Син кайттың, Исхакый, Ватанга!
материал на тему

Арсланова Гульсина Габдрахмановна

Гаяз Исхакыйның 135 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sin_kayttyn_ishakyy_vatanga.doc143 КБ

Предварительный просмотр:

“Син кайттың, Исхакый, Ватанга!”

Азатлык җырчысы

(Г. Исхакыйның тууына 135 ел тулуга карата сәхнәләштерелгән күренеш).

 (Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел уңаеннан аның ижаты һәм тормышы юлына багышланган әдәби кичәгә сценарий).

Кичәнең максаты. Самодержавиягә каршы көрәшкә һәм милли-мәдәни хәрәкәткә гаять зур өлеш керткән, 70 ел буе халык күзеннән яшереп тотылган атаклы татар әдибе Гаяз Исхакый иҗатын пропагандалау, аның тормыш юлы белән танышу.

Ватандарлык,  милләтпәрвәрлек, милли горурлык хисләре тәрбияләү

 Кичә үткәрелгән залны җиһазлау:

  1. Әдипнең портреты (зурайтып  экраннан күрсәтергә мөмкин)
  2. Г. Исхакый булган урыннарны күрсәткән карта-схема.
  3. «Тукай һәм  Г.Исхакый» дигән плакат.

Плакат «Татарстан яшьләре» газетасында 12 нче май, 1990 нчы ел санында бирелгән «Тукай һәм Гаяз Исхакый» дигән мәкалә материалларыннан файдаланып эшләнә. Плакатта Г.Тукайның  «Кем ул?», «Мөхәрриргә» дигән шигырьләре файдаланыла.

  4. Күргәзмә төзү: Г.Исхакыйның төрле елларда басылган әсәрләренең исемлеге, аның иҗатын өйрәнүгә бәйле хезмәтләр, әдипкә багышлап язылган шигырьләр, рәсемнәр (мәктәп китапхәнәсе белән берлектә). Күргәзмә төзегәндә, «Мирас», «Казан утлары» журналларының 1991 нче елдан башлап чыгарылган саннары файдаланыла.

  1. Лозунг-плакатлар:

а)         «Азатлык – акылга сеңдерелгән зарурлык ул».

                                                                                             Г. Гегель

б)        «... Көрәшләрдә чыныккан һәм мөстәкыйльлек өчен көрәшен дәвам иттерүче халыкның (татар халкының) үзенә килгәндә, психологик яктан җитәрлек дәрәҗәдә дәүләтчел халык ул».

                                                                                                Г.  Исхакый

в) Күп көтелгән чак җитәр, шиксез җитәр,

Артка чикмәс милләтем – алга китәр.

Таң атар, нурлы кояш балкып чыгар,

Якты тормыш җилләре илдә исәр.

                                                                         С.Сүнчәләй,  «Өмет» шигыре

5. Татарстан Республикасының картасы, флагы, дәүләт гербы.

Кичәнең барышы.

Сәхнә югарыда әйтелгән материаллар белән җиһазлана. Әдипнең портреты астында өстәл, аның өстендә чәчәкләр куелган. Портретның өстенә «Кара көннәрнең шаһитлары» дигән сүз язып эленгән.

Кичә башланып киткәндә, сәхнә эче күренеше. Пәрдә алдында алып баручылар гына. Аларның берсе – кыз бала, икенчесе ир бала булуы шарт. Кичәне мәдәният йорты хәзерләсә, кичәне егет һәм кыз алып бара. Алар татар халыкның милли киемнәреннән.

Кыз: Киң Иделне Чулман кичкән жирдә

Җәелеп ята татар җирләре.

Чал тарихка алтын белән язылды,

Курку белмәс батыр ирләре.

Егет: Нинди генә купшы сүзләр әйтмик,

Син аларга лаек, Татарстаным.

Нефть, КамАЗ, эшчән халкың белән

Еракларга таралды даның.

Кыз: Кая гына бармыйм, кайда гына булмыйм,

Республикам йөрәк түрендә.

Туган җирем, урман-басуларым,

Кабатлана минем телемдә.

Егет: Шигырь калыбына салды Зәйнашева,

Ключарев кушты монңарын;

Мәктәбемнең (авылымның) сәнгать эшчәннәре

Сиңа багышлады җырларын.

Сәхнәдә хор: «Туган җирем Татарстан».

