Җырлары белән әйләнеп кайтты ул!
материал на тему

Хабирова Майсара Фаисовна

 

Үзешчән композитор Рәшит Рәхимовның якты истәлегенә багышланган иҗат кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyrlary_beln_ylnep_kaytty_ul.docx34.84 КБ

Предварительный просмотр:

Җырлары белән әйләнеп кайтты ул!

(Үзешчән композитор Рәшит Рәхимовның якты истәлегенә багышланган иҗат кичәсе)

Үткәрү датасы: 27.04.2016.

Алып баручылар: Хәбирова М.Ф., Хәертдинов С.С.

Кулланылган җиһаз: презентация.

Көй астында “Әллүки”не укый Дифинә Шәмсиева.

1а.б. Хәерле көн хөрмәтле тамашачылар!

2а.б. Хәерле көн кадерле авылдашлар!

1а.б. Хәерле көн Мөхтәрәм кунаклар!

2а.б. Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбызның сөекле улы даһи шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны һәр төбәктә зурлап билгеләп үттеләр.

1а.б. Татар милләте яшәгән, татар милләтенә мөнәсәбәте булган барлык төбәкләрдә Г.Тукайга багышланган кичәләр меңнәрчә, миллионнарча кешеләрне  янәдән берләштерде.  Мәктәп, балалар бакчасы, китапханәләр, мәдәният учаклары халкыбызның яраткан язучысын искә алды. Иҗатының саекмас чишмә булуын раслады.  Татарның бөек шәхесенә баш иде.

Х.Туфан. “Чәчәкләр китерегез Тукайга”. Укый Теләкәй мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Закирҗанова Рушания.

2а.б. 

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без туган телдән туганнар

Без Тукай оныклары.

“Туган тел” композициясе

2а.б. Халкыбызнын гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын әйдәгез бергәләп җырлыйбыз.

1а.б. Ярты гасыр эшчәнлеге белән Республикабызга таныш,  "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе бүген бездә кунакта. Авылдашыбыз,  шигъри осталыгы белән  район халкына билгеле, йөгерек каләме белән тиз арада күпләрнен күңелен яулаган һәм күп җырлар авторы Сәрия Шәйгәрдән кызы да хөрмәтле кунагыбыз. “Җырлары белән әйләнеп кайтты ул!” иҗат кичәсе  талантлы музыка белгече, Рәшит Шәйгәрдән улы Рәхимовның якты истәлегенә багышлана.        

Җыр “Актаныш сылулары” С. Ганиуллина көе һәм сүзләре.Р.Мусин җырлый.

1.а.б. Матур табигатьле, һәр яктан урман белән әйләндереп алынган Каенлык авылында яши башлаган Рәхимовлар гаиләсе башта Иске Җияшкә соңрак Теләкәй авылына күченә.

Шәйгәрдән абый белән Җиһания апа гаиләсендә 5 бала үсә. Рәхимовлар гаиләсендә балалар гел “5” легә генә укыйлар, фән олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар. Авылның өлкән буын кешеләре аларны зыялы, талантлы дип бәяли.

2.а.б. Рәхимовларның ерак әбекәе - Мөхәммәтова Гыйльмеҗиһан, “Коммунизмга” колхозының атказанган колхозчысы, Мәскәүгә ВДНХга барган, берничә медале һәм ордены бар. Каенлык авылында яши, 103 яшенә җитеп бакыйлыкка күчә. Әтиләрен урманчы булгач, шунда җибәргәннәр. Алар яңадан туган авылына Теләкәйгә кайтканнар. Гаилә башлыгы скрипкада уйный, әниләре бик матур җырлый.

Җыр.Рәхмәт сиңа анам. С.Ганиуллина көе. Ф.Дәүләтбаев сүзләре. А.Амируллин җырлый.

