Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс
рабочая программа на тему

Чернова Нина Ивановна
Эш программасы түбәндәге  документлары, стандартлар һәм дәреслекләргә  нигезләнеп төзелде:
1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)
2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013ел.
3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).
4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)
5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014.
6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.
7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.
8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_kl_tat_yaz.docx50.09 КБ

Предварительный просмотр:

            5 нче сыйныф өчен «Татар теле » предметыннан

төп гомуми белем бирүнең ФДББС укыту программасы

(рус төркеме)

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге  документлары, стандартлар һәм дәреслекләргә  нигезләнеп төзелде:

 1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)

2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013 ел.

3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014.

6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.

7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.

8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

    Мәктәпнең укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен атнага-  2 сәгать  исәбеннән    елга  34 атна - 68 сәгать  бирелә.

Арадаш аттестация контроль эш формасында еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

  Дәреслек: КҮҢЕЛЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдарова. Г.М.Ахмәтҗанова. Казан. "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.

 

                                                                    

                                                                                         

                                     

Белем бирүнең   максатлары:

    Төп максат: сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе.

  Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максаты:

     -  татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш  – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу;  

     - Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары.

                                                                                                             

Үстерү максаты:

           – фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максат:

- гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру.

Бурычлар:

          – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган,  кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр  белән танышу;

  •  укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерүне дәвам итү;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның  гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирергә өйрәтү ;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү,
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Гомуми нәтиҗәләр:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.                   

Шәхси нәтиҗәләр:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның    гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Метапредмет нәтиҗәләр

     Төп  белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

-         дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

 Укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә  таләпләр

Графика, каллиграфия, орфография

    Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).

Сөйләмнең фонетик  ягы

   Татар теленең авазлар системасы: сузык һәм тартык авазлар составы. Тартык авазлар үзенчәлеге ([къ],  [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч] [‘] (һәмзә), ике тартык янәшә килгән сүзләр (аккош, китте). Ике авазга билге булып йөрүче    я, ю, е хәрефләре. Дифтонглар.   Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмау очраклары. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Кыска һәм озын сузыклар. Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыралануы. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Басым астында әйтелмәгән сузыкларның кыскаруы (редукция). Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

Сөйләмнең лексик  ягы        

   Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр. Интернациональ сүзләр. Алынма сүзләр. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.

        

Сүз ясалышы.

   Ясагыч кушымчалар белән сүзләр ясау. Сүзләрне кушу яки теркәү ысулы. Кушма сүзләр. Парлы сүзләр. Тезмә сүзләр.

Язу

   Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми  хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләре:

 Диалогик сөйләм

   Тормыш-көнкүреш, уку, хезмәт, ял итү сфераларында этикет нормалары нигезендә төзелгән диалог  формалары: хәбәр итү, тәкъдим итү, сорау, сораштыру, инкарь итү, теләк белдерү, үтенү, риза булу (булмау).

Монологик сөйләм

   Сөйләмнең коммуникатив типларын кулланып (хәбәр  итү, сурәтләп сөйләү), терәк сүзләр, план нигезендә сөйләү.

Тыңлап аңлау

   Аралашу барышында чит сөйләмне ишетеп аңлау.

   Зур булмаган текстларны аудиоязмада тыңлап аңлау.

Уку

  Программада тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне, әсәрләрдән өзекләрне, автор текстларын, орфоэпик нормаларны саклап,  сәнгатьле уку.

  Зур булмаган текстларны үзлектән аңлап уку.

  Тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне сүзлек кулланып уку.

Язу

Программага кертелгән сүзләрне дөрес язу.

     

Эш программасының эчтәлеге

5 нче сыйныф (68 сәг )

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без мәктәптә .19 сәг.

Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау),  үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшдәгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

Мин – өйдә булышчы. 21 сәг.

Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм  мактау. Кем эшләми - шул ашамый.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Дуслар белән күңелле. 15 сәг.

Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту.

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз. 6 сәг.

Дүрт аяклы дусларның токым нары,  кыяфәтләре, гадәтләре.

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

Без спорт  яратабыз. 7 сәг.

Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре.

Спорт белән шөгыльләнү.

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү.

Татар теленнән  белем һәм күнекмәләрне бәяләү  нормалары.

 

                      Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

 Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәгъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган  эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәгъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, , тәгъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча  тәгъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү.

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә  төрле язма эшләр үткәрелә.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1)өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

2)контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар)

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү.

