Рабочая программа по тат. яз. 11 класс
рабочая программа (11 класс) по теме

Киямова Роза Минахметовна

 

XI  СЫЙНЫФТА  ТАТАР   ТЕЛЕННӘН

 

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 11_kl_tat_gr_program.doc224.5 КБ

Предварительный просмотр:

Раслыйм                                                                                              Килешенде                                                             Каралды

Мәктәп директоры                                                                             Методсовет рәисе                                                  Методберләшмә утырышында

______ В.В.Парфенов.                                                                         ______ Р.М.Киямова                                         Протокол № 1

“ ”сентябрь   2011 ел                                                                          “ ” сентябрь 2011 ел                                                   “ ” сентябрь  2011 ел

XI  СЫЙНЫФТА  ТАТАР   ТЕЛЕННӘН

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

Татар теленнән эш программасы

11 нче сыйныф

(68/34сәг)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)  нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү;

укучыларга татар халкына хас булган рухи, әхлакый, мәдәни төшенчәләр турында мәгълүмат бирү;

татар теленең эчке үзенчәлекләренә төшендерү;

ана телендә аралаша белү культурасын тәрбияләү һәм аны үстерү;

татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, шушы тел нормаларын саклап, татар телендә тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә аралаша-аңлаша белү;

тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

текст белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

ана теленнән алган белем һәм күнекмәләрне укучыларның үз сөйләмендә куллана алуларына ирешү;

дәресләрдә алган белемнәрне аралашуның төрле өлкәләрендә урынлы һәм дөрес итеп куллана белү;

укучыларның орфографик һәм пунктацион грамоталыгын үстерү;

                                                     Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләмдә аралашу өлкәләре һәм ситуацияләр. Сөйләм  ситуацияләрен тәшкил итә торган берәмлекләр.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) камилләштерүне дәвам итү;

Аралашуның төрле өлкәсенә караган диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Текстның төренә карап, аны төрлечә уку күнекмәләрен камилләштерү.

Тәкъдим ителгән текстны мәгълүмати әһәмияте ягыннан үзгәртү.

Фәнни, рәсми эш, публицистик, сөйләм һәм матур әдәбият стильләре, аларның үзенчәлекләре.

Фәнни һәм  рәсми аралашуның телдән һәм язма формаларын куллану.доклад, реферат, тезис., бәяләмә, алу кәгазе, ышаныч кәгазе, резюме  

кебек төрле жанрдагы зш кәгазләрен язу күнекмәләрен камилләштерү.

Сөйләм әдәбе нормалары.

Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җөмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.

Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

    Укыту планында 11нче сыйныфта татар теленнән атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 70 сәгать каралган: теоретик материал – 53 сәгать, кабатлау -16 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 22 сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 10 сәгать.

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Грамматика

4/2

грамматиканың бүлекләре, аларның өйрәнү объекты, үзара бәйләнеше

татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр, аларның төп хезмәтләре

2

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  

8/4

тамыр һәм кушымчалар,төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар, бәйләгеч кушымчалар, модальлек кушымчалары

кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе , сүзнең нигезе, тамыр һәм ясалма сүзләр;

сүз ясалу ысуллары: кушымча ялгану ысулы, сүзләр кушылу ысулы, бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы, сүзләрне кыскарту ысулы, фонетик ысул, сүзнең мәгънәсе үзгәрү белән яңа сүзләр ясалу

3

Морфология              

18/9

            - исем,сыйфат, сан, алмашлык, фигыль. рәвеш, ияртемнәр, хәбәрлек сүзләр, теркәгечләр, бәйлек сүзләр, модаль сүзләр, кисәкчәләр, ымлыклар;

- сүзгә морфологик анализ.

4

  Синтаксис                                                                      

23/13

җөмләдә сүзләр бәйләнеше, сүзтезмә, гади җөмлә синтаксисы, кушма җөмлә синтаксисы, текст төзелеше.

5

Стилистика һәм сөйләм куль турасы

8/3

             - татар теленең функциональ стильләре, фәнни стиль, публицистик стиль, матур әдәбият стиле, эш кәгазьләре стиле

6

Кабатлаулар

7/3

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

телнең төп функцияләрен  белү;

“сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау;.

тел берәмлекләрен һәм ярусларын, аларның төп билгеләрен һәм үзара бәйләнешләрен белү;

татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик,һәм пунктацион нормаларын белү;

тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-мәдәни, фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле булган сөйләм әдәбе нормаларын белү;

телдән һәм язмача белдерелгән төрле фикерләргә эчтәлеге һәм формасы ягыннан чыгып бәя бирү;

текстка лингвистик анализ ясау;

тел белән халык тарихы, мәдәнияты тыгыз бәйләнгән булуын аңлау;

текстның жанрына карап, аны төрлечә (танышу, өйрәнү, рефератив характерда һ.б.) уку;

кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан (фәнни текстлардан, белешмә әдәбияттан, компакт дисктан, Интернеттан) алу;

телдән һәм язмача бирелгән текстны мәгълүмати яктан эшкәртүнең төрле алымнарын файдалану;

тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле жанрда һәм стильдә язу;

телдән һәм язма сөйләмдә татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормаларын саклау;

аралашуның төрле өлкәләрендә сөйләм әдәбе нормаларын саклау;

язуда хәзерге татар здзби теленең орфографик һәм пунктацион нормаларын саклау;

сөйләмдә һәм язуда татар әдәби теленә хас булган сүз тәртибен саклау;

татар әдәби телендә төрле ситуацияләрдә телдән һәм язма аралаша белү;

төрле жанрда һәм стильдә язылган (сөйләнгән) текстны татар теленә рус теленнән, рус теленә татар теленнән тәрҗемә итә белү.

