Туган тел патшалыгында.
классный час по теме

Туган телгә багышланган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_patshalygynda.docx220.31 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел патшалыгында

  Максат: укучыларда туган телгә,  карата кызыксыну

һәм хөрмәт тәрбияләү; белемнәрен тирәнәйтү , иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау:китаплар күргәзмәсе, Г.Тукай портреты.

Катнашалар: 1-5 нче сыйныф укучылары.

Алсу. Туган тел!

Бөек тә син,боек та син,

И туган тел,туган тел,

Күп гамәлләр кылган тел!

Аргамаклар җигеп чапкан,

Былбыл сайрап кунган тел.

Елатасың,юатасың,

И туган тел, туган тел,

Кәүсәр сулараган тел!

Әткәм нигез ташы куйган,

Әнкәм бишек корган тел.

Ислам. Исәнмесез,укучылар, хөрмәтле кунаклар!Бүген без сезне Туган тел көненә карата үткәрәләчәк  кичәгә”Туган тел патшалыгына” сәяхәткә чакырабыз.

Убырлы карчык керә.

Убырлы карчык. Ә-әә! Сез монда нигә җыелдыгыз?Нигә болай шаулашасыз?

Алсу . Без “Телләр патшалыгы”на сәяхәткә җыенабыз.

Убырлы карчык.Әгәр минем биремнәремне үтәсәгез,мин сезне җибәрермен!Әгәр ялгышсагыз,шул урында ук ташка әйләндерермен!

Ислам.Ярар,без риза.Әйт биремнәреңне.

Убырлы карчык. Яхшы.Әйдә  сынап карыйк.Синең туган телең нинди?

Алсу.Татар теле.

Убырлы карчык.Татар телендә нинди шигырьләр беләсез?

Укучылар чыга. Шигырьләр сөйлиләр.

Карина. Татар теле-туган телем.

Татар теле-минем туган телем

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

Татар телем минем туган телем

Саклый аны батыр милләтем.Әби бабам теле,

Атам-анам теле

Күңелем тулы аңа хөрмәтем. (Нәҗип Мәдияров)

Диана. Диңгез,дисәм,болын,дисәм,

Дисәм,кара урманым,

Бу,чыннан да,үз телемне

Татар телен барлавым.

Чәчәк кебек кырлар,дисәм,

Чәчәк ,дисәм ак карны-

Шулай матур атап әйткән

Башка берәр тел бармы?(Бикә Рәхимова)

Ринат. Шикәрем,балым,дисәм дә

Бал тәмен тоям телдә.

Чын татар гамәле булыр-

Сөйләшик туган телдә!

Газиз телем-чиксез күгем,

Син диңгезем-хыялым,

Мәңгегә сине яшәтү-

Бердәнбер хыялым!(Бикә Рәхимова)

Мендәрен күтәреп Йокыбану чыга.

Йокыбану.Әни,минем дә шигырь сөйлисем килә.

Убырлы карчык.. Әй кызым,сине онытканмын да.Балалар,бу минем кызым- Йокыбану.Ул да бер шигырь белә.

Йокыбану.И родной тел.

И родной тел,и красивый,

Мамам,папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

А затем  төннәр  буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

И родной тел,аңлаталар:

Можно жить и быть синсез.

Мама ,папа и бабуля

Оставили меня телсез.(Вил Казыйханов)

Алсу. Нәрсә инде бу?Нигә ике телне бутап сөйлисең?Алай сөйләшергә ярамый.

Убырлы карчык. Сезгә ярамаса, безгә бик ярый.Безнең телләр өйрәнеп утырырга вакытыбыз юк.Ярар ,беренче биремемне үтәтегез.Менә икенчесе.Татарча әкиятләр беләсезме?

Ислам. Беләбез.Хәзер сезгә 1Анче сыйныфының рус төркеме укучылары “Кабартма “ әкиятен күрсәтер.

Сцйли

Убырлы карчык.Хәзер инде өченче биремемне үтәгез.Татарча җырлар җырлагыз.

Алсу . Ярар.2нче А сыйныф укучылары Аня белән Катя татар халык җыры “Әпипә” не башкаралар.

Ислам. Без синең биремнәреңне үтәдек.Инде хәзер безне җибәр.

Убырлы карчык.Сезне җибәрү генә түгел без дә сезнең белән барабыз.Безнең дә телебезне

шулай яхшы беләсебез килә.

Йокыбану.Әйе,әйе минем дә беләсем килә.

Ислам.Ярар,алай булгач,әйдәгез”Туган тел “иленә.Моның өчен “Туган тел” җырын җырларга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

"Сүзләр патшалыгында кунакта" темасы буенча презентация.

"Сүзләр патшалыгында кунакта"  уен-дәресенә презентация....