Тест 11 класс
тест (11 класс) по теме

Марданова Фаузия Хадыевна

11 класслар өчен тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 11_klass_test.doc133 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар сыйныфларын тәмамлаучы укучыларга татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы өчен тест

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән имтихан эшен башкаруга 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше 3 өлештән тора.

Беренче өлеш 31 биремне үз эченә ала (А1 - А31). Һәр биремгә китерелгән 4 варианттагы җавапның сез берсен, ягъни дөресен сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш 8 биремне үз эченә ала (В1 - В8). Бу биремнәргә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга тиешсез.

Өченче өлештә сезгә бер бирем (С1) тәкъдим ителә: сез тәкъдим ителгән текст буенча зур булмаган язма эш (инша) язарга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәргә киңәш итәбез. Биремнәрне үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыккан очракта, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр, әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезнең гомуми баллыгызны чыгаралар. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес жаваплар бирергә һәм мөмкин кадәр күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез сезгә!

1 нче вариант

1 нче өлеш


Бу өлештәге биремнәрне (А1 – А31) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.


 А1 Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланган очракны күрсәтегез

1) җиһан, китап, сәлам

2) киләләр, әйткәннәр, керәләр

3) сиңа, миңа, кино

4) тимераяк, билбау, төнбоек

 А2 Кайсы сүздә ъ билгесе аеру функциясен үти?

1) игътибар

2) мәгънә

3) ашъяулык

4) ягъни

 А3 Кайсы сүздә һ хәрефе төшеп калган?

1) ...әзер

2) сәя...әт

3) пө...тә

4) ка...арман

 А4 Кайсы сүздә бер сүзе аерым языла?

1) (бер)кем

2) (бер)ничә

3) (бер)авылда

4) (бер)кайчан

 А5 Сүзне юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез

1) я-кын-да-гы-лар-га        

2) я-кында-гы-лар-га

3) якын-да-гы-лар-га

4) я-кындагы-лар-га

 А6 Кайсы сүз хаталы язылган?

1) әдәбияттән

2) сиреньне

3) апрельдә

4) шигърияткә

 А7 Түбәндәге сүзләр ничек языла?

Таш(бака), гөл(җимеш), сабан(туй)

1) сызыкча аша        

2) кушылып

3) аерым        

4) өтер аша языла

 А8 Аерым языла торган сүзләр рәтен билгеләгез

һәр(кем), һәр(вакыт), һәр(кайда)

шул(кадәр), шул(чаклы), ни(кадәр)

шул(урын), тау(чаклы), юлга(кадәр)

һич(кем), һич(бер), һич(кайчан)

Текстны укыгыз һәм А9-А14 биремнәрен үтәгез

Еракта, дулкын-дулкын булып яткан караңгы калкулыклар артында, күптән көткән кояш күренде.

Төнне уяу уздыра торган ирләр, изге бер тынлык саклап, чыгып килә торган кояш ягына борылдылар.

… яктылык бераздан ялкынланып янган ут кебек күренә башлады.

Таусыз, урмансыз шәрә җир астыннан тонык яктылык таралды. (М.Әмир)

 А9 Дөрес текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?

1, 3, 4, 2

1, 2, 3, 4

1, 4, 3, 2

2, 3, 4, 1

А10 2 нче җөмләдә нинди хәл аерымланып килгән?

рәвеш хәле

вакыт хәле

сәбәп хәле

урын хәле

А11 2 нче җөмлә төзелеше ягыннан нинди?

тезмә кушма җөмлә

иярченле кушма җөмлә

гади җөмлә

аерымланган хәл кергән гади җөмлә

А12 3 нче җөмләдә нокталар урынына кайсы сүз языла?

карасу

аксыл

күңелсез

яшькелт

А13 Текст нинди стильдә язылган?

әдәби стильдә

фәнни стильдә

публицистик стильдә

эш кәгазьләре стилендә

А14 3 нче җөмләдә нинди сурәтләү чарасы кулланылган?

метафора

сынландыру

чагыштыру

4)  гипербола

А15 Балыкчы сүзенең лексик мәгънәсе кайсы рәттә язылган?

 Балыкчының ярты гомере табигатьтә үтә.(Ш. Камал)

1) җөмләдә аергыч булып килә

2) исем сүз төркеменә карый, берлек санда, баш килештә

3) тамыр һәм ясагыч кушымчадан тора

4) балык тоту белән шөгыльләнүче кеше

А16 Берәү, унау, бишәү сүзләре санның кайсы төркемчәсенә керә?

