Рабочая программа по татарскому языку, 3 класс
рабочая программа на тему

Чернова Нина Ивановна
3 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)
2. Мәгарифтурында” Татарстан Республикасызаконы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013ел.
3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).
4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)
5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014.
6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.
7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.
8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_kl.tat_.yaz_.docx66.96 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге  

3 нче сыйныф укучылары өчен туган тел буенча белем бирү программасына аңлатма язуы

3 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)

2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013 ел.

3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014.

6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.

7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.

8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.

             

                             Укыту предметының  укыту  планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, татар теле  дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 68 сәгатькә төзелде.

Дәреслек: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, ике кисәктә. “Күңелле татар теле”, дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.ӘГыйниятуллина. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

 Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максатлары:

  1. Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлелек) компетенцияләре булдыру.
  2. Укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, фикер йөртү сәләтен үстерү.
  3. Сөйләм культурасын һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү.
  4. Башка халыкларның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, мәдәниятара һәм шәхесара бәйләнешләрне ныгыту.

Бурычлар:

- укучыларның 1-2нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик,лексик,грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

- рус телле укучыларда аралашу осталыгы формалаштыру.

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү.

- укучыларныңакыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

- балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

- сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

- сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдыруга күнектерү;

- татар теленә укучыларны җәлеп итү, укучыларның мәгълүматлылыгын киңәйтү.

                                                                Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүгә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Диалогик сөйләм

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

        Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Грамматик минимум

  1. Исемнең иялек килешендә төрләнеше белән таныштыру.
  2. Зат алмашлыкларын күплек санда юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
  3. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  зат-сан белән төрләнеше.          
  4. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык   формасы белән текст аша танышу.
  5. Уйнарга яратам  конструкциясе белән таныштыру.
  6. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.
  7. Янында, алдында, астында, артында, өстендә, турында бәйлеге һәм бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
  8. Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллану.
  9. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.
  10. Сүзнең тамыры, кушымчасын аера белү.
  11.  -чы/-че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.
  12.  Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.
  13.  Казан шәһәре,  киемнәр кибете төзелмәләрен белән таныштыру.
  14.  Аннан соң рәвеше, һәр, һәркем, барлык, барысы алмашлыклары белән таныштыру.

Орфографик и орфоэпик минимум

  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.
  2. Алынма сүзләрне дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
  3. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.
  4. Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү           һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).
  5. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.
  6. я, ю, е хәрефләре сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.
  7. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

Предметның эчтәлеге

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

Белем бәйрәме (16 сәг.)

Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез.

Беренче сентябрь – Белем  бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

Көндәлек режим ( 5 сәгать)

Минем көндәлек режимым.

Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Ашханәдә (7 сәгать)

Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез.

Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү.

Без әти-әниләргә булышабыз (10 сәг.)

Минем әти – әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез.

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

Туган якка кыш килде ( 10 сәгать)

Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

Шәһәрдә һәм авылда ( 6 сәгать)

Татарстан – минем туган ягым.

 Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Әдәпле булыйк (3 сәгать)

Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез.

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

Кечкенә дусларыбыз (5 сәгать)

Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием.

Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

Күңелле җәй (4 сәгать)

Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй – зур бәйрәм.

Кабатлау (2 сәгать)

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

         

 Белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары

Эш  төрләре

   Сыйныф

        3

Тынлап аңлау

0,2 - 0,4 минут

Диалогик сөйләм

5 реплика

Монологик сөйләм

6 фраза

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

         3) сочинение (өйрәтү характерында)

4 - 5

7 - 8

4 – 5 җөмлә

Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөмлә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложеяне, сочинение);
  2. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

1. Россия, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган федераль дәүләт белем бирү стандартлары.

2 “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программалар. Татарстан китап нәшрияты, 2011. Төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева.

