Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем
методическая разработка (6 класс) по теме

Халыклар дуслыгы темасына багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telem_.doc111 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем – иркә гөлем,

киңдер сиңа күңел түрем.  

(Халыклар дуслыгы темасына багышланган кичә)

Зал бизәлеше. 1)Плакатлар: а)      Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый,

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.           (Ә. Ерикәй)

б)Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.       (Мәкаль)

2)Рәсемнәр:  «Милләтләр дуслыгы» темасына ясалган рәсемнәр.

Кичәнең сценарие

1А.б.:        Хәерле көн, кадерле дуслар! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!

        2А.б.:        Добрый день, дорогие друзья!

1А.б. Туган оясыннан аерылган кош

      Канатына мәңге ял тапмый,

      Туган телен яратмаган кеше

        Башкаларның телен яратмый.

1 укучы:         Туган телдә сөйләшеп,                  - Балам!- диеп туган телдә

Яшим мин Туган илдә,                  Эндәшә миңа әткәм

Туган ил дигән сүзне дә                - Әнием!- дип, әниемә

Әйтәм мин туган телдә.                Мин туган телдә әйтәм.

1А.б.         Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсәгә дә алыштырмый торган «әни», «әти», «әби». «бабай» сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, Туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, безне моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Без дә туган телгә булган мәхәббәтебезне үзебез иҗат иткән шигырьләребез, халкыбызның җырлары, биюләре аша алып килдек.  

2А.б. Задумывались ли вы над тем, что такое язык? При помощи языка строятся города, развивается культура нардов. При помощи языка мы изучаем науки и получаем знания, при помощи языка люди могут объясниться друг с другом, решать различные вопросы просить, приветствовать, мириться, давать, получать, выполнять просьбы, вдохновлять на подвиги, выражать радость, ласку. Поэтому нужно думать, что нет ничего лучше языка.

Но с другой стороны, что есть на свете хуже языка? Посредством языка люди огорчают и разочаровывают друг друга, посредством языка можно лицемерить, лгать, обманывать, хитрить, ссориться. Язык  может сделать людей врагами, он  

может вызвать войну, он приказывает разрушать города и даже целые государства, он может вносить в нашу жизнь горе и зло.

Язык – удивительное орудие, посредством которого люди, общаясь между собой, передают друг другу свои мысли…  

В мире существуют много языков. Каждый язык является родным языком у разных народов. Русский язык – родной язык русского народа, английский язык – родной язык англичан и т.д.

Мы с вами живем в многонациональном городе. И только в нашей школе учатся дети 15  национальности. Это: татары, русские, чуваши, удмурты, марийцы, башкиры, евреи, украинцы, малдовани, узбеки, таджики, казахи, азербайджанцы, армяни, немцы, грузины.

Сегодня мы приготовили вам мероприятие, в котором ученики будут выступать перед вами на разных языках. Общаясь только на русском языке дети других национальностей часто забывают свой родной язык. И вот как получается, если забываешь свой родной язык.

Стихотворение, написанное Виль Казыхановым  «И родной тел»,рассказывает ученица 6 Б класса Падерина Ольга.

И родной тел.

И родной тел, и красивый,                      Вузга поступать иткәндә

Папам, мамамның теле.                          Говорят син кирәкми

Мог я узнать күп нәрсәне                        Дальше – больше жить иткәндә

Син родной тел аркылы.                         Нужен ли ты вряд ли.

        Бу языкта коляскада                                 И родной тел, и матур тел,

        Мамкам сказку көйләгән.                          Папам, мамамның теле.

        А затем төннәр буена                               Только я их обвиняю

        Бабуля рассказ сөйләгән.                         Өйрәтмәгәнгә сине.

           А потом ни сәбәптәндер                       И родной тел, аңлаталар:

Өйрәткәннәр рус язык.                          Можно жить и быть синсез.

Якобы, тик шушы телдә                        Папа, мама и бабуля

Алам духовный азык.                            Оставили меня телсез.

        Почему же нас детсадта                                       (Вил Казыйханов)

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе когда обучали

Синдә сөйләтмәделәр.

        2А.б. На ваше внимание предоставляем татарский танец. Исполняют ученицы 8 А класса Гилязетдинова Алия, Хазиева Зульфия.

2А.б.         Среди учеников есть и такие, которые, изучая в школе разные языки, не забыли и свой родной язык. Сегодня они выступят перед вами на родном языке. 

 Предлагаем послушать стихотворение на армянском языке. Рассказывает Геворгян  Андраник, ученик 6 Б класса.

2А.б. На ваше внимание песня на украинском языке. Исполняет ученик 6 Б класса Порфенев Саша.

2А.б.  Рассказывает стихотворение на чувашском языке ученица 6 Б класса Ладыгина Дарья.

2А.б. На ваше внимание предоставляем татарский танец. Исполняют ученицы 6 А класса.

2А.б. Ученики нашей школы изучают татарский, русский, английский, немецкий, турецкий языки. И мы предлагаем вам выступления на этих языках.

На немецком языке рассказывает стихотворение Махмутов Равиль, ученик 6 Б класса.

Das Lesen, Kinder, macht Vergnugen!       Чтение, дети, доставляет удовольствие!
Das Lesen, Kinder, macht Vergnugen!       Чтение, дети, доставляет удовольствие!    

        In Stra enbahen und auch in Zugen             В трамваях и также в поездах

        und auch zu Haus liest jedermfnn,              И дома тоже читает всякий.

        Wer lesen Kann und Bucher hat,                 Кто умеет читать, и у кого есть книжки,

        Ist nie allein in Dorf und Stadt,                   Никогда ни одинок в деревни и в городе.

        Ein Buch, das uns gefallt,                           Книжка, которая нам нравится,

        Hilft witer durch die Welt.                          Помогает нам дальше в жизни.

2А.б .На русском языке рассказывает стихотворение Губкало Надя, ученица  класса.

