Сыйныф сәгате: "Үс, чәчәк ат, бердәмлек һәм дуслык йортыбыз!"
классный час (11 класс)

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

11 сыйныфта сыйныф сәгате: "Үс, чәчәк ат, бердәмлек  һәм дуслык йортыбыз!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл us_chchk_at_berdmlek_hm_duslyk_yortybyz_syynyf_eshe.docx22.58 КБ

Предварительный просмотр:

11нче сыйныфларда сыйныф сәгате

Тема:   “Үс, чәчәк ат, бердәмлек  һәм дуслык йортыбыз!”

БАЛКЫП ЯШӘ, ТАТАРСТАН!

Хәнәфи БӘДИГЫЙ

Татарстан!

Республикам минем!

Тынычлык һәм дуслык бакчысы!

Һәр яңа көн иркен Идел-йортта!

Дуслык җыры белән башлансын!

Татарстан!

Сабантуйлар иле!

Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны!

Якты нурлар сибеп, балкып торсын

Илебезнең матур, ал таңы!

  • Хәерле көн, укучылар! Мин Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы. Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз. Татарстаныбызны мин мәгрур имәнгә охшатам. Укучылар, ә имән нинди агач? (нык, горур, көчле) Ләкин имән ничек кенә нык булмасын, тирәнгә киткән көчле тамырлары булмаса, ул авар иде.
  • Тарихыбыз тамырлары бик тирәндә, б.э.кадәр IX гасырларда ук башлана икән. Борынгы төрки каганатлары, Бөек Болгар, Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы кебек бөек, көчле дәүләтләр төзеп яшәгән безнең борынгы бабаларыбыз!
  • Хәзерге вакытта республикабызның Ил башлыгы – Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Аның оста җитәкчелегендә Татар иле барлык икътисади тармакларда һәм социаль өлкәләрдә дә, ягъни мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта һ.б  

  • Теманы киңрәк ачу өчен төркемнәрдә эшләргә тәгъдим итәм:

1нче өстәл – “  Бүгенге  Татарстан” темасы астында эшли. Сезгә ТР турында гомуми мәгълүматларны файдаланып, ТР спилс-картасын җыярга  һәм тәкъдир итәргә кирәк булачак.

2нче өстәл – “ТР-ң күпмилләтле мәдәнияте” темасы астында эшли. Сезгә өтәлләрдәге теоретик һәм күрсәтмә материалларны өйрәнергә, иҗади проект булдырып, аны якларга әзерләнергә.

3 нче өстәл – “Татарстан дөнья киңлегендә” темасы астында эләячәк. Сезгә ТР-ң халыкара мөнәсәбәтләрен анализларга, иҗади проект төзергә һәм якларга кирәк.

  • Тик башкаруның төп  шарты –  төркемнәр төрле телдә чыгыш ясарга тиеш буласыз.
  1. Рус
  2. Татар
  3. Инглиз

 (“Мин яратам сине, Татарстан!” музыкасы астында эшне башкаралар)

