Әниләр көненә концерт программасы
план-конспект
Әниләр көненә багышлап әзерләнгән концерт программасы
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 20.26 КБ |
Предварительный просмотр:
Программа
- Сәхнәдә өч ана бишек җыры башкара.
- “Әниләр һәм бәбиләр” әсәреннән өзек.
Бишек җыры дәвам ителә.
Сәхнә артыннан: Туфан Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр” драмасы.
Сезнең алда мәктәпнең моңлы сандугачлары: Ралия-Гөлнара дуэты
- Җыр: Ралия-Гөлнара
Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге матур кичтә сезне сәламли мәктәп коллективы. Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз диелә җырда. Бүгенге концертыбызны да җир йөзендәге иң кадерле, иң газиз кешеләребезгә – Әниләребезгә багышлыйбыз. Белдерү куелгач, әниләр көне үтте бит инде дигән сүзләр ишетелде. Әниләр көне елның һәр көнендә булырга тиеш, һәр сәгатендә. Бу изге җанлы кешеләргә матур сүзләрне, ихлас яратуны кызганмыйк. Бары аналар гына газиз баласына гомерен дә бирә ала. Залдагы барлык аналарга тыныч-имин елларда, балаларының игелеген күреп, сөенечле хәбәрләрен ишетеп яшәргә язсын.
Әнисез кеше туа алмый. Кеше әнисез була алмый. Һәм булырга тиеш тә түгел. Һәрберегезнең янәшәсендә газиз әнисе булсын. Янәшәдә булмау – ул син әнисез дигән сүз түгел. Кемнәрнеңдер кадерлеләре аларның күңелендә, йөрәгендә...
Шигырь: Бүген Әниләр бәйрәме
Сәхнәдә - моңлы җырчыбыз Зөлфәт Мостафин.
- Җыр: Зөлфәт
Ә хәзер сәхнәгә мари кызларын чакырабыз.
- Бию: Мари
- Шигырь “Әни куллары”
- “Кичер мине, әнкәй” өзек
Сәхнә артыннан: Рабит Батулла ““Кичер мине, әнкәй”” драмасы.
Җырлары белән күңелегезне яулаган Ралия Габделхакова.
- Җыр: Ралия
Кеше дөньяга килә, яши, гомерләрнең чикле икәнен барыбыз да белә. Ничек кенә авыр хакыйкать булмасын, кызганыч, газиз әниләр дә мәңгелек түгел. Әнисезлек дигән күңел халәтенә ияләнеп булмый. Аны кычкырып йөреп тә, ачып күрсәтеп тә, ул яраны дәвалап та булмый. Минем җан авазым - шигырьләремдә.
Руфия - шигырь
- Бию: Су юлы
- Талгын музыка, слайдлар, “ Әниең”
Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфрак-лары лепердәшкән авазлар йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел - бу әниеңнең рухы булыр...
...Әгәр тәңкә-тәңкә карлар яуганда аларның исеннән, сафлыгыннан башың әйләнеп китсә, башаклар җырыннан әсәренеп калсаң, бел - аларда әниеңнең йөрәк җылысы, аның рухы канат сирпеп киткән чак булыр.
...Әгәр елмаючы бәхетле йөзләр күрсәң, зәңгәр күктә ак болытлар йөзсә, кояш-кояш булып җылы яңгыр яуса, йолдыз-йолдыз булып язгы тамчы тамса, бел - аларда әниләр җанының яктысы булыр. Аларның һәммәсе дә әниләр йөрәгеннән өзелеп төшкән. Безнең бу якты җиребез, ай-кояшлы, йолдызлы күк, серле галәм - һәммәсе дә әниләр йөрәге белән җылытылып, яктыртылып калган.
...Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясасаң, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эз калдыра алсаң, бел - болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан.
...Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел- болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, "балам, бәгырь итем" дип күргән ачы газар - михнәтләрдән....
Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларыңа күләгә төшермә, яхшы укуың, матур яшәвең, игелекле гамәлләрең белән сөендер!”
Фоат САДРИЕВ "ТАҢ ҖИЛЕ" романыннан өзек
Сезне үз җырлары белән Гөлнара Гарипова сәламли.
- Җыр: Гөлнара
- Скетч: “Чаткылар”
Сәхнә артыннан: Таҗи Гыйззәт “Чаткылар” драмасы.
Сәхнәдә рус кызлары биюе
- Бию: Рус халык биюе
Шигырь “Чәчләремне сыйпа әле, әни,”
- Җыр: Раушания
- Шигырь “Әниемнең хәлен аңлыйм”
Сезнең каршыда җырларга чыгучы кызлар исә - җырчы әниләр. Рәхим итеп каршы алыгыз, Кызлар ансамбле.
- Җыр: ансамбль
Сезне кабат моң дәрьясына дәшә җырчы егетебез Зөлфәт Мостафин
- Җыр: Зөлфәт
- Бию: Керәшен татарлары
Керәшен татарлары биюеннән дәртләнеп алсагыз, хәзер бераз моңланып алыгыз инде, сәхнәдә Рәхимә Низамова
- Җыр: Рәхимә
Хөрмәтле тамашачылар, моннан ике-өч ел чамасы алдарак куйган концертыбызда без сезнең алда инструменталь ансамбль буларак чыгыш ясаган идек. Безнең ул шаян номерыбыз һәммәгезгә дә ошады, шуңа без бу номерны кабатлап күрсәтәбез. Телисезме? Чакырыйммы сәхнәгә ансамблебезне? Яхшы, алай бик сорагач, чакырам инде. Башладык. Кадерле тамашачылар, сезнең хозурга чакырыла... Чакырыйммы?! Әйдәгез, алкышлыйк...
- Металлофон
- Бубен
- Кырлы бәләк
- Кашыклар
- Шалтыравык
- Маракас
- Курайлар
- Баян
Алдагы концертыбызда без шушы составта сезнең алга тезелеп баш игән идек, ә быел исә уйнап та күрсәтергә булдык.
- Инструменталь ансамбль
Шигырь “Кулларыңны сагынам”
- Җыр: хор
Аерылу бик авыр булса да бүгенге концертыбыз ахырына якынлашты. Алкышларыгыз өчен, безгә булган җылы мөнәсәбәтегез өчен зур рәхмәт, хөрмәтле тамашачылар. Без сәхнә кешеләре түгел, ләкин без – укытучы. Без һәр дәрестә әллә нинди рольләр уйныйбыз: яклаучы, саклаучы, туры юл күрсәтүче, уңышларга әйдәүче дә без. Иң элек без белем һәм тәрбия бирүчеләр. Шуңа да бүгенге Әниләр көненә, Татарстаныбызда театр елы уңаеннан, шулай ук сезне ял иттерү максатыннан уйланылган әлеге кичебез дә үзенә күрә бер тәрбия сәгате булгандыр дип ышанасы килә. Мондый очрашулар дәвамлы булсын!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
9 класста географиядән эш программасы
Үрнәк программага нигезләнеп эшләнгән программа. Классның үзенчәлекләренә карап үзгәрешләр кертелгән. Татарстан географиясенә урын бирелгән....

