Күңелгә нидер җитми. «ТЯ», №1 (12425), 10 гыйнвар, 2020 ел
материал

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Предварительный просмотр:

                           

Яңа ел бәйрәме тирәсендә йөрәк түрендә балачак хатирәләре яңара.

Ел саен, бәйрәмгә бер ай кала, иң матур открыткаларны сатып ала идек. Аңа гади карандаш белән юллар сызып, туганнарга, дусларга котлау-теләкләребезне юлладык. Көн саен хат ташучы Мәгъмүрә апаны көтеп тордык, чөнки аның сандык кадәрле сумкасыннан газеталар белән бергә открыткалар килә иде. Кайлардан гына килмәде бит алар! Кызганыч, бүген ватсап аша кешедән кешегә “пересланное сообщение” итеп җибәрелгән тозсыз котлаулар, төрле группалардан килгән бер төрле рәсемнәр чын йөрәктән язылган открыткаларны алыштыра алмый шул. Беркөнне фотолар карап утырганда бер төргәк килеп чыкты. Совет чорының барлык матур персонажларын җыйган, тәрбияви әһәмияткә ия булган открыткалар күңелгә ничек якын икән!

Без дә быел кызым белән чыршы бизәдек. Ләкин элекке вакытта бизәлгән чыршыларга җитми инде. Һәр елны бер-ике атна алдан әти урманнан ике чыршы алып кайтты. Ул чакта агачы да җиткән, штрафлар дигән әйбер дә булмаган ахрысы. Берәү генә булса, өйдә апа белән минем арада тавыш чыкты, шуңа күрә чыршыларны ике якка да бизәдек. Чыршыны, бик кадерле әйбер саклагандай, өйнең түренә чиләк белән суга урнаштыра идек. Әни, төпләрен ак җәймәгә төреп, авып китмәсен өчен бау белән түшәмгә беркетеп куйгач, бизәү эшенә керешәбез. Ул яшел чыршының бөтен өйгә таралган исе! Хәзерге сыман ялтыравыклы мишуралар, пластмассадан эшләнгән шарлар, бантлар юк иде ул чорда. Әни мич өстеннән елга бер генә тапкыр кузгала торган, искереп беткән газета каплаган тартманы төшерә. Тузанын кагып, өске катка куелган вак дождикларны әкрен генә ала (андыйларны хәзер кулланмыйлар инде). Чират пыяладан эшләнгән чыршы уенчыкларына җитә. Әле дә шаккатам, ничә еллар рәттән шулар белән бизәсәк тә, әни берсен дә ватмыйча, кадерләп саклады аларны. Башта уенчыкларны эләбез, аннан мамыктан кар бөртекләре ясап, чыршыга сибәбез. Ахырдан бик саклык белән генә гирлянданы ботакларга урыйбыз. Кемдә нинди төрдәгесе булгандыр, бездә кызыл түбәле өй формасындагы ике гирлянда бар иде. Гирляндаларда утлар янганда кечкенә тәрәзәләрдә дә утлар чиратлаша. Безгә кергән һәр бала әнә шул өйдә яшәүче “әби белән бабай”ны күзәтергә яратты.

Яңа ел бүләген әти генә алып кайтты, мәктәптән бирелгән бүләкне дә кушкач, тәм-томнар каникул дәвамына җитәрлек булды. Үтә күренмәле пакетка салынган берничә әстерхан чикләвеге, алма, ике мандарин, печенье, конфет һәм перәннектән торган Кыш бабай бүләгеннән дә тәмлерәк ризык ашаган булмады. Хәзерге чор балалары мондый әйберләргә әйләнеп тә карамыйлар. Хәер, алар Кыш бабайга ышанамы икән соң? Кызымнан: “Кыш бабай Яңа елга нәрсә бүләк итсең соң?” — дип сорагач, “Әни, финансларың нәрсәгә җитә соң?” — дип үземә карады. Әйе, хәзерге балалар айфон, кыйммәтле телефон, колак ишетмәгән тагын әллә нәрсәләр сорыйлар.

