Эш тәҗрибәсеннән
материал

Мөкминова Әлфия Дамировна

Мин - Казан шәһәре Совет районының 8нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөкминова Әлфия Дамир кызы  “Туган телне укытуда квест-дәрес технологиясен куллану аша коммуникатив компетенцияләр формалаштыру”  темасына эш тәҗрибәмне уртаклашам

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_tzhribsennn.docx46.28 КБ

Предварительный просмотр:

Эш тәҗрибәсеннән.

Мин – Казан шәһәре Совет районының 8нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөкминова Әлфия Дамир кызы. Эш тәҗрибәмне уртаклашу темасы:  “Туган телне укытуда квест-дәрес технологиясен куллану аша коммуникатив компетенцияләр формалаштыру”.

 Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе  мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә  күтәрелергә тиеш. Бу яңа стандартта  “эшлекле белем бирү” дип атала. Һәм ул стандартның нигезе булып тора.  Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү. Ягъни укучылар дәрес темасын үзләре ачарга, уку проблемасын үзләре табарга һәм чишәргә тиеш булалар. Гади генә итеп әйткәндә, укытучы балалар фикер эшчәнлеге белән идарә итүче генә булып тора.

Федераль дәүләт стандартларында дүрт эшчәнлеккә өстенлек бирелә: шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив. “Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала”, – дип ассызыклана дәүләт стандартларында һәм укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе булып тора. Димәк, федераль дәүләт стандартларына ярашлы рәвештә, татар теле укытучысының төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.

Коммуникатив компетенция – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы, хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү, телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары күп төрле.

Бу технологиягә корылган дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган. Коммуникатив технологиянең өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда.

Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш.

Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – замана таләбе. Белем бирү өлкәсендә югары сыйфатка ирешү, өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерергә ярдәм итү, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә булышу  максатыннан,  мәгълүмати-компьютер,  коммуникатив, иҗади үсеш, уен, проблемалы укыту, сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләрне, системалы-эшлекле якын килү алымнарын кулланам. Дәресләрем кызыклы үтсен өчен барлык тырышлыгымны куям.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында фикерләү эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә һәм алган белемнәрне куллануны таләп итә, укучыларны  билгеле бер ситуацияләргә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган уку-укыту формаларын һәм методларын сайларга кирәк.  Шуңа күрә дә фән белән кызыксынуны үстерү максатыннан, үземә “Туган телне укытуда квест-дәрес технологиясен куллану аша коммуникатив компетенцияләр формалаштыру” дигән тема алдым. Максатым –  заманга лаеклы,   конкуренциягә сәләтле, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау-сәламәт шәхес тәрбияләү. Девизым – “Укучыларыма бар йөрәк җылымны биреп, үз эшемнең остасы булу”.

   Бу теманы  очраклы гына сайламадым. Мин 5-7, 9 нчы сыйныфларда эшлим: туган татар телен, туган рус телен, татар телен дәүләт теле буларак укытам. Татар теле hәм әдәбиятын укытуда иң төп проблема – ул балада тел өйрәтүгә карата кызыксыну уяту, мотив булдыру. Укытучыларның күпчелеге бүген бер үк төрле проблемалар белән очраша: укучыларда сөйләм, иҗади фикерләү һәм грамоталы язу күнекмәләре үсеш алмаган, күпләрнең танып-белү эшчәнлеге һәм гомумән уку мотивациясе түбән. Шуңа күрә дә бу проблемаларны бик актуаль дип саныйм.

Укытучы булып 20 еллап эшлим, үз эшемне яратам. Мәктәптә укучылар олы тормышка әзерләнә дип саныйм, минем өчен иң мөһиме – уку-укыту процессында һәр бала өчен мөмкин булган барлык шартларны да булдыру.

Укыту процессын ничек аңлаешлы һәм кызыклы итәргә, ничек һәр балага үзен уңышка ирешкән итеп тою мөмкинлеген бирергә соң?