Концерт современных композиторов в практике детских музыкальных школ на примере Концерта №1 для фортепиано с оркестром О.Буровой
1. Вводный раздел2.Основной раздела) Методический анализ Концерта №1 для фортепиано с оркестромб)Биография композитора3.Заключительный раздел4. Приложение (нотные примеры)...

Открытый урок Назлымовой Э.А. Тема:"Освоение концертного жанра в младших классах ДШИ и ДМШ. Роль фортепианного концерта в раскрытии творческого потенциала учащихся. Работа над "Легким концертом" Н.И.Сильванского G-dur 1 часть
28 сентября 2017г прошел открытый урок преподавателя Назлымовой Э.А. с уч-ся 3-го класса Чуль Лия-Сарой.Тема: "Освоение концертного жанра в младших классах ДШИ и ДМШ. Роль фортепианного концерта ...

Методическая разработка сценария открытого занятия - концерта класса вокального ансамбля. Концерт-репетиция «Маме дорогой»
Данный материал может быть полезен для педагогов, работающих в областивокала, вокального ансамбля. Представленная методическая разработка может быть взята за основу для подготовки отчетного концерта к...

Методическая разработка сценария открытого занятия - концерт класса вокального ансамбля Концерт «Музыкальный калейдоскоп»
Данный материал может быть полезен для педагогов, работающих в области вокала, вокального ансамбля. Представленная методическая разработка может быть взята за основу для подготовки отчетного конц...

урок в 6 классе "Инструментальный концерт.Духовный концерт", посвящён юбилею итальянского композитора Антонио Вивальди
Музыка,В тебе я раствориться,В твоих октавах и пассажах,В твоей гармонии хочу.Барокко мир чудесный,Мир страстных форм,Мир ярких ощущений.Он не закончен,Весел,Он...Вот шарики,Гирлянды,Вот рокаи,И здесь...