3. Дәреслек: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, ике кисәктә “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013

.http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

http://www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru

http://pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану – халыкара конференция

http://www.shoolexpo.ru

http://belem.ru Татар телендә Интернет-белем үзәге

http://tatcenter.ruТР мәгълүмати-аналитик порталы

http://tat.tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://intertat.ruТР электрон газетасы

http://vatantat.ru “Ватаным Татарстан” газетасы

http://tatar-kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы

http://suzlek.ruon- line русча сүзлеге

http://tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT-технологияләр

http://kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга «Туган тел » предметын коммуникатив технология нигезендә укытуның календарь-тематик планы

3 нче сыйныф. Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова,  Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина

Дәрес  саны

Тема

Үткәрү вакыты

Коммуникатив максат

 (дәреснең предмет нәтиҗәсе)

Сөйләм материалы

Сүзләр

Грамматик материал

1

2

3

4

5

Тема: “Белем бәйрәме” (16 сәгать)

1-2

“Беренче сентябрь» текстындагы лексик-грамматик материал.

Бәйрәм белән котлау

Беренче сентябрь–белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү.

Мәктәпкә барганны, мәктәптә укыганны, мәктәптән кайтканны әйтә белү

бүген

белем бәйрәме

башлана

хөрмәтле котлыйм уңышлар

телим

көтә

укучы

укытучы

 Син, сез  зат алмашлыкларының төшем, юнәлеш килеше формасы Кем? кемне? кемгә? сораулары һәм аларга җавап

3-4

Уку-язу әсбаплары.

Без саныйбыз

Уку-язу әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү

китап

дәфтәр

каләм

өстәл

бетергеч кирәк кирәкми

түгел

бир әле

-мы/-ме сорау кисәкчәсе;

мин ,син, ул зат алмашлыкларының юнәлеш килеш формасы;

1-10 га кадәр саннар

5-6

 Төсләр.

Портфельдә нәрсәләр бар?

Предметларның төсен, санын кулланып, үзеңә сорый белү (Миңа биш кызыл каләм бир әле).

Портфельгә (сумкага) нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны  әйтә, сорый белү

төсләр

нинди

шакмаклы

буйлы

озын

кыска

алам

салам

-лар/-ләр; -нар/-нәр күплек сан кушымчалары;

“сан +исем”, “сыйфат+исем”, “сан+сыйфат + исем” төзелмәләре

7-8

Минем уку-язу әсбапларым.

Комплиментлар әйтәбез

Бер-береңнең хәлен сорый белү.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү.

Бер-береңә комплимент әйтә белү

яңа

шат

бик

ничек

исемнәрнең I зат берлек санда тартым белән төрләнүе

9-10

“Командир” уены.

“Без диктант яздык” текстындагы лекси-грамматик материал

Үзеңнең, дусларыңның нишләвен әйтә, сорый белү.

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын әйтә белү.  

Ничәнче сыйныфта укыганыңны әйтә, сыйныф турында сөйли белү

җиңел

авыр

бишле, дүртле

хаталы

хатасыз

Билгеле үткән заман хикәя фигыль формалары: язды-яздык, алды-алдык

    11

М. Галләмованың ”Чын иптәш” хикәясендәге лексик-грамматик материал

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди эшләр эшләгәнен,эшләмәгәнен

әйтә белү.

Ничек укыганга бәя бирә белү

чөнки

ләкин

контроль эш

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

чөнки, ләкин теркәгечләре

12-13

“Китапханәдә” текстындагы лексик материал.

Миңа нинди китаплар ошый?

Китапханәгә  барганыңны, китапханәдә  нинди китап ошаганын, алганыңны әйтә белү.

Китапханәгә барырга чакыра белү

китапханә

китапханәче

кызыклы

маҗаралы

исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе;

янында бәйлек сүзе

14-15

Китапханәдә.

Г.Зәйнәшеваның «Бер атнада ничә көн?” шигырендәге лексик материал

Нәрсә турында укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

Атна көннәрен таный, әйтә белү. Атнаның төрле көннәрендә дәресләр расписаниесе турында сөйли белү

шигырь китабы

турында

атна

дүшәмбе

сишәмбе һ.б.

дуслык турында төзелмәсе

16

Кабатлау-йомгаклау дәресе

Тема:  Көндәлек режим. ( 5сәгать)

17-18

Сәгать ничә?

Вакытны әйтә, сорый белү.

Сәгать ничәдә?

кайчан?

