6 класс
материал (6 класс)

Тимербаева Лейсан Римовна

6 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_syynyf_dbiyaty_drese.docx95.7 КБ

Предварительный просмотр:

 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимербаева Ләйсән Рим кызы


Тема:Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары

Сыйныф: 6

Дәрес: әдәбият

Максат:

1.Укучыларны халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе, тарихы белән таныштыру.
2. Укучыларның фикер алышу, иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү; аңлап уку, тексттан кирәкле мәгълүматны таба һәм таблицага сораулар буенча урнаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Милләтебезнең асылын чагылдырган милли бәйрәмнәрен һәм йолаларын  өйрәнүгә кызыксыну уяту; халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына  ихтирамлы караштәрбияләү.

Җиһаз: мөстәкыйль эш өчен карточкалар, басма текстлар, таблицалар,эдэбият  китабы ( 4сыйныф)


Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

1) Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

2) башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

3) укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

5) әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен

10) иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

1) уку эшчәнлеге бурычларын кабул итү һәм саклау сәләтенә ия булу, аны тормышка ашыру чараларын эзләү;

2) иҗади һәм эзләнүле проблемаларны чишү ысулларын үзләштерү;

3) куелган максатка һәм аны тормышка ашыруга яраклаштырып уку эшчәнлеген планлаштыру, контроль ясау, бәяләү күнекмәләре формалаштыру; нәтиҗәгә ирешүнең иң отышлы ысулларын билгели белү;

4)коммуникатив һәм танып белү мәсьәләләрен чишүдә актив куллану;

5) әңгәмәдәшенне тынлый һәм кара-каршы сөйләшү алып бара белү; төрле фикерләр, карашлар булу мөмкинлеген, үз фикеренне яклый , дәлилли белергә кирәклеген

төшендерү;

Коммуникатив :

татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларының тарихын белү; текстны аңлый, аңлаганны тыңлаучыга җиткерә, дөрес һәм матур итеп укый, укыганның эчтәлеген сөйли, тема буенча әңгәмә кора , аралашканда тел чараларын урынлы файдалана белү; әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, эш-гамәлләрен, әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен әйтә белү;

Регулятив :

татар әдипләренең әдәби әсәрләрен белү; әдәби әсәрләрне дөрес һәм йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

Танып- белү:

фольклор жанрларын әдәби жанр буларак кабул итә белү.

Предмет нәтиҗәләр:

1.Әдәбиятны халыкның милли – мәдәни байлыгы , тормышны танып белүнең төп чарасы, милли һәм дөньви мәдәниятның бер чагылышы , әхлакый кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклау чарасы буларак аңлау шәхес буларак үсүдә укуның мөһимлеген аңлау; дөнья турында күзаллау, системалы укуның кирәклеген аңлауны формалаштыру;

2.Укуның төрләрен куллану (танышу, өйрәнү, сайлап уку, эзләнеп уку), эчтәлекне аңлап уку , бәя бирү, төрле текстларны куллану, фикер алуда катнашу, геройларга бәя бирү.

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше:

- Хәерле көн, укучылар, дәресебезнең кунаклары! Дәресебезне башлыйбыз. Бүген безнең гадәти булмаган дәрес булыр.

Бүгенге дәрескә күренекле галим, профессор Гамирҗан Әхмәтҗанов серле сандык җибәргән.Һәм бу серле сандыкта язу да бар эле.

Татар халкы – бик борынгы, искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу - татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр итек басканнар, кәрзин, бишек һәм чабата үргәннәр. Ә уңган кызлар һәм киленнәр нинди генә эшләр эшләмәгәннәр?!

Сүзнең нәрсә турында барганлыгын белсәгез, серле сандык ачылачак!”

-Укучылар! Сандыкта нәрсәләр булырга мөмкин?

(укучылар әйтә бара)

Соңыннан сандыкта яткан әйберләрне ачып күрсәтәм

-Болар барысы да татар халкының – милли киемнәре

түбәтәй

калфак

алъяпкыч

күлмәк

читек

камзул

-Ә тагын милли сүзе белән бәйле нинди төшенчә булуын белер өчен, алдагы текстны тыңлагыз әле:

Авыр эшләрдән соң татар халкы матур итеп ял да итә белгән. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле уеннар, җыр-биюләр яңгыраган. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар , йон эрләгәннәр, оек-бияләй бәйләгәннәр , чигү чиккәннәр.”