ХI нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә  һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2. Эшне планлаштыру.

3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2.Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш тиә белү.

3Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү. Текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалардан файдалану.

5. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белү.

6. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

7.Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү.

1.Уку мәсьәләсен кую.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

4. Грамматик  анализ төрләрен камилләштерү:

5. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

1. Телдән  һәм язма сөйләм:

-репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

-продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәи эзлекле итеп оештырылган сөйләм;

2. Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә бирү;

3.Төрле китапларга аннотация язу;

4.Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү;

5.Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

Укыту – методик комплекты

       1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова,    Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010).

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2008.)

11 нче сыйныфта татар теле дәреслеге. (Ф.С.Сафиуллина, С.М. Ибраһимов.  Казан, “Мәгариф” , 2006)

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Шулардан: диктант

Сочинение

Изложение

34

5

21

8

          4  (2)

2

2

                                                                                                     

                                                                                                                 Тематик план

Дәрес темасы



Сә-гать са-ны

Дәрес тибы

Дәрестә кулланган эш төрләре

Кон-троль төре

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Өй эше

Терминология

Җиһазлау

       Дата

План

Факт

                                                                                                                      Грамматика (2)

1

Грамматиканың  бүлекләре, аларның өйрәнү объекты, үзара бәйләнеше


1

Кереш дәрес

Лекция

Грамматиканың  бүлекләре, аларның өйрәнү объекты, үзара бәйләнеше

Сөйләргә әзерләнеп килергә

Грамматика сүзе грек телен-дәге хәреф сү-зенә барып тоташа. Ул 2 өлештән-мор-фология һәм синтаксистан гыйбарәт.

2

Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр.

Тикшерү диктанты

1

Диктант

Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр, алар-ның төп хезмәтләре. Укучы-ларның дөрес язу күнекмәлә-рен тикшерү


Граммати

ка бүлеген кабатларга

Галимнәр турында өстәмә материал-лар

                                                                                                                     Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (4)


3

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында гомуми мәгълүмат. Кушымча ялгану ысулы.

1

Белем-

нәрне ныгыту һәм яңа мате -риал бирү. Белем-нәрне систе-мага салу дәресе

Төрле чыганак-лар өстендә эш, телдән эш

Тел белеменең әлеге бүлеген өйрәнү мәсьәләсе. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыс-кача мәгълүмат. Сүзләрнең ясалыш ысуллары дип телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүз-ләр ясалу юллары, алымнары аталу. Сүз ясалышының сүз ясагыч кушымчалар ялгау, сүз-ләрне кушу, сүзләрнең аваз составын үзгәртү, сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү, сүзләрне бер сүз төркеменнән икенче-сенә күчерү, сүзләрне кыскар-ту ысуллары булуы. Сүзнең тамырына яки нигезенә ясагыч кушымча ялгап, яңа сүз ясау кушымча ялгану ысулы дип атала. Әлеге ысул белән исем-нәр, сыйфатлар, рәвешләр, фигыльләр ясалуы.

Бер галим турында реферат язарга

Сүз ясалышы-ның иң актив ысулы-сүзнең тамырына яки нигезенә ясагыч кушымча ялгану. Аны кушымчалау ысулы дип тә атыйлар.

Ф.С.Са-фиуллина”Тел гыйлеме-нә кереш”

4

Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр

 Парлы сүзләр. Тезмә сүзләр.

1

Белем-

нәрне систе-

мага салу дәресе

Төрле чы-ганаклар өстендә эш, телдән эш

Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүз-не кушып, теркәп, тезеп яса-луы. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма сүз бу-лу.Парлы сүзләрнең бер-бер-сенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, аваздаш ике сүзне теркәү яисә кабатлау юлы белән ясалуы, сызыкча аша язылуы. Тезмә сүзләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалуы, һәрбер сүзнең аерым язылуы, аларга бер сорау куелу, бер җөмлә кисәге булулары

Кушма һәм парлы сүзләр кертеп “Татар теле – дуслык теле” дигән темага хикәя язарга

Ике яки берни-чә сүз кушылып яки бер-берсенә теркәлеп,куш-ма,тезмә һәм парлы сүзләр барлыкка килү сүзләр кушылу ысулы дип атала.

Ф.С.Са-фиуллина”Тел гыйлеме-нә кереш”

5

Изложение

1

БСҮ

Эчтәлекне аңлап язу күнекмәләрен тикшерү

Язып бетерергә

Изложе-ниеләр җыенты-гы

6

Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы,сүзләрне кыскарту ысулы, фонетик ысул. Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүзләр ясалу

1

Белем-нәрне систе-мага салу дәресе

Төрле чыганак-лар өстендә эш, телдән эш

Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы бе-лән яңа сүзләрнең кулланы-лыштагы бер сүз төркеменә караган сүзләрнең икенче сүз төркеменә күчүе белән ясалуы, ягъни лексик мәгънәләрен үз-гәртүе, мондый сүзләрнең мәгънәсе, төрләнеше, җөмлә кисәге булу мөмкинлеге үзгә-рүе. Тезмә сүзләрне кыскарту юлы белән ясалган сүзләрнең кыскартылма сүзләр дип ата-луы. Кыскартылма сүзләрнең ясалуы, татар телендә сүзләр-нең фонетик ысул белән дә ясалуы, бу ысулда төрле фо-нетик чаралар катнашу. Сүз-ләрнең мәгънәсе үзгәртү ысу-лы белән яңа сүзләр кулланы-лыштагы сүзләрнең мәгънә-ләре үзгәртелеп ясалуы.

