"Серле каләм" әдәби-иҗат түгәрәге программасы
учебно-методический материал

"Серле каләм" әдәби-иҗат түгәрәге программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sele_kalm.dbi_izhat_tugrge_programmasy.docx23.08 КБ

Предварительный просмотр:

“Серле каләм”

                     ӘДӘБИ-ИҖАТ

ТҮГӘРӘГЕ ПРОГРАММАСЫ

                                                                                         

 Программаның структурасы:

1.Аңлатма язуы.

2.Программаның эчтәлеге.

3.Программаның тематик бүленеше.

4.Көтелгән нәтиҗәләр.

5.Куллану өчен әдәбият.

Аңлатма язуы

  Иҗади актив шәхес тәрбияләү-мәңгелек һәм катлаулы проблема.Педагогик эшчәнлектә иҗади активлык танып белү активлыгы, танып белү мөстәкыйльлеге, иҗади сәләт, иҗади эшчәнлек, новаторлык дигән сүз.Кеше актив  эшчәнлек ихтыяҗына мохтаҗ булып туа, әмма сәләт бары тик белем һәм тәрбиянең уңай шартларында гына киң үсеш ала.Баланың нинди өлкәдә сәләтле булуын күреп алу һәм шул сәләтне үстерү өстендә эшләү -укытучы алдындагы бурычларның берсе.Мин эшли торган методик тема- “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтен үстерү”.Кешенең рухи дөньясын формалаштыруда, аны яшәешне, тормышны күзалларга, бәяләргә өйрәтүдә матур әдәбиятның роле гаять зур.Матур әдәбият-сүз сәнгате.Шул сәнгатьне күрергә, тоярга, эстетик мәгънәсен, әдәби кыйммәтен аңларга өйрәтү, балаларның әдәбият буенча иҗади сәләтен үстерү, иҗат итәргә омтылыш тудыру максатыннан, ”Серле каләм” түгәрәге оештырылды.Түгәрәккә 5-9 нчы сыйныф укучылары йөри.Программа 35 сәгатькә исәпләнде.Түгәрәк эше дәрес формасында алып барыла.Дәресләрдә аңлату, өлешчә эзләнү, эзләнү методларын, лекция, әңгәмә, мөстәкыйль һәм иҗади эш алымнарын файдалану уңышлы булыр.Практик эшләргә, дәрес-экскурсия, әңгәмә-очрашу формаларына зур игътибар бирелә.Түгәрәккә йөрү барышында  проект эше (татар телендә мәктәп газетасын чыгару) әзерләнә.Ел ахырына укучылар проект эшен яклыйлар.Шулай ук балаларның  төрле иҗади бәйгеләрдә, конкурсларда катнашулары, шәһәр һәм республика газета-журналлары белән элемтәдә торуы күз алдында тотыла.

Программаның максаты:

-сәләтле укучыларны барлау,аларда иҗат итәргә омтылыш тудыру;

-иҗади сәләтләрен үстерү;

-эстетик зәвык тәрбияләү.

Программаның бурычлары:

-укучыларга әдәбиятны аңларга, матурлыкны тоярга, сәнгать телен үзләштерергә ярдәм итү;

-фикерне ачык, аңлаешлы, эзлекле итеп әйтә белергә өйрәтү,бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;

-көндәлек матбугат белән танышып баруга кызыксындыру;

-укучыларны уйларга,фикер йөртергә, иҗади эш белән шөгыльләнергә өйрәтү;

-якташ язучыларыбыз,  күренекле шәхесләр иҗатын өйрәнү аркылы туган телебезгә, туган халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

Программаның эчтәлеге

Тема

                                                Эчтәлек

Сәгать саны

Телне каләм саклый

“Серле каләм”түгәрәген оештыру.Түгәрәкнең максаты,бурычлары, яңа уку елына эш планы белән таныштыру.

1

1.

Сүз эчендә хикмәт бар

Сүз сәнгате буларак әдәбият.Матур әдәбиятның кеше тормышындагы роле.

1

2.

“Ач,шигърият, серләреңне!”

