«Батырлар исеме мәңгелек»
классный час

Насрутдинова Алия Авхадулловна

Данная  разработка    познакомит   учащихся  с событиями афганской войны,  с именами воинов- афганцев родного края.

Показать воинскую доблесть, несгибаемое мужество и стойкость, акцентируя внимание на своих земляках.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_afgan.docx22.21 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  «Батырлар исеме мәңгелек»  

Максат   1.Батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны  дәлилли белүләренә  

          ирешү.

2. Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, Бөек Ватан, Әфгәнстан, Чечня ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

3.  Сәламәт, тыныч  яшәүнең әһәмиятенә игътибарны арттыру.

Җиһазлау: презентация, мультимедиа, күргәзмәлек

Хәерле көн укучылар. Кәефләрегез ничек?

Бүгенге сыйныф сәгатен сездә мин Алия Әүхадулла кызы үткәрәм. Таныш булыйк.Әйдәгез сыйныф сәгатебезне башлыйк.

- Хәерле көн, укучылар! Шушындый матур көндә, сезнең белән очрашуыма мин бик шат.  Таныш Булыйк, бүгенге сыйныф сәгатен сездә мин Алия Әүхадулла кызы үткәрәм. Әйдәгез күзләрегезне йомыгыз, үзегез белән булган күңелле вакыйгаларны күз алдыгызга китерегез. ЕЛМАЕГЫЗ! Күзләрегезне ачыгыз. Күтәренке кәеф белән әңгәмәбезне башлап җибәрик.

                                         Батыр үлә үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын , үзең үлсәң дә.

                                         Тарихлардан укып ятларлык

-    Нәрсә соң ул батырлык?

 -Батырлык сүзен ничек аңлыйсыз? (Һәр укучының фикере тыңлана.)

Батырлык ул − (минем уйлавымча ) кыюлык, гайрәт, тәвәкәллек, кирәк булганда үз-үзеңне аямау.  кешеләрне бик авыр очракларда коткару, рухи матурлык... Куркак булмау

-

. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен,  кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.Ә нәрсә этәрә соң кешене батырлык кылырга?

-

Мөгаен безнең узебезнең ватанны яратуыбыздыр?

Ватан илебезнен териториясе генэ тугел, ә аның матур табигате анда яшәүче кешеләр. Ә бу бит инде без туып үскән , әти әниебез һәм барлык туганнарыбыз яши торган җир яклауга саклауга мохтаҗ.

Ватан чакырганда батырлар уз жире өчен генә түгел, ә теләсә кайдагы яшәүче тыныч халыкны яклауга әзерләр.

-15 февраль   датасы сезгә танышмы?

Бу вакыйга бн танышу өчен видео карап китик әле.

Видео

4.    Хөрмәтле укучылар! Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып  калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.

- Тарихтан күренгәнчә, 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә.

-Әфган сугышы Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаккарак сузыла.

Йөрәктә эзсез үтмәгән 9 ел һәм ике ай – 3338 көн һәм төн дәвам итә сугыш.

1 а.б. Таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза. 72-се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 15 меңнән артык солдатның гомере өзелә, алты меңе Ватанга кайткач, сугышта алган яра һәм авырулардан вафат була, 311 кеше хәбәрсез югала.

- Менә шундый ул Әфган сугышы статистикасы. Ә җәрәхәтләнгән күңелләр, яраланган язмышлар,  төзелми калган гаиләләр һәм тумаган балалар?..

Әфган сугышында Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 е гарипләнә, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар – безнең ватандашлар, якташлар. “Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, -  дигән борынгы бабаларыбыз

                         Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,

                      Бар дөнья бер минут тын калсын.

                       Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...

                     Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!

(Әйдәгез хәзер торып басып Әфган сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык  белән искә алыйк.)

Бу сугышта һәлак булган, исән сау әйләнеп кайткан солдатларның әти-әниләре, туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган тормыш сынауларына бары ата-аналар гына чыдый ала. Шундыйларның берсе  Хамидуллина Фәридә апа.

        видео

Безнең район территориясеннән чакырылган 72 Кайбыч егетенең 21 е Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан өчен.хөкүмәтебез бүләкләренә лаек булды .  

   Алар арасында Кайбыч районында туып үскән һәм Әфган җирендә гомерләре өзелгән егетләр дә бар.

       Кошманнан- Мансур Кәлимулла улы Миңнуллин.    