Хорны башкарганда, пәрдә ачыла. Алып баручылар кереп китәләр. Хор тәмамлангач, сәхнә алдына алып баручылар чыга.

Кыз: Эре гәрәбәдәй бодайларың

Басуларда җилдә чайкала;

Авылымның эшчән егетләре,

Ул кырларда мул уңыш ала.

Егет: Табигатең матур, халкың эшчән, батыр,

Гөлбакчага тиңлим жиремне.

Бакчаларда сайрый сандугачлар,

Гүя мактап туган илемне.

Хор: «Гөлләр иле» (Сәлимә Шамсина көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре).

Хор тәмамлангач, пәрдә ябыла.

Кыз: Юбилейга аяк атлаганда,

Искә алам үткән юлыңны.

Элек нинди идең, сөйлим шуны,

Тыңла хәзер кызың, улыңны.

Егет: Кәләпүшең, сабын, дегетеңне

Бирә идең бөтен Рәсәйгә.

Камыт белән арба-сукаларны

Ясап бирә идең һәр җәйгә.

Кыз: Хатын-кызлар озын кышкы төндә

Җеп эрләде шәмдәл яндырып.

Сагыш белән тулган көйне сузды

Йөрәкләрдә өмет калдырып.

Пәрдә артында татар халкының борынгы көе «Гөлжамал» яңгырый. Җыр тәмамлануга, акрын гына пәрдә ачыла.

Кыз: Туган халкым, үткәннәргә күз сал,

Күпме шәхес бирдең дөньяга.

Шиһап Мәрҗаниләр, Гаяз Исхакыйлар –

Зурлап баш иябез аларга.

Сәхнәнең ике ягыннан кыз һәм малай чыгып, Гаяз Исхакый портреты астына чәчәк бәйләмнәре куеп кереп китәләр.

Егет: Көрәштеләр алар хөрлек өчен

Аямыйча җанын, тормышын.

Кайберләре корбан булды аның

Халкыбызның бәхете өчен.

Кыз: Әнә каршыбызда бер портрет,

Гаяз Исхакый ул, безнең зур әдип.

 Гүя килгән безнең арабызга,

Тормыш юлын безгә сөйлим дип.

Егет: Татар милләтенең горурлыгы

Чагылыш тапты безнең Гаязда.

Драматург, әдип һәм публицист –

Болар әле аңа бик аз да.

Кыз: Беренчеләр булып нигез салды

Реалистик әдәбиятка.

Моңа кадәр ник белмәдек аны,

Кичәбездә сүз бит шул хакта.

Егет: Караңгылык чоры шаһитлары булып

Урын алдың тарих битендә.

Якты фикерләрең юлдаш булып

Йөртте сине дөнья читендә.

Кыз: Яшереп тотты синең иҗатыңны

 Партократлар, явыз залимнар.

Халкыбыздан аерып, пычрак атып,

Буржуаз әдип, диделәр алар.

Егет: Хәзер, дуслар, әйләнеп кайтырбыз

Гаяз абый узган чорларга.

Партократ галим нәрсә әйтер?

Сүзне бирик хәзер шуларга.

Кереп китәләр.

Партократ галим керә. Сакал-мыектан, кара күзлектән. Кулында Гаяз Исхакый иҗаты дип язылган зур форматлы китап. Эре кыяфәт белән сәхнә уртасына килә.

Партократ галим: Татар милләтенә азатлык дип

Ничек ярый Гаяз Исхакый?

Татар халкы, үзен төшенмичә,

Кара, ничек Гаязны яклый?

Татарларга автономия дип,

Исәпләре аеру Рәсәйдән.

Барлык тозакларны корып тырышмасак,

Алар ычкынырлар зур бәйдән.

Җисемен түгел, хәтта исемен дә

Онытсын татар халкы.

Онытмаса, эшләр харап:

Исхакый алар яклы.

Һәркем аны: яше-карты

Буржуй әдип дип белсен.

Илен ташлап, читтә йөргән

Әдип булып тарихка керсен.

Кара пәрдә корыйк аңа,

Яшерелсен иҗаты.

Аңа бәйле дөреслекне

Белмәсен татар халкы.

Г.Исхакый портретына кара пәрдә ята. Портрет астындагы чәчәк бәйләмнәрен алып ташлый. Исхакыйның иҗаты тупланган китапны аягы белән таптап, сәхнәдән чыгып китә.

Демократия керә.

