Тесты ЕРЭ
тест (11 класс) по теме

Габдуллина Гульсина Демухаметовна

Материалы для подготовки к РЭ по татарскому языку для 11 классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_bri.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Татар мәктәпләре өчен татар теленнән БРИ

 А1 Сүзләрдә ирен гармониясе булган очракны күрсәтегез.
1) икенче, әнисе, кеше, кинәт
2) талгын, төньяк, халык, көнбагыш
3) колын, төлке, болыт, өлгерү
4) качак, хозур, чалма, гаеп

  А2 Кайсы төркемдәге сүзләрдә хәрефләр һәм авазлар санында аерма бар?
1) балан, тәрәзә, шатлык, урманчы
2) савап, ватан, савыт, кавын
3) велосипед, комбайн, дисплей, аэропорт
4) юлбарыс, кәгазь, еллык, ябалак

А3 [с] авазына дөрес билгеләмә бирелгән очракны күрсәтегез.
1) тел алды, парлы, саңгырау
2) кече тел арты, парлы, яңгырау
3) тел алды, парлы, яңгырау
4) тел арты, парлы, саңгырау

А4 — Нишләп балтасы суга төшкән кеше кебек утырасың? (Н. Дәүли) Җөмләсендәге тотрыклы сүзтезмәнең мәгънәсен күрсәтегез.
1) моңсуланып, боегып утыру
2) шатланып, елмаеп утыру
3) аяк киемен салып утырып тору
4) су (елга) янында утыру

А5 Әдипләребез үз әсәрләрендәге нәр кешене — персонажны уз баласы, үз нәселе санап, берсенец исемен икенчесенә кушмаганнар (X. Сарьян) җөмләсендә рус теле аша кергән һинд-европа алынмасын күрсәтегез. 1)әдипләребез
2) әсәрләрендәге
3) персонажны
4) нәселе

А6 Җөмләдәге неологизмны күрсәтегез: Дивардагы көнсанардан бүгенге битен ертып алды. (Б. Камалов)
1) битен
2) дивар
3) көнсанар
4) бүгенге

А7 Сүз нигезе кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?
1) чәчкечне (чәчкеч-)
2) алмагач (алма-)
3) төшемле (төш-)
4) эчтеләр (эчтеләр)

А8 Сүз ясагыч кушымчалар кайсы төркемдә бирелә?
1) – у, -ү, сыз, -сез, -дан, -дән
2) -ның, -нең, -да, -дә, -ым, -ем
3) -даш, -дәш, -лык, -лек, -чы, -че
4) -ды, -де, -ырга, -ергә, -гач, -гәч

А9 Күзәнәклеләр сүзенең мәгънәви кисәкләргә бүленеше кайсы очракта дөрес итеп бирелгән?
1) күз-ән-әк-леләр
2) күзәнәкле-ләр
3) күз-әнәк-ле-ләр
4) кү-зә-нәк-ле-ләр

А10 Фигыльнең юнәлеш кушымчалары күрсәтелгән төркемне билгеләгез.
1) -м, -сың, -а
2) -ыш, -н, -дыр, -ыл,
3) -лар, -ләр, -нар, -нәр
4) -ган, -ыр, -ачак, -ды

А11| Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килеше кайсы очракта дөрес билгеләнгән: Төзелеш бик озакка сузылганга, без борчыла башладык. (Р. Мостафин)
1) баш килештә
2) юнәлеш килешендә
3) төшем килешендә
4) иялек килешендә

А12| Сорау алмашлыклары кайсы төркемдә бирелгән?
1) кемдер, нәрсәдер, никтер, нидер
2) без, ул, алар, мин
3) үз, бөтен, һәр, барлык
4) ни, ничек, нәрсә, нигә

А13 Бәлки, тагын, нәм, әгәр сүзләре —
1) бәйлекләр
2) ымлыклар
3) кисәкчәләр
4) теркәгечләр

А14| Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез: Мин шундый карарга килдем: әйткәннәрнең барысын да теркәп барырга.
1) иярчен хәбәр җөмлә
2) иярчен аергыч җөмлә
3) иярчен ия җөмлә
4) иярчен рәвеш җөмлә

А15| Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер (Мәкаль) җөмләсендә баш җөмлә белән иярчен җөмләне бәйләүче чараны күрсәтегез.
1) көттерү интонациясе
2) мөнәсәбәтле сүзләр
3) янәшә тору
4) кискен каршы кую интонациясе