1) җыю саны

2) чама саны

3) бүлем саны

4) тәртип саны

А17 Җөмләнең ахыры ничек тәмамлана?

        Күкне күгелҗем кара болыт каплаган, ә офыкта карасу кызыл …  (Г.Ибраһимов)       

ачыклык калган

янып тора

дулкын йөзә

кошлар оча

А18 Түбәндәге җөмләгә туры килгән синтаксик анализны билгеләгез

        Ул эшкә инде байтак вакытлар үткән, аннан җирле күп җилләр искән. (Ш.Камал)

гади, тулы, ике составлы, хикәя, раслау

теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, ике грамматик нигездән тора, җөмләләр санау интонациясе аша бәйләнгән

иярченле кушма җөмлә, ике җөмләдән тора

бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә

А19 Иярчен җөмлә баш җөмләгә нинди бәйләүче чара ярдәмендә бәйләнгән?

Күкрәгендә ирек хисе булган һичбер кеше моңа баш имәс.(Һ.Такташ)

мөнәсәбәтле сүз

кушымча

көттерү паузасы

янәшә тору юлы белән

А20 Җөмлә башында килгән кереш сүз нинди тыныш билгесе белән аерыла?

1) өтер

2) сызык

3) ике нокта

4) өндәү

А21 Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

1) сызык

2) ике нокта

3) өтер

4) нокталы өтер

А22 Тиңдәш булмаган аергычлар янында нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер  

2) ике нокта

3) берни дә куелмый

4) сызык

А23 Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез

Без (1) руслар (2) украиннар (3) татарлар (4) белоруслар (5) корыч стена булып (6) сине якларга киттек.(Г. Кутуй)

1) (1) сызык, (2) өтер, (3) өтер, (4) өтер, (5) сызык, (6) өтер

2) (1) өтер, (2) өтер, (3) өтер, (4) өтер, (5) өтер

3) (2) өтер, (3) өтер, (4) өтер, (5) өтер, (6) өтер

4) (1) сызык, (2) өтер, (3) өтер, (4) өтер, (5) өтер, (6) өтер

А24 Ия һәм хәбәр исем фигыль белән белдерелгәндә ике арага нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер      

2) сызык        

3) куелмый

4) ике нокта

А25 Түбәндәге җөмләдә нинди тыныш билгесе куела?

Хәреф (...) орлык, шигъри юллар (...) буразна.(Р.Әхмәтҗанов)

өтер

ике нокта

өтер, сызык

сызык

А26 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез

        Ни собрания не было, ни дискотеку не провели.

Җыелыш та булмады, дискотека да үткәрмәделәр.

Җыелышны да үткәрмәделәр, дискотека да булмады.

Ни җыелыш, ни дискотека булмады.

Я җыелыш булмый, я дискотека үткәрмиләр.

А27 Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен билгеләгез

         Юл кую.

показать путь

преградить путь

уступить дорогу

пробить путь

А28 Рәсми стильгә хас үзенчәлекләрне күрсәтегез

Бу стильдәге язмалар һәркемгә аңлаешлы, гади, үткен тел белән языла, яңалыкны хәбәр итә.

Аларның һәркайсында үзенә бер хас калып белән бер үк сүзләр кулланыла.

Биредә һәр сүз сурәт тудыруга, вакыйга-күренешләрне тасвирлап күрсәтүгә юнәлдерелгән була.

Фәнни терминнар күбрәк кулланыла, сүзләр туры, төгәл мәгънәсендә бирелү белән аерыла.

Текстны укыгыз һәм А29-А31; В1-В8; С биремнәрен үтәгез

(1) Урманны кем генә яратмый икән?! (2) Мөгаен, андый кеше юктыр. (3) Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман – илһам чыганагы. (4) Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана.(5) Без дә урманны бик яратабыз. (6) Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән-берсе матур сүзләр эзлибез.

(7) Матурлыгы, табигатькә ямь бирүе өстенә урманның файдасы да бик күп. (8) Ул без сулый торган һаваны сафландыра, тузаннан чистарта. (9) Шуңа күрә дә урманның һавасы һәрвакыт саф була.

(10) Яз һәм җәйләрен урманнарда нинди генә кошлар сайрамый! (11) Дару үләннәренең дә бик күбесе шунда үсә. (12) Башта урман кешеләргә тәмле-тәмле җиләкләрен бүләк итә. (13) Соңга таба гөмбәчеләрне үзенә чакыра.