1.а.б. Гаиләнең беренче баласы Рәшит Рәхимов, авыл мәктәбен тәмамлауга, Әлмәт музыка училищесына юл тота. Анда музыка белгечлеге ала. Укып чыккач, Әлки районы Базарлы Матак музыка мәктәбендә бер ел эшли. Аннан туган ягына кайта, “Агыйдел” ансамблендә хезмәт куя. Яркәй сәнгать йортында эшчәнлеген дәвам итә. 18 ел буе сәнгать мәктәбе директоры, “Йайгор” ансамбленең җитәкчесе вазифасын башкара.

Рәшит абый белән Актанышта хезмәт эшчәнлеген бергә башлаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусинга сүз бирелә.

2.а.б. Шәйгәрдән абый гаиләсендә бер йодрык булып үскән балаларның калганнары да җыр сәнгатенә гашыйклар. Алар барысы да баянда уйныйлар. Әтиләре Шәйгәрдән абзый баянда да, скрипкада да уйнаган. Крестьян тормышы белән яшәгән авыл агае балаларын мандолина, скрипка, төрле гармун һәм баяннар белән тәэмин иткән.

1.а.б. Сенелләре - Дания, Сания, Сәрия; энесе - Рәфил - музыка белгечлеге юнәлешендә китмәгәннәр. Алар барысы да югары белем алганнар. Алабуга һәм Казан институтларының физика  - математика факультетын тәмамлаганнар. Барысының да табигый талантлары -  җыр-моңга сәләте - тормышларында гел янәшә барган.

Бүгенге кичәнең сәбәпчесе Ганиуллина Сәрия Шәйгәрдән кызы, 1952 нче елның 26 нчы апрелендә (нәкъ бөек Тукаебыз белән беркөнне) Татарстан республикасы Актаныш районы Иске Җияш авылында туа.

Сәрия апа туган авыл Иске Җияш турында Илсур Тимиров язган “Җияшем” шигырен укый Рушания Закирҗанова

2.а.б. Теләкәйдә сигез классны бетергәч, урта белемне Актанышта ала. Аннан Алабуга педагогик институтының физмат факультетын бетереп, Такталачыкта математика укыта. Мәктәптә аңа җыр дәресләрен дә алып барырга туры килә.

Җырлый Гәрәева Резеда. Яшьлегем хисләре

1а.б. Сәрия апа -  өч бала анасы. Олы кызлары Энҗе әнисе кебек югары педагогик белемгә ия. Уртанчы кызлары Лариса - Актаныш халкына яхшы таныш, чәчтараш булып эшли, матур причёскалар ясап, район хатын – кызларын      сөендерә. Өченче баласы улы Илһам эретеп ябыштыручы һөнәренә укый, кызганычка каршы йөрәк авыруыннан вафат була. Сәрия ханым үтә туган җанлы кеше. Балачакның һәр мизгелен кадерләп  саклый. Үзешчән композитор  Рәшит абыйсының үлеме аны иҗатка этәрә. Сәрия ханым абыйсының җырларын өйрәнә һәм үзе дә җырлар яза башлый.

Җыр. Абыем.С.Ганиуллина сүзләре һәм көе. Башкара автор үзе.

Сәхнә түрен Сәрия апаның үзенә бирәбез. Рәхим итегез.

1а.б. Гаиләдәге б а ш бала Рәшиткә гармуннар алып бирәләр. Беренче гармуны тальян була. Яңадан хромка, аннан соң баянга ия  була. 7-8 нче сыйныфларда нотага карап баянда уйный. Рәшит абый гармуннарда бик оста уйнарга өйрәнә. Актанышка эшкә кайткач, “Агыйдел” җыр һәм бию ансамблендә биюче кыз Зөһрә белән тормыш коралар. Ике кыз үстерәләр, биш оныклары була.

Җыр. Әрем исе, әрем тәме. Р.Миңнуллин сүзләре, Р.Рәхимов көе.

1.а.б. 1976 елда Башкортстан республикасы Югары Яркәй авылына музыка мәктәбенә директор итеп эшкә чакыралар. Ул анда күп кырлы эшчәнлек алып бара, мәктәптә яңа бүлекләр ача, балаларның һөнәри белемнәрен үстерүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә. 1976 нчы  елда Бөтенсоюз фестивалендә лауреат дипломы белән бүләкләнә.

