Внеклассное мероприятие
классный час (9 класс) по теме

К.Насыйриның сәламәтлекне саклау өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышу, сәламәтлеккә зыян китерүче факторлар ту­рында аңлату, сәламәт яшәү рәвешен пропа­гандалау. Бөтен көчен, сәлә­тен фәнгә багышлаган мәгърифәтче, галим, укытучы-педагог, әдип, энциклопедист Каюм Насыйриның исеме безгә кечкенәдән үк таныш. Аның «Әбүгалисина» әсәрен кем генә белми икән? К.Насыйриның ярты гасырга сузылган күпкырлы эшчәнлеге халыкка хез­мәт итү, татар милләтенең аң-белем дәрәҗәсен күтәрү рухы белән сугарылган.

Аракы, тәмәке, әфьюн (опиум) адәми зат өчен сарыф бер агудыр.

                               И угыл, сәламәтлегеңне яшьли сакла!

                                    (Каюм Насыйри) 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kayum_nasyyri.doc254 КБ

Предварительный просмотр:

Начар гадәтләргә каршы 9 сыйныфлар өчен ачык чара

Максат. К.Насыйриның сәламәтлекне саклау өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышу, сәламәтлеккә зыян китерүче факторлар ту рында аңлату, сәламәт яшәү рәвешен пропа гандалау.

Җиһазлау. К.Насыйри портреты, экран, табигать күренешләре, мәкальләр язылган слайдлар, үләннәр төнәтмәсе, рецептлар язылган карточкалар, компьютер, «Милли моңнар» көе, проектор; наркомания, дөрес туклану, гигиена таләпләре турында китап лар, күрсәтмә әсбаплар; фильмнар күргәз мәсе, «Сайлап ал!» стенды (позитив һәм не гатив күренешләр).

Чара башланганда, экранда К.Насыйри портреты күрсәтелә.

1 укучы Каюм Насыйриның биографиясе белән таныштыра.

  1. нче алып баручы. Бөтен көчен, сәлә тен фәнгә багышлаган мәгърифәтче, галим, укытучы-педагог, әдип, энциклопедист Каюм Насыйриның исеме безгә кечкенәдән үк таныш. Аның «Әбүгалисина» әсәрен кем генә белми икән? К.Насыйриның ярты гасырга сузылган күпкырлы эшчәнлеге халыкка хез мәт итү, татар милләтенең аң-белем дәрәҗәсен күтәрү рухы белән сугарылган.

Аракы, тәмәке, әфьюн (опиум) адәми зат өчен сарыф бер агудыр.

                               И угыл, сәламәтлегеңне яшьли сакла!

                                    (Каюм Насыйри)

  1. нче алып баручы. К.Насыйрины «татар ның Ломоносовы» дип юкка гына әйтмә гәннәр. Әдип балалар өчен дәреслекләр, уку китаплары, сүзлекләр бастырып нәшер итә, фольклорны фән дәрәҗәсенә күтәрә, үз исә бенә озак еллар өстәл календаре чыгара, оста тәрҗемәче дә, кулыннан бөтен эш килгән алтын куллы кеше дә була ул (экранда К.Насый риның хезмәтләре күрсәтелә.)

1        нче алып баручы. Әйе, К.Насыйриның эшчәнлеге күпкырлы, ләкин без бүген сүзне шул эшчәнлекнең бер тармагы — сәла мәтлекне ныгыту юнәлешендәге хезмәтләр турында алып барырбыз.

«Сәламәтлек — зур байлык», «Сәламәт тәндә сәламәт акыл», «Баш сау булса, башка бүрек табылыр» кебек мәкальләрдә халкы бызның сәламәтлекне саклауга бик җитди ка раганлыгы күренә. Каюм Насыйри да «Китаб әт-тәрбия» китабында сәламәтлекнең каде рен белергә куша һәм һәр әйткән акыллы фи керен тормыштан алган вакыйгалар белән ныгытып бара.