-Димәк, тагын милли нәрсәләр була? (милли бәйрәмнәр) –беркетелә, анардан да төрле уклар җибәрелә:

-Ә сез татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсез?

-Дәресебезнең темасы нинди була?

  1. Татар халкының нинди милли бәйрәмнәре була?
  2. Алар кайчан һәм ничек үткәрелә?
  3. Аларны белү ни өчен кирәк?

Укытучы:

Хәтерләүдән курыкма син! 
Үткәннәрне онытма син. 
Бел син ерак бабайларның 
Ничек итеп көн иткәнен. 
Нинди уйлар, нинди моңнар 
Безгә калдырып киткәнен. 
Р.Фәйзуллин

-Мин шагыйрь Р.Фәйзуллин шигыреннән өзек укыдым.Шагыйрь  бу юллар белән нәрсә әйтергә тели ?(Укучылар җавабы)

2. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы:Әйе , һәрбер кеше үз халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

-Нәрсә соң ул милли традицияләр?Әйдәгез, бергәләп җавап табыйк.(Укучылар фикере)

1 укучы тактадан укый

Милли традицияләр (йолалар) - аерым бер милләтнең үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре,үз-үзләрен тоту кагыйдәләре ул.

(Дәфтәрләргә яздыру)

Укытучы: Йола, гореф – гадәтләр бүгенге көнгә ничек килеп җиткәннәр.(Укучылар җавабы)

Укытучы:Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

  • Сез  нинди йолалар беләсез?(Укучылар җавабы)

Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү ,өй туе, солдатка озату,ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. 

-Укучылар, ә хәзер мин сезгә текстлар тәкдим итәм.

-Һәр укучыга мин текстлар әзерләдем (алар таратыла) Уку барышында сез һәркайсыгыз менә бу таблицаларны тутыра барырга тиеш .Аның өчен тукталыш ясый барып, сорауларга җавап яза барасыз. Җавапларыгыз кыска, тезис формасында булырга тиеш.

Сабан туе

       Бик күп төрле уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бер бәйрәме бар. Ул – Сабан туе. Бу бәйрәм – бик борынгыдан килгән бәйрәм.

       Элек ул кыр эшләре башлануга багышлана торган булган. Ә хәзер Сабан туе язгы кыр эшләре беткәч, буш вакытта үткәрелә.

      Элек-электән татар кызы үзенә бирнә әзерләгән. Сөлгене үзе чиккән. Иң матур сөлгене ул Сабан туе өчен әзерләгән. Бу йола хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

      Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.  Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

      Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Бәйрәмнең иң күңелле һәм дулкындыргыч  өлеше – ат чабышы. Атларның һәрберсенә дә чиккән сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк ителә. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп һәм кашык кабып йөгерү – болар барысы да Сабан туенда гына уйналганнар. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый. Алар бииләр, җырлыйлар. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар. Ярышлар һәм уеннар беткәч, кешеләр өйләренә кайталар. Һәр йортта  табын әзерләнә, бәйрәм ашлары пешерелә.

Сүзлекчә:

йолалар- традиции

кыр эшләре – полевые работы

бирнә – приданое

Бәйрәм ничек атала?

(как наз-ся праздник)

Аны кайчан бәйрәм итәләр?

(когда его празднуют?)

Бәйрәмнең төп атрибутлары нинди?

(какие атрибуты у праздника?)

Бәйрәмгә әзерләнгәндә нишлиләр?

(что делают при подготовке?)

Ничек бәйрәм

 итәләр?

(как празднуют?)

Каз өмәсе

      Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Шуларның берсе – Каз өмәсе.

      Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.

      Татар халкы борын –борыннан ук каз үстергән. Татар өендә бик күп мендәрләр булган. Ә татар туйларында иң олы күчтәнәч – пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта сынау йоласы булган. Көнкүрештә каз итен төрлечә кулланалар. Җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан  дәва булган .

      Каз өмәсенә әзерләнгәндә, туганнарны, күрше кызларын чакырганнар. Гадәттә, өмәгә чакыруна балаларга кушканнар.

      Кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Казларны чистарталар. Аннары казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр һәм шунда юалар. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган. Ә иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына.

