Драма "Әни,мин кайттым..."
материал (8, 9, 10, 11 класс)

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

1 пәрдәлек драма

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nimin_kayttym._1_prdlek_drama.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Очрашу…

Бер пәрдәлек драма

Катнашалар:

Ана – 80 яшьлек әби

Мәрфуга әби –картлар йортында тәрбияләнүче карчык

Нәгыймә әби- картлар йортында тәрбияләнүче карчык

Тәрбияче кыз

Тәүфыйк – ананын улы

Бәхтияр – ананын оныгы

Вакыйга картлар йортында бара.

( Экранда картлар йорты күрсәтелә)

Ял итү паркында Мәрфуга әби белән Нәгыймә эскәмиядә утыралар.

Мәрфуга. И ахирәткәем, кара әле нинди матур көн бүген! Инде ничә көн тоташ яӊгыр яуды, урамга чыгарлык булмады. Күпме чыкмыйча ятарга була инде ул 4 стена арасында?! Сагындырылган инде шушы урыныбыз. Ни әйтсәӊ дә бөтен серләр шушында чишелә, үткәннәребезне дә монда искә алабыз.

Нәгыймә. И-и инде. Монда килеп эләккәнгә дә 10 ел тула. Картым үлгәннән соӊ беркемгә дә кирәгем калмады шул. Югыйсә, тупырдап торган әзмәвердәй уллар үстердем. Аларны тәрбияләп Кеше иттем, зур урыннарда зур нәчәльникләр булдылар. Нишлисеӊ, картайгач, эшкә ярамый башлагач, кирәгеӊ шулкадәр генә була икән шул.

Мәрфуга. Ә минем алай итеп сөйләрлек балаларым да, ирем дә булмады. Яшьлек мәхәббәтемне югалтканнан соӊ, беркемгә дә күӊелем ятмады, берсен дә аны яраткан итеп сөя алмадым.

Нәгыймә. Юл һаләкәтенә  очрады дигән идеӊме әле?

Мәрфуга. Әйе шул, эшкә киткән җиреннән исән кайта алмады, мәрхүм (күз яшьләрен сөртеп)

Нәгыймә. (әкрен генә торып). Кара әле, Мәрфуга, Мәрьямнеӊ ни сөйләгәнен ишеттеӊме сиӊ?

Мәрфуга. Юк, нәрсә булган?

Нәгыймә. 15 ел күрмәгән улы «киләм» дип хәбәр иткән ди бит?!

Мәрфуга. Кит аннан, ишетмәгән идем әле. Әйтәм бүген кая басканын белми йөри ул! Төне буе кыштырдап чыкты . Әле чемоданын актара, әле теге карточкалар альбомыннан нидер эзләгән була. Басарга урын эзләгән каздан бер дә аерылмый иде ул. 

Нәгыймә. И-и, ахирәткәем, мин дә шулай итәр идем әле. Бер дә хәбәр бирүче юк шул. Әнә бит иӊ матур күлмәген кигән, бәйрәмнәрдә генә яба торган яулык-шәле иӊендә. Әнә үзе дә монда таба килә әле . (Мәрьям килә)

Мәрьям. Ни хәлләрегез бар? Саулыкларыгыз ничек?

Мәрфуга. Ярый әле, ярый. Үзеӊ ни хәлдә соӊ? Яӊалыкларыӊ да бар бугай. Йөзләрен дә балкый бүген синеӊ.

Мәрьям. И, ничекләр балкымыйсыӊ! 15 ел бит ул, 15 ел! Бер генә уйламаган көнем яки төнем булдымы икән минем?

Нәгыймә. Юктыр, юктыр. Нәрсә генә сөйли башласаӊ да, минем Тәуфыйк, минем Тәуфыйк! Бик нык тәуфыйклы булгач, нигә газиз анасын шушы шыксыз, күӊелсез бинада яткыра? 2 этажлы коттеджында сиӊа бер почмак таба алмаган.

Мәрьям. Хатыны бит, хатыны! Марҗа башын әйләндергәч нишләсен соӊ инде ул! Авылдагы йортымны сатып, акчасын кулына алганда, «әни» генә дип торган иде дә бит. 