Лев Семёнович  Выготский фикеренчә, “Баланы нинди дә булса эшчәнлеккә тартканчы, кызыксындыр.  Ә теләсә нинди эш төре (шөгыль) белән кызыксыну бала бу эшчәнлеккә әзер һәм кирәкле бөтен көче шуңа юнәлтелгән булганда гына нәтиҗәле була. Бу очракта укучы үзе эшли, укытучыга аның эшчәнлеген кирәкле юлга юнәлтәсе  генә кала”. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

Туган тел дәресләренең иң мөһим бурычлары: укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү; укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык иҗади шәхесләр итеп тәрбияләү,  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү; телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

 Бу мәсьәләне хәл итү юлы –  квест технологиясен куллану.

Дәресләрем өчен мин бу технологиянең иң нәтиҗәле алымнарын, укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсен, уку материалының эчтәлеген һәм үз мөмкинлекләремне дә исәпкә алып сайлыйм. Бу миңа белем алуны кирәкле һәм файдалы гына түгел, ә кызыклы процесска әверелдерергә мөмкинлек бирә. 

Методик темам кысаларында эш тәҗрибәмне төрле мәйданнарда уртаклашам: конференцияләр, семинарлар, конкурслар, газета-журналлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет челтәрендә.

Квестлар технологиясе хәзерге заманда бик кирәкле, мәгариф системасында укыту һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итү өчен кулланыла.

 Нәрсә соң ул квест?

Квест (ингл. quest-эзләү, маҗаралар) –  инглиз теленнән “эзләү” дип тәрҗемә иткәндә,  ул кызыклы маҗаралы сюжеттан торган командалы уен, анда һәр катнашучы билгеле бер роль башкара һәм әлеге роль өчен билгеләнгән бурычларны үти. Белем бирү процессында квест – рольле уен элементларын үз эченә алган, мәгълүмат ресурслары, шул исәптән Интернет та кулланып чишә торган проблемалы бирем. Гади генә итеп әйткәндә, бу уенда һәрвакыт эзләргә кирәк булган сорау яки бирем бирелә. Шуларны үтәп кенә алга барырга һәм финишка җитәргә була. Иң мөһиме, ул бер темага багышланган, бер максатка юнәлтелгә н булырга тиеш.

          Сюжетына карап квестлар өч төрле булырга мөмкин:

  • линияле (сызыклы) – уен чылбыр буенча төзелгән: бөтен маршрут буенча бер биремне өйрәнгәннән соң, катнашучылар икенче биремне  алалар;
  • штурмлы –  барлык уенчылар да төп бирем ала һәм нокталар, ярдәмлекләр (подсказка) белән, әмма шул ук вакытта бурычларны хәл итү юлларын мөстәкыйль рәвештә сайлыйлар. Һәрбер уенчы аерым бирем үти, ахырдан, шул аерым үтәлгән биремнәр бергә берләштерелеп, нәтиҗә чыгарыла;
  • боҗралы –   шул ук “линияле” квест, әмма боҗра эчендә  ябык квест. Командалар төрле финиш булачак нокталардан старт ала. Боҗра буенча йөреп чыгып, ахырдан беренче пунктка әйләнеп кайталар.

Белем бирү квестының төзелеше:

1. Кереш (сюжет языла, рольләр бүленә).

2. Биремнәр (этаплар, сораулар, рольле биремнәр).

3. Башкару тәртибе (бонуслар, штрафлар).

4. Бәяләү (нәтиҗә, призлар).

Квест әзерләүче  педагогка квестның максатлары һәм бурычларын, максатчан аудитория һәм катнашучылар санын, ресурслар, квестның сюжетын һәм формасын, ярдәмчеләр, оештыручылар санын, датасын, катнашучыларны ничек җәлеп итәргә икәнлеген билгеләргә, сценарий язарга кирәк.