Демократияне гәүдәләндерүче кыз актан киенгән. Кулында сүз иреге, халыклар дуслыгы, туганлык дип язылган китап.

Демократия:

      Караңгылык чоры басты

Әйләнә-тирәбезне.

Күп шәхесләр юк ителде

Дошман дип алдап безне.

Яхшылык начарны җиңә дип

Әйткән әти-бабайлар.

Көрәш озак дәвам итте,

Узды күп еллар, айлар.

Дөреслекнең саф җилләре

Ертты кара пәрдәне.

Гаделсезлекне юарга

Тиде халык ярдәме.

Портрет өстендәге кара пәрдәне алып ташлый. Җирдә яткан чәчәк бәйләмнәрен портрет астына куя. Аунап яткан китапны кулына ала. Китапка карап, шигырь юллары укыла.

Кимсетелгән, пычранган

Шәхесләр тазардылар.

Гаяз Исхакый кебекләр,

Санасак, бик күп алар.

Йөз утыз биш ел тулды

Исхакый туган көнгә.

Бу кичәне багышлыйбыз

Хөрмәтебез менә кемгә.

Чынбарлыкка әйләнделәр

Әдип сызган планнар.

Моның шулай икәнлеген

Бездә һәр кеше аңлар.

Республикам, беренчеләр булып,

Яулап алды азатлык.

Бәйсезлеккә юл тотуы

Халкым өчен зур шатлык.

Татарстан Гимны яңгырый. Демократия кереп китә.

Сәхнәгә алып баручылар чыга. Алар чиратлап кичәнең программасы белән таныштыралар.

Бүгенге программада:

1. Бөек әдибебез Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗат эчтәлеге (укытучы яки өлкән укучылар сөйли).

2. Драматург Гаяз Исхакыйның «Алдым-бирдем» драмасының өзек карый аласыз.

3. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗатына бәйле әдәби викторина (татар теле кабинеты җаваплы).

4. Әдипнең «Зиндан» әсәренә күзәтү (китапханәче).

5. Мәктәп һәвәскәрләре катнашында концерт.

Әдәбият:

         «Мирас» журналы, 2/1992 ел, 31-39 нчы битләр.

«Мәгариф» журналы, 4/1991 нче ел, 20-21 битләр.

«Мирас» журналы, 6/1992.

Г.Исхакый «Зиндан», бастырылган томнары.

«Татарстан» иҗимагый-сәяси һәм назари (теоретик) журнал, 2/1991 нче ел, 80-86 нчы битләр

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби викторина өчен сораулар һәм аларга җаваплар.

1. Гаяз Исхакыйның беренче әдәби әсәре кайчан языла? Аның исеме ничек һәм ул нинди жанрда?

Гаяз Исхакыйньщ беренче әдәби әсәре «Тәгальлүмдә сәгадәт» исемендә. Бу әсәр 1898 нче елда басыла. Ул хикәя жанрына керә.

2. Г.Исхакый Казанда, Петербургта һәм Мәскәүдә ни исемле газеталар чыгара? Ничәнче елларда? Аларның тоткан юнәлеше нинди?

Җавапны түбәндәге схемада күрсәтеп була.

Казан

Петербург

Мәскәү

Еллар

Газетаның исеме

Еллар

Газетаның исеме

Еллар

Газетаның исеме

1901

«Тәрәккый»

1913

«Ил»

1914

«Ил» Мәскәүгә күчерелә

1902

«Хөррият»

1916

«Сүз»

1905

«Таң йолдызы»

1906

«Тавыш»

Газета-журналларның төп девизы: «Без үзебезгә җавапларны бары тик көрәшеп кенә яулый алабыз».

Милләткә хезмәт итү, аны азатлыкка чыгару идеяләре газета битләрендә чагылыш таба.

Г.Исхакый 1918 нче елда Петропавелда «Маяк» газетасын нәшер итә.

3. Г. Исхакый чит илләрдә кайсы елларда нинди газета-журналлар чыгара?

Германия хөкүмәте 1939 нчы елда (IX аенда) «Милли юл» журналын яктырта.

1934-1938 нче елларда Г.Исхакый Манчжурия, Корея, Япония, гарәп илләре буйлап сәфәрдә йөри. Ерак Көнчыгышта чагында бу илләрдәге эмигрантлар өчен «Милли байрак» газетасын оештыра (Мунден, Манчжурия).

1929 нчы елдан 1939 нчы елга кадәр Польшада яшәү чорында «Яңа милли юл» газетасына нигез сала.