Мисал өчен мондый өзек бе лән танышып үтик. «Бер егет көймәгә уты рырга курка, елый икән. Шуннан соң бер хә ким бу егетне кул-аягыннан тотып диңгезгә ыргытырга һәм бер-ике тапкыр чумдырып алырга, аннан соң гына көймәгә күтәреп алырга куша. Нигә алай иттең дигәч: «Бу егет, батмыйча торып, көймәнең файдасын күрми, шуңа утырырга курка ди. И угыл, монда тәр бия шулдыр, сәламәтлекнең кадерен авыр гач кына беләләр».

Укытучы. Кызганыч, сәламәтлекнең каде рен сәламәт чакта белмибез. Ә сәламәтлеккә нәрсәләр зыян китерә икән? (Укучыларның фикере тыңлана: спиртлы эчемлекләр эчү; тәмәке тарту; наркотиклар куллану; дөрес тукланмау; күп ашау; гигиена-санитария та ләпләрен үтәмәү; начар экология.)

2        нче алып баручы. Кеше сәламәтлегенә зыян китерүче сәбәпләрнең берсе - эчкечелек. Аны «сатып алынган» чир диләр. Ә бит бу проблема турында Каюм ага XIX гасырда ук кисәткән: «Аракы адәми зат өчен сарыф бер агудыр», — дигән. Аракының зыяны ту рында әйткән сүзләренә дә игътибар итик:
«Россиядә эчеп үлүчеләр саны Европага ка раганда әзрәк булса да, ел саен биш мең бер йөз кеше тәшкил итә (мәгълүмат К.Насыйри яшәгән чорга карый. — Ред.). Яшь вакытта эчә башлаган кешедә чирләр барлыкка килә һәм ул гомеренең соңына кадәр барып җит ми. Аракы сиздерми генә, әкрен генә кеше не үтерә, аракыдан барлыкка килгән авыру ны туксан табиб та дәвалый алмый. Аракы кан тамырларында кан йөрешен начарайта, ри зыкны тәнгә сеңдерүне туктата, бавырга зыяны күп. Эчкән кеше үзен генә түгел, нә селендә үтерә, чөнки аңардан туган балалар авыру булып туалар яки үләләр, яки  акылга зәгыйфь булалар. Эчүнең сәбәпләре төрле: кайгы булса, кеше эчә, шатлыкка эчә, туңса — эчә, җылынасы килсә эчә, дәвала ныр өчен берәр үләнне аракыга төнәтеп эчә. Сыра дигән эчемлекнең зарары бигрәк тә зур, чөнки кайберәүләр аны зарарлы түгел, хәтта файдалы дип тә эчәләр,»- дип яза Каюм Насыйри.

1        нче алып баручы. Әйтерсең лә сүз XXI гасыр турында бара, статистика мәгълүматлары гына туры килми: бүгенге көндә Россиядә эчүчелектән ел саен дистә меңләгән кеше үлә. Иң аянычлысы: бу чир яшәргәннән яшәрә (балалар арасында да мондый очрак лар булуына мисаллар китерелә, слайдлар күрсәтелә, экранда аракының зарары турын да мәкальләр күрсәтелә).

  1. Аракы — сатып алынган чир ул.
  1. Аракы сүзне озайта, гомерне кыскарта.
  2. Исерек акчасын гына эчми, акылын да эчә.
  1. Исереккә диңгез тубыктан.
  2. Аракы — гөнаһның анасы.
  1. Аракы аш булмас, бавырга таш бу лыр.

Укытучы. Ә аракы, кеше организмыннан тыш, җәмгыятькә дә зыян китерә. Укучылар моны белә микән? (Укучыларның фикерләре тыңлана: эшче көчләр саны кими, җинаять челек арта, ятим балалар саны күбәя, зә гыйфь балалар туа, сәламәтлеккә зыян килә, юлда аварияләр саны арта, кеше гомере кыс кара, бәхетсез кешеләр саны арта Һ.6.).

