш кебек бөтен дөньяны яктырта һәм җылыта. Мәхәббәтне йөрәктә янган  ут белән чагыштыралар.

Күз алдына китерегез, безнең йөрәктәге ярату хисе шәмгә тиң.

  • Әйдәгез, мәхәббәт шәмен яндырыйк.
  • -Карагыз, ут ныграк яна бара. Безгә аның җылылыгы килеп җитә. Яктылык бөтен тирәлекне биләп ала. Безгә бергә бик рәхәт.
  • Әйдәгез көнне мәхәббәттән башлыйк һәм йомгаклыйк.
  • Тиздән 8 нче март хатын-кызлар көне җитә.
  • Әйдәгез, әниләргә булган яратуыбызны смс-калар аша җиткерик.

 Дәрес яхшы узды дип исәплим. Моның белән генә туктап калырга ярамый, эшчәнлегебезне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Уңышлы эшләгәнегез өчен барагызга да рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...