Аерым сүз төр-кеменә кергән кайбер сүзләр-нең озак вакыт-лар буе башка сүз төркеме урынында кул-ланылып йөреп тора-бара шул сүз төркеменә күчүе күчү ысулы (кон-версия) дип атала.Фонетик чаралар ярдә-мендә яңа сүз-ләр ясалу фоне-тик ысул дип атала.Сүзләр-нең мәгънәсе үзгәрү нәтиҗә-сендә яңа сүз-ләр ясалу лек-сик-семантик ысул дип атала.

Ф.С.Са-фиуллина”Тел гыйлеме-нә кереш”

                                                                                                                      Морфология (9)

7

Исем. Изафә бәйләнеш. Исемнәрнең төрләнеше: тартым, килеш

1

Катнаш дәрес

Предметлык мәгънәсенә ия булган сүзләрнең исем дип аталулары. Исемнәрнең исем белән бәйләнеше изафә дип аталуы, төрки телләргә хас булган бу күренешнең 3 төре булу:    Б.к + Б.к (укучы кыз); Б. к + III зат тартым кушым-часы (нарат күркәсе);  И. к + III зат тартым кушымчасы (җырның авторы) Исемнәрнең морфологик яктан сан, килеш, тартым белән төрләнүләре

 Әдәби әсәрдән изафә бәй-ләнешкә мисаллар табып,  35 нче  күне-гүдә би-релгән сүз-ләрне тар-тым белән зат-санда төрләнде-реп язарга

Предметлык мәгънәсенә ия булган сүзләр исем дип атала.Исем килеш,сан,тартым белән төрләнә.

Ч.М.Харисова “Татар теле.Тео-рия,күне-гүләр,

тестлар”

8

Сочинение

1

БСҮ

9

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре .Сан. Сан төркемчәләре

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Предметның, күренешләрнең статик билгесен (тышкы һәм эчке сыйфатлар, урын-ара мө-нәсәбәтләр, төсләр, тәм, физик халәт, предметларның форма-ларын һ.б.) белдерә. Сыйфат-ларның 4 дәрәҗәсе: гади (төп) дәрәҗә, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе, чагыштыру дәрәҗәсе. Предметның сан ягыннан билгесен белдерә торган сүз төркеме сан дип аталу. Татар телендә саннарның 5 төркемчәсе булу: микъдар саны (төп сан), тәртип саны, җыю саны, бүлем саны, чама саны

41 нче кү-негү, би-релгән сыйфатлар белән “Та-бигать – сә-ламәтлек чыганагы” дигән тема-га кечкенә сочинение  яки санның барлык төркемчәләрен дә кер-теп “Без-нең гаилә альбомы ” дигән тема-га сочине-ние язып килергә

Әйбернең бил-гесен белдерә торган сүзләр сыйфат дип атала.Сыйфат-ларның 4 дәрә-җәсе бар.Әйбер-нең санын,

микъдарын белдерә торган сүзләр сан дип атала.Санның 5 төркемчәсе бар.

Ч.М.Харисова “Та-тар те-ле.Теория,күнегүләр

тестлар”

10

Алмашлык.

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Алмашлыкларның чынбарлык-тагы күренешләрне атамаула-ры,  бары тик күрсәтүләре.Ал-машлыкларның исемнәрне, саннарны, фигыльләрне, рә-вешләрне алыштырулары, кон-крет лексик эчтәлекләре бул-мау, теге яки бу күренешне белдерү сөйләм ситуациясен-дә,контекстта ачыкланулары. Алмашлыклар 7 төркем-гә бүленәләр: зат алмашлыкла-ры, күрсәтү,сорау,тартым,бил-геләү,билгесезлек,юклык (ин-кяр) алмашлыклары. Алмаш-лыкларның җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәлләр булып килүләре.

52 нче кү-негү, күче-реп язарга, алмашлык-ларның төркемчәләрен бил-геләргә;55

нче күнегү, күчереп язарга, алмашлык

ларның кул-ланылыш максатын аңлатырга

Исем,сыйфат,рәвеш,сан кебек сүз төркемнә-рен алмашты-рып килә ала торган сүз төр-кеме алмаш-лык дип ата-ла.Алмашлык-ның 7 төркем-чәсе бар.

Ч.М.Харисова “Татар теле.Тео-рия,күне-гүләр,

тестлар”

11

Фигыль .Фигыль төркемчәләре. Затланышлы фигыльләр. Затланышсыз фигыльләр.