Кышкы каникулда урамнан кайтып кермәдек без. Авыл кечкенә булганлыктан, өч кыз бергә тәгәрәп үстек. Киемнәр бозланып ката, өйдә ыштанны салгач, ул басып тора иде. Әни без каникулда вакытта иртәнге дүрттә торып өйгә бер яга, кичке өчләрдә икенче мәртәбә җылыта. Плитәдә чиләктә хайваннар өчен су кайный, ә мич арасында идәнгә киемнәрдән тып та тып тамчы тама. Әни бүтән чыгармыйм дип орышып торса да, шул юеш бияләй, ыштаннарны киеп тагын чыгып качабыз. Ничек салкын тиеп авырмаганбыздыр. Бүгенге көн баласы шулай юеш кием белән салкын урамда кар атышып уйнаса, ике атна авырып мәктәпкә бармаячак. Их, кышкы каникулда урамга чыксын иде әле алар! Юк шул, чыкмыйлар, көннәр буе телефонда уйнап утырсалар утыралар, әмма тау шууны, кар бабай тәгәрәтүне, кардан өй-окоплар ясауны белмиләр дә.

Кышкы каникулларда телевизордан совет мультфильмнарын, “Морозко” кебек әкиятләрне карап үстек без. Ә хәзер балаларның каникуллары Шреклар, Машалар, Үрмәкүч-кешеләр, инстаграмдагы блогерлар белән уза.

Без үскәндәге гирляндалар юк инде, матур пыяла уенчыклар да искелек калдыгы дип чыгарып ташланылды. Күптән инде открытка язып бәйрәмнәрдә бер-беребезне котламыйбыз.

...Кызым белән бизәгән чыршының утларын кабыздык. Искиткеч матур чыкты. Әмма җанга нәрсәдер җитми. Бөтен әйбер ясалмалыкка корылган бу заманда әнә шул балачакта калган чын чыршылар, кичләр буе төсле кәгазьдән ябыштырып ясалган чылбырлар, җан җылысы белән язылган теләкләр, ә кешеләргә гадилек җитми икән бит!

Рәмзилә ӘХМӘДУЛЛИНА. Казан.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Опыт создания здоровьесберегающей среды школы в Выборгском районе (в рамках стратегии развития системы образования Санкт- Петербурга 2011–2020 гг. «Петербургская Школа 2020»)

В статье представлен опыт работы ГБОУ Центр психолого-медико-социального сопровождения Выборгского района Санкт-Петербурга по формированию здоровьесберегающей среды в образовательных учреждениях район...

Годовые планы работы учителя - логопеда на 2018-2019, 2019-2020, 2020-2021 учебный год

Планирование организационно-методической работы. Формирование у педагогического коллектива ДОУ и родителей информационной готовности к логопедической работе....

N1. Формулы приведения (ПК1 - 26.03.2020, МЖКХ1 - 26.03.2020 и 27.03.2020)

Задание. 1. Сделать конспект краткого справочного материала.2.Записать в тетраде упражнения с решениями.3. Решить  задания для самостоятельной работы: №1,№2,№3.Ниже помещен материал для рабо...

МСТ1 (27.10.2020, 28.10.2020, 29.10.2020) Учебная игра (задания расчитаны на 3 урока)

1. Изучить представленный материал (файлы прикреплены)- Важность проведение разминки в волейболе- Основные правила игры в волейбол- Роли (амплуа) волейболистов2. Выучить жесты судей в волейболе, запис...

Т3 (29.10.2020, 30.10.2020, 06.11.2020) Блокирование (занятие расчитано на 3 урока)

1. Изучить представленный материал по теме: Блокирование (файл прикреплен)2. Просмотреть видео https://www.youtube.com/watch?v=PS0Al61OrtU&feature=emb_titlehttps://www.youtube.com/watch?v=Z89YQLEl...