Дивный край (отрывок из сказки «Шурале»)

Бархатистым одеалом расстилается трава.

Сторона эта лесная вечно в памяти жива

Там ни холода, ни зноя никогда не знал народ:

В свой черед подует ветер, в свой черед и дождь пойдет.

От малины, земляники все в лесу пестрым - пестро,

Набираешь в миг единый ягод полное ведро!

Точно воины стояли сосны, липы и дубы,

Под сосной щавель и мята, под березою грибы.

Сколько синих, желтых, красных там цветов переплелось.

И от них благоуханья в сладком воздухе лилось.

Улетали, прилетали и садились мотыльки,

Будто с ними в спор вступали и мирились лепестки.

Птичий щебет, звонкий лепет раздавались в тишине,

И пронзительным весельем наполняли душу мне.

2А.б. На татарском языке стихотворение расскажет вам ученица 5 Б класса Арзамасова                          

Рәхәт безнең Акбайга

Рәхәт безнең Акбайга,                     -Чык хәзер үк! -  димиләр,
Менә ул бәхет кайда!                        кагылмыйлар – тимиләр.
Күлмәген юасы юк,                           бәйләнми дә беркем дә,

Чалбарын юасы юк,                          Яши ул үз иркендә.

        Үтүкләп куясы юк.                              Рәхәт безнең Акбайга,

Пычракка керсә дә,                           Менә ул бәхет кайда!

Баткак ерып йөрсә дә,                                              (Резеда Вәлиева)

Ачуланмый берсе дә.

         2А.б. На немецком языке исполнит вам песню ученик 6 Б класса Румянцев Илья.

2А.б. Стихотворение на английском языке рассказывает Сияцкая Инна, ученица  6 В класса.

2А.б. На татарском языке стихотворение расскажет вам ученица 6 Б класса Тер – Арутюнова Диана

Мин яратам сине, Татарстан.

1)Мин яратам сине, Татарстан,                    2) Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,                               Горур халкың өчен яратам

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган                        Җан эреткән, әнкәм телең өчен,

Яңгырларың өчен яратам.                                Татар телең өчен яратам.

                     

 3) Мин яратам Әлмәт, Яр Чаллыны,

Киң күңелле Казан каласын

Илем бакчасында, Татарстан,

Ал канәфер булып янасың.

                                        (Роберт Рәкыйпов)

 2А.б.         Талант наших учеников еще не исчерпан. Сейчас на ваше внимание предлагаем стихотворения, сочиненные ученицей 6 Б класса Миннуллиной Айгуль. Читает ее стихотворение одноклассница Кривошеева Даша.

Яр Чаллым.

Яр Чаллыны бик яратам                                                           Мәктәпләре бизәп тора

Үзем тудым Чаллыда.                                                     Шәһәрнең һәр ягында

Әти - әниемә рәхмәтлемен                                            Белем ала һәрбер бала

Шул шәһәрдә торганга.                                                  Теләп Туган илендә

И  предлагаем вам стихотворение в исполнении автора – Миннуллиной Айгуль.

Ел фасыллары.

Җәй айларын бик яратам                        Кыш та матур, ак кар белән

Үзем тудым июльдә.                                Кар бабай әвәләргә.

Җиләк җыю, су коену                              Чана шуып, карга чумып,

Рәхәт шул җәй көнендә.                         Уйнарга балаларга.

        Көзне дә бик яратам,                             Язгы ташу урамнарда

        Алма пешкән чакларны.                        Җилкетә күңелләрне.

        Бергәләшеп, сөенешеп                         Кош сайравы, яшь бөреләр

        Мәктәпкә баруларны.                            Уята күңелләрне.

Завершая концертную часть нашего вечера предлагаю всем вместе исполнить песню «И туган тел».  (2 куплет)  

И туган тел.

И туган тел, и матур тел,                     И туган тел! Һәрвакытта

Әткәм - әнкәмнең теле.                       Ярдәмең берлән синең

Дөньяда күп нәрсә белдем                 Кечкенәдән аңлашылган

Син туган тел аркылы.                       Шатлыгым, кайгым минем.

        Иң элек бу тел белән                       И туган тел! Синдә булган

         Әнкәм бишектә көйләгән.                Иң элек кыйлган догам

Аннары төннәр буе                          Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әбкәм хикәят сөйләгән.                   Әткәм - әнкәмне ходам!

(Габдулла Тукай)  

Кичәбезнең икенче өлеше Галиәсгар Камалның тууына 125 ел булу уңаеннан. Татар театрының тарихы Г.Камал исеме белән бик тыгыз бәйләнгән. 1906нчы елның 22 декабрендә Казанда беренче мәртәбә татарча «Кызганыч бала» исемле спектакль куела .(Хәзер бу көн татар театрының туган көне итеп билгеләп үтелә.) Шушы зур вакыйганың сәбәпчесе – Г.Камал, чөнки төрек язучысы Намикъ Кәмалның «Кызганыч бала» исемле әсәрен татарчага ул тәрҗема итә. Бүген сезгә 6А сыйныфы укучылары  Г.Камалның «Беренче театр» спектаклен тәкъдим итәләр.

Сценарий:

Хәмзә бай – иске фикерле Казан бае; башында бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән.

Гафифә - Хәмзә байның кызы.

Вәли – Хәмзә байның кияве.

Хәбибрахман – Хәмзә байның улы, аңгыра.

Факиһә - Хәбибрахманның хатыны.

Биби – Хәмзә байның асравы, аңгыра кыз.

Фатих – Хәмзә байның кибетчесе.

Вакыйга Казанда, Хәмзә байның өендә бара.

Бай сымак бер өй. Ике якта икешәр ишек. Түрдә тәрәзәләр, тәрәзә арасында көзге. Стена буенда урындыклар. Сул тарафта бер диваан. Аның алдында өстәл. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә Вәли күренә; өстена пальтосын кигән, кулына таяк тоткан, күңеле бик шат, өйнең бер башыннан бер башына кызу-кызу атлап йөри.