1

Белем-

нәрне система-га салу дәресе

Фигыль эш яки хәлнең вакыт ягыннан бара торган процес-сын белдерә. Фигыльгә хас грамматик категорияләр: нак-лонение, заман, раслау һәм ин-кяр итү, юнәлеш, сан, зат, эш яки хәлнең үтәлү рәвешенә бәйле лексик-грамматик кате-горияләр. Хикәя фигыль- эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булма-вын хикәяләү, хәбәр итү рәве-шендә белдерә. 3 заманы бар: хәзерге, үткән  киләчәк заман. Аларның 7 формасы бар.Хикәя фигыль барлык-юклык, зат-сан, дәрәҗә, юнәлеш белән төрләнә.Боерык фигыльнең төп мәгънәсе кемнедер нинди дә булса эшкә өндәүдән, боерудан гыйбарәт. Боерык фигыльнең II һәм III затларда кулланылуы. Теләк фигыль I затта берлектә һәм күплектә булуы, сөйләүче зат эшне үтәргә үзенең теләген белдерүе. Шарт фигыльнең та-мыр һәм нигезгә –са/ -сә ку-шымчалары кушылып ясалуы, кире шарт фигыльнең шарт фи-гыльгә да. дә; та, тә кисәкчә-ләре өстәлеп ясалуы. Сыйфат фигыль- төрләнми торган сүз төркеме,аның сыйфат һәм фи-гыль билгеләренә ия булуы. 3 заманы булу: үткән, хәзерге,  киләчәк.Хәл фигыльнең 5 фор-масы булу. Аларның фигыль-нең тамыр яки ясалма нигезенә кушымчалар ялганып ясалуы.

Исем фигыльнең наклонениегә һәм заманга бәйсез рәвештә эш яки хәлне белдерүе.

Инфинитивның үтәүчегә бәй-сез булган фигыль формасын белдерүе. Инфинитивның  ясалу формалары.

58 нче күнегү, җөмләләр-не тәрҗемә итәргә, фигыльләр-нең заман-нарын бил-геләргә. 77 нче күнегү, бирелгән фигыльләр-дән затла-нышсыз фигыль формалары ясарга.

Зат я предмет-ның эшен,хә-рәкәтен,хәлен,

торышын бел-дерә торган сүз-ләр фигыль дип атала.Аның 7 төркемчәсе бар.

Ч.М.Харисова “Та-тар те-ле.Теория,күнегүләр,тестлар”.

Ч.М.Харисова “Та-тар теле. Анализ үрнәкләре”

12

Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Рәвеш-морфологик яктан үз-гәрми торган сүз төркеме булу, синтетик яктан фигыльгә, рә-вешкә, сыйфатка, хәбәрлек сүзләргә бәйләнеп аларны ачыклап килүе.  Аның эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белде-рүе. Мәгънәләренә карап рә-вешләрнең 6 төркемчәгә бүле-нүе: саф, күләм-чама , охшату-чагыштыру, вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре. Рәвешләрнең төзелеше.

85 нче күнегү, күчереп язарга, рәвешләрне табып төрләрен билгеләргә

Эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме рәвеш дип атала.Рәвешнең 6 төркемчәсе бар.

Ч.М.Харисова “Та-тар теле.

Теория,күнегүләр,

тестлар”.

Ч.М.Харисова “Та-тар теле. Анализ үрнәкләре”

13

Ияртемнәр. Теркәгечләр. Бәйлекләр

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

10 мин тест

Кеше тавышына, табигать авазларына һәм төрле әйбер-ләрдән барлыкка килгән та-вышларга, тәэсирләргә ияреп барлыкка килгән сүзләрнең ияртемнәр дип аталуы. Алар-ның аваз  һәм образ ияртемнә-ренә бүленүләре. Җөмләләрне һәм сүзләрне теркәп-бәйләп килә торган ярдәмлек сүзләр-нең теркәгечләр дип аталула-ры. Теркәгечләрнең тезүче һәм ияртүче төрләргә бүленүе. Те-зүче теркәгечләрнең 3 төркем-гә бүленүе: җыючы  (һәм, да/дә, та/тә, янә, вә,...), каршы куючы  (ләкин, әмма, тик, фә-кать, ә, исә...), бүлүче теркәгеч-ләр (я, яки, яисә, әле-әле...). Ияртүче теркәгечләр: әгәр, ки, чөнки, гүя, гүяки, ягъни, ...

Бәйлекләрнең ярдәмлек сүзләр булуы, килеп чыгуларына карап берничә төркемгә бүле-нүләре; аларның 3 төркем-гә бүленүләре: баш килешне таләп итүче , юнәлеш килешен таләп итүче, чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр.

Бәйлек сүз булып ас, өс. ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп кебек урын-ара мөнәсәбәт-ләрне белдерә торган исемнәрнең йө-рүе. Бу исемнәр, бәйлек сүз булып  килгәндә, икенче бер сүзгә ияреп, тартымлы юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә булулары.

100 нче күнегү, әдәби әсәрдән ияртемнәр кергән 5 җөмлә язып килергә. 88 нче күнегү, бирелгән сүзләрдән 3 килеш формасын-да бәйлек сүзләр ясап, шулар белән җөмләләр төзергә

Теркәгеч җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйли торган ярдәмлек сүз төркеме.Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр була. Бәйлек-иярүче кисәк белән ияртүче кисәк,иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп,аларны үзара бәйләү хезмәтен үти.

Ч.М.Харисова “Татар теле.Тео-рия,күне-гүләр,

тестлар”.

Ч.М.Харисова “Та-тар теле. Анализ үрнәкләре”

14

Хәбәрлек сүзләр. Модаль сүзләр. Кисәкчәләр. Ымлыклар

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Сөйләмдә хәбәр һәм җөмләнең баш кисәге рәвешендә кулла-нылышта йөри торган сүзләр-нең (бар, юк, тиеш, кирәк, мөм-кин, мә, ярый, ярар, ярамый) хәбәрлек сүзләр дип аталуы.

