Рабочая программа по татарскому языку, 8 класс
рабочая программа на тему

Чернова Нина Ивановна
Рус телендә төп гомуми төп белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныфында белем алучы рус балаларына туган  телне  укыту өчен эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде. 
 
1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)
2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013 ел.
3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).
4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)
5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014.
6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.
7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.
8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_kl_tat.yaz_.doc205 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                   Аңлатма язуы

Рус телендә төп гомуми төп белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныфында белем алучы рус балаларына туган  телне  укыту өчен эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде.

1. "Россия Федерациясендә “Мәгариф турында"гы федераль законы.( № 273,29.12.2012.)

2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы (ТРЗ – 68. 22.07. 2013 ел.

3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

4.Төп гомуми белем бирүнең федераль  дәүләт белем бирү стандарты ( РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән 17 нче  декабрь , 2010 ел .)

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән : “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле  балаларга татар телен  коммуникатив технология нигезендә укыту  программасы”, (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева .-Казан, 2014.

6.Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.

7. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.

8. Муниципаль бюджет  белем   бирү учреждениесе “Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы турында” нигезләмә”се.

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

    Мәктәпнең укыту планында каралганча, туган  тел  дәресләре өчен атнага-  2 сәгать  исәбеннән    елга  34 атна - 68 сәгать  бирелә.

Арадаш аттестация контроль эш формасында еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

  Дәреслек: КҮҢЕЛЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ. 8 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдарова. Г.М.Ахмәтҗанова. Казан. "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.

    УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

  Туган телне укыту максатлары

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендәрус телле балаларга туган телне укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын «бала өчен башка дөньяга тәрәзә ачу» булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Уку планында тоткан урыны  

Уку планында татар теле филология өлкәсенә карый.Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш прграммасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 70 сәгатькә төзелде.

     ТУГАН  ТЕЛГӘ  ӨЙРӘТҮНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

 Татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

   -укучыларныңкоммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

   -коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  -«Татар теле»предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

   -шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

   -әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

   -текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

   -«гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек»төшенчәләрен кабул итү, «башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык», «кеше кадерен белү» кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычындататар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук,реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.  

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белүнәтиҗәләре:

    -фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

    -иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

    -объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

    -төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

    -тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

    -уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

    -эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

    -уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

    -билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

    -укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

    -ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

    -дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

    -дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

    -әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

    -әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;

    -аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

    -парларда һәм күмәк эшли белү;

   -мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

   -әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

Тыңлап аңлау

- төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

- сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү;

- тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

- зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

- сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

- сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

- аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

- парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

- терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

- татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

- программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

- конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

- монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

- өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

- өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

- уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

- текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

- таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

- таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

 Язу

-өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

- прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

- үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

- тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

1.   Күп укыган – күп белер

Мәктәп" темасы буенча лексика. Комплимент әйтү формалары. Уку әсбаплары. Хәзерге заман хикәя фигыль. Тартык һәм сузык авазларга беткән исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау. Сорау кисәкчәләре. Минем җәйге ялым.Р.Вәлиеваның “Мәктәбем” шигырендәге лексик-грамматик материал. Классташларның  укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу турында сөйләм үрнәкләре. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хәл фигыль, аның ясалышы һәм сөйләмдә кулланылышы. "Өлгерәм әле" тексты буенча лексик-грамматик материал. “Өлгерәм әле" тексты героена киңәшләр бирү. Шарт фигыль турында төшенчә, ясалу ысуллары, зат-сан белән төрләнеше. Инфинитив. Инфинитивны сөйләмдә куллану. Яхшы уку кагыйдәләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Р. Вәлиеваның “Барый телевизор карый” шигырендә  начар укуның сәбәпләре. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тарихы.

2.Мин һәм минем яшьтәшләрем.