йокыдан тора

дәрес әзерли

Хәзерге заман хикәя фигыль формасы,

зат-санда төрләнеше

19

 Минем көндәлек режимым.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Кайчан нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү

көндәлек режим

иртәнге аш

көндезге аш

кичке аш

Үткән заманхикәя фигыль формасы, зат-санда төрләнеше

20-21

М.Җәлилнең ”Сәгать” шигырендәге лексик материал

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү

_...–

_...–

Тема: “Ашханәдә” (7 сәгать)

22-23

“Ашханәдә” текстындагы лексик-грамматик материал

Ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканны әйтә белү.

Пешекчедән кирәк ашларны сорап ала белү

ашханә

кәбестә ашы

токмачлы аш

ботка

пешекче

кесәл

иртәнге аш

көндезге аш

кичке аш

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III  зат берлек сан формалары

24-25

Без нинди ризыклар яратабыз?

Безгә кунаклар килә

Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә  белү.

Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү

чәкчәк

өчпочмак

бәлеш

кыстыбый

гөбәдия

Хәзерге заман хикәя фигыльнең  III  зат күплек сан формалары Янында бәйлек сүзенең

юнәлеш, урын вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе

26-27

Ш.Галиевның ”Кунаклар” шигырендәге лексик-грамматик матеирал

 Без табын әзерлибез

Нәрсә ашаганыңны, нәрсә эчкәнеңне әйтә белү.

Табында нинди ризыклар барлыгын әйтә белү.

 Табын әзерләү турында сөйли белү

табын

әзерли

куя

Хәзерге заман хикәя фигыльнең II,  III  зат күплек сан формалары

28

Кабатлау-йомгаклау дәресе

Тема: “Без әти-әниләргә булышабыз” (10сәгать)

29-30

Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырендәге лексик материал.

Минем әти – әнием кем булып кайда эшли?

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә белү.

Әти – әниләрнең кем булып кайда эшләвен, һөнәр исемнәрен әйтә белү

яшелчә үстерә

йорт төзи

төзүче

тегүче

сатучы

табиб

Тәртип саны;

-чы/-че сүз ясагыч кушымчалары;

сатучы булып эшли төзелмәсе

31-33

“Акыллы малай” текстындагы лексик-грамматик материал.

“Без өйдә булышабыз” темасына сөйләшү

Өйдә нәрсәләр эшләгәнне сорый, әйтә белү.

Әти-әниләргә  ничек булышканны сорый, әйтә белү

Ни өчен? соравын куя, аңа җавап бирә белү

акыллы

иртән

урын җыя зарядка ясый файдалы

аннан соң

киенә

булыша

шатланалар мактыйлар

Аның әнисе төзелмәсе;

ни өчен? соравы;

чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

34-35

 “Азалия әнисенә булыша” текстындагы лексик материал

Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә Син иртән нишлисең? соравын куя белү. Эш куша белү. Дустыңа, әти-әниеңә өй хезмәтендә булышырга тәкъдим итә белү

уң як

сул як

  1. табын әзерли                       сөртә              

36-37

Ә.Бикчәнтәеваның ”Дәү әнием” шигырендәге лексик материал

Әниеңә, әбиеңә өй хезмәтендә булышырга тәкъдим итә белү

  1. дәү әни
  2. гөлләр үстерә

38

“Туп кайда?” уены

Предметның кайда икәнен әйтә, сорый белү

алдында

янында

артында каршында                                                                                                      

өстендә

астында

Исемнәрнең юнәлеш, урын вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе; алдында, янында артында, каршында,                                                                                                      

өстендә, астында                                    

бәйлек сүзләре

Тема: “ Туган якка кыш килде” ( 10 сәгать)

39-40

Җ. Тәрҗеманның “Яшел чыршы” шигырендәге лексик материал.

Яңа ел бәйрәме

.  

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү.

Яңа ел бәйрәменә барганыңны, кайтканыңны әйтә, чакыра белү

Кар бабай

Каркызы

ясады

бии

шигырь

сөйли

җырлый

Яңа ел бәйрәме бизи

уенчыклар

чыршы

Яңа ел бәйрәме  

Яңа ел бәйрәме+нә  

Яңа ел бәйрәме+ндә төрләнеше;

антоним сүзләр (җылы – салкын мисалында)

41-42

“Чыршы бәйрәме” текстындагы лексик-грамматик материал.

Без бәйрәмгә барабыз

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын әйтә, Яңа ел бәйрәменә барганыңны, бәйрәмдә  нишләгәнне әйтә,  белү

концерт әзерләдек

шигырь сөйли җырлый

бии

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше

43-45

Һава торышы.