Сөйләүче күзлегеннән хәбәр-нең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдергән, үзгәрми торган сүз-ләрнең модаль сүзләр дип ата-луы. Модаль сүзләрнең модаль кисәкләр, кереш сүзләр функ-циясендә килүләре. Аерым сүзләргә, җөмлә кисәкләренә, гомумән, җөмләләргә мәгънә-ви, эмоциональ һәм модаль-экспрессив төсмерләр бирә торган ярдәмлек сүзләрнең кисәкчәләр дип аталуы. Кисәк-чәләрнең бер генә мәгънә бел-дерүләре, дөрес язылышы.Ке-шенең хисләрен, тойгыларын, эчке кичерешләрен һәм ихты-ярын белдерүче сүзләрнең ымлыклар дип аталуы. Ымлык-ларның 2 төркемгә бүленүе: эмоциональ (кешенең төрле хисләрен, кичерешләрен бел-дерүе), императив  (кешенең ихтыярын, теләген белдерүе).

92 нче күнегү, әдәби әсәрдән хәбәрлек һәм модаль сүзләр кергән 2шәр җөмлә язарга. 98 нче күнегү, күчереп язарга, ымлыклар-ны табып, алар бел -дергән мәгънәләр- не билге-ләргә

Сөйләмдә күбесенчә хәбәр һәм җөмләнең баш кисәге рәвешендә кулланылып килгән сүзләрне хәбәрлек сүзләр дип атыйлар.Кисәкчә-аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънщ төсмере өсти торган модаль сүз төркеме.Кешенең эчке кичерешләрен,хисләрен,тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләрне ымлыклар дип атыйлар.

Ч.М.Харисова “Та-тар теле.

Теория,күнегүләр,

тестлар”.

Ч.М.Харисова “Та-тар теле. Анализ үрнәкләре”

15

Контроль диктант

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Кон-троль диктант

Диктант-лар җыенты-гы

                                                                                                                     Синтаксис(12)

16

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сүзтезмә

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Сөйләмдә сүзләрнең 2 төрле бәйләнештә булуы: тезүле һәм ияртүле. Тезү, санау, каршы кую интонацияләре , тезүче теркәгечләр тезүле бәйләнешне белдерәләр. Ияртүле бәйлә-нештәге сүзләр үзара 3 төрле мөнәсәбәттә торалар: хәбәрле-кле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт. Кимендә ике мөстә-кыйль сүзнең үзара бәйләнеш-кә керү нәтиҗәсендә сүзтезмә барлыка килүе. Сүзтезмәнең аерым бер төшенчәгә конкрет-лык, төгәллек бирүе. Сүзтез-мәнең иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән торуы. Ияртүче-дән чыгып, иярүче кисәккә сорау кую. Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән бу-луына карап, сүзтезмәләрнең 6 төркемгә: исем, сыйфат, сан , алмашлык, фигыль, рәвеш сүзтезмәгә бүленүе

82 нче биттәге “Белемегез-не тикшерегез” сорауларына җавапларны язма рәвештә бирергә

Тезүле бәйлә-неш булган-да,сүзләр үзара тигез хокуклы булалар,бер-берсенә буй-сынмыйлар,күп очракта алар-ның урыннарын алыштырып бу-ла,бер сүзгә ка-рата алар ох-шаш мөнәсәбәт-тә торалар.Те-зүле бәйләнеш үзе генә сөйләм барлыкка ките-рә алмый.Бәй-ләнешле сөйләм оешсын өчен,сүзләрнең бер-берсенә буйсынып ки-лүе,ягъни ияр-түле бәйләнеш булырга тиеш.

Дәреслек,

М.З.Зәки-ев “Татар синтакси-сы”

17

Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тәмамлык

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

10 минут-лык тест

Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләр-нең баш кисәкләр дип аталуы. Иянең, баш килештә килеп, ае-рым сүзгә буйсынмаган теләсә кайсы сүз белән белдерелә алуы. Төзелеше белән иянең гади һәм тезмә булуы. Ия ту-рында ни дә булса хәбәр итә торган  баш кисәкнең хәбәр дип аталуы. Нинди сүз белән белдерелүенә карап, хәбәрләр-нең фигыль хәбәр һәм исем хәбәргә бүленүе. Төзелеше белән  хәбәрләрнең гади, куш-ма, тезмә хәбәр булулары. Җөмләдә исем белән белдерел-гән кисәкне ачыклап килүче кисәкнең аергыч дип аталуы. Аергыч ачыклап килгән сүзнең аерыл-мыш булуы. Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклаган кисәкнең тәмамлык дип аталуы. Тәмам-лыкның 2 төрле булуы: туры һәм кыек тәмамлыклар. Про-цесс турыдан –туры төшкән тәмамлыкның туры тәмамлык дип аталуы. Процесс турыдан –туры төшмәгән тәмамлыкның кыек тәмамлык дип аталуы.

145 нче күнегү, күчереп язарга, ия белән хәбәрне билгеләргә. 109 нчы биттәге “Белемегез-не тикшерегез” сорауларына җавапларны язма рәвештә бирергә

Җөмләдә баш килеш мәгънә-сендәге сүз бе-лән бирелеп,бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмый-ча,хәбәр белән генә бәйләнеп килгән баш ки-сәк ия дип ата-ла.Җөмләнең ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган икенче баш ки-сәге хәбәр дип атала.Исем бе-лән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган ияр-чен кисәк аер-гыч була.Җөм-ләнең процесс белдерүче кисә-генә ияреп,эш-нең объек-тын,үтәүчене,

билгеле бер хәл кичерүче әйбер-не,затны белде-рүче иярчен ки-сәге тәмамлык була.