Вәли (кычкырып). Гафифә! Гафифә!

Гафифә (бүлмәдән, сузыбрак). Әү!

Вәли. Буласыңмы инде?

Гафифә. Хәзер булам.

Вәли. Тизрәк бул! (Халыкка карап.) Гафифә дисәң, Гафифә, бер җиргә бара башладың исә, кеше күрә дип коты чыга, аның каршында ир кеше дигән сүз ерткыч җанвар дигән сүз белән бертигез.Бары мин генә улкадәр куркынычлы җанвар түгел. Башта миннән дә коты очты. Соңыннан татлы сүзләремне ишеткәч кенә, бераз җайланды. (Ян ишеккә барып, ишеккә башын тыгып.) Һи! Әле тиз генә буласың юк икән. Зинһар, тизрәк була күр! Әгәр каенатай кайтып керсә, аннары харап эш. Ничек итсә итәр, гомердә театрга җибәрмәс. (Башын бүлмә ишегеннән алып, халыкка таба карап, куллары белән хатын-кыз битена пудра сөрткән төсле итеп күрсәтеп, бераз көлебрәк) Бизәнә, мич акшарлаган кебек итеп, битләрен буяп маташа. Шулай да булса, үзенә килешеп тора тагын. (Ян ишеккә бара, карый, төсләрен бозып). Ул нишләвең инде? Мин монда кайчаннан бирле, кайчан киенеп бетерә инде дип, көтеп торам.  

Гафифә. (бүлмәдән) Йә, ярар ла, хәзер булам, пудра матур төшмәгән.

Вәли. Тизрәк бул инде зинһар! (Башын бүлмәдән алып, ишекне ябып, халыкка таба карап) Менә сиңа кирәк булса, мин инде өстемә пальтоларымны кигәнгә бер сәгать булды. Ә ул әле һаман пудра ягынып бетерә алмый; пудра ямьсез төште дип, яңадан битен юып ята. Әле ярый, көзге ямьсез күрсәтә дип, өзгене бәреп ватмаган.(Уң як ишектән кулына поднос белән чынаяклар кәтәреп чыгып, Биби узып бара)

Вәли. (Бибине күреп). Әй, Биби, тукта әле!  

Биби. (борылып караап). Нәрсә дисең?

Вәли. Кара әле, ә!…  

Биби. Карыйм ич инде!

Вәли. Менә нәрсә….

Биби. Белмим, нинди нәрсәдер.

Вәли. Тфү черт! Сөйләп бетергәнне көт!

Биби. Йә. Көтәм.

Вәли. Менә нәрсә…

Биби. Белмим!

Вәли(ачуланып). Тыңлап тор дим мин сиңа!

Биби.Тыңлйм ич!

Вәли.Тыңласаң шул: менә без хәзер театрга китәбез….

Биби. Кая?

Вәли. Театрга!

Биби. Нәрсә төятергә?

Вәли. Баш төятергә.

Биби. Нинди баш?!

Вәли. Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы, театрга дим!

Биби. Йә аңладым инде, театрга, ул нинди җир соң?

Вәли. Анысы сиңа кирәк түгел. Без киткәч, каенатай кайтыр, ул сорар, безне “кайда киттелар” дип. Син аңа әйт: “Кодаларга киттеләр”,-  дип. “Театрга киттеләр” дип әйтмә!

Биби.Сорамаса нишләрмен?

Вәли. Тик торырсың! 

Биби. Ярый. (Кереп китә башлый).

Вәли.Тукта әле! (Биби туктый). Син, ангыра нәрсә, рәтләп әйтә дә белмәссең әле.

Биби  Нишләп белмәскә!

Вәли. Йә, әйтеп кара әле, ничек дип әйтерсең икән?

Биби ”Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр” диярмен.

Вәли. (ачуланып). Иштең ишәк чумарын! Мин сиңа алай дип әйттеммени?

Биби Соң ничек дидең?

Вәли. Мин сиңа “Театрга киттеләр” дип әйтмә, “Кодаларга киттеләр”, дип әйт дидем.

Биби Мин дә бит “киттеләр” димәдем.

Вәли. Фу, җәфа икәнсең, кайдан башыма бәла алдым! Мена, син яхшы тыңла: әгәр дә каенатай безне“Кая киттеләр?”дип сораса,“Кодаларга киттеләр “диген.Башка сүз әйтмә,бар,юлыңда бул!

Биби Ярый. (Кереп китә)

Вәли. (үз-үзенә) Менә бәла өстенә бәла. Мин үзем дә юләр: миңа ни эшкә карәк иде аңар театр дип сөйләп торырга? Мин аңа дәрес әйтәмме?(Ишектән Гафифә килеп чыга. Аңа карап)буласыңмы инде?  

Гафифә. Хәзер булам инде. Нәрсәгә шаулашасыз икән дип карарга чыккан идем.

Вәли. Әнә шул бар ич әле, бер адәм имгәге Биби, шуңа сүз аңлата алмыйча аптырап беттем. “Без хәзер театрга барабыз” дигән идем, “нәрсә төятергә” дип, миннән сорап ята. 

Гафифә.Ул һәрвакыт шулай. Һич аңламый ул. Мин аны беркөнне Гарифәләргә җибәрдем…..

Вәли.Йә, ярар, аларын башка вакытта сөйләшербез, театрга соңга калабыз, бар, тизрәк бул!

Гафифә. Хәзер булам. Ә, ни, синнән шуны гына сорыйм дигән идем. Ул театрда кеше күп булыр микән?

Вәли.Һу! Күп булмыймы соң? Беләсең бит, бүген мөселманча театрның беренче башлана торган көне. Шулай булгач, инде, ботен шәһәр халкы агылыр.  

Гафифә.(борыннарын җыерып, иркәләнгән бала кыяфәтендә) Әй! Әем! Алай булгач, мин бармыйм ла, анда кеше күп булгач, мин оялам.