Яшьтәшләрең белән аралашу. “Аралашу серләре” текстында лексик-грамматик материал.Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре. Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары. Тышкы кыяфәтне һәм характерны белдерүче сыйфатлар. Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формалары. Инфинитив+модаль сүзләр төзелмәсе. “Әдәп кагыйдәләре” текстындагы лексик-грамматик материал. Әдәп кагыйдәләрен үтәү кирәкме? Исем фигыль, аның килешләр белән төрләнеше. Психолог киңәшләре. М.Галиевның “Җиңәсем килде” әсәрендәге лексик-грамматик материал. Геройга характеристика бирү, аның уңай һәм тискәре сыйфатларын күрсәтү, ялганлашуга карата үз фикереңне әйтү.  Сыйфат фигыль, аның заман формалары.“Ал кирәк, гөл кирәк” текстындагы лексик-грамматик материал. Сиңа нинди кызлар (егетләр) ошый? Алмашлыклар. Аларның төркемчәләре.Билгеләү алмашлыклары, аларның ясалышы һәм кулланылышы. “Минем төсем – яшел? Ә синеке?” текстында лексик-грамматик материал. Киемгә карата комплиментлар. Сиңа нинди кием килешә? Төсләр кәефкә ничек тәэсир итә?Матур киенү серләре. “Музыка дөньясында” тексты. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б. Музыкаль бәйрәмнәр. Танышу өчен хатлар, хат язу үрнәкләре.

3.Табигать һәм кеше.

Нәрсә ул табигать?Табигать төшенчәсе. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Ия белән хәбәр арасында сызык. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр. Табигать –безнең әйләнә-тирәбез. Табигатьне саклау оешмалары турында мәгълүмат. Теләк фигыль,аның барлыкта һәм юклыкта кулланылуы. Башка теләк белдерү формалары. Теркәгечләр, тезүче һәм ияртүче теркәгечләр. Теркәгечләрне җөмләдә куллану. “Урман” текстында лексик-грамматик материал. Урман – кешенең якын дусты. Безнең як урманнары. Исемнәрнең ясалыш ысуллары. Парлы, кушма, тезмә,  кыскартылма исемнәр. Сыйфат дәрәҗәләре. “И ямьле соң бу дөнья”текстында лексик-грамматик материал. Минем яраткан ел фасылым. Дару үләннәре. Табигать һәм кеше.Табигатьтәге кызыклы күренешләр. Бүгенге экологик проблемалар. Табигатькә сак караш.

4.Туган җирем – Татарстан.

“Туган ягым – Татарстан” темасына караган лексик-грамматик материал.Татарстанның урнашкан урыны, климаты, мәйданы, табигый байлыклары.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. “Исем+исем” сүзтезмәсе. Татарстанның табигате. “Казан” тексты. Татарстанның башкаласы Казан, аның бүгенге йөзе. Казанның истәлекле урыннары: Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Татарстанның Милли музее, Бауман урамы, музейлар. Казанда яшәгән атаклы шәхесләр.Казан – спорт шәһәре. Казандагы спорт корылмалары. Казанда уздырылган спорт ярышлары. Казанда ял итү урыннары. Сөембикә манарасы, аның турында легендалар,  интернет-экскурсия. Татарстанда яшәүче халыклар. Шәһәребездә Сабантуй бәйрәме, Сабантуйдагы уеннар, күңел ачу урыннары. Максат, теләк белдерү формаларын кабатлау. 8 нче сыйныф курсы материалын кабатлау.

Грамматик минимум

  1. Хикәя фигыльнең заман формаларын (хәзерге, үткән, киләчәк) сөйләмдә куллануны ныгыту.
  2. Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.
  3. Билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыкларының сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән таныштыру.
  4. Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формаларын сөйләмдә куллану.
  5. Хәл фигыльне сөйләмдә куллану.
  6. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
  7. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.
  8. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмләнетаный, аера белү.
  9.  Тиңдәш кисәкле җөмләләрне таный, аера белү.

         

                  Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба һәм аера белү.

  2. Кушма исем һәм кушма фигыль хәбәрле җөмләләрне дөрес аңларга һәм рус теленә тәрҗемә итү.

  3. Сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә дөрес куллану.

  4. Өйрәнелгән затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрнең морфологик формаларын кабатлау.

  5. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең төркемчәләрен сөйләмдә һәм язуда куллану.

  6. Сөйләмдәге актив ымлыклар һәм аваз ияртемнәре белән таныштыру.

  7. Төзелешләре ягыннан җөмлә төрләрен өйрәнү.

  8. Туры сөйләмне дөрес төзергә күнектерү.

  9. Фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

 10. Актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын кулланып, җөмләләр төзү.

 11. Исем, сыйфат, рәвеш ясагыч кушымчаларны аңлап ялгау.

 12. Алмашлыкларның төркемчәләрен сөйләмдә урынлы куллану.

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрне бәяләү  нормалары. 8 нче сыйныф.

1.  Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү:

а) сүзлек диктанты 18-22 сүздән тора.

   Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

   Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

   Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

ә) диктант уку елы башында 65-75 сүздән, уку елы ахырында 75-80 сүздән тора.

   Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

   Пөхтә һәм төгәл язылган, 1орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”ле куела.

   Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”ле куела.

   Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”ле куела.

   Пөхтә  язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка “2”ле куела.

             б) изложение уку елы башында 110-120 сүздән, уку елы ахырында 120- 130 сүздән тора.

  Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.  

  Тыңланган текстның эчтәлеге  эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

  Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә  эзлекле  дөрес язылган, , 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

  Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй  ачылмаган , эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

          в) сочинение 9-10 җөмлә. Укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла.

           Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5” ле куела.

 Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы,  2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион  хатасы булган эшкә “4” ле куела.

  Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган,  4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә  хаталары булган эшкә “3” ле куела.

    Тәкъдим ителгән темага  эзлекле язылмаган, эчтәлеге  ачылмаган,  6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик  хаталары булган эшкә “2” ле куела.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

           1.  Программа:  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “ Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту  программасы”.  – Казан , 2013.

          2. Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. “Күңелле татар теле”. 8 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан * "Татармультфильм" нәшрияты.2015

          Укытучы өчен :  Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. “Күңелле татар теле”. 8 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан * "Татармультфильм" нәшрияты.2015

  1. К.С.Фәтхуллова, Э.Н. Денмөхәммәтова, Р.З. Хәйдәрова “Татар теле. Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма.  Яңа   формада. 9нчы сыйныф”   Казан. “Гыйлем” нәшрияты 2012-  2015

          2.Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова, Э.Н.Федорова. “Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез.”   “Мәгариф” нәшрияты 2006

          3.  Нурмухаметова Р.С.  Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Казан. “Гыйлем” нәшрияты.2008.

          4.  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар.К.: “Мәгариф”нәшрияты.2002.

          5. Сафиуллина Ф.С., ФәтхулловаК.С., Сазонова Н.Г.  Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. К.:  Тарих.2003.

          6. Бердәм республика имтиханнарына әзерләнәбез. Школа. Казан.  2008.                                                                                                                                                                                                                                                      

          7.   Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология. Казан. “Мәгариф”.2004.

          8. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.К.: “Мәгариф” н-ты, 2005.

         9. Татар теле дәресләрендә рус телле укучылар белән өстәмә эшләү өчен күнегүләр җыентыгы  ( татар теле укытучылары өчен  методик ярдәмлек).  Яр Чаллы. Мәгариф идарәсе. 2005.

        10.  Харисов Ф.Ф.   Татар телен  өйрәтүнең фәнни- методик нигезләре.  К.: “Мәгариф” нәшрияты. 2006.

        11.  Сәлимов Х.  Татар теле фонетикасы.  Чаллы.

        12.  Ч.М. Харисов. Татар теле . Теория. Күнегүләр. Тестлар. К.: “Мәгариф” нәшрияты. 2006.

         13. «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” гәҗитләре.

        http://www.openclass.ru//Родной

        http://tatar.com.ru/

  • belem.ru; tatarile.org.com;   “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.

Укучылар өчен: Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. “Күңелле татар теле”. 8 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан * "Татармультфильм" нәшрияты.2015

1.  Нурмухаметова Р.С.  Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Казан. “Гыйлем” нәшрияты.2008.

 2.  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар.К.: “Мәгариф”нәшрияты.2002.

 3.  К.С.Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова “ГИА 9 в новой форме” . Яңа формада. 9 нчы сыйныф”   Казан. “Гыйлем” нәшрияты

 4. К.С.Фәтхуллова, Э.Н. Денмөхәммәтова, Р.З. Хәйдәрова “Татар теле. Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма.  Яңа формада. 9нчы сыйныф”   Казан. “Гыйлем” нәшрияты 2012-2015

 2.Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова, Э.Н.Федорова. “Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез.”   “Мәгариф” нәшрияты 2006

                             

                        ТУГАН  ТЕЛДӘН КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАН .  8 сыйныф .

Дәреснең темасы

Сәг. саны

Үткәрелү вакыты

план

фактта

               КҮП  УКЫГАН- КҮП БЕЛЕР

1

Мәктәптә  укулар  башланды.

1

2

Җәйге ял.

1

3

Минем дусларым.

1

     

4

Атна  көннәрендә  дәресләр  расписаниесе.

1

 

5

БСҮ Ш.Галиев ,,Безнең  йорт  малайлары”.

1

6

 Кереш контроль  эш  .

1

7

Минем яраткан дәресем.

1

8

Һөнәрләр.

1

9

Мәкаль –сүзнең җиләге.

1

10

,,Өлгерәм  әле...”  хикәясендәге лексик- грамматик материал .