Дәреслек,

М.З.Зәки-ев “Татар синтакси-сы”

18

Хәл. Аныклагыч. Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш сүзләр, кереш сүзләр

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, ниниди шарт-ларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк-нең хәл дип аталуы. Хәлләр-нең, мәгънәсенә һәм бәйләүче чараларына карап, 8 төргә бү-ленүе: вакыт, урын, сәбәп, максат, рәвеш, күләм, шарт, кире хәлләр. Җөмләдә иярчен кисәк-тән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек биргән иярчен кисәк-нең аныклагыч дип аталуы. Аныклагыч белән ачыкланып килгән җөмлә кисәгенең анык-ланмыш дип аталуы. Аныкла-гычның аныкланмышка 2 төр-ле чара аша ияреп килүе: аны-клау интонациясе ярдәмендә, аныклаучы теркәгечләр (ягъни, бигрәк тә, хәтта, дөресерәге, мәсәлән...) Сөйләм төбәп әй-телгән затны яки предметны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең эндәш сүз дип ата-луы.Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен (ыша-ну һәм раслауны; шикләнү, икеләнү яки чама белән әйтү-не; үтенү яки үз фикереннән чигенүне; фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен яки йомга-гын, яисә аның алдагы фикергә бәйләнешен; фикер тәртибен, фикергә бәйле тойгыларны) белдерә торган сүзләрнең ке-реш сүзләр дип аталуы. Кереш сүзләрнең җыйнак та, җәенке дә була алулары.

126 нчы биттәге “Белемегез-не тикше-регез” со-рауларына телдән

195 нче күнегү, аныклагыч-лары бул-ган җөмлә-ләрне язып алырга205 нче күнегү, бирелгән кереш сүз-ләрне кул-ланып һәм эндәш сүз-ләр дә кер-теп “Ми-нем сый-ныфташ-

ларым”  дигән те-мага хикәя язарга

Җөмләнең фигыль,сыйфат,рәвеш,хәбәрлек сүз белән би-релгән кисәгенә ияреп,эшнең,

билгенең бил-гесен,эшнең үтәлү рәве-шен,вакытын,

урынын,сәбәбен,максатын,шар-тын,күләм-дә-рәҗәсен белде-рә торган кисәк-ләр хәл дип йөртеләләр.Сөйләм төбәлгән затны белдереп килгән сүз эндәш сүз дип атала.Кереш сүзләр сөйләм эчтәлегенә,төзелешенә,сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле мөнәсәбәтен белдерәләр.

Дәреслек,

М.З.Зәки-ев “Татар синтакси-сы”

19

Изложение

1

БСҮ

20

Гади җөмлә төрләре. Бер составлы җөмләләр

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Гади җөмләләрнең, төркемләү-нең нигезенә нинди билге са-лынуына карап, берничә төр-кемгә бүленүе: хикәя сорау, тойгылы җөмләләр; бер состав-лы, ике составлы; җыйнак һәм җәенке җөмләләр; тулы һәм ким җөмләләр; раслау һәм ин-карь җөмләләр. Бер генә баш кисәге булган (икенчесен өстәп булмый торган) җөмләнең бер состав-лы җөмлә дип аталуы. Бер составлы җөмләләрнең исем, фигыль, сүз җөмләләргә бүленүе. Баш кисәкләрдән тик иясе генә булган җөмләнең исем җөмлә дип аталуы. Исем җөмләнең предметның булуын атап әйтүе, ә аның эше яки хәрәкәте турында берни дә белдермәве.

229 нчы күнегү, бирелгән җөмләләр-гә синтак-сик анализ ясарга.126 нчы бит-тәге “Беле-мегезне тикшерегез” сорау-

ларына җавап бирергә

Бер хәбәрлек булса,гади җөмлә оеша. Бер составлы җөмләдә бер генә баш кисәк (я ия,я хәбәр генә) була.

Дәреслек,

М.З.Зәки-ев “Татар синтакси-сы”

21

Гади җөмлә темасын кабатлау. Диктант

1

Кабатлау дәресе

Диктант

Гади җөмлә темасын кабатлау

Гади җөм-лә темасы буенча 10 тест сора-вы төзеп килергә

Тестлар

22

Җөмләдә сүз тәртибе

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Татар телендәге сүз тәртибенең рус телендәге сүз тәртибеннән аерылуы. Иянең хәбәрдән алда килүе, ә хәбәрнең җөмләне тә-мамлап куюы. Җөмләдә сүз-ләрнең уңай һәм кире  (ин-версия) тәртибе. Сөйләм пред-меты һәм сөйләм яңалыгы ту-рында мәгълүмат бирү. Логик эзлекле сөйләм төзелеше: беренче җөмләдәге хәбәр алдында торган сүз (яңалык, рема) алдагы җөмләдәге сөйләм предметына (темага)  әйләнә һәм яңа җөмләне башлап китә. Логик басым – җөмләдәге бер сүзнең мәгънә ягыннан башкалардан аерылып торуы.

252 нче күнегү, сөйләм предметын һәм сөйләм яңалыгын табарга, логик басымлы сүзне билгеләргә

Күп очракта та-тар телендә җөмләләр ия бе-лән башла-нып,хәбәр бе-лән тәмамлана-лар.Иярүче сүз алда,ияртүче аннан соң ки-лә.Сөйләм те-лендә,шигъри һәм тойгылы сөйләмдә төрле сәбәпләр нәти-җәсендә сүзләр үзләренең гадә-ти урыннарын-нан күчәргә мөмкин.Бу тәр-типне сүзләр-нең кире тәрти-бе(инверсия)диләр.

