"Тел бетсә, милләт бетә"
статья

"Тел бетсә, милләт бетә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tel_betsmillt_bet._1.docx15.49 КБ

Предварительный просмотр:

Тел бетсә, милләт бетә .

Гомеремдә җыйдым гыйлем-

Мөгаллимнәр бирде белем.

Күңелемә якын итеп

Алган сабак-туган телем.

Илдус   Гыйләҗев.

         Туган тел!Һәркем өчен дә газиз бу сүз.Чөнки иң кадерле,бернәрсә белән дә алыштырмый торган “әни”,”әти”,”әби”,”бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез.Туган йортыбызның, туган авылыбызның,Туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.Хәзер инде галимнәр дә ана телендә уйлый белмәгән кешенең фикер сәләте түбән булуын исбатладылар.Балада ана теленә мәхәббәт һәм аның белән горурлану булырга тиеш.Ул туган теленең гүзәллеген сизсен.Киләчәктә кай җирдә генә булмасын,аңа ана телен ишетү исә яхшы музыкага караганда да көчлерәк тәэсир итсен һәм ул бу телдә сөйләшүне үзе  өчен бәхет итеп санасын.Татар халкы бөек шәхесләргә дә бай.Безне моңлы иткән Тукаебыз,безне батыр иткән Җәлилебез,безне мәхәббәтле иткән Кол Галиләребез,тагын әллә кемнәребез бар.Бу бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да:”Алар каян көч алган?Ничек моңлы  булганнар?-дип куябыз.Ул көч халыкта,туган җирдә,туган телдә....Ул көч халык көйләрендә,халык моңнарында.

       Күп милләтләр бер-берсе  белән  очрашса,рәхәтләнеп  ана телләрендә сөйләшәләр ,ә без нигәдер  тартынабыз,кемгәдер охшыйсы килеп ,вата-җимерә икенче телдә сөйләшеп  азапланабыз.Кеше берничә тел белергә мөмкин,әмма ана  телен  белмәсә,ул чын кеше түгел ,ярым кеше генә.Күренекле  шагыйрь “Мәдәни җомга” гәзите редакторы  Зиннур  Мансуров:”Әгәр бала   йоклаганда урысча  саташа  икән,андый баладан  маңкорт үсеп чыга”- диде укытучылар алдында ясаган бер чыгышында.

       Бүгенге яшьләр  туалетка да телефон  тотып йөриләр,нинди генә көйләр  тыңламыйлар, нинди  генә көйгә сикермиләр,әмма иң аянычлысы шулар арасында милли көйләр,биюләр юк дәрәҗәсендә.Башка бер генә халыкта да бу хәлне  күрмсәссең.Дөньядагы  иң  әһәмиятле  14телнең берсе булган татар теленә  тиешенчә мәхәббәт уята алмыйбыз икән,ул вакытта балабыз  милләтебезнең башка үзенчәлекләренә дә салкын караячак.Милләтне савыктыру,аны аякка басыруда телебезнең әһәмиятен киметү һич тә ярамый.

       Бөек урыс галиме,педагог һәм психолог  К.Д.Ушинский:”Халыкның  теле-аның бөтен рухи тормышының иң  яхшы,беркайчан да  шиңми,мәңге яшәреп тора торган иң матур  чәчәге.Телдә бөтен халык һәм  аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә,телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла”-, дигән.

     

 Балага туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә ата-ана,укытучының роле зур. Бала телне  белсен өчен иң тәүдә гаилә җаваплы . Аннан соң мәктәп.

Кеше никадәр тел белә-рухи яктан шулкадәр баерак дигән әйтем бар.Чынлап та ике тел белгән  баланың фикерләү дәрәҗәсе бер тел белгән баланыкына караганда күпкә көчлерәк.Күп телләр белгән  кеше хәтерле ,эрудицияле.

 Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә,матур итеп уйлый белгән кеше  матур эшләргә омтыла.

 Телнең нечкәлекләрен белү өчен ,аны һәркөн куллану кирәк. Әгәр син үз телеңне белмисең икән,үз   халкыңның мәдәниятен ,аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.

      Без бит хәтта үзебезнең яраткан күлмәгебезне  дә пычратмаска тырышабыз,әз генә керләнсә дә юып киябез.Ә  менә үзебез сөйләшә торган телне өстебезгә  кия торган  күлмәк кадәр дә күрмибез.Аны теләсә ничек пычратабыз,чүплибез,сындырабыз.Күңелебездәге  әшәкелекне дөньяга  тел аша таратабыз.Ә тел түзә.Кыскасы,халык кечкенә булмаган кебек,кечкенә телләр дә юк.Әгәр без халкыбызның гасырлар буе тупланып килгән  рухи байлыгын аңларга,үзләштерергә  телибез икән ,иң беренче туган телебезне  белергә тиешбез.Музыканы ярату өчен аны аңлау  кирәк,диләр.Телне ярату өчен дә аны аңлау,һич югы аңларга тырышу кирәк.Тел-халык күңеленең кыңгыравы.Ә кыңгырау-кагылмасаң чыңламый.Әйдәгез,шушы кыңгырауны   ешрак кагыйк.Ул туктамасын,тавышы гел саф,гел матур булсын,аның моңы еракка яңгырасын.

      Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган.Бары тик  туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар.Шуңа күрә билгеле шәхесләребез,галимнәребез,язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар  бирәләр.Галимнәр фикеренчә,үз туган телендә белем алу балага җиңелрәк бирелә һәм белемне  үзләштерү,аңлау дәрәҗәсен арттыра икән.Үз туган теленең кешегә тәэсир көче дә ныграк.Бу турында аксакал язучыбыз Гомәр Бәширов бик дөрес  әйткән.Ул инде туган телнең байлыгын бик яхшы белә,чөнки гомере  буе халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыйган  һәм өйрәнгән кеше.”Халыкның  иң зур байлыгы иң кадерле хәзинәсе,-дип яза Г.Бәширов,-һичшиксез ,аның теле.Халык  үзенең телен,оста бакчачы кебек,яман җирләрдән,рәхимсез салкыннар куырудан саклап,мең еллар буена үстереп килгән.Өзлексез баетып,матурлап,иң тирән фикерләрен,иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.”Никадәр мәгънәле сүзләр.!

   

,


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока во 2-м классе по учебнику "Милли 2" авт. С.И.Азарова и др.

Это второй урок по теме "Игрушки". Цель его: Обучение учащихся сообщению о т ом, как можно играть с разными игрушками....

милли тел турында фәнни эш

10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык....

Тәрбиядә милли хәзинәләр

Бу материалда тәрбия сәгате эшкәртмәсе бирелә....

"Семья Бетси". План-конспект урока. Английский язык. 6 класс ("HAPPY ENGLISH.RU").

6 класс. Разработка урока к УМК "Happy English.ru" авторов К.И.Кауфман и М.Ю.Кауфман. Тема урока - "Семья Бетси". Данный урок взят из цикла 7, урок 3....

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...

Технологическая карта урока английского языка в 3 классе по теме: «Игрушки для маленькой Бетси». УМК "Spotlight".

Технологическая карта урока английского языка в 3 классе по теме: «Игрушки для маленькой Бетси». УМК "Spotlight"....