— Алкоголизмнан ничек котылып була? (Бөтенләй эчмәскә кирәк.)

Без сезнең белән алкоголь һәм аның кеше организмына йогынтысы турында сөйләшербез. Элек «Каршылык күрсәтү...» дигән уен уйнап алабыз. активлаштыру уены

   Укучылар кулларын сузып,  бер-берсенә каршы басалар, кулларын күкрәк турысына       кадәр күтәрәләр һәм бер-берсенә уч төпләрен тидерәләр. Кемнең әйдәүче  икәнен        килешергә кирәк.   Берәү басым ясый, ә икенче берәү каршылык күрсәтә. Аннары     киресенчә. Уенның максаты түбәндәгедән гыйбарәт:

а)        каршылык күрсәтү һәм иптәшенең басымын тыю (этеп җибәрергә ярамый);

б)        иптәшен урыннан кузгалту, басымга каршы тора алу һәм шул урында калу.        

Укучы:        

Каршыгызда ике   баганада алкоголь    куллануның һәм кулланмауның сәбәпләре:

Алкогольне куллану сәбәпләре        Алкогольне кулланмау сәбәпләре

  1. медицина;        •        сәламәтлеккә зыян;
  2. стресс вакытлары;        •        тәме ошамый;
  3. социаль гадәтләр;        •        сатып алырга оят;
    гаилә традцияләре;

•    спорт белән шөгыльләнү

2. Дөрестән дә, алкоголь кешегә авыр ситуациядән чыгарга - стресслар белән көрәшергә, онытылырга яисә киресенчә күңел ачарга ярдәм итәме? (Алкоголь бары тик вакытлыча гына рәхәтлек бирә, ул рәхәтлек тиз үтә һәм киләчәктә шушы юлны сайларгамы, юкмы дигән сорау туа, алкоголь кулланудан җан газабын кичерергәме, юкмы - монысын кулланучы үзе сайлый).

        Алкоголизм мифлары

♦        Алкоголь кәефне күтәрергә һәм күңел ачарга ярдәм итә.

Әйе, әгәр дә кеше нормасын белеп эчсә, ә киресенчә норманы арттырса, контролен югалта. Алкоголь тәэсирендә кеше бәхәскә керә, сугыша башлый, уйланылмаган гамәлләр кыла, ахырдан үкенә. Алкоголь эчмичә генә шатлана белү - сәламәт шәхес билгесе.

  1. Алкоголь тормыш проблемаларын, якыннары белән конфликтларны онытырга ярдәм итә.
    Әйе,   ләкин   бик  кыска   вакытка  гына,   кеше   исерек  булганда  гына.   Күпме  генә  эчсәң   дә, проблемалар бетми, яңалары гына өстәлә.
  2. Алкоголь файдалы.

Әйе, ләкин аерым очракларда һәм бик аз микъдарда гына, табиб күзәтүе астында. Алкоголь организмның бөтен системасы эшчәнлеген боза, күп микъдарда эчү агулануга яисә үлемгә китерә.

3. Алкоголь куллану нәрсәгә китерергә мөмкин? (Балаларның фикерләре тыңлана, алып баручы аларны гомумиләштерә).

Алкогольдән зыян күрүнең өч төре бар.

        Сәламәтлек белән проблема: махмыр, күңел болгану, ашказаны ялкынсынуы һәм гастрит,
агулану, җәрәхәтләр, бавыр циррозы, гепатит, йөрәк авырулары, ашказаны юлы шеше, психозлар,
хәтер югалу, (белая горячка).

        Юридик проблемалар: иҗтимагый тәртипне бозу, җинаять кылулар (матди зыян китерү, һөҗүм
итү, үтерешләр), хулиганлык, исерек килеш машина йөртү, үз-үзен үтерү).

Социаль проблемалар: гаилә проблемалары, дуслар белән бәхәсләшүләр, башкаларга карата агрессивлык, гаиләдә тынычлыкны бозу, эшләү сәләте ким булу, эш калдыру, бәхетсезлек очраклары.             

 Яшүсмерләрнең алкогольне эчү сәбәпләре:        

  1. Алкоголь кулланудан барлыкка килгән хисләргә карата кызыксыну.
  2. Өлкәннәргә охшарга тырышу.
  3. Компаниядә баш тартудан уңайсызлану.
  4. Башкалар кебек булырга тырышу.
  5. Кайгыны җиңеләйтү.

   •    Бәйсезлекне, өлгергәнлекне күрсәтү.        .        

Гомумән алганда, сәбәпләр төрле, кешеләрнең күпчелеге сәламәтлек өчен аның зыянын аңлый. Ләкин компаниядә яшьтәшләре алкоголь эчкәндә, читтә калу кыенлаша.

Иң куркынычы шунда, эчү тиз арада гадәткә әверелә, соңыннан кеше эчмичә тора алмый башлый. Компаниядә эчү күнелле, заманча һәм зәвыклы сыман тоелса да, аның зарарын һәм хәтәрен сез беләсез.

«Алкогольне эчү-эчмәү мәсьәләсен сез үзегез генә хәл итәсез!»

   

Алып баручы:

      Әгәр  сез  алкоголь  эчәргә,  тәмәке  тартырга  этәрә  торган  ситуациягә  юлыксагыз,      үзлегегездән   генә   берничә   сорауга   җавап   бирергә   тырышып   карагыз  
1.   Тәкъдим ителә торган продукт нинди үзенчәлекләргә ия?

  1. Мин кем белән эчә алам?
  2. Алкоголь эчәргә ризалашсам, нинди өстенлекләргә ия булам?
  3. Нинди күңелсезлекләргә дучар булам?
  4. Өстенлекләр һәм күңелсезлекләр күпме вакыт дәвам итәргә мөмкин?
  5. Күңелсезлекләр  ихтимал  өстенлекләрне  җинеп  чыкмыйлармы?  Вакыт  узу  белән күңелсезлекләр җитди проблемага әверелмиләрме?
  6. Нәтиҗәдә үземне яхшы хис итәчәгемә мин ышанаммы?
  7. Алкогольне миңа ник тәкъдим итәләр?

9.   Хәзер миңа нишләргә?

Бу сорауларга җавап бирү өчен вакыт кирәк. Шуна күрә, әгәр сезне: «Тизрәк эчеп җибәр, сузма!», дип ашыктырсалар: «Мәҗбүр итмәгез, минем уйларга хакым бар!», дип җавап бирүегез, урынлы булыр.

Хәзер без сезнең белән мондый очракларда үз-үзеңне тоту күнекмәләре турында фикер алышырбыз.

«Хәлиткеч юл»- классларга бирергә

Бирем вариантлары

  1. Дустыгыз күрше сыйныфтагы кызга гашыйк булган. Ул бик чибәр, биюче, зәвыкъ белән киенә. Дуслары егеткә шушы кыз белән танышканда кыюлык өчен алкоголь эчәргә тәкъдим итәләр. Сез нишләр идегез? Бу адым танышканда ярдәм итәрме, сезнеңчә?
  2. Алина белән Марина танцага (дискотекага, клубка) китә. Анда дуслары күңел ачу өчен бераз спиртлы эчемлек тәкъдим итә (туалетта яисә урам почмагында). Алина элек татып караган, аңа алкоголь ошамаган. Хәзер аның башкалар алдында куркак яисә көлке булып тоеласы килми, ә икенче яктан эчү теләге дә юк. Марина элек бер тапкыр да татып карамаган, шуңа күрә аны татып карау теләге бар. Алина нишләргә тиеш? Марина нишләр икән, сезнеңчә?
  1. Әти-әниләре өйдә юк вакытта егетләр Яңа елны каршыларга булалар, өстәл әзерлиләр.
    Ике егетнең алкоголь эчеп караганы бар. Алар өстәлгә алкоголь тәкъдим итәләр. Ә калган ике егетнең алкогольне татып караганы юк.  Берсенең татып карыйсы килә, ә икенчесенең юк. Нинди адым дөрес булыр иде? Нишләргә  икән?
    2нче алып баручы. К.Насыйри сәламәт лекне ныгытуда музыканың әһәмиятенә дә тук тала. Тормыштан кызыклы мисаллар китерә. Сез фикерләшкән арада музыка тыңлап китәбез.(Муз.        
  1. Күңелле җыр — йөрәккә ял.
  2. Җыр яратканның тәне һәм рухы сә ламәт булыр.

Алкогольдән башка гына яшәүдән тәм табып буламы? Яхшы дусларың була    аламы?  Моның өчен сәламәт тормыш рәвешен алып барырга кирәк, ә бу:   спорт белән шөгыльләнү, үзеңне интеллектуаль һәм рухи яктан үстерү дигән сүз.

Чынбарлыкта баш тарту җиңел түгел. Бүгенге уен барышында сез моны аңлагансыздыр. Ялыктыргыч тәкъдимнәрдән баш тарту өчен файдаланасы алымнарны алдан ук уйлап куярга мөмкин.

Баш миенең агулану дәрәҗәсеннән чыгып, Г.А.Шичко агулануның түбәндәге алты стадиясен билгели:  

  1. юләрсыманлык,  
  2. холыксызлык,  
  3. параличлык,  
  4. акылсызлык,  
  5. йокымсыраучанлык   һәм
  6. наркозлылык.

2        нче алып баручы. Тәмәкенең зарары халык авыз иҗаты әсәрләрендә, атап әйткәндә, мәкальләрдә бик аз чагылыш тапкан. Чөнки бу афәт татарлар арасына XIX гасыр урталарында гына килеп керә, ләкин әдип тә мәкенең зарары турында да яхшы белгән һәм безне, яшь буынны, кисәткән. Аның нәсый хәтләрендә мондый акыллы фикерләр бар:
«Тәмәке акрын гына кешенең гомерен ки мерә. Иң беренче ул синең миеңә барып ирешә, зиһенеңне, акылыңны томалый. Бе ренче тартып караганда баш әйләнү, күңел болгану— тәмәкенең мигә тигән зәхмәтедер. Тартучы саф һава урынына агу вә зәһәрләр йотадыр, ул синең иренеңне, телеңне, тама гыңны ачыттырадыр, үпкәгә барып җитсә, анда шеш барлыкка киләдер. Тәмәкече гел ютәлли, йөзе төссез, ябык, тәмәке тоткан
бармаклары сап-сары төстә була, аның бик тиз хәле бетә, еш сулый, йөрәге суга. Ата кеше улының тартмавын теләсә, үзе тартмасын. Кечкенә балалар бөтен әшәкелекне олылардан күреп эшли. Мие тәмәке агуы бе лән тулган баланың акылы ничек дәрес эш ләсен? Аллаһы тәгалә адәм баласына тәмә кене, аракыны, әфьюнне (опиумны) сынар өчен биргән. Шушыларга адәм дучар булса, һәлак булмаенча калмыйдыр. Гадәт итмәс борын, долардан сакланырга кирәк».

(Экран да тәмәкенең зарары турында мәкальләр чыга.)

  1. Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр.
  2. Тәмәке тартсаң, каты тарт: тизрәк өзелсен.
  3. Тәмәке теләнергә өйрәтер.
  4. Тәмәке гомерне җилгә очырыр.
  5. Тәмәке кесәне юкартыр.
  6. Тәмәке начар гадәт, башлавы җи ңел, ташлавы авыр.

Укытучы. Әйе, балалар, тәмәке тарту Ка юм Насыйри заманында татарлар арасында әле таралып өлгермәгән афәт булса, бүген ул яшьләр арасында модага кергән гадәти бер күренешкә әйләнде. Без инде урамда бала коляскасы янында тәмәке тартып басып тор ган яшь әниләрне яки бер кулына сыра ше шәсе, икенче кулына тәмәке тоткан яп-яшь кыз балаларны күреп аптырамыйбыз. Мон дый кызлар, аналар балаларына нинди тәр бия бирә алсын.

Шуңа күрә, дуслар, сак булыгыз! Сәла мәтлегегез, гомерегез сезнең кулда.

Тарту сәбәпләре:        Тартмау сәбәпләре:

  1. ял итү кирәклеге        •   сәламәтлек саклау
  2. фикер туплау        •   авырулардан азат булу
  3. эмоциональ киеренкелекне бетерү        •   сигарет тәме ошамау
  4. «компания өчен»        •   матурлыгыңны саклау
  5. массакүләм   мәгълүмат   чаралары        •   төтеннән интегү
    аша     сигарет     рекламасының     киң        һ.б.

        таралуы

        Алып баручы:

Эре шәһәрләрнең үзәк урамнарындагы зур реклама такталарында, телеэкраннарда, төсле журнал битләрендә матур күренешләр, кыйммәтле машиналар фонында кулларына сигарет тоткан яшь, матур, сәламәт һәм елмаеп торучы затларны күрәбез.

Сигарет — җитди кешенең тормыштагы уңышларына юл күрсәтүче дигән ялган фикер туарга мөмкин. Күбесенчә, кайберәүләр «Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә» дигән сүзләргә карамастан, беренче сигаретны үз геройларына охшарга тырышып тартып карый.

1.        Сәламәтлек саклау министрлыгы нәрсәдән кисәтә соң?    Тәмәкедә нинди зарарлы матдәләр бар? Тәмәке тартканда кеше организмы өчен 6 меңгә якын зарарлы матдә бүленеп чыга, аларның 80е яман шеш күзәнәкләрен барлыкка китерүгә этәргеч бирә һәм 30%ы турыдан-туры тәэсир итүче агу булып санала.

Бу — никотин, исле газ, канцероген сумала, радиоактив матдәләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1980 елда никотин көчсез наркотик матдәләр исемлегенә кертелде. Организмга никотинның тәэсире наркотик тәэсиреннән бер нәрсә белән дә аерылмый.

  1. Тәмәке тартудан тиз арада һәм киләчәктә күрә торган зыяннар : йөрәк тибеше ешаю, сулышны тигез алмау, хәтер начараю. Булачак зыян: төтен тәэсирендә йөрәк ялкынсынуы, инфаркт миокарда авырулары көчәю. Радиоактив матдәләр һәм канцероген сумала яман шеш авырулары килеп чыгуга сәбәп була.
  2. Тәмәке тартучының тышкы кыяфәтендәге кимчелекләр : Тәмәке кешенең тиресенә, чәченә, күзләренә һәм тешләренә йогынты ясый.

        Белгечләр фикере - тәмәке төтенендәге компонентлар кешенең тән тиресендәге тирдә һәм   майда эреп бетә. Бу очракта селтеләр һәм кислоталар барлыкка килә,     алар тиренең өске катламын боза. Җыерчыклар барлыкка китерә торган кечкенә эзләр пәйда була.

Тәмәке төтененең, корымның, сумаланың, буяучы матдәләрнең каты кисәкләре тирегә үтеп керә. Алар тирегә соры төс бирә.

Күзләр шулай ук тәмәке төтененнән зарарлана. Нәтиҗәдә күзләр кызара, яшь килә, күз кабаклары шешенә, күрүчәнлек кими.

Төтен һәм корым тешләргә дә утыра, тешләр карала. Аңкауның һәм телнең өске катламы зыян күрә. Тәмсез тәм барлыкка килә.

Тәмәке төтенендәге аммиак организмга зыян китерә, ул аңкауларны һәм тешләрне ашый. Бу селәгәйнең артуына китерә. Шуңа күрә тәмәке тартучылар еш төкерә. Бу ир-атларны да, хатын-кызларны да бизәми.

Тәмәке тартучыларның тавышы тупаслана, карлыга. Йөткерүдән җыерчыклар барлыкка килә, тәмәке тартучылар үз яшьләреннән өлкәнрәк күренә.

   Алып баручы:

Бу дөрестән дә шулай. Кеше тәмәке чире белән авырый башлый - организм аңа тиз ияләнә, һәм тарту теләге туа. Тартучы кеше сигаретларның санын арттырганнан арттыра бара, ә тора-бара тәмәкедән башка яши алмый башлый. Бу инде чир дигән сүз.

Бөтен дөнья буенча алынган мәгълүматларга караганда,тәмәке тартуга бәйле авырулардан 1 5 миллион кеше, ягъни 13 секунд саен 1 кеше вакытыннан алда вафат була.

5.        Озак вакыт тәмәке тарткан кешенең шәхесе ничек үзгәрә?

-тәмәке тартучы кешегә түбәндәге сыйфатлар хас:

  1. үз-үзен тотуда тотрыксызлык. Ул барлык нәрсәләрдән дә тиз арый. Еш кына эшне ташлап,  күңел ачасы килә.
  2. үз-үзен тотышында тупас гадәтләр барлыкка килә;
  3. эгоизм (сигаретларга акча күп тотыла, гаилә бюджетына зыян килә);
  4. тынгысызлык, үпкәләүчәнлек, кешелексезлек.

Тәмәке төтененең составын һәм аның сәламәтлеккә китергән зыянын белеп, алга киткән илләрдә тәмәке тартмаучыларның хокукларын яклый торган законнар кабул ителә:

  1. 1993 елда Англиядә шәһәр яны поездларында тәмәке тарту тыела.
  2. Норвегиядә үз йортыңнан һәм автомашинаңнан тыш башка урыннарда тәмәке тарту тыела;
  3. Белгиядә балалар булган биналарда һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, өлкәннәр йортларында тәмәке тарту тыела.

•        Япониядә һәм Финляндиядә медицина эшчәнлегендә тәмәке бөтенләй тыела.

Чыннан да, тәмәке төтене аны тартучыларга гына түгел, аларның янәшәсендә торучыларга да зарарлы. Тәмәке тартучылар янында торучыларны «пассив тартучылар» дип атыйлар. Үзләре тартмасалар да, алар тәмәке төтенен сулыйлар һәм сәламәтлекләренә бик зур зыян китерәләр.        

     2.   «Тартучы акчасына нәрсә сатып алырга мөмкин?» уены.          Максат: тәмәке тартучының сигарет алуга тотылган акчаларын санап күрсәтү.

 Тәкъдим ителгән сигереттан баш тарту алымнары        

•   мин тартмыйм;

•    мин аңа мохтаҗ түгел;

  1. организмны агулыйсым килми;
  2. бу агу минем өчен түгел;
  3. юк, рәхмәт, бу хәзер модада түгел;
  4. аннан башка да миңа бик яхшы;
  5. мин спорт белән шөгыльләнәм, ә тәмәке тарту спортка комачаулый;
  6. юк, мин аны тартып карадым һәм ул миңа ошамады;
  7. минем сәламәт буласым килә;

•   ул миңа бернәрсә дә бирми.

1 нче алып баручы. Үзенең хезмәтлә рендә К. Насыйри сәламәтлекне саклауда дө рес туклануның әһәмияте турында яза. «Тәр бия китабы»ның 24 нче нәсыйхәтен тыңлагыз:

1 нче укучы. «Хорасан шәһәрендә яшәү че ике дәрвиш юлга чыкканнар, аларның бер се ябык, зәгыйфь, ә икенчесе таза, сәламәт икән. Ябык ураза тотып ике көнгә бер мәр тәбә авыз ача икән, ә таза көненә күп итеп 3 тапкыр ашый торган булган. Бер шәһәргә килеп кергәч, боларны шымчылар дип белеп, төрмәгә ябалар. Дәрвишләрнең гаепсезлек-ләре ачылгач, аларны азат итәргә дип янна рына керсәләр, теге тазасы үлгән булып чы га, чөнки ул күп ашап өйрәнгән, ачлыкны кү тәрә алмаган, ә ябык аз ашарга күнеккәнгә күрә исән калган. Нәфесеңне тыймыйча, күп ашасаң, сәламәтлегеңә зыян килер». (Экран да дөрес туклану турында мәкальләр чыга.)

  1. Аз аша, таза аша.
  2. Аз кап, күп чәйнә.
  3. Ачыксаң да чама белән аша.
  4. Ашарга өйрәнмичә ашка барма.
  5. Саулык тәләсәң, күп ашама.
  6. Тамак тәмугка кертер.

2 нче алып баручы: Әдипнең 25 нче нәсыйхәтендәге сүзләренә игътибар итегезче:

2 нче укучы. «Хәкимнәрдән берәү мала ен күп ашаудан тыйган: «Улым, күп ашама, сырхауга әйләнерсең», —дигән. Ә малае аңа каршы: «И әтием, ачтан үлгәнне ишеткәнем бар, ашап үлгән дигәнне ишеткәнем юк әле»,—дигән. Хәким малаена: «Алай да үлчәп ашау кирәк, чөнки артык ашап ашказаныңа зыян китерәсең һәм күпме ризыкны исраф итәсең, ә бу — үзе зур гөнаһ».

1нче алып баручы. К.Насыйри ашау ва кытында әдәп саклауның да сәламәтлеккә уңай йогынты ясаганлыгын әйтә.

  1. нче укучы. «И угыл, мәҗлесләрдә өл кәннәр булса, алардан алда ризыкка кулың ны сузма. Бөтен кеше ашап туйгач, берүзең калып ашап утырма, чөнки күп ашау күп сыр хаулар китерәдер, ә аз ашасаң, тәнең сә ламәт, зиһенең саф, хәтерең куәтле булыр, ризыкны уң кулың белән ал, ләкин күп капма, озаклап вак-вак итеп чәйнә, ашказаныңа җиңеллек килер».

Укытучы. Ә без дөрес тукланабызмы соң?

(фикерләр тыңлана.)

Экранда физик күнегүләр турындагы мәкальләр күрсәтелә:

  1. Хәрәкәттә бәрәкәт.
  2. Тик торганның күңеле котырган.
  3. Хәрәкәтләнгән  савыгыр,  тик торган ябыгыр.
  4. Тик яткан таш астыннан су чыкмый.
  5. Хәрәкәтләнгән  батырга әйләнгән, тик торган камырга әйләнгән.

  1. нче алып баручы. К.Насыйри физик күнегүләрнең сәламәтлекне ныгытуы турында әйтә. Ул үзе җәй көне туган авылына кай тып печән чапкан, крестьян хезмәте белән шөгыльләнгән, йортындагы бөтен җиһазлар ны үз кулы белән ясаган. Әйдәгез, без дә, дуслар, Каюм ага кушканча, сәламәтлекне ны гытып алыйк әле. (Бер укучы алга чыга һәм алар барысы да физик күнегүләр ясый.)

Укытучы. Хөрмәтле дуслар, безнең сыйныфтан тыш чарабыз ахырына якынлашты.

Йомгаклау йөзеннән начар һәм яхшы гадәтләрне санап чыгыйк.( Укучылар саный).

  Хәзер сүзне кунакларыбызга би рәбез. (Район эчке эшләр идарә сеннән, үэәк хатсханәдән килгән хезмәткәрләрнең чыгышлары тыңлана.)

Укытучы сыйныфтан тыш үткәрелгән чара га нәтиҗә ясый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...