23

Сочинение

1

БСҮ

Сочине-ние

24

Тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше. Иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар.

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Лекция

Кушма җөмләнең ике яки берничә компоненттан торуы, гади җөмләдән төзелешләре белән аерылуы. Теркә-гечсез тезмә кушма җөмләләрне бәй-ли торган чаралар: санау һәм каршы кую интонациясе. Теркәгечле кушма җөмләләр-нең үзара җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнүе; Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше, үзенчәлек-ләре. Иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чараларның үзенчәлекләре

266 нчы күнегү, ки-рәкле ты-ныш билге-ләрен куеп, җөмләләр-не кү-череп язарга. 286 нчы күне-гү, кушма җөмлә ком-понентла-рының нинди ча-ралар ярдә-мендә үза-ра бәйлә-нешкә ке-рүен аңла-тырга

Үзара тезү юлы белән бәйлән-гән җөмләләр-дән торган кушма җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала. Үзара ияртү юлы белән бәйлән-гән җөмләләр-дән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.

Н.В.Мак-симов “Татар урта мәктәбен-дә синтак-сик ана-лиз”

25

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төр

ләре. Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Катлаулы кушма җөмләләр

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Үзара ияртү юлы белән бәй-ләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип аталу, ияреп килгән җөмлә- иярчен дип, ияртеп килгәне-баш җөмлә дип ата-луы.Иярчен җөмләләрнең төр-ләре: иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен аергыч, иярчен тәмам-лык, иярчен аныклагыч, ияр-чен хәл җөмләләр. Хәл җөмлә-ләр 8 төргә бүленеп йөртелә: иярчен вакыт, урын. сәбәп, максат, рәвеш, күләм, шарт, кире җөмләләр. Синтетик ияр-ченле кушма җөмләләрдә ты-ныш билгеләре: 1.Иярүче сүз (иярчен җөмләнең хәбәре) ияр-түче сүздән ераклаштырылса, өтер куела. 2.Синтетик иярчен аергыч, урын, тәмамлык җөм-ләләр баш җөмләдән ерак тор-са да , өтер куелмый.  3.Иярчен шарт җөмлә белән баш җөмлә-дәге эш-хәрәкәт бер- берсенә каршы куелса, алар арасына сызык куела.Аналитик иярчен-ле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре: 1. Мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә алдан килсә, ике нокта куела.2. Иярчен җөмлә алдан килеп , баш җөм-лә мөнәсәбәтле сүз белән баш-ланса, ике арага өтер куела. 3. Иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башлансаса, ике арага сызык куела. 4. Бәйләүче чара-сы теркәгеч яки теркәгеч сүз булган җөмләләр арасына өтер куела. 5. Теркәгеч яки теркәгеч сүз иярчен җөмлә ягында ки-леп, баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз булса, ике арага өтер куела Икедән артык компоненты булган җөмләнең катлаулы кушма җөмлә дип йөртелүе. Катлаулы кушма җөмләнең 3 төре булуы: күп тезмәле кат-лаулы кушма җөмлә, күп ияр-ченле катлаулы кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә.

299 нчы күнегү, әдәби әсәрдән иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен аергыч, иярчен тәмамлык, иярчен аныклагыч, иярчен хәл җөмләләре булган берәр җөм-лә табып язарга.327 нче күнегү, күп компо-нентлы кушма җөмләләр-не язып алып схе-маларын төзергә.

Иярчен җөмлә-ләрнең төрләре: иярчен ия, ияр-чен хәбәр, ияр-чен аергыч, иярчен тәмам-лык, иярчен аныклагыч, иярчен хәл җөмләләр. Хәл җөмләләр 8 төргә бүленеп йөртелә: иярчен вакыт, урын. сәбәп, максат, рәвеш, күләм, шарт, кире җөмләләр.Ике-дән артык хәбәрлеге булган җөмлә катлаулы кушма җөмлә дип атала.

Н.В.Мак-симов “Татар урта мәк-тәбендә синтаксик анализ”

26

Туры һәм кыек сөйләм. Кушма җөмлә синтаксисы темасын кабатлау.

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Сөйләмнең ике төрле булуы: телдән сөйләү һәм язып бирү; сөйләмне башкаручының сөйләүче яки автор булуы; текстта сөйләүченең үз сүзләре-автор сөйләме, сөйләүче кулланган башка кеше сүзләре чит сөйләм дип аталу; үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм туры сөйләм, үзгәртелеп кулланылган чит сөйләм кыек сөйләм дип аталу Күнегүләр, тестлар өстендә эшләү

334 нче кү-негү, мә-кальләрне язып бете-рергә, ят-ларга Куш-ма җөмлә синтакси

сы буенча 10 сорау-дан торган тест әзер-ләп килер-гә.Бирел-гән тестны эшләргә

Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм туры сөйләм була.Үзгәртелеп кулланылган чит сөйләм кыек сөйләм була.

Дәреслек,

М.З.Зәки-ев “Татар синтакси-сы”

27

БДИга әзерлек

1

Кушма җөмлә синтаксисы буенча БДИга әзерләнү

Тестлар өс-тендә эшне дәвам итәр-гә

Тестлар

28

Төшенчә. Текст

1

Белем-нәрне система-га салу дәресе

Теге яки бу төргә, ыруга караган аерым предметларга, күренешләргә хас гомуми хәлиткеч билгеләр җыелмасы төшенчә дип аталуы. Төшенчәне белдерә торган сүзнең термин дип аталуы. Бөтен текст темасының  состав өлешендәге иң кечкенә теманың микротема дип аталуы. Текстның башламы һәм бетем өлешләре булуы.