Вәли. (үз-үзенә). Менә сиңа кирәк булса! (Алдына карап, башын бераз кашып.) Ничек булыр икән соң? Юк, минемчә, әле бу көн кеше күп булмас. Күбесенең картлары җибәрмәс. Кайсы-берсе кеше сөйләүдән куркып калыр.

Гафифә(янә әүвәлгечә). Алай булгач, без дә бармыйк: мин дә кеше сөйләүдән куркам. Әти белсә, ул да ачуланыр.

 (бик тирән уйга калып, башын күтәреп, халыкка таба карап). Уттан котылдым, инде суга төштем. Моннан инде ничек котылырга? (Гафифәгә карап.) Мин бит инде, анда барырга дип, билет та алып кайткан идем.  

Гафифә. Кайтсаң ни! Бармый калган булгач, акчаңны кире кайтарып алырсың.  

Вәли Бер алган булгач, кире кайтармыйлар шул инде аны.

Гафифә  Теләсәң ни эшлә, мин барырга куркам!  

Вәли  Анда ерткыч җанварлар юк, сине ашамаслар.

Гафифә. Ашамасалар да, мин бармыйм, кирәкми.

Вәли. Юк инде, бармый калырга ярамый, барабыз! Ул бит бик күңелле була. Үзеңнең дә көлә-көлә эчләрең катып бетәр.

Гафифә. Андый көлкеләрне ат кәмитендә дә күп күргән инде. Монда да әллә нинди артык җире булмас, кирәкми, мин бармыйм.

Вәли. Ихтыярың, теләсәң ни эшлә, барасың килмәсә, үзем генә барам.

Гафифә. Ә, ярар менә, барыр идең бугай, кара син аны, анда ялгыз гына кызлар карарга бармакчы була. Җибәрәмме соң мин сине, алла боерса, гомеремдә ялгыз җибәрмим!

Вәли. Теләсәң ни эшлә, мин бармыйча калмыйм. Син бармыйсың икән, тотам да үзем генә барам! Хуш, сау бул, мин киттем. (Чыга башлый)

Гафифә. (тиз генә Вәлинең артыннан барып тота). Йә,йә, бетте, мин юри генә әйттем. Әйдә мин дә барам.  

Вәли. (кире кайтып). Ну, әйдә алайса, барсан тизрәк киен!

Гафифә. Хәзер киенәм. (Бүлмәгә таба бара башлый, соңрак янә борылып). Кара әле, анда өскә киенгән киенчә генә утыралармы?

Вәли. Юк, салып утыралар.

Гафифә. Әй! Алай булгач бик читен икән. Кирәкми, бармыйбыз.

Вәли. Бармыйбыз дип сөйләмә, мин барам, кмттем алайса. (Чыга башлый)

Гафифә. Барам, барам!!

Вәли. (мыскыл итеп). “Барам, барам!” Ә үзе һаман терәлеп тора. (Сәгатен чыгарып карап). Син, шулай итеп маташып, мине уеннан калдырмакчы була торгансыңдыр ахры. Уен башланырга бары ярты гына сәгать калган.

Гафифә. Мин хәзер булам. Өстемә күлмәк кенә киям.

Вәли. Ну, бар, зинһар, тизрәк бул.

Гафифә.(ишектән керә башлый, борылып). Нинди күлмәгемне киим икән, асылмы, йонмы?  

Вәли.(үз-үзенә). Асыласың килсә, асыл инде. (Гафифәгә.) Зинһар, мине йөдәтмә. Теләгәнеңне ки: асылмы, йонмы, батисмы, ситсымы – минем өчен бар да бер.

Гафифә. Ярый алайса, мин зәңгәр асылымны киям. (Китә башлый.)

Вәли. Әй, юк тукта әле, зәңгәр асылыңны кимә,нинди булсада берәр йон күлмәгеңне ки. Сезнең андый чачаклы-чуклы карават чаршавы шикелле асыл күлмәкләрегез белән кешегә көлкегә калыр хәлем юк.Без анда бүләк карарга бармыйбыз, уен карарга барабыз.

Гафифә.   Алай булгач, нинди йон күлмәгемне киим?

Вәли. Теләгәнеңне ки.

Гафифә. Теге гармун итәкле кызыл йон күлмәгем ничек булыр?

Вәли. Шәп булыр.

Гафифә. Аның шул буе озын булган. Чәнчелеп беткән тегүче, шулкадәр әйттем: “Факиһәнеке төслематур булсын, яхшы итеп тек”, - дип. Бозып кына бирде. Юкка гына дүрт тәңкә акча

әрәм иттем. Моннан ары, алла боерса, гомеремдә ул хатынга тектермәм.

Вәли. Ярый, шулай итәрсең. Бар, тизрәк бул.

Гафифә. Соң кайсын киим?

Вәли. Башкасын.

Гафифә. Ал йон күлмәгем ничек булыр?

Вәли. Бик ал булыр.

Гафифә. Кызылы?

Вәли. Бик кызыл булыр.

Гафифә.Яшеле?

Вәли. Бик яшел.

Гафифә. Соң ниндиен киим?

Вәли. Матурракны.

Гафифә. Теге шикалат төсле, тоташ буйлы, бантиклы күлмәгемне кисәм ничек булыр?

Вәли. (шатланган булып). Һу! Менә, менә, эзли торгач таптың ахры, бик һәйбәт булыр. Үзе шикалат төсле дә булгач, бигак шәп була инде ул. Чөнки шикалат бик тәмле нәрсә.

Гафифә. Мин аны кияр идем киюен дә, аның шул җиңнәре бик тар. Килешмәс. Үзең дә,  ичмаса, бер кеше төсле чибәр күлмәклек алып биргәнең дә юк. Бер җиргә бара башладың исә, киеп барырлык һичбер юньле, матур күлмәгем юк.