5нче сыйныфта 8-10 сүз.

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган  эшкә “3”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган  эшкә “2”ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү.

5нче сыйныфта уку елы башында 35-40 сүз, уку елы ахрында 40-45 сүз.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7дән артык орфографик, 7дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка ”2”ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә.

Сочинениенең күләме:5-7 җөмлә Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә куллана: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән  татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү;

укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү(изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча  

фикерләрне язмача белдерү(сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына  һәм эзлеклегенә, җөмлә калыпларының

грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге

куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.

                                              Изложениеләрне бәяләү.

Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасфирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче

балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып

сайланырга тиеш.

Укылкан яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, сүз байлыгынан һәм җөмлә калыпларыннан

урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә.

5нче сыйныфта уку елы башында 55-65 сүз, уку елы ахрында 65-75 сүз.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә  “5”ле

куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-

3 грамматик хатасы булган эшкә  “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә  “3”ле

куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык

грамматик хатасы булган эшкә  “2”ле куела

Сочинениеләрне бәяләү.

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел

һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә

“5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5  пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик

хаталары булган  эшкә “2”ле куела.

Йомгаклау билгесе.

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга «Татар теле» предметын коммуникатив технология нигезендә укытуның календарь-тематик планы

5 нче сыйныф.Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова,  Г.М.Әхмәтҗанова

Дәрес номеры

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Лексика

Грамматика

Дәреснең коммуникатив максаты

(предмет нәтиҗәсе)

Без мәктәптә (19 сәгать)

1-2

Яңа уку елы котлы булсын!

Исәнләшү кагыйдәләре

Исәнләшү, саубуллашу, комплимент әйтү өчен кулланыла торган сүзләр

Сина, сине алмашлыклары

Өлкәннәр һәм кечкенәләр белән  исәнләшү, саубуллашу кагыйдәләре. Бәйрәм белән котлый, бер-береңә комплимент әйтә белү

3

Минем яңа уку-язу әсбапларым

Уку-язу әсбапларының атамалары: шакмаклы, буйлы, кирәк, кирәкми

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кайда икәнлекләрен әйтә белү. Үзеңә уку-язу әсбапларын сорый белү

4-6

 “1 нче  сентябрь” текстындагы лексик -грамматик материал

Мәктәптә белем бәйрәме

Дәүләт гимны

Кояш, җылы, яңа уку елы, кояшлы, чәчәк, гаҗәп, табигать, күңелле, хөрмәтле

Мәктәптә белем бәйрәме турында сөйли белү. Россия, Татарстанның Дәүләт  гимны турында сөйләшү

7

Минем уку-язу әсбапларым.

Язма эш, хата, хаталы, хатасыз, мисал, мәсьәлә

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше

Минем мәктәбемтөзелмәсен сөйләмдә дөрес куллану. Контроль эштә хата бар, хата юклыгын әйтә белү

8-9

Әдәпле сөйләм формалары.

Әдәпле сөйләшәбез

Дус, үтенеч

Әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләре

Үтенеч белдерә алу

10-11

Х. Шабанов. “Китап” шигырендге лексик- грамматик материал

Китап – минем дустым, киңәшчем.

Киңәшче, ярдәмче, хөрмәт, почмак, бөкли, бит, ертма, тотма

 Боерык фигыль

 Тамыр, ясалма сүзләр

Китапны кадерләп тоту турында киңәш бирә белү. Китапның киңәшче, дус икәнен раслап сөйли белү. Китапханәдә китапханәче белән китап алу турында сөйләшү

12

Без дәрестә

Башлана, бетә, контроль эш, мәсьәлә, мисал, эшли, чишә, кайта, сорый, укыта

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасы

Дәрестә укучыларның, үзеңнен нәрсәләр эшләвең турында әйтә белү

13

 Мин нәрсәләр эшләмим...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Укучыларның, үзеңнен нәрсәләр эшләмәве  турында әйтә белү

14

 “Олегның нигә кәефе юк?”текстындагы лексик -грамматик материал

Бүген, иртәгә, мөстәкыйль эш, вакыт, озак, кызыклы, чирек азагы

 Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Укучыларның, үзеңнен нәрсәләр эшләгәне турында әйтә белүе

15.

Язма эш.

Белемнәрне тикшерү.

16

Хаталар өстендә эш.

17

Минем дәресләр расписаниесе.

Дәресләр раписаниесен әйтә белү.