4. Әдип Октябрь революциясенә кадәр һәм соңыннан ничә тапкыр кулга алына һәм аңа нинди хөкемнәр чыгарыла?

Кулга алыну еллары

Аңа чыгарылган хөкем карары

1905 елның декабре

Гаязның бүлмәсендә тентү була. Ул кулга алына һәм туган авылы Яуширмәгә сөргенгә җибәрелә (Чистай вязе).

1906 елның гыйнваре

Казанда Сәгыйть Рәмиев фатирында кулга алына. Берничә тәүлек Казан төрмәсендә тоткынлыкта булганнан соң, Мәскәүдә ике ай Бутырка төрмәсендә утыра.

30 октябрь, 1906 ел

Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән Г.Исхакыйны, җинаять кодексының 129 нчы маддәсенә нигезләнеп, ике айга Чистай төрмәсенә утырталар. Сайлаулар үткәч кенә, ул иреккә чыгарыла.

4 июнь, 1907 ел

Социалист-революционерлар партиясендә торуда һәм крестьяннар арасында җинаятьчел агитация ясауда гаепләнеп, Архангель губернасына өч елга сөргенгә җибәрелә. Башта Пинега шәһәрендә була, аннан Пинегадан 16 чакрымдагы Пиларчи авылына җибәрелә. Авырып, янәдән Пинегага кайтарыла.

1908 елның җәе

Сөргеннән качып, Петербургка килә. Эзенә төшә башлагач, Төркиягә китә.

1911 елның ахыры

Яңадан Петербургка кайта. Хәбибназар Сатлыков исеме астында Петербургта яши.

26 гыйнвар, 1912 ел

Кулга алына. Сөрген срогын тутыру өчен, яңадан Архангельскка 200 чакрым ераклыктагы Пинега шәһәренә җибәрелә.

4 апрель, 1913 ел

Г.Исхакый сөргеннән азат ителә. Сөрген срогын тутырганнан сон, туган ягына – Казанга кайтырга ниятли. Ләкин аңа Казан губернаторы рөхсәт итми. Шуңа күрә ул Петербургта яши. 1914 елда Мәскәүгә күчеп китә.

5. Гаяз Исхакый Октябрь революциясенә кадәр һәм соңыннан нинди псевдонимнар белән язган?

Гаяз Исхакый, 1911 ел ахырында Истамбулдан Петербургка кайткач, Хәбибназар Сатлыков фамилиясендәге паспорт белән яши. Эмиграция елларында «Иделле», «Шольц» псевдонимнарын йөртә.

6. Октябрь революциясенә кадәр Г.Исхакыйның нинди әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән?

Г.Исхакыйның бай иҗатын рус укучыларына җиткерү юнәлешендә җитди адымнар ясала. 1910 нчы елдан М.Горький белән элемтәдә тора. Башта «Өч хатын белән тормыш», «Алдым – бирдем» драмаларын тәрҗемә итү турында сүз бара. Н.Насрый, М.Тактамышев, В.Гордлевский язмаларында Г.Исхакый һәм аның иҗаты хакында мәгълүматлар бирелә. Аның «Шәкерт абый», «Алдым – бирдем», «Мулла бабай», «Сөннәтче бабай» әсәрләре рус телендә басыла.

7. Г.Исхакыйны кем һәм нәрсәгә карата мөнәсәбәттә «Сүнә белми торган ялкын» дип атый?

1916 нчы елда Фатих Әмирхан Г.Исхакыйның иҗатына бәйле аңа карата: «Сүнә белми торган ялкын», – дип әйтте.

Хәзер Г.Исхакыйның «теге якта» язган хезмәтләрен укырга мөмкинлек туды. Ул әсәрләрнең берничәсен укыган очракта да, әдип үзгәрмәс, үз идеалларына хыянәт итмәүче шәхес буларак күз алдына килеп баса. Моннан Ф.Әмирханның 1916 елда ук язучыга биргән бәясенең дөреслеге раслана.

8. Г.Исхакый Россия составында мөстәкыйль милли-мәдәни автономия булдыру мәсьәләсен беренче булып кайда һәм кайчан күтәрә? Бу турыда аның нинди хезмәтләре бар?

Г.Исхакый Россия составында мөстәкыйль милли-мәдәни автономия мәсьәләсен түбәндәге хезмәтләрендэ китерә:

- 6-13 март, 1917 ел – «Сәясәт галәмендә». Башта ул «Ил» газетасында басыла. Соңыннан укучыларның соравы буенча шул елны Мәскәүдә аерым брошюра булып чыга.