Вәли. Соң бит аны хәзер генә тегеп булмый лабаса, уф алла! Бар икән кылану, ансы да ярамый, монсы да ярамый, белми боларга нәрсә генә ярый торгандыр, чәнчелеп бетегез шунда. Сезне көтеп, уеннан калыр хәлем юк. (Чыгып китә башлый.)  

Гафифә. (артыннан барып җитеп, Вәлинең җиңеннән тотып, ялынган рәвештә.) Я инде! Ни эшләвең инде ул? Торасың да, чыгып китәм дип куркыта башлыйсың.мин сиңа бармыйм дип әйтмим ич! Әйткәч, ни була соң инде? Мин синнән әллә нәрсә сорамыйм бит, бары тик

нинди күлмәгемне киим дип кенә сорыйм.

Вәли. Соң әйттем бит инде. Теләсәң нәрсә ки. Миңа дисәң, бөтенләй бернәрсә дә кимә.

Гафифә. Соң шулай диген аны. Яхшылап кына сораганда, тотасың да ачулана башлыйсың. Алай булгач, мин бернәрсә дә кими, шушы өстемдәге күлмәгем белән генә барам.

Вәли. (йөзләре яктырып.) Һай, барәкалла! Бик яхшы булыр, бар. Зинһар, тизрәк. Өстеңә генә ки дә, хәзер китәбез. (Гафифә ашыгып кереп китә.) Уф алла, җаным чыга язды. (Ишеккә барып карап.) Киенә икән, ахырында мең бәла белән көчкә җиңдем. Бу үзенә күрә инде кечкенә генә , бармак башы кадәр генә булса да бер революция булды. Ярый, ни булса да булды, минем максатым булды. (Кулларын угалап.) Их хозур. Хәзер театрга китәбез. (Таягын ике кулының бармак очлары белән генә тотып, сүз арасында төрле шатланган һәм мәсхәрә кылган  

кыяфәтләргә кереп җырлый.)

Барам мин театрга, траттата, траттата!

Хатыным белән бергә, траттата, траттата!

Каенатай кайтып кергәч. уйуйуй, уйуйуй!

Безнең киткәнне күргәч,уйуйуй,уйуйуй!

Ачуланса да курыкмыйм, траттата, траттата…..

Гафифә. (ишектән өстенә киенгән көенчә чыгып). Йа, бар икән ходаем, тагы нәрсә юләрләнәсең, әллә син дә кәмиттә клоун булмакчы буласыңмы?

Вәли. Әһә! Булдыңмы әле син, аппагым? Әйдә алайса, киттек инде, былбылым. (Гафифәне култыклап, чыгып китәләр.)

Сәхнә буш кала.

Бераздан бик кызуланып, уң як ишектән Факиһә килеп керә.

Факиһә. (як-ягына карап). Монда да юк! Болар кая киткәннәр? (Ишекне ачып кычкыра) Биби! Биби! (Биби чыга) Син беләсеңме?…  

Биби. Беләм!

Факиһә. Беләсең икән, әйт алайса: кая киттеләр җизниләр?  

Биби. Алар, син сорасаң, ничек дип әйтергә икәнен миңа әйтмәделәр.

Факиһә.Соң ничек дип кенә әйттеләр?

Биби. Абзый сораса, кодаларга киттеләр дип әйтерсең диделәр.

Факиһә. Ә башка кеше сораса?

Биби. Башка кеше кем сорасын? Фатих абый сораган иде дә, мин аңар әйтмәдем.

Факиһә. Менә мин сорыйм.

Биби. Син башка кешемени?

Факиһә. Йә, әйт инде, кая киттеләр?

Биби. Әй лә, әйтмим.

Факиһә.Театргамы?

Биби. Ә! Үзе дә белә икән. Аны сиңа кем әйтте?

Факиһә. Йә, бар. Алдыңа кара, эшеңне эшлә.. (Биби кереп китә) Шул,шул, театрга киткәннәр. Мин үзем дә сизгән идем аны сизүен. Җизни ул безнеке шикелле җебегән авыз түгел. Исенә бернәрсә килеп төште исә, хәзер шул минут ук эшли дә ала. Безнеке генә ул тегермән ташы шикелле, һич кузгатыр хәл юк. Тукта әле, мин дә алып бардырыйм әле. Кеше барган җирдән мин генә ни эшләп калып торырга соң? (Бик кызуланып, сул як ишеккә кереп китә. Сәхнә бераз буш тора. Бераздан, кычкырышып, Хәбибрахман белән килеп чыгалар.)

Хәбибрахман. (кулларын селтәп). Бармыйм дигәч, бармыйм инде! Иң әүвәл мин аның, ул театрның кайда икәнен белмим.

Факиһә. (мыскыл итеп, бармакларын бөкләп санарга керешә). Бу булды бер.

Хәбибрахман.  Икенчедән, кайда керәсен, ничек керәсен белмим.

Факиһә. Ике, өч.

Хәбибрахман. Анда кергәч тә нинди урынга утырырга?

Факиһә. Шуның белән була дүрт! Зинһар, ичмаса инде, эчеңдәге бар серләреңне сөйләп бетереп, кешене көлдермә; кеше ишетсә, “моның белгән нәрсәсе бар микән”, ди башларлар. Кеше җаен тапканны, без генә табарбыз әле.

Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйбыз, мин куркам.

Факиһә. Чү, чү, тагы куркуыңнан егылып китә күрмә! Шулкадәр зур гәүдәң белән “куркам” дип әйтергә сиңа кешедән оят.

Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйм!

Факиһә. Нинди бармаган да, нинди нитмәгән! Кеше барган җирдән без генә калып торырга! Әйдә, әйдә, барабыз! Кияве белән кызы барган булгач, әткәй дә бер сүз әйтә алмас. Нәрсәгә соң без генә ул кадәр куркып торырга!

Хәбибрахман. (башын кашып). Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бер күрәсем килә-килүен ул театр дигән нәрсәне. Әле мин син йөдәтерсең дип әйтмәгән идем. Гайнулла җизнинең кияве Гаптерәхимнәр дә барабыз дигәннәр иде.

