Дуслык – яшәсен җиребездә. Сыйныф сәгате.
классный час (5 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Совет районының 175 гомуми урта белем мәктәбененең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы. Дуслык – яшәсен җиребездә... Сыйныф сәгате эшкәртмәсе 5а сыйныфы Максат: Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә иң мөһим сыйфатларның берсе – дуслык икәнен балаларга төшендерү. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның, бердәмлекнең кадерен белергә өйрәтү, бер-береңңә юл куеп, тыңлый белергә өйрәнү Җиһазлау: Балалар рәсемнәре, ноутбук, презентация, табышмаклар, рәсемнәр Дәрес барышы Хәерле көн, укучылар! Без бүген сезнең белән әңгәмә оештырып үтәрбез. Әңгәмәбезнең атамасын бергәләшеп уйлап әйтербез. Ә хәзер мин сезгә бер хикәят сөйләп китәм Игътибар белән тыңлыйбыз. Бу хәл ял көне булды. Әби авырып китте дигән хәбәр килгән. Әти белән әни ике кызарын өйдә калдырып, әбиләргә китеп бардылар. Олы кызларына -8 , ә кече кызларына 6 яшь иде. Көне буе кызлар нишләргә белмәделәр. Гомумән әйткәндә, өйдә кызык түгел иде. Кич җитте. Әти белән әни кайтып керде. Кызларга бүләк тә алырга өлгергәннәр бит. Мөгаен, кызларының күңелләрен күрәселәре килгәндер. Матур, йомшак уенчык күзнең явын алырлык. Бу- зур ак аю иде. Иң беренче кечкенә кыз бүләккә йөгереп килде. Олы кыз да калышмады. Менә берзаман болар аюны ике яклап тарткалый башладылар. Тарта торгач, бу уенчык шартлап ертылды. Бу тавышка кичке аш әзерләп йөргән әни йөгереп чыкты һәм аптырап, кызларга карады. Кызлар, әлбәттә оялдылар. Хәтта сүзсез калдылар. Әни кызларына энщ белән җеп алып килергә кушты. Сүзсез генә аюны тегеп куйдылар. Шуннан соң кызлар гаепләрен тынып, бер-берсенә юл куеп , дус тату булып уйный башладылар. Киләчәктә дә бер-берсенә таянып, бер-берсен хөрмәт итеп уйнарлар. Димәк, без нәрсә турында сөйләшеп үтәрбез?(дуслык турында) Дус яшәргә кирәк җир йөзендә, Дуслар кирәк һәрбер кешегә, Дуслык булса, яшәү дә күңелле, Уңай була һәрбер эшең дә. Бөтенебезгә дә дуслар кирәк, Дустан башка булмый яшәргә, Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк Дуслык орлыкларын чәчәргә. МУЗЫКАЛЬ ПАУЗА Парларда кулларны бер-бер артлы чәбәкләү. Интерактив тактада эш. Мәкальләрнең парларын табу. Йөз сум акчаң булганчы,... Кош канаты белән,... Дустың булмаса – эзлә, тапсаң -... Иптәшең үзеңнән —... Дуслыкта, бердәмлектә... Дуслары булмаган кеше ... Дус .. йөз дустың булсын. кеше дуслары белән көчле. югалтма. яхшы булсын. көч. ярты гомер генә яши. авырлыкта беленер Күп кенә әкиятләрдә, җырларда, Мультфильмнарда дуслар – алар аерылгысыз. Әйдәгез аларны искә төшереп китик әле. “Дусларын табарга ярдәм ит”. Кечкенә кызчык Маша һәм …………..(Медвед). Мәрхәмәтле Белоснежка һәм ……………………..(җиде гном). Лунтик һәм аның дуслары …………………………(Кузя, Пчеленок). Крокодил Гена һәм …………………………………(Чебурашка). 5. Күчтәнәч тапшыруында Актәпи (Йомшак) “Шаян сорауларга җавап тап!” 1.Көн белән төн нәрсә белән тәмамлана? (» Н » хәрефенә тәмамлана) 2. .Бер тавык — тавык, ике тавык нәрсә? (тавыклар). 3. .Күлмәкне урталайга бүлгәч нәрсә була? (күл һәм мәк). 1 кг тимерме, 1 кг мамык авырмы?(тигез). .Сыер нигә ята? (утыра алмаганга). Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый?(күләгәсен). 7 .Бер имәндә 3 ботак, ботак саен 3 әр алма, барлыгы ничә алма? (имәндә алма булмый). Әфлисунның беренче яртысы нәрсәгә охшаган?(икенче яртысына). .Мәче нигә йөгерә?(очар иде, канаты юк). 10.Чыпчык үзен кош дип атый аламы?(юк, чөнки ул сөйләшә белми). Кайсы ай исеме иң кыска?(май). .Нинди сәгать вакытны тәүлеккә бары тик ике тапкыр гына дөрес күрсәтә? (туктаган сәгать) Сакалын кыру өчен кемнең акчасы юк? (кәҗәнең) Әбидә берәү, бабайда икәү. Ул нәрсә? (б хәрефе). ДУСЛЫК- кластер ясау. -тәрбияле -тәртипле -ярдәмчел бер-береңә хөрмәт -тыңлый белү -юл куя белү сүз тыңлаучан аңлаучан Дуслык кешегә ни өчен кирәк? Әлбәттә, Кешегә дуслар булганда гына яшәве күңелле, аралашуы кызык, дөньяда яшәве рәхәт . Дусларыгыз сезгә һәрвакыт, ярдәм итсен , таяныч булсын дигән теләктә калам.Бер- беребезгә теләкләр язу һәм тактага элү. Шаян музыка астында, дуслыкка карата белешмә таратып, сыйныф сәгатен тәмамлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ynyf_sgate_duslyk_yashsen.doc162 байта

Предварительный просмотр:

*Į져**************************************************>*<*0*H*=*8*9***,*****R*e*P*a*c*k* *b*y* *S*P*e*c*i*a*l*i*S*T***,*******************b***B*****蝀*.*****


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф сәгате: "Үс, чәчәк ат, бердәмлек һәм дуслык йортыбыз!"

11 сыйныфта сыйныф сәгате: "Үс, чәчәк ат, бердәмлек  һәм дуслык йортыбыз!"...

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...