- 10-11 май, 1917 ел – «Безнең юлыбыз». Беренче Бөтенроссия мөселманнары съездында Г.Исхакый тарафыннан төп доклад булып укыла. Монда сүз Россия составында мөстәкыйль милли-мәдәни автономия булдыру турында бара.

- «Теге якта» басылып чыккан (сәяси-тарихи) хезмәтендә.

- «Идел-Урал» сәяси-тарихи хезмәтендә. Бу тарихи әсәр 1933 елда Парижда, 1934 елда Токиода, 1939 елда Варшавада басыла. Ул рус, француз, поляк, япон телләренә тәрҗемә ителә.

9. Эмиграциядә Гаяз Исхакый кайсы илләрдә була һәм кайсы шәһәрләрдә яши?

1920 нче елда большевиклар Идел - Урал төбәгендә һәм Россиянең зур өлешендә ныклап урнашкач, Г.Исхакый илдән китә.

1919 нчы елда, Милли администрациянең чит ил эшләре вәкиле буларак, Г.Исхакый, Садри Максуди белән Парижга барып, Версаль Солых конференциясендә катнаша. Шул китүдән соң туган иленә эйләнеп кайтмый.

1929 елга кадәр Германиядә Берлинда, 1939 елга кадәр Польшада яши. Сугыш башлангач, Польшадан Төркиягә китә.

1920-1930 нчы елларда Польшада «Прометей» клубы исеме астында оешма яши. Вазифасы – үз халыкларының азатлыгы хакына Сталин режимына каршы көрәшүне максат итеп куйган  милли-патриотик оешмаларны бергә туплау, аларның эшен координацияләү. Башында Г.Исхакый торган «Идел-Урал» төрек татарларының бәйсезлек комитеты» да бу клубта член була. Клубның чыгымнарын Польша хөкүмәте күтәрә. 1933 нче елның җәй ахырында Г.Исхакый, шул фондтан акча алып, Ерак Көнчыгышка китә. Максаты – Япония, Корея, Манчжурия, Кытайда таркау яшәүче татарларны «Идел-Урал» байрагы астына җыю була. Шуңа бәйле Г.Исхакый Ерак Көнчыгышның санап кителгән илләрендә була.

1919 нчы елның ахырларында Г.Исхакый Себер аша Россиядән чыгып киткәч яшәгән шәһәрләр: Париж, Варшава, Хельсинки, Токио, Харбин, Мунден, Лондон, Истанбул, Анкара.

10. Гаяз Исхакыйның нинди сәхнә әсәрләре бар? Алар кайчан һәм кайда язылганнар? Драматургиянең нинди жанрларына карыйлар?

Хәзерге әдәбиятыбызның юл башында торып иҗат иткән әдипнең әдәби мирасы шактый бай. Безгә аның ике дистәдән артык драма әсәрләре билгеле. Түбәндә алар санап курсәтелгән.

Язылу елы

Язылу урыны

Әсәрнең исеме

Жанры

1900

Казан

«Өч хатын илә тормыш»

драма

1901

Казан

«Ике гашыйк»

комедия

1906

Казан

«Мөгаллим»

драма

1907

Казан

«Алдым – бирдем»

драма

1908

сөргендә

«Тартышу»

драма

1909

Петербург

«Кыямәт»

комедия

1909

Петербург

«Җәмгыять»

комедия

1911

Истанбул

«Зөләйха»

драма

1913

Петербург

«Кияү»

драма

1913

Петербург

«Мөгаллимә»

драма

1917

Себер, Кызылъяр

«Юлсызлар»

драма

1920

Париж

«Дулкын эчендә»

драма

1920

Париж

«Ике ут арасында»

драма

1923

Берлин

«Җан Баевич»

комедия

1947, 1948

Истанбул

«Олугъ Мөхәммәд»

тарихи драма

1946

Истанбул

«Хәят юлында»

драма

11. Гаяз Исхакый К.Насыйри һәм Ш.Мәрҗани турында нинди мәкаләләр яза һәм аларны кайчан һәм кайда бастырып чыгара?

1920 нче елда төрек телендәге «Тәрҗеман» газетасында К.Насыйриның «Мәшһүр мөхәррир» дип бәяләгән некрологы басыла.