Факиһә. Соң, алай булгач, тагын ни кирәк инде? Кеше бармый торган җирмени ул? Кеше баргач, бергә-бергә күңелле дә булыр. Әйдә, өстеңә киен дә, барабыз. Мин дә хәзер киенеп чыгам. (Кызуланып, уң як ишеккә кереп китә.)

Хәбибрахман. (ишеккә таба карап, үз-үзенә). Мин әле барам дип әйтеп бетерергә дә өлгерә алмадым, ә ул киенергә дә кереп китте. Нишләргә икән инде, шулай ук барырга туры килер микәнни? Әти орышмас микән? Без чыгып киткәнче, кайтып керсә генә ярар иде. Бармый калыр идек. Хатын ул әтинең гадәте начар икәнен белми. Беркөнне Гали хаҗи Гаптерәхманы белән чәйгә кергән өчен дә колагымны шулай итеп борып алды. (Борып күрсәтә). Күзләремнән утлар куренде. Аны кешегә сөйләп йөреп булмый. “Әти колакны борды” дип хатынга әйтсәң, хатын хәзер ул: “Һәй, нәни бәби! Шул башың белән колагыңны бордырып торасыңмы?”-дип мыскыл итәргә тотына. (Кесәсен капшап). Барабыз баруын да, әле кесәдә барырлык акча бар микән? (Портмонетын алып, акчаларын өстәлгә бушатып саный). Унбиш тиен дә унбиш тиен – утыз тиен, тагын унбиш тиен, була кырык биш тиен. Тагын биш тиен, булды илле тиен, илле тиен дә егерме тиен, була җитмеш тиен. (Бармаклары белән исәпләргә керешеп) Йөз, йөз ун, йөз егерме, булды бер сум да егерме тиен. Бусы өч тәңкә, барысы була…(Янәдән исәпләп) Ике, өч, дүрт, дүрт сум да егерме тиен. (Портмонетына сала) Өч тәңкәсенә билет алсак, каладыр бер сум егерме тиен. Анысы барырга-кайтырга булса:хәер, җитә икән җитүен, түлке бер дә барасы килми шул. Ичмаса, әти дә кайтмады. Әллә бармыйм микән? Ничек итеп бармый калырга? Ә, булды. Менә монда качып утырам да, әти кайткач кына, торып чыгам. (Диван башына барып посып утыра. Факиһә килеп чыга.)    

Факиһә. (үз-үзенә). Әле һаман теге уҗым бозавы киенеп чыга алмаган икән. Нишләп тора икән инде тагын. (Сул як ишеккә кереп китә).  

Хәбибрахман. (башын бераз күтәреп карап, бик шатланып). Аллага шөкер, котылдым, күрмәде. Әти кайтыр инде.

Факиһә. (ишектән чыгып). Анда юк, әллә кая киткән, шундый чакларда, анасы кыйнамасын дип качкан балалар шикелле, кача торган гадәте бар иде, бер-бер җирдә качып тормыймы? (зләргә тотына. Почмакта тора торган кресло артларын карый, Хәбибрахман бу вакытта, балалар шикеле, башын эчкә яшерә. Факиһә килеп күрә дә, акрын гына көлеп, диванның икенче башына барып, аягы белән идәнгә тибеп кычкыра.) Һәй, бәдбәхет! Күсе бар!

Хәбибрахман. Һай! (Сискәнеп сикереп тора.)

Факиһә. (мыскыллап көлеп) Һа,һа.һа! анда син бар идеңмени? Мин белмәдем. Ул кадәр куркытмаган булыр идем. Анда ни эшләп утырасың?

Хәбибрахман. (ни әйтергә дә аптырап торып). Акчам төште. Шуны аладыр идем.

Факиһә. Нинди акча?

Хәбибрахман. Менә, театрга барырга акча җитә микән дип санап торадыр идем дә, берсе

төшеп китте.

Факиһә. Шул гомердән бирле әле өстеңә киенмичә акча санап тордыңмы?

Хәбибрахман. Мин хәзер киенәм. башыма бүрек киям дә тунымны гына киям. (кереп китә)

Факиһә. (кычкырып кала) Кара аны, анда да кәнәфи башына акчаңны төшермә, анда да күсе булыр. (Көзге каршына килеп шәлләрен, калфакларын төзәтә башлап) Ну, ир со димәсәң, хәтере калыр. (Ишеккә карап) Биби! Биби!(Биби чыга) Әткәй безне “кая киттеләр” дип сораса, “кодаларга киттеләр” диген.

Биби. Ник, анда җизниләр киттеләр бит. Сез дә шунда барасызмыни?

Факиһә. Без театрга барабыз, әмма син шулай дип әйт.

Биби. Ярый, әйтермен. Бая җизни, син әйтә белмәссең дип, мине яңадан әйттереп карап маташа.

Факиһә. Әйтә белдеңме соң?

Биби. Ник белмәскә, белдем.

Факиһә. Йә әле, тагын әйтеп кара. Безне кая киттеләр диярсең икән.

Биби. Әллә белмәс дип беләсеңме? Мин инде аны Фатих абыйдан күптән өйрәнеп куйдым. Театрга киттеләр диярмен.

Факиһә. Һи. аңгыра! Җебегән авыз! Мин сиңа шулай дип әйтергә куштыммыни?

Биби. Ник, үзең әйттең ич: “Җизниләр кодаларга киттеләр, сез дә шунда барасызмы”,- дигәч,”юк, без театрга барабыз”, дип…

Факиһә.Күп телеңә салынма. Яхшы тыңла. Әгар дә әткәй сораса”кая киттеләр” дип, “кодаларга киттеләр” диген.

Биби. Ярый, ярый, аңладым: “Икесе дә шунда киттеләр”, - диярмен.

Факиһә. Кая?

Биби. Кодаларга.