Сүзлекчә:

җиңеләйтү өчен – чтобы облегчить

каз өмәсе – выщипывание гусей

туй- свадьба

күчтәнәч – гостинец

күмәч- каравай

уңганлык- умение

сынау йоласы – традиция испытания

каклап куйганнар- вялить

дәва- лечение

туганнар – родня

көянтәләр- коромысла

яшьләр- молодые

Бәйрәм ничек атала?

(как наз-ся праздник)

Аны кайчан бәйрәм итәләр?

(когда его празднуют?)

Бәйрәмнең төп атрибутлары нинди?

(какие атрибуты у праздника?)

Бәйрәмгә әзерләнгәндә нишлиләр?

(что делают при подготовке?)

Ничек бәйрәм

 итәләр?

(как празднуют?)

Сөмбелә

Татар халкының онытыла башлаган матур бәйрәмнәренең берсе – Сөмбелә бәйрәме. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм көн белән төн тигезлшкән чакта – 21-23 сентябрь көннәрендә Сөмбелә бәйрәме уздырыла.

Сөмбелә” – башак дигән сүз, шуңа күрә бәйрәмнең төп атрибутлары – башак һәм Сөмбелә исемле кыз.

Бәйрәм башында бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөембикә дип атаганнар. Сөембикәне башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.

Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Сөмбелә итеп киендергән кызны мәйданга чыгара торган булганнар. Сөмбеләне төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Бергәләп күңел ачканнар.

Сүзлекчә:

онытыла башлаган бәйрәм – праздник, который начал забываться

уңыш- урожай

башак –колос

хуҗабикә – хозяйка

уңган – умелая

тәхет –трон

сынаганнар – испытывали

Бәйрәм ничек атала?

(как наз-ся праздник)

Аны кайчан бәйрәм итәләр?

(когда его празднуют?)

Бәйрәмнең төп атрибутлары нинди?

(какие атрибуты у праздника?)

Бәйрәмгә әзерләнгәндә нишлиләр?

(что делают при подготовке?)

Ничек бәйрәм

итәләр?

(как празднуют?)

Нәүрүз

Нәүрүз” сүзе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кышлар үтеп, табигать уяна башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер вакытында кешеләр “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә”дип игълан иткәннәр.Укучы балалар йорттан-йортка кереп, “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

                                Ач ишегең керәбез,

                                Нәүрүз әйтә киләбез,

                                Хәер-дога кылабыз,

                                Нәүрүз мөбәрәкбад!

 Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

    “Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә бала-чагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы бәйрәм безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Сүзлекчә:

фарсыча – по-персидски

каршылау –встреча

уңган –умелая

игълан иткәннәр –объявляли

мөбәрәкбад - приветствие

махсус – специальный

якты өмет –светлые надежды

учак кабызганнар –разжигали костёр

әйләнгәннәр – кружились

халык йоласы –народная традиция

яңартыла – возрождается

Бәйрәм ничек атала?

(как наз-ся праздник)

Аны кайчан бәйрәм итәләр?

(когда его празднуют?)

Бәйрәмнең төп атрибутлары нинди?

(какие атрибуты у праздника?)

Бәйрәмгә әзерләнгәндә нишлиләр?

(что делают при подготовке?)

Ничек бәйрәм

 итәләр?

(как празднуют?)

-башта һәркайсыгыз таблицаны үзе тутыра, ә аннары чыгыш ясыячак.

-Ә хәзер укучыларның чыгышларын тыңлап китәбез .

  Музыкаль тэнэфес .Мохэммэт Садри сузлэренэ «Сабан туе-хезмэт туе» жырын  тынлау.

Китап белән эш.Укучылар, без әле татар халкының милли бәйрәмнәре турында беррэттэн китаптан да укып белербез .Әйдәгез әле, дәреслекнең 180нче битен ачыйк һәм укып танышып үтик.

Мөстәкыйль эш.

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений 7-14 соответствуют содержанию текста (1– текстка туры килә), какие не соответствуют (2 - текстка туры килми).

     Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе. Ул, гадәттә, язгы эшләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез һәм уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар, бәйрәмчә киенеп, мәйданга киләләр.

     Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Көрәшне малайлар башлап җибәрәләр. Аннары мәйданга, чиратлашып, яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

     Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8 километр ераклыктан мәйданга чабып киләләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә.

     Мәйданда төрле халык уеннары – чүлмәк вату, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм спорт ярышлары уздырыла. Бәйрәмдә артистлар да чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

     Сабан туе – шатлыклы һәм күңелле бәйрәм.

1. Сабан туе бәйрәмекөзен үткәрелә.

1) туры килә 1) туры килми

2.Бәйрәм уңайлы мәйданда үтә.

1) туры килә 1) туры килми

3.Сабан туе батырына тәкә бүләк итәләр.

1) туры килә 1) туры килми

4.Башта бабайлар көрәшәләр.

1) туры килә 1) туры килми

5.Атлар мәйдан яныннан чабып узалар.

1) туры килә 1) туры килми

6.Балалар төрле уеннарда катнашмыйлар.

1) туры килә 1) туры килми

7.Бәйрәмдә халык уеннары оештырыла.

1) туры килә 1) туры килми

8.Бәйрәмдә һәркем күңел ача.

1) туры килә 1) туры килми

Җаваплар:

7- 2

8-1

9-1

10-2

11-2

12-2

13-1

14-1

Билгеләр кую:

“5” – 7 -8

“4” – 5-6

“3” – 4 дөрес җавапка

Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту .

Хәзер без алган белемнәребезне ныгытып китик. Мин сезгә бүген без өйрәнгән берәр бәйрәм турында укыйм, ә сез  миңа нинди бәйрәм турында сүз баруын эйтерсез. 

  1. Бу бәйрәм сентябрьдә үткәрелә... (Сөмбелә)
  2. Татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бәйрәме... (Сабан туе)
  3. Бәйрәм көнне бу агачның бер ботагын, кисеп, авылга алып кайталар, урам буенча күтәреп кайталар ( Каен бәйрәме)
  4. Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен үткәрелә төрган бәйрәм... ( Каз өмәсе)
  5. Бу бәйрәмдә төрле милли уеннар уздырыла... (Сабан туе)
  6. Бу вакытта чишмәгә барганнар, анда җырлаганнар, биегәннәр һәм төрле уеннар оештырганнар... (Каз өмәсе)
  7. Балалар өйдән-өйгә кереп, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына сәламәтлек, байлык , уңыш теләгәннәр... (Нәүрүз)
  8. Бу бәйрәм вакытында халык бик күп ризык әзерләгәннәр... (Сөмбелә)

Ә хәзер “Сөмбелә “һәм “Каз өмәсе” бәйрәмнәренә синквейн төзибез.

hello_html_221bf54d.jpg

1)Сөмбелә

2)Матур, көзге

3)Сайлаганар, күңел ачканнар, сынаганнар

4) Сөмбелә – уңыш бәйрәме.

5) Сөембикә

1)Нәүрүз

2)шатлыклы, өмет,яз

3) билгеләп үткәннәр,игълан иткәннәр, укыганнар

4)Нәүрүз - өмет бәйрәме

5) Нәүрүзбикә

Укучылар, без Сезнең татар халкының милли йолалары, милли бәйрәмнәре турында киләсе дәресләрдә тагын да киңрәк тукталырбыз,татар халкынын  милли традицияләрен өйрәнербез һәм проект эше эшләрбез.Сез ризадыр бит?

  1. Укучылар, әйтегез әле,татар халкының милли бәйрәмнәрен белү ни өчен кирәк?

1.Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.

2. Халык бәйрәмнәрен саклап калу,  аларны кабат  җанландыру, өйрәнү, җәмгыятебезнең бәйрәм культурасын баета, халыклар дуслыгын ныгыта.

Өй эше:

  1. Нәүрүз , Сөмбелә сүзләренә сүзләр уйлап язарга
  2. Иҗади бирем:

Бәйрәмнәргә карата рәсемнәр ясарга

-Укучылар, дәрескә без нинди максатлар куйган идек?

- Барлык максатларга да ирештекме?

  • Дәресебезне тәмамлап, шуны әйтәсем килә. Без кайда, кемнәр белән генә яшәсәк тә дус, тату, бердәм булыйк. Шул очракта гына дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч, күкләребез аяз булыр.
  • Дәрес тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...

Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы

Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....

КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023

Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....