Мәрфуга. Кәнишне, акча кулына кергәч, әйтмәс җиреннән әйтерсеӊ! Шулай да улыӊныӊ гаебе дә бик зур! Ана хәтле ананы урамда калдырырга ирек бирсен әле! 15 ел кая булган ул?

Мәрьям. Нәрсә булса да булган инде. Мин аӊа ачу тотмыйм. Ләкин ул бит буген минем янга килә . Ишетәсезме, минем янга!     ( көй, Мәрфуга белән Нәфыйга китә)

Инде ничә еллар узган,

                                                                   Күпме сулар аккан,

                                                                   Күӊел көтә зарыгып улымны.

                                                                   Ул  киләчәк, беләм,

                                                                   Шуӊа көтәм шашып,

                                                                   Кочакларга сузып кулымны.

(Тәрбияче кыз керә)

Тәрбияче кыз.  Нигә болай берүзеӊ генә утырасыӊ әле, әбекәй?

Мәрьям. Менә уйланып утырам әле, кызым. Әллә эшеӊне бетердеӊме инде, кызым?

Тәрбияче кыз. Әйе, әбекәй, барлык әбиләрнеӊ дә хәлләрен белеп чыктым. Кирәк әйберләрен керттем. Ә менә хәзер синеӊ хәлләреӊне белергә килдем. Очрашу мизгелләрен зарыгып көтәсеӊме?

Мәрьям. Көтмәгән кая инде! Йөрәгем  сулык-сулык итеп ала инде, кызым! Бүген инде төне буе саташып чыктым. Шәмси бабаӊ да гел янымда йөри. Улым Тәуфыйк та күренеп ала, тик томан эчендә генә. Мин кычкырам, талпынам, ул миӊа таба акрын гына елмаеп атлый…Белмим, Шәмси бабаӊ нишләп йөри безнеӊ янда? Мине алып китәргә йормидер бит инде ул.

Тәрбияче кыз. Әй, әллә нәрсәләр сөйләмә әле, әбекәй, алдан ук алай дулкынланма әле. Сиӊа хәзер тынычланырга кирәк. Син бит аны булдыра аласыӊ.

Бигрәк яратам инде үзеӊне ! Үземнеӊ әбиемә ошагансыӊ син! Әтиемнеӊ әнисенә. Шундый сабыр холыклы, тормышныӊ ачысын-төчесен күп татыган, авырлыкны үз җилкәсендә күтәрә алган бөек исемгә лаек Кеше син, Мәрьям әби! Баласын бәхетле итәм дип, үз йортыннан, туган нигезеннән, милкеннән коры калган Анада шундый көчле Рух булсын әле!

Мәрьям. Кызым, ни, теге җырыӊны бүген җырлыйсыӊмы?

Тәрбияче кыз. И, әбекәй, көн дә бер тапкыр җырлыйм бит инде . Туймадыӊмы әле минем җырлаудан?

Мәрьям.   Юк, кызым, бер дә туймыйм. Мин синеӊ җырлавыӊны бит бик яратам.

Тәрбияче кыз. Әй, әби, мин бит инде артист түгел. Шулай күӊел тулганда гына.

Мәрьям. Әйдә инде, кызым.

Тәрбияче кыз. Ярар, әбием, син сораганга гына җырлыйм инде. Түлке елыйсы түгел яме.

Җыр «Адәм баласына»

Мәрьям. И, рәхмәт, кызым!

 Тәрбияче кыз. Әби, Бер сүз сорыйм әле үзеӊнән. Шәмси бабай белән сез бик нык яратыштыгызмы ул?

Мәрьям.( көлеп) Яратмыйча гына булмагандыр инде , кызым! Без бер-беребезгә тугры булдык., хөрмәт итеп яшәдек. Ул исән булса, бәлки, бүген мин монда утырмас идем дә. Тик сугыш яралары аны минем яннан мәӊгелеккә алып китте…

Тәрбияче кыз. Әбекәй, шулай да сөйлә әле. Сез анын белән ничек таныштыгыз?

Мәрьям. Хи, сөйләсәӊ кызык инде ул. (көлеп куя) Бал кортларыннан коткарды ул мине. Күршеләрнеӊ алмагачларына килеп сарган кортлардан качканда, килеп бәрелдем мин аӊа. Икебезгә дә шәп эләктерделәр алар ул көнне!