Шулай итеп, интерактив технологиянең бер төре буларак, белем бирү квесты һәр баланың актив танып-белү процессына тартылуы (мәктәп укучыларының шәхси һәм төркем эшчәнлеген оештыру, нинди дә булса тема буенча мөстәкыйль эшли белү сәләтләрен һәм күнекмәләрен ачыклау); укучыларның фән, иҗади сәләтләрен үстерү; тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү, мәгълүмат белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштыру, күзаллауларын, эрудициясен, мотивацияләрен киңәйтү; биремнәрне үтәү, мәдәни традицияләргә, тарихка, туган якны өйрәнүгә  хөрмәт тәрбияләү, биремнәрне үтәүгә шәхси җаваплылык тәрбияләү, сәламәтлек саклау кебек бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Белем бирү квесты – белем бирү һәм күңел ачу программаларының өр-яңа формасы, аның ярдәмендә балалар тулысынча вакыйгаларга чумалар, уңай эмоцияләр алалар һәм актив рәвештә эшчәнлеккә керешәләр, чөнки яхшы уеннан да мавыктыргычрак нәрсә булырга мөмкин? Җанлы квест һәр катнашучыга үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәтергә генә мөмкинлек бирми, уенчылар арасында коммуникацион элемтәләрне үстерүгә дә ярдәм итә, бу аралашуны стимуллаштыра һәм уйнаучыларны туплауның яхшы ысулы булып хезмәт итә. Квестларда ярыш элементы, шулай ук көтелмәгән нәтиҗә (көтелмәгән очрашу, серлелек, атмосфера, декорация) бар. Алар аналитик сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә, фантазияне һәм иҗатны үстерә, чөнки катнашучылар җанлы квестларны уен барышында тулыландыра алалар.  Квест  куллану укытуның традицион формаларыннан китәргә мөмкинлек бирә.

Хәзер уку йортларында веб-квест кебек эшчәнлек төре популярлаша бара, чөнки укучыларның күбесе заманча мәгълүмати технологияләрдән ирекле файдалана, бу алар өчен мәгълүмат эзләү, аны эшкәртү һәм төрле презентатив формаларда бирү процессын гадиләштерә. Белем бирү веб-квестларының үзенчәлеге – укучыларның мөстәкыйль яки төркемле эше өчен мәгълүмат төрле сайтларда урнашкан. Моннан тыш, веб-квест белән эшләү нәтиҗәсе булып, веб-битләр һәм веб-сайтлар рәвешендә укучыларның эшләрен бастырып чыгару тора.

«Квест» термины белем бирү технологиясе буларак беренче тапкыр 1995 елның җәендә Сан-Диего университетының белем бирү технологияләре профессоры Додж Берни  тарафыннан тәкъдим ителә.  

Квестның өстенлеге дип коммуникатив компетенцияләр үсешен санарга кирәк, чөнки шәхси максатка ирешү коллектив максатка ирешү белән аерылгысыз.

Белем бирү квестында уен элементлары булып сюжет, мәгълүмат эзләү һәм аның белән эшләү, акыл көче һәм иҗади якын килүне таләп итә торган башваткычларны һәм мәсьәләләрне хәл итү тора. Нәтиҗәгә ирешү биремнәрне үтәү, предметларны эзләү һәм куллану, башка персонажлар белән эшләү юлы белән төрле каршылыкларны җиңеп чыгу нәтиҗәсендә генә мөмкин.

Әлеге технологиядән файдаланганда, без проблемалы биремне чишүгә мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат эзләү һәм анализлау, эксперимент аша киләбез.

Бу командалы квест, анда һәр катнашучы ниндидер роль уйный һәм башкарыла торган роль исеменнән уку бурычларын (мәсьәләләрен) хәл итә.

“Җанлы” квест дәрестә яки дәрестән тыш эшчәнлек барышында уздырыла һәм  команданың «станцияләр» (“тукталышлар”) буенча хәрәкәт итүен күздә тота. Аларга квестның проблемалы бурычларын хәл итү өчен билгеле бер биремне үтәргә кирәк.

Квест технологиясенең элементларын дәресләрдә еш кына кулланырга була.

Белем бирү квестын төзү һәм үткәрү алгоритмы.

Белем бирү квестын ничек төзергә? Нәрсәдән башларга? Бу сорауларга җавап бирү өчен, гамәлләр тәртибен билгеләргә кирәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге технологиянең уңышы беренче чиратта укытучыга бәйле.

