Выступление: Укучыларның иҗади сәләтен үстерү.
статья на тему

Вафина Зулфия Равиловна

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген дөрес оештырганда гына белем алуга, фәннәрне теләп өйрәнүгә кызыксыну уятырга мөмкин. Аеруча иҗади сәләтне үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр укучыларның белем алуга кызыксынуын арттыра, аерым сәләтне үстерергә ярдәм итә, аларның эшкә омтылышын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра. Бөек педагог В.А.Сухомлинский ”Йөрәгемне балаларга бирәм” китабында болай дип яза: “Илһам биреп торучы уңышлары булса гына, балада белем алуга кызыксыну уяна..” (“Интерес к учению появляется только тогда, когда есть вдохновение, рождающееся от успеха...”)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukuchylarnyn_izhadi_slten_usteru.docx42.7 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген дөрес оештырганда гына белем алуга, фәннәрне теләп өйрәнүгә кызыксыну уятырга мөмкин. Аеруча иҗади сәләтне үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр укучыларның белем алуга кызыксынуын арттыра, аерым сәләтне үстерергә ярдәм итә, аларның эшкә омтылышын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра. Бөек педагог В.А.Сухомлинский ”Йөрәгемне балаларга бирәм” китабында болай дип яза: “Илһам биреп торучы уңышлары булса гына, балада белем алуга кызыксыну уяна..” (“Интерес к учению появляется только тогда, когда есть вдохновение, рождающееся от успеха...”)

Сөйләм үстерү дәресләрендә балага үз-үзен ачарга, үзенең мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итү максатыннан иҗади биремле күнегүләр үткәрү файдалы. Бу эшне әлифбаны өйрәнү чорында ук башлап, дәресләрдә “Рифмалар” уены үткәрергә була.

На-на-на - мин качам, ә син сана.

Су-су-су - уңган кыз Алсу.

Ли-ли-ли - әни он или.

Шы-шы-шы - үсә урманда чыршы.

Әлифба дәресләрендә дәреслектә сурәтләнгән рәсемнәрне һәм тирә-ягыбыздагы вак кына күренешләрне дә күзәтергә өйрәтеп, баланы үз күңелендәгесен әйтергә күнектерү бик мөһим. Бала әкренләп сүз сәнгатенең тылсымлы көчен тоя башлый, иҗат итү теләге үсә.

Шулай ук иҗекләр, кушылмалар укыганда да рифмага салу күнегүләре оештырып була.

  1. Иҗекне сүзгә әйләндер” уены.

ЧАhello_html_6a8e4b77.gif

СА НАhello_html_484579a.gif

hello_html_aafdd47.gif

МА

( Чана, сана, мана.)

hello_html_43a97ba0.gif

hello_html_242234ee.gif

hello_html_m5dfa3b4a.gif

ГАhello_html_10b8f6c4.gif

hello_html_m2cbda737.gifhello_html_31f22dae.gifhello_html_m1c4c54e1.gif

( Дага, дуга, чыга, кага, чага, кага, суга.)

  1. Сүзгә рифма уйла” уены.

Болын ( колын, борын).

Кара ( тора,бора, бара).

  1. Ахырын тап!” уены.

Бу күнегү шигъри юлларның ахырын уйлап табуга.

Шуабыз иң биек таудан,

Юк, шумыйбыз – очабыз.

Очкан чакта ак карларны,

Ал җилләрне ... (кочабыз).

Р.Миңнуллин.

Кече яшьтәге мәктәп баласы табышмакларны бик ярата. Дәресләрдә табышмаклар әйтешү баланың уйлау, фикерләү сәләтен үстерүдә искиткеч зур ярдәм итә. Сөйләм үстерү дәресләрендә табышмаклар иҗат итүгә керешергә була. Иң элек бер предметны сайлыйбыз. Аның төп сыйфатларын санап чыгабыз. Мәсәлән, туп.

- Туп алма, карбыз, тәгәрмәч һәм шар кебек түгәрәк.

- Аның белән төрле уеннар: футбол, волейбол, “Үрдәк атыш” уйнап була.

- Ул тәгәри, көнгерә кебек сикерә.

Балаларның шундый фикер йөртүләрен тыңлагач, бергәләп тупка хас иң мөһим сыйфатларны санап чыгабыз: түгәрәк, сикерә, уеннар уйнап була.

Балалар иҗат иткән кайсыбер табышмакларны тәкъдим итәм.

Карбыз түгел, түгәрәк,

Балаларга бик кирәк.

Ул йөгерми, сикерә

Әйтерсең лә, көнгерә.

Алма кебек түгәрәк,

Әмма ашап булмый.

Үрдәк атыш” уенын

Ансыз уйнап булмый.

Дәрес ахырында һәр бала үзе чыгарган табышмакны укый. Аннары алар анализлана, уңышлы чыкканнары атап үтелә, табышмак икәне исбатлана. Предметның исеме әйтелми, ә чагыштырыла (алма кебек түгәрәк), тасвирлана, каршы куела (карбыз түгел, түгәрәк), димәк, бу табышмак.

Каенны тасвирлаган табышмаклар.

Һәрвакыт матур

Төз һәм горур.

Чуклы яшел күлмәге

Килешеп торыр.

Тәне ак, буе зифа,

Төз генә басып тора.

Яшел күлмәген киеп

Юл буйларында кала.

Яшәү рәвешен, үз-үзен тотышын күзәтүләрдән чыгып язылган шигъри табышмаклар.