2.а.б. 2006 елда Марс Латыйпов исеменә багышланган үзешчән композиторның беренче ачык зона бәйгесендә катнашкан Рәшит Рәхимовка дипломант исеме бирелә. Гомумән, аның эшчәнлеген бәяләгән диплом һәм грамоталары бик күп.  Әйе, Рәшит 2012 елның 7 сентябрендә безнең арабыздан китте. Сөйләгән сүзләре хәтердә: Сара Садыйкова үзенең “Җидегән чишмә” җырын беренче тапкыр Рәшиткә уйнап күрсәткән; Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева һәм башка җырчыларны баянда уйнап җырлатуын; чит илләргә концерт куярга баруларын; гармуннар төзәтүен һәм көйләвен сөйли торган була.

Җыр. Тургай. Р Миңнуллин сүзләре.Р.Рәхимов көе.Теләкәй авылы хатын-кызлар вокаль ансамбле җырлый.

1.а.б. Рәшит абыйның вафатыннан соң, сеңелләре Сәрия һәм Дания аның төрле кәгазьләрдә сакланган иҗатын җыйнап, “Җыр сөюче дусларыма” исемендә тулы бер китап чыгаралар. Музыка юнәлешенә эшли башлаганнан алып. Ул көйләр язган. 200 ләп җыр иҗат иткән: Роберт Миңнуллин, Риф Мифтахов, Дилә Булгакова, Марат Кәбиров, Ренат Хәйретдинов, Энже Мөэминова, Клара Булатова, Нәҗибә Сафина кебек күренекле шагыйрьләрнең әсәрләренә көй язган. Әлеге җыентыкта 64 җыр тексты урын алган. Шагыйребез  Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә Сәрия Ганиуллина күп кенә көйләр иҗат итте.

(Ә хәзер сүзне Сәрия Ганиуллинага бирәбез.)

Җыр. Моңаю.С.Ганиуллина көе, Ф.Дәүләтбаев сүзл. Р.Мусин җырлый.

1.а.б. Авылдашыбыз Рәшит Шәйгәрдән улының туган якны сагыну - юксынуы, күңел сызланулары, мәхәббәте, әйтер сүзе көйгә салынган китабы; Мактау кәгазьләре, шәхси фотосурәтләре Сәрия Ганиуллина тарафыннан Теләкәй мәктәбе музеена бүләк ителде. Бу изге эшләре өчен туганнарга авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

1а.б. Районыбызның танылган язучысы 1986 елны СССР, 1992 елда Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсендә шактый  еллар җитәкчелек иткән мөхтәрәм авылдашыбыз,

бүгенге көндә 11 китап авторы, тарихны тирәнтен белгән зыялы кешебез, шәҗәрәләр төзү остасы  - Йосыф абый Хуҗинның 31 ел гомере район һәм республика матбугатында кайнап уза.

(Хәзер сүзне Йосыф Әхтәм улы Хуҗинга бирәбез)

2.а.б. Сәрия Ганиуллина “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенең әгъзасы булып тора. 2015 елда аның “Абыем” дип аталган ноталы җырлар китабы чыкты. Бу җыентыкта авторның сүзләренә, көенә һәм районыбызның шагыйрьләре Фәнәвис Дәүләтбаев, Ленар Шәех, Язилә Галлямова, Энҗе Разова, Альбина Афзалова, Зәйнәп Зәкиева сүзләренә язылган җырлар урын алган.

Жыр. Гармунчыга. С. Гайнуллина көе. А. Авзалова сүзләре.

1а.б. Ә инде 2016 нчы елда аның тагын бер китабы дөнья күрде. Ул хезмәт - “Абыема” дип атала. Бу китапта  яңа авторлар  өстәлгәне күренә. Алар: Рания Мортазина, Гүзәл Миңнегалиева, Кадрия Саматова, Рәхилә Зиннәтуллиналар. Әлеге авторларның сүзләренә Сәрия Ганиуллина көй язган. Яңа гына табадан төшкән бу китапта табигать, туган авыл, мәктәп, сагыну - сагыш, туганлык хисләре урын алган.

