Конспект урока "Кошларга ярдәм" (Помощь птицам)
план-конспект урока (7 класс)

Яр Чаллы шәһәре 28 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ярмиева Энҗе Салих кызы

Тема:  Кошларга ярдәм. 

7 сыйныф.Рус төркеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Разработка урока63.59 КБ
Office presentation icon Разработка урока651 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                          Укытучы:  Ярмиева Энҗе Салиховна

                                                                          татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема:  Кошларга ярдәм.

Максат: 

1.Укучыларның кошлар турында белемнәрен ныгыту.

2. Өйрәнгән лексик-грамматик күнекмәләрне сөйләмдә куллануны камилләштерү

3. Укучыларда кошларга ярдәм итү теләге тудыру.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, кулланма материаллар.

Дәрес тибы:  лексик күнекмәләрне камилләштерү.

                                       Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  1. Хәерле көн, балалар. Исәнмесез! Кәефләрегез ничек?

                        Бездә бүген кунаклар бар. Алар белән дә исәнләшик.

  1. Дежур укучы белән әңгәмә.

  1. Актуальләштерү.
  1. Кошлар тавышын тыңлау.

– Укучылар без бүген нәрсә турында сөйләшербез?  (Җаваплар...)

- Әйе, без бүген дәрестә табигать турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Кошларның ничек кышлаулары, кышын кошларга ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләшербез.

2. Төркемнәрдә эшләү.

- Укучылар мин сезгә сүзләр таратам. Бирелгән сүзләрне төркемнәргә аерырга кирәк.  (Вакыт башланды. Вакыт бетте. 3нче өстәл башлый. 2 санлы  укучы укый)  Җаваплар тыңланыла.

  1.  Яңа материалны үзләштерү.
  1. Тактада транскрипция билгеләре  белән язылган яңа сүзләр бирелгән.

тыш

чеметә

чукый

күз ачып йомганчы

ияләште

кисәк

тора- бара

тәрәзә пыяласы

Бирелгән сүзләрнең мәгънәсен ачыклау. Сүзләрне тәрҗемәләре белән сүзлек дәфтәрләренә  язу.

  1. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.
  • Яңа сүзләрне, үзенчәлекле авазларны  әйтү.
  • Сүзләрне кабатлау.
  • Сүзтезмәләр әйтү.
  1. Текстны уку.
  • Укучылар,ә хәзер мин сезгә хикәяне укыйм, игътибар белән тыңлагыз.
  • текстны эчтән укыйбыз,
  • текстны чылбырлап уку.
  1. Найдите в тексте предложения, где говорится о том, что:

Щиплет нос. Трудно найти поесть. Прилетела и села желто- грудая синичка. Начала клевать оконное стекло. Положила кусок жира. Взмахнув крыльями, поблагодарила. Начала залетать в дом.  

- О чём, говорится в тексте? (1-2 укучы русча сөйли.)

IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

1.Текст буенча әңгәмә.

  • Хикәядә елның кайсы вакыты  сурәтләнгән?
  • Һава торышы нинди?
  • Ни өчен песнәк тәрәзәне чукый?
  • Миләүшә аңа ничек ярдәм итә.
  •  Ни өчен песнәк көн саен очып килә башлый?
  • Песнәкләр тагын нәрсәләр ашый?
  • Песнәк Миләүшәгә рәхмәтен ничек итеп әйтә?
  1.  Сезгә электрон ресурслардан кулланып кошлар турында кызыклы фактлар табып килергә бирелгән иде. Үзегез әзерләп килгән материалларны башта төркемнәрдә сөйлисез. Иң яхшы дип тапкан эшне башка төркемнәргә укыйсыз.( Вакыт башланды. Вакыт бетте. 1нче өстәл башлый. 4 санлы  укучы укый)
  2. Ситуатив күнегүләр эшләү.

      Как спросишь у друга:

- любит ли он птиц;

- когда улетают птицы;

- какие птицы остаются у нас;

- какие птицы улетают в тёплые края;

- кормит ли он зимой птиц;

- чем он кормит птиц зимой?

  1.  “Кошларга ярдәм” темасына 400 сумлык текст төзергә. ( Вакыт башланды. Вакыт бетте. 3нче өстәл башлый. Б хәрефендәге укучы укый)

5 . Сорауларга җавап бирү.