  1. Квестны тулысынча түгел, ә аерым элементларын гына да кулланырга мөмкин. Аны үткәрү формасы (дәрестә яки дәрестән тыш), әзерләнүгә киткән вакыт һәм иҗади тырышлык квестның төренә бәйле.
  2. Квестның темасын һәм исемен билгелибез. Квестның темасы уку программасыннан сайлана. Кагыйдә буларак, ул дәреснең программасы буенча темасына туры килә. Квест исемен сайлауга иҗади якын килергә кирәк. Ул кызыксыну уятырга, интрига тотарга, “Алга таба нәрсә?” дигән сорауга җавап табарга ашкындырып (ымсындырып) торырга тиеш. Квест исемен укытучы, кагыйдә буларак, мөстәкыйль уйлап таба.
  3. Проблемалы чыгыш  әзерлибез. Квест – үз эченә проблемалы бирем, укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзгән сюжет. Сюжет маҗаралы һәм/яки детектив характерда булырга, үз эченә ниндидер серне яки табышмакны алырга мөмкин. Бу укучыларда экспериментларга, уйланырга, эзләргә теләк уятырга сәләтле мавыктыргыч сәяхәт, сәер очрак яки хәзерге тормыштан ниндидер вакыйга була ала.
  4.  Төп проблемалы һәм арадаш биремнәр (проблемное и промежуточные задания) төзибез. Проблемалы төп биремне мин дәреслектән алам.  Бу темага арадаш биремнәрне методик кулланмалардан табарга яки төзергә була.
  5. Квестта катнашучылар өчен роль уйлап табабыз. Шунысын да истә тотарга кирәк, рольләр булуы һәрвакытта да кирәк түгел, бу квестның төренә бәйле. Мәсәлән, “җанлы”  яки веб-квестта алар кирәк, ә дәресне квест технологиясе элементлары белән үткәргәндә рольләр кирәкми. Рольләр укучыларның сәләтенә карап билгеләнә. Әйтик, рәсем ясаучы укучы квестта рәссам булырга мөмкин, ә кемдер тарихчы, сәнгать-әдәбият белгече, сәяхәтче һ.б.
  6.  Белешмә, иллюстратив, дидактик өләшү материалы тупланган кейс әзерлибез. Белем бирү квестының төренә һәм темасына бәйле рәвештә сораулар әзерлибез (әгәр дә рольләр, алар өчен сораулар каралган булса), белешмә материал һәм квест темасы буенча иллюстрацияләр сайлыйбыз, мәгълүмат ресурслары исемлеген төзибез, белешмә материаллар һәм башка мәгълүмат чыганакларын әзерлибез. 
  7. Уен кагыйдәләрен төзибез. Квестта уен кагыйдәсе – бу мәсьәләне чишү өчен укучыларга нәрсә эшләргә кирәклеген белү. Уен кагыйдәләре укытучы әзерләгән кейстагы материал белән эшләү этапларын үз эченә алырга тиеш. Кагыйдәләргә рольне сайлау (әгәр бу каралса); мөстәкыйль гамәлләр планын төзү; квест биремнәре буенча кирәкле материаллар җыю; мәгълүмат ресурсларын һәм башка чыганакларны өйрәнү; белешмә материалы белән эшләү; мәсьәләләрне чишү һәм сорауларга җавап бирү; иҗади биремнәрне үтәү, текст, иллюстрацияләр белән биремнәр эшләү; квест нәтиҗәләре буенча хисап әзерләү. Командалы уен кагыйдәләре: командага берләшү, квестта коллектив белән эшләү бурычын кую; рольне сайлау; сайланган рольдән чыгып, чыганаклар материалын өйрәнү һәм укытучы әзерләгән интернет-чыганакларга сылтамалардан мәгълүмат алу; сайлап алынган рольгә туры китереп биремне үтәү; квестның үтәлгән биреме турында хисап төзү һәм тапшыру кебек гамәлләр керә ала.   Укытучы тарафыннан  планлаштырылган барлык инструкцияләр – укучылар квестта үтәргә тиешле уен кагыйдәләре.
  8. Квест үткәрәбез. Үткәрү вакыты квест төренә бәйле (дәрестә яки сыйныфтан тыш эшчәнлектә).

Квестны үткәрүгә әзерлек түбәндәгеләрне үз эченә ала: үткәрү буенча гамәлләр планын төзү; планның һәр пунктын (этабын) уйлау һәм әзерләү; бөтен квестны һәм аның аерым этапларын үткәрүгә вакытны исәпләү; уен үткәрү өчен урын әзерләү.