18

Без диктант язабыз.

Безнең билгеләр

Җиңел, авыр, өтер, нокта, сорау, төшеп калган, тикшерде, хаталы, хатасыз

Чөнки, ләкин теркәгечләре; иде ярдәмче фигыле

Дәрестә диктант язу турында, диктант өчен нинди билгеләр алуың, хаталарың турында әйтә белү

19

Кабатлау-йомгаклау дәресе

Мин – өйдә булышчы (21 сәгать)

20-21

Рөстәмнең иртәнге режимы.

Минем иртәнге режимым

Урын җыям, сөртәм, юынам, иртәнге аш ашыйм, барам, кайтам, алам

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Чөнки теркәгече

Шигырь героеның һәм үзеңнең иртәнге режимың турында сөйли белү. Геройга бәя бирә белү

22-23

Сәгать ничә?

Минем көндәлек режимым

Сәгать җиде, сәгать җидедә, нәкъ сәгать җидедә, көндезге җидедә, көндезге бердә, дәресләрдән соң, сәгать җиденче яртыда

Сәгать ничә?

Сәгать ничәдә?

Көндәлек режимны сөйли белү

24- 25

Мин –  өйдә булышчы

Чүп чыгара, тузан сөртә, кер үтүкли, идән себерә, сеңлесен карый, тузан суырта, ашарга әзерли

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Өй хезмәте турында сөйләү

26-27

Мәктәпкә кадәр.

Илнур һәм Рәсимнең иртәнге режимы

Коймак, һәрвакыт, киенә, үзе, булыша, ипи кисә, һәркем, чәй әзерли

Мәктәпкә кадәр булган вакытта укучының режимы турында сөйләшү. Киңәшләр бирә белү

28

Илнур, Рәсим образларына характеристика.

Ихтирамлы, ихтирамсыз, тәрбияле, ярдәмчел

Кереш сүзләр;

чөнки теркәгече

29

Без киңәшләр бирәбез

Мәктәптә нишләргә ярамый?

Өй хезмәтенә караган лексика

Инфинитив + ярый (кирәк); ярамый

Эш эшләргә киңәш бирә белү, өй эшләрен эшләргә кирәклеген әйтә белү

30

Язма эш.Белемнәрне тикшерү.

31-34

Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясе

Ярдәм итәрә уйлады, булышырга уйлады, булышырга чакырды, үзем өчен, синең өчен;өйдәге хезмәтлексикасын кабатлау

Инфинитив

Булышырга чакыра, ничек булышканны әйтә белү

35

Без сәхнәдә уйныйбыз. Образларга бәя бирү

Минемчә, минем фикеремчә, мин риза, мин риза түгел, әлбәттә, минем уйлавымча, беренчедән, икенчедән

Кереш сүзләр

Хикәяне сәхнәләштерә белү. Кереш сүзләр кулланып, геройларга карата үз фикереңне әйтү

36

Без хикәя язабыз

Хикәядәге сөйләм үрнәкләре

Бирелгән темага хикәя яза белү

37

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге лексик-грамматик материал.

Ипи ничек пешә?

Орлык, тегермән, ипи изә, икмәк пешә, мичкә яга, алып бара, алып кайта

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формасы

Ипи пешерү турында сөйли белү

38-39

Без әкият сөйлибез.

Без сәхнәдә уйныйбыз

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү, сәхнәләштерү

40

Кабатлау-йомгаклау дәресе

Дуслар белән күңелле (15 сәгать)

41-42

 “Минем дусларым” темасы буенча лексик-грамматик материал. Минем дусларым бар

Дуслык, дустым, дуслаштык, ярдәмчел, шаян, гадел, көчле, бергә

 Үзеңнең дустың турында план уенча сөйли белү

43-44

Дустымның характер сыйфатлары.

“Ул кем(нәрсә)?” уены

Зур, зуррак, зәп-зәңгәр

Сыйфат дәрәҗәләре

Дусларның характер сыйфатлары турында әйтә белү.Сыйфат дәрәҗәләрен кулланып, иптәшләр турында сөйли белү

45

Телефоннан сөйләшү этикеты

Шалтырый, шалтырата, телефон трубкасы, күрше, чакырыгыз әле

Исем+исем сүзтезмәсе  (балалар бакчасы)

Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре

46

Татар халык ашлары.

Мин нәрсә яратам?

