Дуслык, бердәмлек бәйрәме
материал

Галимова Лейсан Ильдусовна

     25 нче август көнне авылыбызның иң матур җирендә – Сабан туе уза торган чишмә буенда бик матур бәйрәм узды. Әлеге тамашаны “Чәй бәйрәме” дип тә, “Чишмәгә мәдхия” дип тә атарга була.Чишмәгә мәдхия –мактау, иң тәмле , иң файдалы чәйләр чишмә суларыннан бит!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslykberdmlek_byrme.docx12.6 КБ

Предварительный просмотр:

Дуслык, бердәмлек бәйрәме.

     25 нче август көнне авылыбызның иң матур җирендә – Сабан туе уза торган чишмә буенда бик матур бәйрәм узды. Әлеге тамашаны “Чәй бәйрәме” дип тә, “Чишмәгә мәдхия” дип тә атарга була.Чишмәгә мәдхия –мактау, иң тәмле , иң файдалы чәйләр чишмә суларыннан бит!

       Бу бәйрәмне авылыбызда эшләп килүче “Ак калфак” җәмгыяте оештырды.Аның җитәкчесе- “Гөлчәчәк” балалар бакчасы мөдире Фәттахова Шамилә Тәүфыйк кызы.

      Тамаша сәгать  көндезге 2 дә башланып китте. Бәйрәмгә бик күп авылдашлар җыелды. Шулай ук районыбыз хакимияте башлыгы Р.Г. Кәлимуллин, Татарстан “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрис кызы. Районыбыздагы шушы исемдәге җәмгыять җитәкчесе Шакирова Гөлсинә , Дөбъяз авыл җирлеге рәисе Низамов Ә.С. та катнашты.

    ....Болынга 15 ләп өстәл куелган. Аларда- халкыбызның милли ризыклары- чәкчәк, кош теле, өчпочмаклар, кабартмалар, каклаган казлар, үрдәкләр һ.б.

        Татарстан Республикасы “Ак калфак” җәмгыяте башлыгы Кадрия Идрис кызы табыннарда  милләтебезнең 42 төрле ризык булуына сокланды.

       Өстәлләрне авылыбыздагы һәр урам халкы үзенчә бизәгән. Иң шәбе- Һади Такташ урамы дип табылды. Алар “Гран при”га лаек булды.

      Һәр өстәлгә ниндидер номинаөия бирелде: “Иң тәмле ризык”, “Иң музыкалҗ урам”һ.б.

      Безнең Дөбъяз мәктәбе коллективы “Иң бердәм коллектив” исеменә лаек булды.Без 2 өстәл әзерләдек. Берсендә – мәктәп музеендагы экспонатлар- җиз самавыр, җиз чәйнек, борынгы чордагы савыт- сабалар, төрле сөлгеләр. Һәр өстәлгә диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

       Авылдашыбыз Фәхретдинов Рәфыйк абый күргәзмәгә өендәге музей экспонатларын куйган иде.

          Авылыбызда яшәүче Бикмуллин Сәлим абый ясаган картиналарны һәркем сокланып карады.

          Бәйрәм концерт  номерлары белән үрелеп барды. Анда районыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре, тирә -як авылларның һәвәскәр артистлары чыгыш ясады.

         Безнең  мәктәп укучыларының җырларын, биюләрен бәйрәмгә килгәннәр алкышларга күмде.

          Әйе , бәйрәм бик матур килеп чыкты. Әлеге чара авыл халкын- урамдашларны, күршеләрне тагын да дуслаштырды.

Ләйсән Галимова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

" 4 ноябрь - Бердәмлек көне"нә багышланган монтаж.

Укучылар  өчен  музыкаль - әдәби  кичә....

" 4 ноябрь - Бердәмлек көне"нә багышланган монтаж.

Укучылар  өчен  музыкаль - әдәби  кичә....

Сыйныф сәгате: "Үс, чәчәк ат, бердәмлек һәм дуслык йортыбыз!"

11 сыйныфта сыйныф сәгате: "Үс, чәчәк ат, бердәмлек  һәм дуслык йортыбыз!"...

Э.Шәрифуллинаның “Дуслык,чын дуслык”шигыре

6 нчы рус сыйныфының татар телен  өйрәнүче укучылары өчен әдәбият дәресе...