1

11

БСҮ Изложение язу.

,,Өлгерәм  әле...”

1

12

Хаталар өстендә эш. Көндәлек  режим.

1

13

Шарт  фигыльне сөйләмдә  куллану.

1

14

Шарт  фигыльне сөйләмдә  куллану.

1

15

Контроль  эш  .

1

16

Хаталар өстендә эш. БСҮ.Көз .

1

17

 Туган ягым -Татарстан.

1

18

Әдәбият- сәнгать дөньясында.

1

19

Инфинитив + модаль  сүзләр формасын сөйләмдә куллану.

1

МИН ҺӘМ МИНЕМ ЯШЬТӘШЛӘРЕМ

20

,,Аралашу  серләре” текстына караган лексик-грамматик материал

1

21

,,Аралашу  серләре” тексты.

Шәхси  хат  язу  калыбын өйрәнү.

1

22

,,Әдәп  кагыйдәләре” текстына  караган лексик  материал.

1

23

"Әдәп  кагыйдәләре" тексты буенча хат язу.

1

24

,,Психолог киңәшләре” текстына караган лексик материал

1

25

Әхлак нәрсәдән  башлана?

1

26

БСҮ. Әдәп  төбе- матур  гадәт.

1

27

,,Җиңәсем  килде” хикәясендәге лексик материал.

1

28

,,Җиңәсем  килде” хикәясендәге лексик материал.

1

29

I яртыеллык  материалы  буенча контроль  эш.

1

30

Хаталар өстендә  эш .  БСҮ. Яраткан ел фасылы. Без  хикәя  сөйлибез.  

1

31

,,Ал кирәк, гөл  кирәк, безгә  нинди  кыз  кирәк? “ текстындагы  лексик  материал.

1

32

БСҮ  "Безнең  дуслар  нинди?"

1

33

,,Минем  төс - яшел. Ә синеке?” текстындагы  лексик-грамматик материал.

1

34

Дусларыма  комплиментлар.

1

35

,,Музыка  дөньясында” тексты.

1

Табигать һәм кеше

1

36

Нәрсә  ул  табигать? ,,Табигать”темасына  караган лексика.

1

37

,,Табигать” темасына караган лексик- грамматик материал. Табигать- безнең әйләнә- тирә.

1

38

Табигать -безнең әйләнә- тирә.

1

39

БСҮ. ,,Без  табигать балалары”

1

40

 "Табигатьне  саклау- һәркемнең  изге  бурычы" текстына  караган лексик-грамматик материал

1

41

,,Урман”  текстына  караган лексик-грамматик материал.

1

42

 "Серле  урман" текстына  караган лексик-грамматик материал

1

43

,,И ямьле дә соң дөнья!” текстына  караган лексик- грамматик материал.

1

44

3  чирек материалы буенча контроль эш.

1

45

Хаталар өстендә эш. 

1

46

БСҮ  "Табигать һәм без"

1

47

,,Табигать һәм кеше!” темасын кабатлау.

Туган  җиребез- Татарстан

48

И.Юзеевның ,,Татарстаным” шигырендәге лексик- грамматик материал

1

49

БСҮ. “Туган җирем-Татарстан”

1

50

,,Казан- борынгы шәһәр”  текстындагы лексик-грамматик материал.

1

51

Казанның истәлекле урыннары.

1

52

,,Казан- музейлар шәһәре”.

1

53

,,Казан- спорт  шәһәре”текстындагы  лексик-грамматик материал.Сан төркемчәләре (кабатлау).

1

54

БСҮ ,,Казан- спорт  шәһәре”

1

55

,,Казандагы  ял  итү  урыннары” текстындагы  лексик-грамматик  материал .Җыйнак һәм  җәенке җөмләләр (кабатлау).

1

56

БСҮ  ,,Туган  җирем- Татарстан “

1

57

,,Туган  җирем- Татарстан “ темасы.

1

58

,,Сөембикә  манарасы” текстындагы  лексик-грамматик  материал.

1

59

Татарстанның   күренекле шәхесләре.

1

60

Үткәннәрне кабатлау.

1

   61

Еллык арадаш аттестация эшенә     әзерләнү.

1

62

Еллык арадаш аттестация эше (контроль эш). 

1

63

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау.

1

64-67

Еллык үткән материалны кабатлау, ныгыту.

4

68

Йомгаклау дәресе.

1

                                        Тематик планда үзгәрешләр бите

№п/п

Дата

Календарь-тематик пландагы үзгәрешләр

Сәбәбе

Килешенде

                                                 

                                           

                                                 

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...