Ә.Бикчәнтәеваның ”Салкын, саф һава” шигырендәге лексик материал.

Һава торышын сорый, әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү

кыш

салкын

 кар ява

җил

буран була

тау

һава торышы

аяз

болытлы

Исемнәрнең I, II зат берлек сан тартым белән төрләнүе;

 кая? кайда? кайдан? сорулары

46-47

“Тауда” текстындагы лексик-грамматик

Материал.

“Кышкы уеннар” темасына диалоглар

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

Чанаң барлыгын, юклыгын әйтә, дустыңа рәхмәт әйтә белү

рәхәт

күңелле

юмарт

саран

48

Кабатлау-йомгаклау дәресе

Тема: “Шәһәрдә һәм авылда”(  6 сәгать)

49-50

Татарстан – минем туган ягым.

«Татарстан—зур республика» текстындагы лексик материал

 Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый, үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

туган як

хәйләкәр

җитез

усал

елга

күл

Нинди? кайсы? сораулары

51-52

Татарстан шәһәрләре.

“Мин шәһәрдә яшим” текстындагы лексик материал

Кайсы шәһәргә барганны, кайтканны сорый, җавап бирә белү.

Кайсы шәһәрдә яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү

йорт

кат

фатир

бүлмә

аш бүлмәсе

йокы бүлмәсе кунак бүлмәсе

Казанда яшим төзелмәсе;

кайсы? соравы

53-54

“Безнең авыл” текстындагы лексик-грамматик материал

Авыл табигате турында сөйли белү.

Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү

янында

алдында

артында

эчендә

җиләк

балык тотабыз

су коенабыз

Янында, алдында

артында  бәйлек сүзләре

Тема: “Әдәпле булыйк” (3сәгать)

55

“Тәмле сүзләр” текстындагы лексик материал

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

тәмле сүзләр

рәхим итегез

тыныч йокы             рәхмәт           ашыгыз тәмле булсын

зинһар        

гафу итегез

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек сан формасы

56-57

Туган көн – күңелле бәйрәм.

«8 нче Март- әниләр бәйрәме!» текстындагы лексик-грамматик материал

Туган көнгә әдәпле чакыра белү

Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә белү, котлый белү. 8 нче Март бәйрәме белән әниләрне котлый белү. Әниләргә булышканыңны әйтү.

Килгән кунакларны каршылый белү.  

Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү

бәлеш

гөбәдия

чәкчәк

өчпочмак

тагын

күңелле

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше

Тема: “Кечкенә дусларыбыз” (5 сәгать)

58-59

Минем кечкенә дустым.

М. Җәлил. “Маэмай” шигырендәге лексик материал

Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын әйтә, сорый белү.

Этләрнең тышкы кыяфәтен сорый сөйли белү.

маэмай

көчле

койрык

озын

йомшак

колак

кечкенә

өрә

60-61

«Минем песием» текстындагы лексик материал

“Минем песием” темасына диалоглар

Песиең барлыгын (юклыгын) әйтә һәм аларны сурәтли белү. Песиләрнең  тышкы кыяфәтен сорый сөйли белү.

Песиеңнең нишләгәне турында әйтә белү (йоклый, ашый, уйный)

көчле

койрык

озын

йомшак

колак

кечкенә

62

Арадаш аттестация эше.

Тема: “Күңелле җәй” (6 сәгать)

63-64

Без җәйне яратабыз.

“Җәй җитә” текстындагы лексик материал

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү.

Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны, аннан кайтканыңны әйтә белү

ямьле

күбәләк

эссе

җәйге

уку тәмамланды

озын

кыска

 җиләк

җыям

65

Җәйге ял.

Җәйге ял турында сөйли белү.

Су керергә чакыра белү.

су коена

йөзә

суга сикерә

көймәдә йөзә

чума

кызына

66

Р.Миңнуллин. ”К” лар тулган бакчага” шигырендәге лексик материал

Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү

67

Сабантуй уеннары.

Без Сабантуйга барабыз

Сабантуйда катнашу турында сөйләшү

Сабантуй  баганага менә

уен

чүлмәк

көрәшә

68

Үткәннәрне кабатлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...