Факиһә. Бар, эшеңдә бул! (Биби кереп китә; Хәбибрахман тунының югары төймәсен төймәли – төймәли чыга.)

Хәбибрахман. Әйдә, булдым.

Факиһә. Әйдә. әйдә, булсаң, тизрәк атла аягыңны. (Ишектән чыкканда, Хәбибрахманның аркасыннан этә)

Хәбибрахман. Тукта! Төрткәләмә инде ул кадәр! Чыгам ич. (Чыгып китәләр)

Сәхнә буш кала. Бераздан Фатих килеп керә.

 Фатих. (як-ягына каранып) Абзый кая икән соң әле? Кеше бәйрәм итә дә итә, мин дә бераз бәйрәм итеп аласы иде. Һәммә кеше йөри дә йөри, мин генә тик ябылым ятам, миңа ни бәйрәм юк, ни җомга юк. Бәйрәм булды исә, ишек төбе сакла. Көне буе байга килгән бер кешене өйгә алып кер дә чәй эчерт, җомга булды исә, ишегалдында утын яр да кар көрә! Юк инде, булмас болай итеп. Эһем, эһем. (Тамак кыра) Әллә бөтенләй өйдә юкмы? (Ишекләрне карана)

Биби. Эһем, эһем. (ишектән чыга.) Нәрсә тамак кырып йөргән буласың?  

Фатих.  Абзый өйдаме? 

Биби. Өйдә.

Фатих.  Ни эшли?

Биби. Тире җыеп күн эшли.

Фатих. Йә, шаярма әле, чынлап әйт әле, өйдәме?

Биби. Ни эшкә ул сиңа?

Фатих.  Кирәк.

Биби. Әүвәле әйт ни эшкә икәнен, аннан соң әйтәм.

Фатих.  Йә, әйт инде, шаярма.

Биби. Нәрсә бирәсең, әйтәм.

Фатих. (шаярып) Әйтсәң, сине үземә хатынлыкка алырмын.  

Биби. Һи, мәхәббәтсез!

Фатих.  Мәхәббәтсез? Мин нишләп мәхәббәтсез булыйм?Кара бу мыекларны! (Мыекларын борып күрсәтә). Кызларның калфак чугына ярарлык.

Биби. Йүп телеңә салынып торма монда, бар, чык!

Фатих. Ник, шулай ук мине яратмыйсыңмыни? Мин сине әле абзыйдан сорарга дип менгән идем, анда ялгыз гына күңелсез.

Биби. (боргаланып) Һай, мәхәббәтсез!

Фатих. Кызларның шул булыр инде аларның, алар һәрвакыт шулай һавалы булалар. Кызлар алар, яшь чагындарак, патшага барам мин дип торалар да ди, актыгында, солдат булса да ярар дип әйтәләр, ди.  

Биби. Йә, йә. Мыскы итмә! Бар, чык! Абзый кайтыр, абыстай да хәзер менәр.

Фатих. Күптән син шуны әйтерләр, мин синнәр баядан бирле:”Абзый өйдәме?”- дип сорыйм ич. Өйдә булмаса, хуш сау бул. (Чыгып китә).

Биби. (үз-үзенә). Ялганлый торгандыр ла, мине алдар өчен генә, юри генә әйтә. (Кереп китә, бераздан Хәмзә бай кайтып керә.Күрмичә, ишек төбенә җәеп куелган паласка сөртенә).

Хәмзә. (кычкырып). Гөнаһ шомлыклары! Аяк астына әллә нәрсә җәеп куйганнар. Мал кадерен белмиләр. Тыштан килеп кергәч, күзлек парлана да бернәрсә күреп булмый. (Күзлеген сөртә) Беркөн мәдрәсәгә кергәч тә, башмакларга сөртенеп егылган идем. (Ишек янындагы урындыкка утырып) Әй, кайсыгыз бар анда? Аякны тартыгыз әле. (Биби килеп чыга) Кая, кил, нәрсә терәлеп торасың, тарт аякны. (Биби салдыра башлый) Чү, чү, карап тарт! Абыстаң кая? (Биби киез итекнең берсен салдыра)

Биби. Аш өендә.  

Хәмзә.Нишли анда?

Биби. Аш пешерә.

Хәмзә. Ник, килен кая?

Биби. Алар Хәбибрахман абый белән ни.. ни.. әй.. кодаларга киттеләр.

Хәмзә. Ныграк тарт! Кулың черегән мәллә!(Биби кинәттән тартып җибәрә, Хәмзәне егып төшерә) Һәй, бәдбәхет! Күзең чыккан нәрсә! Бар, кит, күземә күренмә. (Биби кире китә. Хәмзә, мәшәкатьләнеп, аягын салып бетерә) Башка кеше булса, мин аңа кирәген биргән булыр идем булуын, әллә ничек, кыз балага сугарга ул кадәр кул барып җитми.(Тунын салып, чөйгә элеп куя.) Бүген иртә белән чәч алучыга кергән идем, бөтенләй чәч алучыга керер хәл юк. Җыен кызыл авыз кибетчеләр тулган. Байларына бөтенләй әйләнеп тә карамыйлар, чәч алучысы да һич санга санамый: «Хаҗи, син әле башка көнне дә керерсең, син бай кеше, һәрвакытта да вакытың бар; болар бит бай кешесе, җомга көннән башка вакытлары булмый»,- дип, авыз ерып тик тора. … Биби, Биби! (Ишектән Биби чыга.)

Биби.  Нәрсә дисез, абзый?

Хәмзә. Бар әле, берәрсенә әйт әле, мәдрәсәдәге Коръән укый торган шәкертне чакырып чыксыннар. «Абзый чәч алырга чакыра»,- дисеннәр.

Биби. Нинди мәче алырга?

Хәмзә. Һай, аңгыра, җебегән нәрсә! Мин сиңа мәче алырга диммени! Чәч алырга дим! Чәч!