Лирика. Лирик жанр төрләре.Шигырь. Шигырь төзелеше, ритм, рифма.Тел-сурәтләү чаралары,  стилистик фигуралар, фоника, троплар. Г.Тукай,

 М.Җәлил, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин шигырьләренә, матбугатта чыккан шигырьләргә күзәтү.Шигырь язу серләре.Төрле темаларга шигырьләр иҗат итү.Язылган шигырьләрне уку, анализлау, редакцияләү.

8

3.

Тел байлыгы бай итәр.

Әкият, хикәя, мәсәл жанрлары.Бу жанрларда иҗат иткән язучылар иҗатына күзәтү. (Г.Тукай, А.Алиш, М.Гафури, Г.Ибраһимов).Әсәргә тема сайлау.Теманың актуальлеге.Әсәрнең проблемасы һәм идеясе.Иҗат итү.Иҗади эшләргә анализ.

8

4.

“Шушы яктан,шушы туфрактан...”

Якташ язучыларыбыз Каюм Насыйри, Фаил Шәфигуллин, Юныс Сафиуллин, Азат Вергазов иҗатларына күзәтү.

2

5.

Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк.

Журналистика, аның  жанрлары. Аналитик журналистика. Мәкалә, күзәтү, ачык хат. Интервью жанры.  Журналистикада әдәби жанрлар: очерк, эссе, фельетон. Реклама төрләре.Журналистикада мәгълүмат чыганаклары: кешеләр, архив, почта, интернет.Мәктәптә булган вакыйгалар турында хәбәрләр, бәйрәмнәр, очрашулардан репортажлар, интервью, мәкаләләр язарга өйрәнү. “Ялкын” журналы, ”Сабантуй” газетасына күзәтү. Шәһәребездә чыгып килә торган “Яшел Үзән” газетасы редакциясенә экскурсия.

9

6.

Акыллы сүз алтыннан кыйммәт.

Әдәби тәнкыйть турында төшенчә. Әдәби тәнкыйтьнең максатлары,жанрлары.Тәнкыйтьчеләр эшчәнлегенә кыскача күзәтү.Аннотация, рецензия, тәнкыйть мәкаләсе язарга өйрәнү.Язылган ижади эшләрне күзәтү,  анализлау.

3

7.

Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә энҗе бар...

“Гөрләвек” газетасын оештыру, редколлегия сайлау.Мәктәп газетасына рубрикалар сайлау, аларны урнаштыру.Җыелган материалны (мәкалә, интервью, репортаж,  шигырь, әкият, хикәя һ.б.) редакцияләү, газетага урнаштыру.

3

                                 


Тематик бүленеш

                                       Тема

Барлык сәг. саны

Гамәли

Практик

1.

“Серле каләм” түгәрәген оештыру.Түгәрәкнең максаты, бурычлары, яңа уку елына эш планы.

1

1

2.

Сүз сәнгате буларак әдәбият.Матур әдәбиятның кеше тормышындагы роле.

1

1

3.

Лирика.Лирик жанр төрләре.

1

1

4.

Шигырь төзелеше, ритм, рифма

2

1

1

5.

Тел-сурәтләү чаралары, стилистик фигуралар, фоника, троплар

2

1

1

6.

Г.Тукай, М.Җәлил, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин шигырьләренә, матбугатта чыккан шигырьләргә күзәтү .

1

1

7.

Шигырь язу серләре

2

1

1

8.

Әкият, хикәя, мәсәл жанрлары. Г.Тукай, А.Алиш, М.Гафури, Г.Ибраһимов иҗатларына күзәтү

3

2

1

 9.

Әсәргә тема сайлау.Теманың актуальлеге.

1

1

10.

Әсәрнең проблемасы һәм идеясе.

1

1

11.

Әкият, хикәя, мәсәл иҗат итү.Иҗади эшләргә анализ.

3

3

12

Якташ язучыларыбыз иҗатына күзәтү.

2

1

1

13.

Журналистика, аның  жанрлары.

1

1

14.

Мәкалә, күзәтү, ачык хат.

1

1

15.

Интервью жанры.  Реклама төрләре.

1

1

16.

Журналистикада әдәби жанрлар: очерк, эссе, фельетон.

1

1

17.

Журналистикада мәгълүмат чыганаклары

1

1

18.

Хәбәр, репортаж, интервью, мәкаләләр язарга өйрәнү.

2

2

19.