       Мәлкидән - Валерий Иванович Волков  

       Борындыктан- Рамиль Вәкил улы Мөхәммәтҗанов

       Зур Тәрбиттән - Владимир Михайлович Драндров

   Авылдашыбыз Миңнуллин Мансур 1961 елның 15 апрелендә икенче бала булып дөньяга килә.  1979 елның апрелендә армия сафларына алына. Рядовой,машина йөртүче Мансур Кәлимулла улы 1980 елда интернациональ бурычын үтәгәндә яна торган машинаэчендә һәлак була.Үлгәннән соң “Кызыл Йолдыз”ордены белән бүләкләнә.

    Ул Татарстанга “кара тюльпан”дип телгә кергән йөк самолётында цинк табут эчендә кайтарыла һәм 17 февраль көнне Түбән Кошман зиратында җирләнә. Аның исемен мәңгеләштеру максатыннан мәктәбебезнең дружинасына 1984 елдан Мансур миннуллин исеме бирелде бүгенге  көнгә кадәр аның исеме белән эшли. Аның гаиләсе белән тыгыз элемтэдә торабыз.Каберен зиярат кылабыз, чистартып торабыз.бу безнең бурычыбыз.

Кичерә күр, әнкәй. Язмыштан

Без җинел юл өмет итмәдек.

Үлем килсә – бастык йөзгә – йөз,

Чигенмәдек, качып китмәдек.

Үзебезгә тигән өлешне

Башкаларга “бүләк” итмәдек.

Үзебезнең йөкне үзебез

Үтәселәр идек күтәреп,

Җибәрмәде әҗәл үткәреп...

                                                 Валерий Бурков.

   Кайбыч авылында Әфган сугышында һәлак булганнарның исемнәре язылып куелган мемориал стена ачылды. Хәтер стенасына барельеф рәвешендә эшләнгән сүрәтләр арасында авылдашыбыз Мансур Миңнуллинның сүрәте дә бар.

   Авылыбыздан Әфган сугышында 7 егетебез интернациональ бурычын үтәделәр. Аларның берсе цинк табутта кайтты, берсе әйләнеп кайткач тоныч тормышта  вафат булды, бишесе исән:

  • Сафиуллин Камил Хәлил улы.
  • Кашапов Марат Хәлил улы.
  • Миңнуллин Фәнис Фәрит улы.
  • Саттаров Ильсур Рифат улы.
  • Хәмидуллин Рамил Рафил улы.
  • Салахов Алмаз Абрар улы.

  Әфган”панама”лары,десант беретлары кигән,дары исе иснәгән,                 исән кайткан “Әфганчылар”ның күңелләре бүген дә яралы.Алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә,хәтерендә бүген дә танклар һәм машиналар яна,дуслары,полкташлары һәлак була.

Видео

  Зур сугышлар бетә,ә тарих мәңгелек.

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!

Бу көнәрдә районыбызда “Салдатка хат яз” акциясе бара. Шушы акциягә кушылып бүгенге көндә ил сагында торучы егетләребезгә, бүгенге дәрестән чыгып фикерләрегезне, теләкләрегезне шушы тынычлык симвылы булган күгәрченнәргә язып җибәрегез әле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Исемең матур, кемнәр куйган?"

Внеклассное мероприятие...

Қазақ батырлары

Қазақ батырларының ерлік істерімен таныстыру. Оқушылардың шығармашылық қабілетін, ғылыми ойлау жүйесін дамыту. Оқушыларды адамгершілікке, ерлікке тәрбиелеу....

Ұлы Отан соғысының Ақтөбелік батырлары

Біздің жерлестеріміз – ақтөбелік Кеңес Одағының Батырлары мен Даңқ Ордендерінің иегерлері арасында қазақтар мен орыстар, украиндар мен татарлар бар еді. Біздің даңқты аға – апаларымыздың тағдырлары әр...

"Тыныч тормыш батырлары" - инша. Автор Хәйретдинова Әдилә

Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп....

Проектная работа "Батырлар эзе буйлап" ("По следам героев" ) посвященная герою М.Джалилю

Рус мәктәбендә белем алучытатар төркемнәре өчен  9нчы сыйныфта татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган проект эше....

Батырлык һәм батырлар

Илебез батырларны онытмый....

«Батырлар исеме мәңгелек»

В день вывода советских войск из Афганистана рассказать детям об афганской войне (расширить знания учащихся о войне в Афганистане)....