(Үз чәчен тарткалап.) Менә, менә шушыны алырга дим! (Биби чыгып китә.) Бу кадәр аңгыра булырлар икән. Җыен аңгыра безгә җыелган. Беркөн Хәбибрахманга: «Бар, агач базарына Хисмәткә бар да, аны тизрәк монда алып кайт»,-дип җибәргән идем, барган да бер зур кисмәк алып кайткан. Менә бу сакалымны шулар гына агартып бетерделәр инде. Әле ярый, хәзергә үзем исән. Үзем үлгәч, болар дөньяда ничек итеп көн күрерләр? (Биби ишектән килеп чыга да тик тора. Аңа карап.) Нихәл, нишләп терәлеп торасың анда?

Биби. Абзый, Миңнебай абзыйга әйткән идем: «Коръән укый торган шәкертне алып чык»,-дип, «ңинди шәкерт ул, мәдрәсәдәге шәкертләр алар бар да Коръән укыйлар, анда Әфтияк

укучы юк»,-ди.  

Хәмзә. (аяк тибеп). Һай, ахмаклар! Әрәмтамаклар! Бар, тизрәк чыгып әйт, мәчеттә Коръән укый торган шәкертне – Гайфулланы чакырып чыксын!

Биби. Икесен дә чакырсынмы?

Хәмзә. Нинди икесен дә?!

Биби. Коръән укучыны да, Гайфулланы да?

Хәмзә. Үләм инде, мин сезнең белән җәфаланып үләм! Аңгыра. Соң шул Коръән укучы шәкерт белән Гайфулла икесе дә бер ләбаса инде! Бар тизрәк!Гөнаһ шомлыгы! (Биби чыгып китә) Менә инде син сөйләш алар белән. И алла! И алла! Ахры инде дөньяда акыллы кеше үк калмагандыр. Һәр көн шулай башымны катырып бетерәләр. Тукта инде, әүвәл тизрәк чәчемне алдырыйм да, аннан соң догаларымны укырмын. (Ишеккә таба борылып) Әй! Кая сез! Башымны чылытырга сабын, су бирегез. (Ишектән кереп китә, бераздан чынаяк, поднослар

күтәреп Биби керә.)

Биби. Үзләре юньләп йомыш куша белмиләр дә, кешене орышалар. (Чәй урыны хәзерли, өстәлнең почмагына самовар подносы, аның янына зәңгәр эмалированный пласкательный куя.) Көне-төне эшлисең, аның өстенә тагын көн саеннн орыш та талаш. Миңа дисәләр, кырык чөйләре кырылып бетсен шунда. Хәбибрахман абыйларның да, Гафифә апаларның да театрга киткәннәрен әйтәм. Мине генә орышмасын әле, аларны да орышсын. (Ишектән Хәмзә килеп чыга, башын тәмам сабын белән күперткән. Бер кулына яшел кәләпүшен, бер кулына күзлеген тоткан.)

Хәмзә.  Бар, миңа муенга салырга эскәтер китер! (Биби чыгып китә. Хәмзә өстәл янына килеп, пласкательный янына кәләпүшен, аның янына күзлеген куя. Биби бер каралган эскәтер китереп бирә. Бибигә карап.) Кая, миңа урындык бир әле. (Кызыл эскәтерне муенына бәйли, Биби урындыкны китереп бирә.) Бар әле, теге якта камут тартмасында минем плитувам бардыр, шуны монда китер. (Биби чыгып китә, Хәмзә урындыкка утыра.) Заманалар бозылды. Әле менә бүгентеге урыс сымак нәрсәләр театр уйнап, динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр икән.Шуны булдырмаска йөреп, бүген ясыйг намазына бара алмый калдым. Бәдбәхетләрне туктатып булмады. Алла боерса, икенче вакыт уйнатмабыз әле. (Ишектән Биби килеп керә, аңа карап.) Нихәл, булдымы?

Биби. Менә, булды. (Бритваны өстәлгә китереп куя.) Коръән укучы шәкерт өйдә юк, иптәшләре белән театрга киткән, ди.

Хәмзә(ачуланып). Ходай орган икән! Йөзләре генә кара булсын, бар, чакыр монда Фатихны!

Биби. Фатих абый ул син кайтканчы ук чыгып китте.

Хәмзә. Кая?

Биби. Шунда китте.

Хәмзә.(ачуы тагын да кабарып)

Биби. Шунда инде, театрга китте.

Хәмзә.Ә? Театрга? Кемнән сорап китте?

Биби. Берәүдән дә сорамады. Вәли кияүләр белән Хәбибрахманнар да киткәч, мин генә нишләп калыйм, диде дә китте.

Хәмзә. (тәмам акаеп). Ә? Ни дисең? Вәли кияү дә китте дисеңме?

Биби. Китте.

Хәмзә. (урыныннан сикереп тора). Хәбибрахман да киттеме? (Бибинең өстенә бара)

Биби. (кире чигенеп.) Китте.

Хәмзә.(яңадан өстенә барып). Гафифә? Факиһә?

Биби. (яңадан чигенеп). Алар да киттеләр. (Хәмзә кулларын йомарлап, иреннәрен тешләп, «эмммм!»-дип, Бибинең өстенә килә башлый, Биби чыгып кача.)

Хәмзә. (Биби чыгып киткәч, халыкка таба карап, кулларын сузып.) Йә, әйтегез инде, зинһар, нишләтим боларны? (гайрәтләнеп.) Юк! Боларны болай гына калдырырга ярамый, йөзе  

караларны! Барам да якаларыннан тотып, өстерәп алып кайтам. (Тиз генә эскәтерне муеныннан тартып ала, башын сөртә-сөртә киемнәргә таба бара.) Мин сезгә бирим әле кирәгегезне! (Өстенә кия башлый, кычкыра.) Кая, киез ката? Китерегез тизрәк, ә менә монда икән! Йөзе караларны. (Ашыгып-ашыгып кия.) Бәдбәхетләрне, муены астына килгәннәрне!…(Чыгып китә.)

Пәрдә төшә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...