 "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсенең иң өлкән иҗатчысы булган мәрхүмә авылдашыбыз ак күңелле ак әбиебез (6 китап авторы) Тәгъзимә апа Мөхәмәтдинованы да бүген зур хөрмәт белән искә алабыз. Әлфисә апа Гыймазова укыган шигырь юллары Тәгъзимә апа рухына дога булып ирешсен.

2а.б. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы күп еллар "Агыйдел дулкыннары" берләшмәсен җитәкләгән (11 китап авторы) 80 яшендә туган авылы Мерәстә яңа йорт салып кергән мөхтәрәм кунагыбыз Әмирҗан абый Моталлаповка сүз бирәбез.

1а.б. “Суз, җырыңны, былбылым!” (1990 ел), “Карурман чишмәсе” (2007 ел), “Таныш халәт“ китаплары авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, "Агыйдел дулкыннары"әдәби берләшмәсен җитәкләүче,  Сәрия  Ганиуллинаның  сыйныфташы, күп шигырьләренә көйләр язылган Фәнәвис Дәүләтбаевка сүз бирәбез.

2а.б. Мерәс авылыннан килеп Теләкәй мәктәбендә белем алган "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсенең актив  әгъзасы Зәйнәп Зәкиевага сүз

бирәбез.

1а.б. "Агыйдел дулкыннары"әдәби иҗат берләшмәсенә йөрүче Мерәс авылы кызы Фәнүсә Баяновага сүз бирәбез.

2а.б. Ә хәзер сүзне, Теләкәй авылында туып, Актанышта гомер итүче "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсендә чыныгу алган, үзенең бик күп шигырьләре, язмалары белән таныш авылдашыбыз Әлфисә Сәлах кызына сүз бирәбез.

2а.б. Үзенең фәлсәфи шигырьләре белән күпләргә таныш авылдашыбыз Вилдан абыйга сүз бирәбез. Әйдәгез иҗат җимешләрегезне кунакларга да ирештерик.

  • Бабам әйтә һәрбер нәсел

Бер мәгърүр имән кебек

Якын ул газиз кадерле

Атаң йә инәң кебек.

Хәзер сүзне туганнарына бирәбез.

1 а. б. Күп еллар Район китапханәсендә тырыш хезмәтен куючы авылдашыбыз Резеда Гыйлмуллина җитәкләгән "Илһамият" клубы, елдан артык кына эшләвенә карамастан берсеннән - берсе үзнчәлекле бик күп чаралар үткәреп килә. Сәрия апаның да иҗат кичәсе бик зур әзерлек белән район китапханә залында үтте. Ә хәзер сүзне авылдашыбыз Резеда Нурлыгаян кызына бирәбез.

2а.б.“Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсенең хәзерге җитәкчесе

(3 китап авторы) Лилия Гыйлемгә сүз бирәбез.

“Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсендә күп еллар сәркатип булып эшләүче (6 китап авторы) Альбина Авзаловага сүз бирәбез.

"Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, киң мәгълүмәтле шагыйребез (2 китап авторы) Роберт Сәләховка сүз бирәбез.

Йомгаклау.

Шушы матур кичәнең сәбәпчесе Сәрия ханымның сүзе һәм  Атлас Амируллин башкаруында “Кайтам һаман урап үткәнгә” (С.Ганиуллина көе. Э.Разова сүзләре) җыры белән кичә тәмамлана.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

"Бишек җырлары - халкым рухы"

әдәби-музыкаль кичә...

Татар халкының уен җырлары һәм такмаклары

1.Татар  халкының уен җырлары,такмаклары  турында мәгълүмат    бирү.2.укучыларның дөрес җырлау,  музыканы тою сәләтләрен үстерү, темплы җырлар аша дөрес дикция булдыру бу...

"Ак калага Тукай кайтты" исемле презентация

Дәрестән тыш эшләрдә кулланырга мөмкин...

Син кайттың, Исхакый, Ватанга!

Гаяз Исхакыйның 135 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценарие...

Драма "Әни,мин кайттым..."

1 пәрдәлек драма...