  1.  Нәтиҗәләр чыгарабыз һәм укучыларның эшен бәялибез. Нәтиҗәләр ясау һәм эшне бәяләү түбәндәге эзлеклелек белән башкарыла.

Нәрсә соң ул квест-дәрес?

Квест-дәрес – проблемалы укыту технологиясен кулланып, уен формасында үткәрелә торган дәрес.

Мондый типтагы дәресләр түбәндәге принциплар белән төзелә:

  1. Проблема куелышы. Укучының гаҗәпләндерерлек кызыксындырсаң,  материалны үзләштерү нәтиҗәлерәк була.
  2. Күңел ачу характерында. Белем алу канәгатьләнү хисе бирергә тиеш.
  3. Тормыш белән балаларның теләкләре арасында бәйләнеш булуы. Белемнәрне үзләштерү укучыларның активлыгыннан һәм кызыксынуларыннан тора.
  4. Сюжет, биремнәр, кагыйдәләр һәм җиңү критерийлары.

        Һәрбер квестның максаты биремнәрне бер эзлеклелек белән үтәү, билгелә кагыйдәләргә нигезләнеп максатка ирешү.

        Шулай итеп, квестлар аналитик сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә. Квест-дәресләрнең өстенлеге – укытуның актив методларын куллану. Әлеге технологияне кулланганда укыту методы – фәнни-тикшеренү.  Квест-дәрестә төркемнәрдә эш тә, индивидуаль эш тә булырга мөмкин.

Мин туган тел дәресләрен квест элементлары  белән җанландырып җибәрәм. Балаларга бик ошый, алар кызыксына, яңа белемнәргә омтыла. "Сорау-җавап" формасыннан баш тарттык. Балалар алдына төрле мәсьәләләр куеп, аларны тормыш ситуацияләренә әверелдерәм, укучылар рәхәтләнеп чишә. Укучыларга белем алу, аларда кешеләр белән аралашучанлык һәм мөстәкыйльлелек тәрбияләү өчен  бөтен шартларны тудырам. Нәтиҗәдә,  укучыларым дәресләрдә үзләренең сәләтләреннән чыгып эш итәләр, уку барышында бирелгән мәсәләләрне чишә белү сәләтләрен тикшерәләр. Бу технология укучылардан үз фикерләрен әйтә белүләрен сорый, ул фикерне дәлилләүләрен һәм нигезләнүләрен таләп итә.  Минем дәрестә сөйләмем укучыларныкына караганда  аз. Укучыларым, минем ярдәмем белән, проблемалы сорауларга җавап биреп, үзләренә яңа белемнәр туплыйлар.  Мин аларны дөрес фикергә килергә этәрәм,  шунлыктан укучы үзе эзләп тапкан материалны озакка һәм яхшырак истә калдыра.

Дәрес-квестны яңа мәгълүмати технология буларак куллану укыту процессын камилләштерергә, аның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттырырга, баланы мәгълүмати җәмгыять шартларында уңайлы тормышка әзерләү, оптималь карар кабул итә белү яки катлаулы ситуациядә хәл итү вариантларын тәкъдим итү, эксперименталь-тикшеренү эшчәнлеген тормышка ашыру,  мәгълүмати культураны формалаштыру, мәгълүматны эшкәртә белү кебек педагогик максатларны тормышка ашырырга ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Сценарий внеклассного мероприятия по литературе. Писаховский праздник "В гостях у Сени Малины"

1. Заочная  экскурсия. С.Г. Писахов-«патриарх северной литературы». В 2005г.  в старинном здании на Поморской-10 в г.Архангельске  открыт музей Писахова, в котором представлены интересн...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар берләшмәсенең эш планы

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар  берләшмәсенең  2008- 2009 уку елына эш планы...

Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслек...

Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә проект методын куллану тәҗрибәсеннән

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  проект  методын куллану, проект  төзү һәм яклау  сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, алган белемнәрне гамәлдә кулланырга, һәркемгә үз фикерен...

Литературная театрализованная игра «Под сенью дружных муз».

Игра и представление по творчеству А. С. Пушкина....