352 нче кү-негү, үзегез яраткан әдипнең бер проза әсәрен алып аңа тасвирлама бирегез

Сөйләмнең мәгънәви,логик,коммуникатив,

структур-грам-матик,интонацион яктан оеш-кан иң зур бе-рәмлеге текст дип атала.Текст ул-мөстәкыйль җөмләләрнең билгеле бер рәвештә оешуы.

                                                                                                                     Стилистика һәм сөйләм культурасы (3)

29

Фәнни стиль. Публицистик стиль

1

Яңа теманы аңлату дәресе

Татар телендә 5 функциональ стиль булуы: әдәби, публицистика, фәнни, рәсми, сөйләмә стиль. Теге яки бу фән нигезләрен сурәтләгән, фәнни проб-лемалар күтәргән хезмәтләрдә урын алган стильнең фәнни стиль дип аталуы. Публицистика стиленә тән-кыйть мәкаләсе, хәбәри жанр, репортаж, мәкалә, рецензия, очерк, фельетон, күзәтү керү.

12 нче кү-негү, тү-бәндәге өзекнең фәнни стильгә ка-равын дә-лилләгез (телдән), 14 нче кү-негү, та-тарча газе-тадан бер хәбәр та-бып укы-гыз, аңа хас стиль үзенчәлек- ләрен аңлатыгыз.

Телдәге стиль-ләрне һәм алар-га хас тел-стиль чараларын өй-рәнә торган фән стилистика дип ата-ла.Фәнни стильдә төрле фәннәр буенча мәкаләләр,ки-таплар,дәреслекләр языла.Пуб-лицистик стильдә газета-журнал мәка-ләләре, публи-цистик мәка-ләләр языла.

В.В.Вәли-ев “Эш кәгазьлә-ре үрнәк-ләре”

30

“Татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге” – докладлар уку

1

БСҮ

Укучыларның чыгышларын тыңлау.

31

Матур әдәбият стиле. Эш кәгазьләре стиле.

1

Яңа теманы аңлату дәресе

Сурәт ясау максатында теге яки бу тел чараларын үзенчәлекле куллану белән аерылып торучы стильнең матур әдәбият стиле дип аталуы. Эш кагәзъләре стилендә сүзләр,  җөмләләр туры мәгънәләрендә, зур төгәллек белән язылалар.

17 нче кү-негү. Күк-тәге айны тасвирлап, фәнни һәм матур әдә-бият теле стилендә хикәя языгыз.

Әдәби стиль-матур әдәбият теле.Рәсми стильдә эш кәгазьләре языла.

В.В.Вә-лиев “Эш кәгазь-ләре үр-нәкләре”

                                                                                                                     Кабатлау. Йомгаклау (3)

32

Ел буе узганнарны гомумиләштереп кабатлау

1

Ел буе узганнарны гомумиләштереп кабатлау

33

Контроль диктант

1

Кон-троль диктант

Диктант-лар җыен-тыгы

34

 Йомгаклау

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по истории 5 класс Рабочая программа по истории 11 класс

поурочно-тематическое планирование по истории для 5 классапоурочно-тематическое планиросание по истории для 11 класса к учебнику Данилова...

Рабочая программа курса химии 8 класс, разработанная на основе Примерной программы основного общего образования по химии (авторская рабочая программа)

Рабочая программа курса химии 8 класс,разработанная на основеПримерной программы основного общего образования по химии,Программы курса химии для 8-9 классовобщеобразовательных учреждений (а...

Рабочая программа по русскому языку 10 класс к учебнику Бабайцевой, Рабочая программа по литературе 11 класс к учебнику под редакцией В.П.Журавлёва

В этом году появились новые требования к оформлению учебных программ по всем предметам. Данные программы составлены в соответсви с новыми требованиями. Они помогут учителям русского языка и литературы...

Аннотация к рабочей программе по геометрии, 11 класс + рабочая программа по геометрии для 11 класса

Аннотация к рабочей программе по МАТЕМАТИКЕ (геометрии). Класс: 11.Программа по геометрии для 11 класса составлена на основе Федерального компонента государственного образовательного стандарта среднег...

Рабочая программа по русскому языку 5 класс Разумовская, рабочая программа по литературе 5 класс Меркин, рабочая программа по русскому языку 6 класс разумовская

рабочая программа по русскому языку по учебнику Разумовской, Львова. пояснительная записка, календарно-тематическое планирование; рабочая программа по литературе 5 класс автор Меркин. рабочая программ...

Рабочая программа по Математике 5 класса (Рабочая программа составлена на основе программы для 5-9 классов специальных (коррекционных) учреждений VIII вида, под ред. В.В.Воронковой и учебника «Математика» М.Н. Перова, Г.М. Капустина)

Рабочая программа  составлена на основе программы для 5-9 классов специальных (коррекционных) учреждений VIII вида,  под редакцией доктора педагогических наук В.В.Воронковой Сб.1. –М.:...

Рабочая программа по литературе для 5–9 классов на основе авторской программы В.Я.Коровиной и др. (Рабочие программы. Литература. 5-9 классы. Предметная линия учебников под редакцией В.Я.Коровиной)

Рабочая учебная  программа по литературе  для основного общего образования составлена в соответствии с требованиями федерального компонента государственного стандарта общего образования по л...