“Ялкын”журналы, ”Сабантуй”газетасына күзәтү

1

1

20.

Шәһәребездә чыгып килә торган “Яшел Үзән” газетасы редакциясенә экскурсия.

1

1

21.

Әдәби тәнкыйть турында төшенчә. Әдәби тәнкыйтьнең максатлары, жанрлары.

1

1

22.

Тәнкыйтьчеләр эшчәнлегенә кыскача күзәтү.

1

1

23.

Аннотация, рецензия, тәнкыйть мәкаләсе язарга өйрәнү.Язылган ижади эшләрне күзәтү, анализлау

1

1

24.

Проект эше әзерләү.”Гөрләвек”газетасын чыгару.

2

2

25.

Проект эшен яклау

1

1

Барысы:

35

18

17

                     

Көтелгән нәтиҗә:

-укучыларның чагыштыра, анализлый, нәтиҗә ясый белү күнекмәләре камилләшү;

-иҗади һәм мөстәкыйль эшләргә өйрәнү;

-көндәлек матбугат белән танышып бару ихтыяҗы туу;

-журналистика, аның жанрлары турында мәгълүмат алу, мәкалә, репортаж язу, интервью алу серләренә төшенү;

-әдәби тәнкыйть турында  мәгълүматлы булулары, рецензия, аннотация язарга өйрәнү;

-шигырь, әкият, хикәя, мәсәл язу күнекмәләре алу;

-татар телендә мәктәп газетасын чыгару,газета-журналлар белән элемтә урнаштыру;

-иҗади бәйгеләрдә катнашу:

-туган телебезнең байлыгын һәм матурлыгын тоя, үзенчәлекләрен аңлый белү.

Куллану өчен әдәбият.

1.Әхмәдуллин А.Офыклар киңәйгәндә.Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1990

2.Бәширова И. Язучы- тел остасы // Герой. Стиль. Осталык. -Казан  :Тат., кит., нәшр.,1974

3.Бәшир Ф. Сөйлә, каләм. -Казан: Тат. кит. нәшр., 201 1.

4.Ворошилов В.В Журналистика.Учебник.-Санкт-Петербург,2001.

5.Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары .-Казан :Мәгариф ,2002

6.Галиуллин Т.Н.Шәхесне гасырлар тудыра.-Казан:Тат.кит.нәшр.,2003

7.Гарифуллин В.Г.  Үткен каләм, үткер күз. Казан: Тат. китап нәшр.,1995

8.Гарифуллин В.Г.  Журналистның иҗади эшчәнлеге нигезләре.- Казан, 2004

9.Госман X. Татар шигыре. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1964.

10.Закирҗанов Ә.Хәзерге татар әдәби тәнкыйте жанрлары.//Фән һәм мәктәп.2008.-№1.-6-10бб.

11.Заһидулдина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.- Казан: Мәгариф, 2000.

12.Заhидуллина Д.Ф.Татар әдәбияты Теория. Тарих.- Казан : Мәгариф ,2004

13.Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. Казан: "Мәгариф” нәшр., 2002.

14.Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. -Казан: Тат.кит.нәшр., 1988.

15.Хатипов Ф.М.Әдәбият теориясе.”Раннур” нәшрияты.-Казан,2002.

16.Таткнигофонд.Электрон китапханә системасы.Татар телендә китаплар.          tatknigafund.ru

17.Татарская электронная библиотека. kitaphane.tatarstan.ru

18. “Ялкын”,”Гаилә һәм мәктәп”журналлары, “Сабантуй” ,”Яшел Үзән” газеталар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Театр – серле һәм гаҗәеп иҗат ул...

1 нче алып баручы. Хәерле көн кадерле кунаклар,укытучылар,укучылар!Бүгенге безнең кичәбез Әлмәт драма театрына багышлана. 2 нче алып баручы. Татар театры туган көннән     Тукай әйтк...

Серле утрау

Викторина в 6 классе по географии....

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

Әбиемнең сандык серләре

7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән чара...

“Әдәбият серләре” (7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)

     “Әдәбият серләре” электив курсы программасы 7 нче рус сыйныфының татар төркеме өчен бирелгән әсәрләргә нигезләнеп төзелгән. Өстәмә рәвештә Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсә...