Туган тел көне (День родных языков).
методическая разработка (7 класс) по теме

Татар теле атналыгы кыйсаларында узган ачык класстан тыш чара өчен презентация белән оештыру планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon tugan_tel_kone.ppt2.16 МБ
Microsoft Office document icon tugan_tel_kone.doc44 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

Туган тел көненә

багышланган класстан тыш чара

Максат.  - Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

  1. телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
  2. туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау.   Плакатлар : “Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш”.

Компьютер презентациясе «Без татарлар, туган телебез – татар теле».

Татар көйләренең магнитофон язмалары.

Әзерлек эше.  Җыр, шигырьләр өйрәнү, Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерү.

Әдәби кичәнең барышы.

1 нче слайд.  “ Без - татарлар, туган телебез – татар теле”.

Укытучы:  Татар теле ... тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

        Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган? Кемнәр генә синең ярдәмендә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?

1 укучы. Н.Нәҗминең “Татар теле” шигыре.

        Туган җирен Идел буе,

        Һәр телнең бар туган иле.

        Туган җирен кебек назлы,

        Җырдай моңлы татар теле.

                        Халкын кебек уңган да син,

                        Хезмәттә син көне-төне.

                        Ир-егетләреңдәй дәртле,

                        Гайрәтле син, татар теле.

        Ассалар да, киссәләр дә,

        Үлмәдең син, калдың тере,

        Чукындырган чагында да

        Чукынмадың татар теле.

                        Яндың да син, туңдың да син,

                        Нишләтмәде язмыш сине,

                        Дөньяда күп нәрсә күрдең,

                        Әй, мөкатдәс Тукай теле.

 

2 нче слайд.  

2 алып баручы.   ...И туган тел, и матур тел,

                             Әткәм - әнкәмнең теле!

                              Дөньяда  күп нәрсә белдем

                              Син туган тел аркылы.  

   Әйе, мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай итеп биргән.

        Бөек Тукай телне ярата белеп яраткан.

1 нче алып баручы.  Туган тел! Һәркем өчен газиз бу сүз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне дә без тел аша ишетәбез.

3 нче слайд.

(Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерү.)

4 нче слайд.  

2 укучы.  Г. Тукай   “Милли моңнар” шигыре.

5 нче слайд.  “Милли тел – милләт яшәешенең нигезе.”

2 нче алып баручы.     Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек, милләт тә телсез яши алмый.

6 нчы слайд.  

3 нче укучы.   Зөлфәт Хәким  “Туган тел турында” шигыре.

7 нче слайд.

1нче алып баручы.  Туган телне без ана теле дип әйтәбез. Чөнки беренче сүзләрне безгә кадерле әниләребез өйрәткән. Әниләребезне ничек яратсак, туган телне дә шулай яратырга кирәк.

4 нче укучы.  Шәүкәт Галиев. “Ике тәкә сөзешә” шигыре.

8 нче слайд.    

9 нчы слайд.

2 нче алып баручы.    Үз телемдә шигырь укыйм,

                                Үз телемдә сөйли алам,

                                Туган җирем, туган илем,

                                Мин бит синнән илһам алам.

10 нчы слайд.

5 нче укучы .  Роберт Миңнуллин “Мактанмыйм” шигыре.

11 нче слайд.

1 нче алып баручы. Татар халкы кайларда гына яшәсә дә, туган телен, туган илен саклап калырга омтылган.

12 нче слайд.

6 нчы укучы .   Һади такташ “Иптәшләр” шигыре.

13 слайд.  Без татарлар...”

                        

2 нче алып баручы.    Без -  татарлар!

                                Татар исемен без

                                Горур йөртә торган халык.

                                Без – татарлар!

                                Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

14 слайд.

1 нче алып баручы.     Без – татарлар!

                                Батыр халык дигән

                                Зур даныбыз әле сүнмәде.

                                

Без – татарлар!

                                Шушы исем белән

                                Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

  1. 7 нче укучы.  Муса Җәлил “Җырларым” шигыре.

15 слайд.   “ Без - татарлар, туган телебез – татар теле”.

2 нче алып баручы. Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

                              Кечкенә чакта җырлаган кебек,

                              Һавада – кояш, җирдә туган тел

                              Булмаса әгәр, зураймас идек.

                              Сөенеп җырлыйк “Туган тел” җырын.

(“Туган тел” җыры башкарыла).

Укытучы.   Әдәби кичәне мондый шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

        Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” – дип,

        Тел ачылгач әйтә алсаң : “Әти!” – дип,

        Күзләренә яшьләр тыгылмас,

        Туган телең әле бу булмас.

        Соң минутта әйтә алсаң: “Әни!” – дип,

        Соң минутта әйтә алсаң: “ Әти!” – дип,

        Күзләренә яшьләр тыгылыр,

        Туган телең әнә шул булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган тел бәйрәме (День родного языка)

21нче февраль- туган тел көне. Әлеге класстан тыш чара 7-8нче классларда үткәрелергә мөмкин....

День родного языка

Данная разработка помогает русскоязычным учащимся:                 -создать условия для развития орфографической зор...

презентация "День родного языка"

доп. материал к внеклассному занятию...

"День родного языка "

День родного языка – это большой международный праздник, который ежегодно с 2000 года отмечается 21 февраля. Этот день был учрежден в 1999 году по решению ЮНЕСКО. Кстати, во всем мире существует более...

День родного языка

Языки являются самым сильным инструментом сохранения и развития нашего наследия....

Внеклассное мероприятие: «Международный год языков коренных народов. 21 февраля - Международный День родного языка»

Внеклассное мероприятие: «Международный год языков коренных народов. 21 февраля -  Международный День родного языка»«ЧТО ТАКОЕ РОДИНА? – ЭТО ВЕСЬ НАРОД. ЭТО ЕГО КУЛЬТУРА, ...

Конспект познавательного развлечения, посвященного Всемирному Дню родного языка "День родного языка"

Познавательное развлечение "День родного языка" предназначено для детей подготовительной к школе группе....