А16 Аналитик иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?
1) мөнәсәбәтле сүзләр, чөнки теркәгече, көттерү паузасы ярдәмендә
2) мөнәсәбәтле сүзләр, килеш кушымчалары ярдәмендә
3) күрә бәйлеге, килеш кушымчалары, дип сүзе ярдәмендә
4) барлык чаралар ярдәмендә дә бәйләнә ала

А17| Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Кая ашыгасың, кеше? (Ф. Яруллин)
1) тойгылы җөмлә
2) өндәү җөмлә
3) хикәя җөмлә
4) сорау җөмлә

А18 Җөмләдә аерып бирелгән сүзләр арасындагы ияртүле бәйләнешнең мөнәсәбәт төрен
күрсәтегез: Ир кешегә җитмеш төрле нонәр дә аз. (Мәкаль)
1) ачыклаулы мөнәсәбәт
2) аныклаулы мөнәсәбәт
3) хәбәрлекле мөнәсәбәт
4) биредә сүзләр арасында тезүле бәйләнеш күзәтелә

А19| Җөмләдә аерып бирелгән кисәкнең төрен билгеләгез: Чыннан да, нинди кеше икән ул «ят»?(М. Мәндиев)
1) кереш сүз
2) аныклагыч
3)ия
4) эндәш сүз

А20 Сүзләр баш хәрефтән язылырга тиеш төркемне күрсәтегез.
1) астра, миләүшә, төнбоек, кына гөле
2) сөн, галия, нәгыйм, урал
3) саулык, матур, исем, мәгънә
4) исле гөл, мамык, канәфер, имәнлек

А21| Сүзләр кушылып язылган төркемне күрсәтегез.
1) үги ана яфрагы, күгәрчен күзе, мүк җиләге
2) сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал
3) ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге
4) шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак

А22 Кайсы төркемдә а хәрефе языла, [ә] авазы ишетелә?
1) елъязма, барсил, давыл, караш
2) фәкать, кадер, гадәт, гадел
3) ачкыч, бара, наян, кабак
4) ичмаса, хасил, кабилә

А23| Бирелгән җөмләдә җәя эчендә нинди тыныш билгесе булырга тиеш? Кычкырып сөйлим (...) Кабан — Казанның моңлы бер күзе... — дим. (Р. Гаташ)
1) биредә кискен каршы кую интонациясе, шунлыктан сызык куела
2) биредә санау интонациясе, шунлыктан өтер куела
3) биредә көттерү паузасы, шунлыктан ике нокта куела
4) биредә бернинди дә тыныш билгесе куелмый

А24 Өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән?
Бер-бер кардэш-кабилэ кунакка килсә (1) ул (2) бөтен гомерен шуларныц баласы
артыннан йөрергә сарыф итте (3) ул үзе йоклатты (4) үзе коендырды (5) үзе
уйнатты (6) сояргә тотынса (7) баланы елатмыйча (8) туктамады. (Г.
Исхакый)
1) 1,2,3
2) 1,2,4,5,6
3) 1,3,4,5,8
4) 1,3,4,5,6,7

А25 Кайсы җөмләдә сызык куелырга тиеш?
1) Сукмагыма каршы төшмә кит солдат.
2) Ичмаса берәр җылы сүз әйттеме ул аңа юаттымы берәр.
3) Ул яраланган булырга кирәк.
4) Мин аны яраттым кояш шаһит.

А26 Сөйләм нормалары сакланмаган җөмләне табыгыз.
1)"Сабантуй” белән бергә үскәнгә, тәүге каләмемне дә шушында чарлаганга, ул миңа бик кадерле.
2) Галия апасы әйткәнгә борылып карады.
3) Бу ел ашлык уңмады.
4) Бер төнне Самат ямьсез төшләр күреп уянды.

А27 Рәсми стильгә караган җөмләне табыгыз.
1) Барды — умартачы үзе юк.
2) Регби буенча Мәскәүдә «Яшь Динамочы» турниры узды.
3) Шәһәр мине бик үзгәртте.
4) Ышанычнамә дүрт елга бирелә.