1936 нчы елның 17 нче гыйнваренда Кытайның Мухден шәһәрендә басылып чыккан «Милли байрак» газетасынын 11 нче санында Шиһап Мәрҗәнинең тууына 120 ел тулу уңае белән язылган күләмле мәкаләсе Шиһап хәзрәттән ишетеп белгәннәре хакында истәлек сыман язылган.

12. Г.Тукайның «Һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәм авыл мужигының мич башында берәр данә булып торырга лазим (тиеш) вә хәтта фарыз», –  дип язуы Г.Исхакыйның нинди әсәрләренә адреслана?

Г.Тукай һәм Г.Исхакый икесе дә -  бөек шәхесләр. Язмышлары, эшчәнлекләре белән алар бик нык аерылсалар да, бу ике шәхес «милләт өчен җан атарга әзер торулары ягыннан якыннар. Алар якыннан аралашып яшәмәсәләр дә, бер-берсен олы иҗатчы итеп таныганнар.

1910 нчы елда Г.Тукай Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повестына карата: «Һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәм авыл мужигының мич башында берәр данә булып торырга лазим (тиеш) вә хәтта фарыз», –  дип язган.

13. «Зөләйха» драмасы кайсы елларда, кайда һәм нинди театр коллективлары тарафыннан сәхнәгә куела?

Драма 5 пәрдә 6 күренештә. Беренче тапкыр 1917 елның 17 (30) нче мартында Казанның Зур драма театры бинасында «Сәяр» труппасы тарафыннан куела. Икенче тапкыр «Зөләйха» драмасы 27 нче мартта шул ук театр бинасында халык соравы буенча уйнала.

1917 нче елның 4 нче апрелендә «Зөләйха»  Г.Исхакыйның үз постановкасы белән кабат куела. 1917 нче елның 4 нче мартында «Сәйәр» труппасы Мәскәүнең КОРШ театры бинасында «Зөләйха»ны уйный.

Октябрь революциясеннән соң «Зөләйха» 1917 нче елның 19 нчы ноябрендә «Сәяр» труппасы тарафыннан уйнала.

1917 нче елның июлендә спектакль Зәйни Солтанов режиссёрлыгында Әхтерхан театрында куела.

1921 нче елда эмигрант татарлар оештырган үзешчән драма коллективларында Кытайның Харбин шәһәрендә уйнала.

1937 нче елларда Япониядә, Токиода, Финляндиядә, Тампере шәһәрендә уйнала.

Искәрмә. Тукай районыннан Теләнче Тамак авылы Хәлфин сәүдәгәрләрнең яшәгән урыны буларак, 1910-1912 нче елларда Хәлфиннәр татар халкының алдынгы фикерләре белән аралашканнар. Аерым истәлекләргә караганда, Гаяз Исхакый да Хәлфиннәрдә кунакта булган. Ул үзенең «Алдым – бирдем» драмасын Хәлфиннәр тормышыннан алып язган. 1919 нчы елда Хәлфиннәр, йортларын ташлап (бу биналарга бүгенге көндә Теләнче Тамак Коррекция мәктәбе урнашкан), Теләнче Тамактан китәләр. Авыл активы тарафыннан Г.Исхакыйның «Алдым-бирдем» пьесасы Хәлфиннәрнең тире складында (склад озак еллар буе авылның Мәдәният йорты һәм кинотеатры булып хезмәт итте) авыл халкына уйнала.

(Теләнче Тамак авылы тарихыннан)

14. Гаяз Исхакый чит телләрдән татар теленә кайчан һәм нинди әсәрләр тәрҗемә иткән?

1902 нче елда А.Пушкинның «Капитан кызы» повестен татар теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгара. 1905-1907 нче елларда Н.Гогольның «Борынгы алпавытлар» әсәре тәрҗемә ителеп бастырып чыгарыла. 1945 нче елда Худяковның «Казан ханлыгы тарихы» Истанбулда тәрҗемә ителә.

15. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә Г.Исхакый татар милләтенең үсешен тоткарлап тора торган нинди сәбәпләрне күрсәтә?