Йомшак – тун кебек,

Ак – мамык кебек.

Ялтырый аның күзе

Аннан курка күсе. (Песи.)

Үзе йөнтәс, аю түгел,

Соры, әмма бүре түгел.

Капкадан ук кертми ул,

Йортыбызны саклый ул. (Эт.)

Шушындый башлангычтан соң, балалар үзлектән төрле предметлар турында бик теләп табышмаклар яза башлыйлар. “Укучылар иҗаты” папкасы класстан класска күчә барган саен тулылана гына бара.

Рифмага туры китереп язуга күнектерүне дәвам итеп, түбәндәге күнегүне башкарырга була.

Ахырын язып бетер!” уены.

Шигырь юлларын укытучы башлап бирә, ә балалар аны дәвам итәргә тиеш булалар. ”Кыш” темасына иҗади эшне түбәндәгечә башларга була.

-Тып-тын кышкы көн...

- Кыш та җитте...

- Матур итеп кар ява...

- Тышта ап-ак кар ява...

Шушындый юнәлештә эшләгән дәрестә иҗат ителгән шигырьгә күз салыйк.

Тышта ап-ак кар ява.

Җирне ап-кар япкан.

Бөтен бала-чаганы

Ул үзенә караткан.

Кайсы да булса бер шагыйрьнең шигырен файдаланып, укучыларга аның беренче ике юлы тәкъдим ителә һәм шуны дәвам итәргә кушыла. Мәсәлән,

Кыш бабай килгән,

Ап-ак тун кигән.

Б.Рәхмәт. Кыш һәм кеше.

Балалар иҗат иткән вариантлар:

Кыш бабай килгән,

Ап-ак тун кигән.

Чанага салып ,

Бүләк китергән.

Кыш бабай килгән,

Ап-ак тун кигән.

Дөньяны тылсымлап

Ак бәскә төргән.

Ш.Галиевнең “Пәрәмәч” шигыренә ияреп язылган шигырь.

Бүген минем туган көн

Бәйрәм була торган көн....

Укучы варианты:

Тәмле әйберләр пешереп

Кунак көтә торган көн.

Туган як табигатенең төрле гүзәл почмакларына экскурсияләр оештырып табигатьне еш күзәтү, тәэсирләр белән уртаклашу, сурәтләү чараларына бай булган әсәрләрдән өзекләр уку иҗади осталыкны үстерүдә бик файдалы. Һәр баланың да шигырьне поэзия таләпләренә туры китерп язуы мөмкин эш түгел. Шулай да укучыны тирә-яктагы матурлыкны, гүзәллекне күңел күзе белән күрергә өйрәтүдә , бала күңелендә гүзәл сыйфатлар тәрбияләүдә бу алымның әһәмияте зур. Балаларның поэтик сәләтләрен ачуда файдалану өчен эш төрләре күптөрле.Тәрбия бирү ягыннан алар игътибарга лаеклы.

Дәресләрдә иҗат ителгән шигырьләрнең уңышлы дип тапканнарын балалар өчен нәшер ителүче газета-журналларга җибәрергә мөмкин. Газета-журнал битләрендә үз иҗатын күрү бала өчен зур шатлык, аның үз-үзенә ышанычы ныгый, иҗат итү теләге үсә. Уңышка ирешү өчен укытучы баланы кызыксындыра, мавыктыра белү осталыгына ия булырга тиеш

Иҗади сәләтне үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр укучыларның белем алуга кызыксынуын арттыра, аерым сәләтне үстерергә ярдәм итә, аларның эшкә омтылышын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра. Бөек педагог В.А.Сухомлинский  ”Йөрәгемне балаларга бирәм” китабында болай дип яза: “Илһам биреп торучы уңышлары булса гына, балада белем алуга кызыксыну уяна..” (“Интерес к учению появляется только тогда, когда есть вдохновение, рождающееся от успеха...”)

Сөйләм үстерү дәресләрендә балага үз-үзен ачарга, үзенең мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итү максатыннан иҗади биремле күнегүләр үткәрү файдалы. Бу эшне әлифбаны өйрәнү чорында ук башлап, дәресләрдә “Рифмалар” уены үткәрергә була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла.  Шул максаттан укучыларда китап укуга...

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү формасы буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшен эшләтү

Татар теле һәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра, әмма бу очракта да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакы...

Татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары (5 нче сыйныфның рус төркеме мисалында)

Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру буенча материаллар....

Выступление на районном семинаре по теме "Укучыларның иҗади сәләтен үстерү"

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген дөрес оештырганда гына белем алуга, фәннәрне теләп өйрәнүгә кызыксыну уятырга мөмкин. Аеруча иҗади сәләтне үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр укучыларның белем алуга кызы...

В.Н.Мещерякова системасын кулланып, туган тел дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү

Бүгенге көн таләпләре тел укытучыларыннан яңача укыту алымнарын кулланырга өнди. Шуңа күрә бер төркем укытучылар 2016 нчы елдан башлап уен технологиясенә нигезләнеп төзелгән  В.Н.Мещерякова систе...

В.Н.Мещерякова системасын кулланып, туган тел дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү. Презентация.

Бүгенге көн таләпләре тел укытучыларыннан яңача укыту алымнарын кулланырга өнди. Шуңа күрә бер төркем укытучылар 2016 нчы елдан башлап уен технологиясенә нигезләнеп төзелгән  В.Н.Мещерякова систе...