А28 Бары тик [к] авазы гына булган төркемне табыгыз.
1) керпе, кинәт, кино
2) карсет, клип, клуб
3) кайтару, койрык, карга
4) китап, карандаш, камил

А29 Текстны укыгыз һәм А29 -А32; В1 — В8; С1 биремнәрен эшләгез.
1) Дивизия командирының скрипка уйнавын әле мин беренче күрүем. 2)
Айвазян «безнең көйне» дигәч, генерал йә украин, яисә рус көен уйнар дип көткән идем. 3) Ул чын безнеңчә татар көе «Тәфтиләү»не сыздырырга тотынды. 4) Скрипка элек кайдандыр ерактан ишетелгән төсле тонык кына, сабыр гына моңланып торды да, авазы һаман көчәя, кыюлана барып, инде безнең тирәгә генә сыеша алмыйча, урман кырыйларына ук таралды. 5) Генерал салмак кына чайкала-чайкала уйный да уйный. 6) Әйтерсең лә ул, урман буйларын урап, тагын да көчәеп кайткан музыка дулкыннарыннан шулай чайкала иде. 7) Лейтенант белән без, үлән өстенә кырын яткан килеш, әсәрләнеп тыңлыйбыз. 
 Мин мин инде, менә бу әрмән малаеның шулай йотылып, дөньясын онытып тыңлавы миңа сәеррәк тоелды, генералга ихтирам йөзеннән генә түгелме икән дип шикләнгән идем. 9) Әмма аның бер ноктага төбәлгән дымлы күзләре дә, авызына капкан үлән сабагын тешләп, ара-тирә көрсенеп кую да кичерешләренең ихлас күңелдән, хак икәнлеген күрсәтә иде. (Г. Шәрәфи)

А29 Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез.
1) фәнни-популяр стиль
2) матур әдәбият стиле
3) рәсми стиль
4)публицистик стиль

А30| Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?
1) 1 2) 3 3) 5 4) 6

А31| Синонимнар кайсы җөмләдә кулланыла?
1) 3 2) 4 3) 6 4) 8

А32| Фразеологик әйтелмә кайсы җөмләдә кулланылган
1) 2 2) 5 3) 7 4) 8

2 нче өлеш
Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 — В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 — В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1 | 8 нче җөмләдән кече тел охшашлануы булган сүзне язып алыгыз.

В2 | 4 нче җөмләдән рус теле аша кергән алынма сүзне табып, күчереп языгыз.

ВЗ | 7-9 нчы җөмләләрдән парлы сүзне күчереп языгыз.

В4 8 нче җөмләдән исем фигыльне күчереп алыгыз.

В5 — В8 биремнәренә җавапларны сан белән күрсәтегез.

В5 | Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В6 | Каршы куючы теркәгеч белән башланган җөмләнең санын күрсәтегез.

В7| 4-7 нче җөмләләрдән тиңдәш ияләр кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В8 | 1-4 нче җөмләләрдән рәвеш хәле булган җөмләнең санын күрсәтегез.

3 нче өлеш
Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Сез милли музыканы тыңлыйсызмы?
Татар милли музыкасы турында сездә нинди фикерләр бар? Милли музыка, халык көйләре милләт өчен ни өчен мөһим санала? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрең язмагызда кулланыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тесты по русскому языку, итоговый тест для 5 класса, тест "Выразительные средства", уроки по произведениям Воронковой и Чивилихина

Тренировочные тесты для подготовки к ЕГЭ. Можно использовать в качестве контрольной работыТест для отработки знаний задания В8Итоговый тест для 5 классаМетодические разработки уроков по произведениям ...

Мастер класс «Создание тестов с помощью конструктора тестов RomeXoftMultiTesterSystem 3.3»

Мастер класс «Создание тестов с помощью конструктора тестов  RomeXoftMultiTesterSystem 3.3» Ознакомиться педагогов с программой «RomeXoftMultiTesterSystem 3.3” и дать  им первоначальные...

Тест по физике_Итоговый тест. Законы электрического тока

Тест по физике для учащихся 8 класса, обучающихся по учебнику А. В. Перышкина. Тема: итоговый - Законы электрического тока. Работа выполнена в программе MyTest....

Тесты. Виды тестов

Важнейший элемент рейтиноговой системы - тестирование. Тесты позволяют в кротчайший срок проверить знания больших групп учащихся, выявить пробелы при изложении учебного материала, применить методы мет...

ЕГЭ английский Тест toefl Тест ielts CAE tests Тесты по аудированию Тесты по чтению Словарный запас Что нужно знать для успешной сдачи ЕГЭ

Тест toeflТест ieltsCAE testsТесты по аудированиюТесты по чтениюСловарный запас Что нужно знать для успешной сдачи ЕГЭЧему бы ни учился человек на протяжении всей своей жизни, его всегда бу...

Урок по технологии. "Блюда из теста. Понятие о разных видах теста. Песочное тесто"

Разработка урока по теме "Блюда из теста. Понятие о разных видах теста. Песочное тесто"....