Гаяз Исхакый 1902 нче елда язылган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» фантастик-публицистик повестының кереш өлешендә татар милләтенең үсешен тоткарлый торган 5 сәбәпне санап китә:

1) иске фикерле руханилар, бигрәк тә ишаннар;

2) ишаннар кулындагы мәктәп-мәдрәсәләр;

3) милләткә хезмәт итүчеләрнең, фәкыйрь булып, тамак хакына эшләргә мәҗбүр булулары;

4) рус мәктәпләрендә укырга теләмәү, рус мәдәниятеннән тайпылу;

5) эшләгән эшләрнең нәтиҗәсезлеге, башлау-ташлау, ахырына кадәр җиткерә белмәү.

16. «Бу әсәрнең мәйданга куелуына ирек бирелү хәзерге көндә татар өчен искиткеч зур вакыйгадан саналырга мөмкин. Бу әсәрне караганда: «Шушындый пьесаларны сәхнәдә күрерлек хөррият» дөньясына ирештек микәнни?» – дигән сүз һәрбер кешенең күңеленә килерлектер».

Бу сүзләр кем тарафыннан һәм Гаяз Исхакыйның нинди әсәре турында, кайчан әйтелгән?

Атаклы «Сәйәр» труппасы «Зөләйха» спектаклен беренче тапкыр 1917 нче елның 17 нче мартында Казанның зур драма театрында сәхнәгә куя. Шул уңайдан Фатих Әмирхан: «Зөләйха» – талантлы каләм (...) белән язылган, урыны-урыны белән гаять тирән рухи фаҗигане караучының алдына китерә торган пьесадыр. Бу – иске хөкүмәткә каршы гаять куәтле бер обвинительный акт", – дип әйтә.

Ш.Әхмәдиев, әлеге сүзләрне куәтләп: «Бу әсәрнең мәйданга куелуына ирек бирелү хәзерге көндә татар өчен искиткеч зур вакыйгадан саналырга мөмкин. Бу әсәрне караганда: «Шушындый пьесаларны сәхнәдә күрерлек хөррият» дөньясына ирештек микәнни?» – дигән сүз һәрбер кешенең күңеленә килерлектер», – ди. Ул ата-бабаларның мондый күренешләрне ачыклап сөйләүләре хакында әйтә.

Ш.Ә. «Зөләйха», «Йолдыз» гәҗите, 1917 ел, 22 март.

17. Гаяз Исхакый исемендәге премия бирү кайчан гамәлгә керде? Премиянең беренче лауреатлары кемнәр һәм аларга бу бүләк нинди хезмәтләре өчен бирелде?

1991 нче елда Татарстан Язучылар берлеге һәм «Туган як» җәмгыяте тарафыннан булдырылган («Казан утлары» №5, 1991 ел, 191 нче бит) Гаяз Исхакый исемендәге премияләр түбәндәге язучыларга бирелде:

- 1991 нче елда Роберт Батуллага әдәбият өлкәсендә зур хезмәт куйган, иҗтитимагый-сәяси тормышта актив катнашуы өчен (Кырым татарларына ярдәм оештыручы, әйберләрне Кырымга илтүче);

- 1992 нче елда Ибраһим Зиннәт улы Нуруллинга «Мәшһүр кешеләр тормышы» циклындагы «Фатих Әмирхан» исемле китабы өчен;

- Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗановка «Йорт бәйрәме», «Моң» исемле шигырь китаплары өчен (шагыйрь 1995 нче елда үлә);

- 1997 нче елда Тәлгать Галиуллинга «Тәүбә» романы өчен һ.б.


Татарстан Республикасы Тукай районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Советлар Союзы Герое Н.Х.Шәрипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомумбелем бирү мәктәбе»

“Син кайттың, Исхакый, Ватанга!”

Азатлык җырчысы

(Г. Исхакыйның тууына 135 ел тулуга карата сәхнәләштерелгән күренеш).

Башкарды:

                                                                            10 нчы сыйныф укучысы

Ямалиев Илназ Рамил улы

Җитәкчесе:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Арсланова Гөлсинә Габдрахман кызы

                                            2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс....

Гаяз Исхакый иҗаты "Алдым-бирдем" комедиясе

Творческая работа учащиегося по данной тематике....

«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә.

«Озак еллар онытып торган өченкичер безне ,кичер ,Исхакый.”Әдәби музыкаль кичә....

"Ак калага Тукай кайтты" исемле презентация

Дәрестән тыш эшләрдә кулланырга мөмкин...

Җырлары белән әйләнеп кайтты ул!

Үзешчән композитор Рәшит Рәхимовның якты истәлегенә багышланган иҗат кичәсе...

Драма "Әни,мин кайттым..."

1 пәрдәлек драма...