  • Эшебезне төгәллибез.
  • 1 нче өстәл рәхим итегез.
  • 2, 3 нче өстәлләр.
  • Афәрин, укучылар. Дәрестә Татарстанның казанышларын 3 телдә ачтык, аралаштык. Чөнки, татар теле—туган, рус теле – дуслык, инглиз теле – халыкара аралашу теле.  
  • Ләкин һәр милләтнең үз туган теле үзенә  якын, газиз. Бөек Тукаебыз да “Туган тел” шигырендә шул хакта сөйли. Әйдәгез әле, һәр өстәл бу шигырьне үз телендә сөйләп үтсен әле.
  • Афәрин, укучылар. Дәрестә Татарстанның казанышларын 3 телдә ачтык, аралаштык. Чөнки, татар теле—туган, рус теле – дуслык, инглиз теле – халыкара аралашу теле.  
  • Игътибарыгызга Нурлат гимназиясендә эшләүче “Илһам чишмәсе” түгәрәге куйган Туфан Миңнуллинның “Илгизәр + Вера” спектакленең өзекне тәкъдим итәм.
  • Карап үткән өзектән сез нәрсә белдегез? (Бер авылда 2 милләт кешеләре – татар һәм руслар 300 елдан артык тату яшиләр. Без аны ике күрше – Алексей белән Халиулла әңгәмәсеннән аңладык)
  • Аларның дус, тату яшәүләренә нинди мисаллар китерелде? (1 тапкыр да сугышып урамга чыкмаганнар; бәйрәмнәренә, туйларына йөрешкәннәр; бер-берсенең телен өйрәнгәннәр)
  • Менә бу күркәм татулыкның сере нәрсәдә икән? (акыллы итеп эш итүдә; бер-берсенең телен хурламауда, хөрмәт итүдә)
  •  Карап киткән өзектә ике милләт арасындагы дустанә мөнәсәбәтне күрдек. Чыннан да, милләт арасындагы дуслык бер-береңне хөрмәт итүдән башлана. Кешеләр, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне кәгазь бите белән чагыштырып була. Бер-береңә әйткән зурлау, мактау сүзләре дуслыкны саклый, халыкны берләштерә. Ә инде хурлаган, кимсеткән сүзләр дуслыкны тарката, сугышларга китерә.
  • Бу кәгазьне кеше күңеле дип алыйк. .
  • Дорфа сүзләр әйткәндә кешен күңеле бөрешә, яралана бара.
  • Матур, ягымлы  сүзләр әйткәндә күңел рәхәтләнә, иркәләнә. (кәгазь белән тәҗрибә)
  • Бердәм булыйк, дус яшик. Сыйныф сәгате барышында туплаган лаләләрегезне алып, бирегә чыгуыгызны үтенәм. Бу лалә чәчәкләренең таҗ яфракчыклары – республикабызда яшәгән төрле милләт халыклары символы. Татарстанда төрле милләт халкы үзара аралашып, төрле мәдәният, спорт, сәясәт өлкәләрендә хезмәттәшлектә яшиләр. (чолганалар)
  • Хезмәттәшлек вакытында килеп чыккан мәсьәләләрне, пролемаларны үзара аралашып, аңлашып хәл иткәндә генә милләтебез чәчәк атачак.
  • Әйдәгез әле, бүгенге дәресебезгә нәтиҗә ясап, без дә лаләләребезне дуслык түгәрәгенә урнаштырыйк.
  • Татарстанда яшәүче һәр милләтнең исемен горур итеп яңгыратыйк.

      Гасырлар  дәвамында республикада нык хуҗалык һәм мәдәни элемтәләр урнаштырылды, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр формалашты. Халыкара килешү, уңай хезмәттәшлек һәм уртак иҗади эшчәнлеккә гасырлар дәвамында халыклар арасында урнашкан үзара аңлашу, милли һәм конфессиональ булуына карамастан, кешеләргә ихтирамлы караш булу нәтиҗәсендә килә алды. Республикада бердәмлекне  катлаулы заманнарда да, хәзерге заман шартларында да саклап калып була. Һәм бу безнең байлыгыбыз, аның кадерен белергә кирәк.

       2021 нче ел ТР президентының күрсәтмәсе нигезендә туган телләр һәм халыклвр бердәмлеге елы итеп игълан ителде.

Торсак та без төрле җирләрдә

Без яшибез татар илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" 4 ноябрь - Бердәмлек көне"нә багышланган монтаж.

Укучылар  өчен  музыкаль - әдәби  кичә....

" 4 ноябрь - Бердәмлек көне"нә багышланган монтаж.

Укучылар  өчен  музыкаль - әдәби  кичә....

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

Дуслык – яшәсен җиребездә. Сыйныф сәгате.

Совет районының 175 гомуми урта белем мәктәбененең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы. Дуслык – яшәсен җиребездә... Сыйныф сәгате эшкәртмәсе 5а сыйныфы Максат: Кешеләр арас...

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

Дуслык, бердәмлек бәйрәме

   25 нче август көнне авылыбызның иң матур җирендә – Сабан туе уза торган чишмә буенда бик матур бәйрәм узды. Әлеге тамашаны “Чәй бәйрәме” дип тә, “Чишмәгә мә...