(14) Урмандагы һәр агач табигатькә үзенә бер ямь биреп тора. (15) Аларның файдасы да төрлечә. (16) Мисалга бөдрә яфраклы ап-ак булып утырган каенны алыйк. (17) Аның суы кешеләрне ревматизм авыруыннан дәвалый. (18) Май аенда җыйналган яфрагын чәй итеп эчү бавыр, бөер һәм эчәкләргә шифа була. (19) Мунча яратучылар да каенга рәхмәт әйтәләр. (20) Ә аның буй-сыны нинди тагын!

(21) Матур да, файдалы да урман. (22) Аны сакларга кирәк! 23) Урман һавасына ни җитә?!

                                                                                                                                                                        (И. Гәрәй)

А29 Текстта сүз нәрсә турында бара?

көзге яңгырлы көннәр

ел фасылларының берсе

кеше күңеленең сизгерлеге

урманның матурлыгы, файдасы

А30 Кайсы раслау текстка туры килми?

Урман һаваны сафландыра.

Язын кошлар туган якларына кайталар.

Агачларның кешегә файдасы күп.

Урманда дару үләннәре үсә.

А31 Текстта кайсы тема чагылыш тапмый?

       1) Мәхәббәтне саклый бел!

       2) Урманның сәламәтлеккә файдасы зур.

       3) Урман табигатькә матурлык, ямь өсти.

       4) Урман – илһам чыганагы.

2 нче өлеш


Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1-В8 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.



В1-В3 нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз


В1  16 нчы җөмләдәге ап-ак сыйфатының дәрәҗәсен билгеләгез

В2  4 нче җөмләдә урманнары сүзенә нинди төр кушымчалар ялганган?

В3  7 нче җөмләнең хәбәре нинди сүз төркеме белән белдерелгән?


В4-В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз


В4  7-9 нчы җөмләләрдән синонимнары булган җөмләнең санын күрсәтегез

В5  Парлы сүзләре булган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез

В6  1-6 нчы җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр кергән җөмләләрнең санын күрсәтегез

В7  17-21 нче җөмләләрдән инверсия күренеше булган җөмләнең санын күрсәтегез

В8  Тойгылы җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез

3 нче өлеш


Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение тексты языла.


С1  Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.

Текст нәрсә турында? Урманнарны ни өчен сакларга кирәк? Урман – кешенең якын дусты. Сез автор фикере белән килешәсезме?

Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язу яки эчтәлеген сөйләп чыгу булмаска тиеш.

Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.

3 нче өлеш

                              Текст турында информация

Төп                       1) табигатьнең, урманның матурлыгын, файдасын тою һәм

проблема:            саклау        

Автор                   1) урманның матурлык чыганагы булуын күрсәтү

карашы:               2) урманның сәламәтлеккә файда китерүен ачыклау

                             3)урманнарны, табигатьне саклау – кешеләрнең изге          бурычы

Укучыларның эшләрен бәяләү өчен кулланма

1 вариант

1 өлеш

Бирем №

Җавап

Бирем №

Җавап

А1

2

А17

1

А2

3

А18

2

А3

4

А19

4

А4

3

А20

1

А5

3

А21

2

А6

1

А22

3

А7

2

А23

1

А8

3

А24

2

А9

3

А25

4

А10

1

А26

1

А11

4

А27

3

А12

2

А28

2

А13

1

А29

4

А14

3

А30

2

А15

4

А31

1

А16

1

2 өлеш

Бирем №

Җавап

В1

артыклык

В2

модальлек, бәйләгеч

В3

рәвеш

В4

8

В5

6, 12, 20

В6

3, 6

В7

21

В8

1, 10, 20, 23


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест -классы для 9 класса

Данные тест-классы предназначены для подготовки учащихся 9 класса к Государственной итоговой аттестации....

Тест-классы. Приложение к занятиям 1-2

Повторение орфограмм, используемых в тест-классах: занятия 1-2. Чередования гласных в корне слова; Способы проверки безударной гласной в корне слова; Правописание гласных после Ц; Правописание ГЛА...

Тест, класс 5

Грамматика, Present Simple, Present Continuou...

Тест - Класс Млекопитающие

Тест - Класс Млекопитающие...

Тест - Класс Птицы

Тест - Класс Птицы...

тест классы органических соединений

В материале 2 варианта. Работа может быть использована в 10 или 11 классе или при подготовке к ЕГЭ....