Татар халык ашлары исемнәре. Ботка, аш, кәбестә ашы

Ботка ашарга яратам төзелмәсе

Нәрсә ашарга яратканыңны әйтә, сорый белү

47-49

Туган көнгә нәрсәләр кирәк?

Без туган көнгә әзерләнәбез Без табын әзерлибез.

Беренче куела, чәнечке, кашык, пычак, уң, сул, кишер, суган, кыяр, кәбестә, бәрәңге, турый, сала

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Без туган көнгә әзерләнәбез

Кибетнең эш сәгатьләрен әйтә белү Табын әзерләү, салат рецептлары турында сөйләшү

50-51

“Табын янында” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

“Табын янында” хикәясе

Ян, өс, арт, ас, ал

Бәйлек сүзләрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрендә кулланылышы

 Табын яныгнда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Киңәшләр бирә белү.

52-53

Без табын янында.

Хикәя язабыз

Тиз-тиз, башта, хуҗабикә, аннан соң, көтмәде, пычрак, валчык

54

Кабатлау-йомгаклау дәресе

55

Язма эш.Белемнәрне тикшерү.

Дүрт аяклы дусларыбыз (6 сәгать)

56-57

Минем этем.

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре

Койрыгын болгый, күзләре ут яна, томырылып чаба, минем янда бөтерелә, шатланып өрә, күзләре ялтырый, колаклары үрә тора, тәпиен бирә

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Этнең барлыгы, юклыгы, этнең кемнеке икәнен әйтә белү. Этләрнең гадәтләре турында сөйли белү

58-59

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның кыяфәтләре, токымнары.

Таблицадагы сөйләм үрнәкләре

Этләрнең токымнары, кыяфәтләре, кушаматлары турында сорый, сөйли белү

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү

60-61

Х. Гардановның “Акыллы Карабай” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

Хөрмәт итә, ягымлы, койрыгын болгый, исәнләшә, сорый, саубуллаша

Хәзерге заман хикәя фигыль

Без спорт яратабыз (9 сәгать)

62-63

Мин авырыйм.

Мин табибта

Тән әгъзалары исемнәре; сызлый, теш табибы, салкын

Тән әгъзалары исемнәрен, кай җиреңнең авыртканын табибка әйтә белү; иптәшеңнән кай җире авыртканын сорый белү

64-65

Спорт төрләре.

Мин нинди спорт төре белән шөгыльләнәм?

Чана шуа, кызына, хоккей уйный, йөзә, спорт түгәрәге, сикерә, йөгерә

Нинди спорт төрләре яратканны сорый, әйтә белү. Спорт уеннарына чакыра белү, нишләргә кирәген әйтә белү

66

Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

Саф һавада булу, файда, аңлый, тәмәкече

Сәламәт булу өчен бер-береңә киңәшләр бирә белү

67

Арадаш аттестация эше.

68

Сабан туе уеннары. Сабан туе программасының афишасы

Татарча көрәш, ат чабышы, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, баганага менү

Хәзерге заман хикәя фигыльнеңүткән, киләчәк заман формалары

Сабантуйга чакыра белү. Сабантуй уеннары турында сөйли белү

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати  яктан тәэмин итү

1. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. “Татар теле. 7 нче сыйныф”. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел

2. Хәйдәрова Р.З., Р.Л. Малафеева,«Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар», Казан, 2014нче ел.

3. Хәйдәрова Р.З., Р,Л. Малафеева”Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”. 7нче сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). – Казан, «Татармультфильм», 2014нче ел.

4. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. – Яр Чаллы, 2014нче ел.

5. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан, «Мәгариф», 2008нче ел.

Укучылар өчен

1.Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. “Татар теле. 7 нче сыйныф”. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел

2.Насибуллина Р.Н. «Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов». – «Мәгариф» нәшрияты, 2007нче ел.

Өстәмә әдәбият

1. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, Гыйлем нәшрияты, 2009нчы ел.

3. Насибуллина Р.Н. «Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов». – «Мәгариф» нәшрияты, 2007нче ел.

4. Максимов Н.В. «Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология. «Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2004нче ел.

Интернет ресурслар

1. http://adiplar.narod.ru/

2. http://shigriyat.ru/

3.http://www.tatknigafund.ru/

4. http://miras.belem.ru/

5. http://www.tugantelem.narod.ru/

6. http://tatar.com.ru/

7. http://. tatar.ru  ТР рәсми серверы

8. http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте http://. suzlek.ruon-line русча сүзлек

9. Электрон ресурслар: «Бала» китапханәсе, «Татар мультфильмнары», мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...