Тәрбияче кыз. Бигрәк романтично булган бу сезнеӊ! Хәзер әле алай танышам дисәӊ, шул кортыӊ, ниеӊ белән ташлап китәрләр?

Мәрьям. Ташламый инде, әгәр дә чын сөю белән яратса, кызым- ташламый. Кортка түгел, беркемгә дә бирми ул сине.

Тәрбияче кыз. Шулаймы, әбием?  Шуннан ничек булды инде?

Мәрьям. Шуннан без йөрешеп киттек, кавыштык. Мәхәббәт җимешебез -Тәүфыйк дөньяга килде.

Улыбызны күз карасыдай саклап үстердек, тәрбияләдек, өйләндердек. Хатын кармагы көчлерәк булып чыкты шул – менә мин хәзер шуӊа монда.

Тәрбияче кыз. Бәлки, ул бүген сине алырга киләдер?

Мәрьям. Белмим шул, кызым. Бер дә әйтә алмыйм.

Тәрбияче кыз. Тукта әле, әбекәй, анда кемдер килә бугай.

Тәуфыйк керә

Тәуфыйк. Исәнме, әнием!

Мәрьям. Улым, у-лым! (кочагына ташлана)

Тәуфыйк Әнием минем, бердәнберем, мин килдем, синен янга килдем.

Мәрьям. И улым, үзгәргәнсен димме, ябыккансын, олыгайгансын да шикелле.

Тәуфыйк. Юк, юк, әнкәй, барысы да яхшы. Әнкәй, без сине бит  алырга килдек.

Мәрьям.   Без, кем ул без?

 Бәхтияр.  Без, улым белән. Менә синен оныгын – Бәхтияр.  Таныш бул.

Бәхтияр.  Исәнме, дәү әнием. Мин синен белән очрашуны зарыгып көттем. Сине бик күрәсем килде. Синен исәнлегенне ишеткәч, көн димәдем, төн димәдем – синен белән очрашу юлларын эзләдем. Менә – мин синен янда.

Мәрьям. Син минем оныгым? Бәхтияр, Бәхтияр! Исемен бигрәк матур, улым!

Бәхтияр.  Әйе, әйе, мин синен оныгын, әбием!

Тәуфыйк. Без бит сине алырга килдек. Ишетәсеӊме? (ана гәүдәсе сыгылып төшә) Гафу ит, мине әнием, зинһар! Без сине алырга килдек, алырга… Әни, әнием!  Ярдәм итегез әниемә! (чыгып китәләр)

Тәрбияче кыз. Мескен Ана! Бала назын тоеп, рәхәттә яшәргә язмаган икән аӊа. Йөрәге күтәрә алмаслык үкенечле очрашу… (музыка)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по драме Островского "Бесприданница"

Разработка урока в 10 классе по драме Островского "Бесприданница"  с презентацией к уроку...

Тест по драме Островского "Бесприданница"

Электронный тест по драме островского "Бесприданница"...

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА ОТКРЫТОГО ЗАНЯТИЯ ПО ЛИТЕРАТУРЕ Тема: «А. Н. Островский. Драма «Гроза». Семейный и социальный конфликт в драме. Своеобразие конфликта и основные стадии развития действия»

В архиве находится презентация и разработка заняти по "Грозе" А.Н.Островского, а видеофайл сможете посмотреть в разделе видео на моей странице. Очень рекомендую. Сама разработка обычна, а вот видео за...

"Ак калага Тукай кайтты" исемле презентация

Дәрестән тыш эшләрдә кулланырга мөмкин...

Җырлары белән әйләнеп кайтты ул!

Үзешчән композитор Рәшит Рәхимовның якты истәлегенә багышланган иҗат кичәсе...

Син кайттың, Исхакый, Ватанга!

Гаяз Исхакыйның 135 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценарие...

Методическая разработка урока литературы в 6 класс «Драмы взрослых и драмы детей» (по повести В.Г.Короленко «В дурном обществе»)

Многие писатели обращались к теме детства и до Короленко. Зачем же опять поднимать эту тему? Очевидно, писателю есть что сказать, добавить что-то очень важное, сокровенное.Что? Вот в этом мы и попробу...