-Кышлаучы кошларга   ярдәм итү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?  ( җаваплар тыңлана.)

 - Җимлекләрне ничек ясарга була?

- Ә сез җимлекләр ясыйсызмы?

- Җимлекне кем белән ясыйсың?

- Җимлекләрне нәрсәләрдән ясап  куеп була икән? (Җаваплар әйтелә).

Әйе, кошлар ашханәсен төрлечә эшләргә мөмкин. Моның өчен кибеттән сатып алган сок коробкалары, пыяла банка да файдаланырга була.

- Җимлекне сез кайларга куясыз? (җаваплар тыңлана)

-  Кошларны ничек ашатырга була соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

  1. Йомгаклау.
  1. Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
  • Кошлар турында сөйләштек.
  • Кошлар тавышын тыңладык.
  • Җимлек рәсемнәрен карадык.

           Кошларга без ничек ярдәм итә алабыз?

  • Җимлек ясарга, җимлеккә җим салырга кирәк.

  1.   Экрандагы шигырьне уку.

Шигырь юлларын кулланып, бер- берегезгә кошларга ярдәм итү турында киңәшләр бирегез.

  1. Үзбәя.
  • Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
  • Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5555555
  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым. 
  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

VI. Өй эше.

  1.  “Кошларга ярдәм” темасына диалог төзергә
  2. Ишегалдындагы кошларга җимлек ясарга, кошларны ашатырга.

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кошларга ярдәм

Слайд 2

Күчмә кошлар Аккош Акчарлак Карлыгач Күке Сандугач Торна Сыерчык Кара карга Кышлаучы кошлар Ала карга Күгәрчен Кызылтүш Песнәк Тукран Чыпчык Чәүкә Саескан

Слайд 3

тыш – [ тыш ] чеметә - [ чэмэтә ] чукый – [ чу қ ый ] ияләште - [ ийәләштэ ] тора-бара - [ тора б å ра ] тәрәзә пыяласы - [ тәрәзә пыйаласы ] туң май [ ту ң м å й ]

Слайд 4

тыш - здесь: урам чеметә - щиплет чукый - клюёт ияләште - привыкла тора-бара - со временем тәрәзә пыяласы – оконное стекло туң май - жир

Слайд 5

Кошлар ашханәсе

Слайд 6

Кошларга ярдәм булышырга күчмә кошлар кышлаучы кошлар җимлек кыш көне

Слайд 7

Кошларга таш атма, Баласын елатма, Таш атма кошларга, атма син. Кошлар бит – дусларың, Буранлы кышларда Ярдәм ит, аларны сакла син. Резеда Вәлиева

Слайд 8

Өй эше “ Кошларга ярдәм” дигән темага диалог төзергә Кошларга җимлек ясарга, кошларны ашатырга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по ремеслу "Перелетные птицы"

конспект урока, в классе для детей  со сложной структурой дефекта....

Конспект + презентация занятия по экологии "Птицы широколиственного леса" для 6 класса коррекционной школы VIII вида.

Цель: Познакомить детей с птицами, заселяющими широколиственные леса. Задачи: 1. Расширять знания и представления об особенностях  внешнего вида, жизненных проявлениях, повадках птиц и ...

План - конспект урока" Размножение и развитие птиц"

Разработка урока по биологии " Размножение  и развитие птиц" с  современными целями,  с использованием технологических карт, по учебнику и тетради под редакцией Константинова...

Конспект урока на тему: "Класс Птицы"

Автор УМК: В.Б Захаров, Н.И. СонинТема урока: "Класс Птицы"Тип урока: обобщение и систематизация знаний...

Конспект урока по биологии : "Отряды птиц".

   Тема урока : «Отряды птиц»     Цель урока: Изучить отряды птиц: пингвины, страусообразные, нандуобразные, казуарообразные, гусеобразные....

Конспект урока по биологии"Класс птицы. Среда обитания и внешнее строение птиц". Лабораторная работа №8 «Внешнее строение птицы»

Урок - исследование. Изучение нового материалаЦели урока: 1. Познакомить учащихся с характеристикой птиц.2. Раскрыть особенности организации птиц в связи с приспособленностью к воздушной ср...