Без Тукай шәкертләре.
классный час (7 класс) по теме

Галеева Лилия Замиловна

 

Тема 

КВН – ярыш «Без Тукай шәкертләре!»

(6-7 сыйныфларда уздырылган сыйныфтан тыш чара)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon КВН68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:            КВН – ярыш «Без Тукай шәкертләре!»

                                  (6-7 сыйныфларда уздырылган сыйныфтан тыш чара)

Максат:        1. Тукай тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү.

                      2. Б. С. Ү. Укуда, татар телен өйрәнүдә кызыксыну тәрбияләү.

                      3. Аңлап сөйләү күнекмәләрен үстерү. Игътибарлы, ихтирамлы  булырга   өйрәнү.

Җиһазлау:    2 газета, такта, рәсемнәр, дәреслек, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

 -    Исәнмесез укучылар, укытучылар, кунаклар! Без бүген татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган КВН – ярышка җыелдык.  Аны «Без Тукай шәкертләре!» дип исемләдек , чөнки татар әдәбияты дәресләрендә Габдулла Тукайның күп кенә  шигырь - әкиятләрен укыйбыз. Аны белмәгән  кеше дөньяда да юктыр.  Бүгенге ярышта 2 команда көч сынашачак. Хөрмәтле укытучылар сезне җюри булырга чакырабыз. Һәр тукталышта сезне кызыклы сынаулар көтә. Сүзне командаларга бирәбез:

1 команданың исеме «Кызыклы шәкерт»

2 команданың исеме «Су анасы»

Командаларның капитаннары билгеләнә

  1. Һәр команда үзенең девизын  әйтә.

«Тор әйдә, өйрән син бел яшьләй !»        

  «Кешенекен  алма

   Үзеңнекен бирмә!»

  1. Беренче тукталыш. Сез Габдулла Тукай тормышын яхшы беләсезме?

- Г. Тукай кайчан туган?    (1)1912,  2)1913,  3)1914 ел.

      - Әтисе кем булган?           (1) эшче,  2)җырчы,  3) мулла

      - Белемне кайда алган?       (1) мәдрәсәдә,  2) мәктәптә, 3) гимназиядә

     - Нинди авылда туган?        (1) Кырлай,    2)Өчиле, 3) Кушлавыч

     - Ничә яшьтә ятим калган?      (1)2,    2) 5,  3) 4

     - Аның тууына ничә ел?         (1) 115, 2) 125, 3) 126

      3. Икенче тукталыш.  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне дә тикшереп китик .

     Капитаннар ярышы. (газеталар яклау)

     (Һәр команданың капитаны үз газетасы турында сөйли.)

    Беренче һәм икенче бирем буенча җюрига сүз бирелә.

4.Өченче тукталыш. Г.Тукай шигырь-табышмакларының җавапларын табыгыз.

 “Ел фасыллары”

 1.   Боз һәм кар эреде,       2.  Ашлыклар үсте,

   Сулар йөгерде,                     Башаклар пеште,

                              Елап елгалар,                          Кояш пешерә,

                             Яшьләр түгелде,                      Тиргә төшерә,

                             Көннәр озая,                            Халык ашыга,

                            Төннәр кыскара.                      Китә басуга,

                            Бу кайсы вакыт?                     Урагын ура,

                             Я, әйтеп кара.                         Бу кайчан була

 3.    Кырлар буш кала,        4.   Һәр җир карланган,

                            Яңгырлар ява,                         Сулар бозланган,

                            Җирләр дымлана -                 Уйный җил,буран,

                            Бу кайчак була?                      Бу кайчан, туган?

5.Дүртенче тукталыш. Һәр командага  тәртибе бозылган әкият язмасы бирелә. Әкиятне дөресләп төзергә. «Шүрәле», «Су анасы».

6. Бишенче тукталыш. Шүрәлене барыбыз да яратабыз. Бу әкият героен  кем ничек ясар икән? (Күз бәйләп рәсем ясау.)

7. Алтынчы тукталыш. Һәр командага өй эше итеп Г. Тукайның  бер шигыренә инсценировка әзерләргә иде.  Командалар әзерләнә. («Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт».)

8.  Җиденче тукталыш. Игътибар белән тыңлагыз. Мин хәзер  һәр командага табышмак әйтәм, җавапларны чиратлап әйтәсез. Җаваплар Г.Тукай әсәрләреннән.

  1. Нәкъ кеше кебек үзе ,

      Бар маңгаенда мөгезе.

      “Былтыр кысты”,- дип акыра,

      Туганнарын чакыра? (Шүрәле)

  1. Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның... (Сарык.)   (“Кәҗә белән Сарык”)

  1. Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?  (Эт)   (“Кызыклы  шәкерт”.)

*     Кулы юк, балчык ташый;

       Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач.) (“Карлыгач”)

  1. Аның ике иҗеге

Безгә  көн дә сөт бирә.

Өченчесен  үләннән

Кояш алып  бетерә. (Сыерчык) (“Бала белән сыерчык”)

  1. Җәен соры , кышын ак,

Аңа шулай  яхшырак.  (Куян) (“Бичара куян”)

  1. Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (Күбәләк.)  (“Бала белән Күбәләк”)

9. Йомгаклау.

Җюри нәтиҗәләр чыгара. Җиңүче команданы билгели.

Шулай итеп, укучылар, безнең бүгенге уен – ярышыбыз тәмамланды. Барыгызга да рәхмәт, сау булыгыз!  

Су анасы

I

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;

Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,

Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;

Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,

Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба,—

Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!

Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;

Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,

Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

 «Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» —

бертуктамый этләр өрә;

Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;

И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;

«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,— дидем.

Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;

Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни...

II

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;

Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;

Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.

Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;

Калтырыйм, куркам:

«Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»

һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;

Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,

Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

ШҮРӘЛЕ

I

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —

 «Кырлай» диләр;

Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.

 Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;

 Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

 Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,

 Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

 Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;

 Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.

III

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

 Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.

 һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,

 Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

 Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,

 Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр,

IV

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет

 Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

 Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,

 Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук»!

 Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;

 Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.

 Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,

 Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.

 Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;

 Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

 Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,

 Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?

 Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

 Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;

 Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.

 Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,

 Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.

 Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;

 Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.

 Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,

 Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр;

 Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.

 Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,

 Шүрәленең бармагы калды — кысылды шап итеп.

 Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,

 Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

 Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,

 Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;

 Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.

 Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп,

 Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.

 Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

 Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

 Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;

 Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.

Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;

 Ул моның фөрьядларын асла колакка элми дә.

— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;

 Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?

 Иртәгә килгәнче дустлар, тәндә җаным торса гәр,

 Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

— Әйтсәм әйтим, син белеп кал:

 чын атым «Былтыр» минем.

Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

 Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була,

 һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.

 Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,

 Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»

 Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең,—

 диләр.

Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!

 И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!»

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

 Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син;

 мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел.

 Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

 Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.

 Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;

 Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

 Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и

 Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,

мин карышмый уйныймын,

 Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?

 Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

 Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

 Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,

 Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

 Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Без Тукай шәкертләре

Тукай безнең көннәрдә...

Проект "Иж Бубый шәкертләре"

Әлеге проектта данлыклы Иж Бубый мәдрәсәсендә укып чыккан Якуб Хәлили, Давыт Гобәйди, Җамал Вәлиди тормышы һәм иҗаты турында   тестлар таба аласыз...

Интерактив уен "Иж Бубый шәкертләре"

Әлеге интерактив уен Иж Бубый шәкертләренең тормышы һәм эшчәнлегенә багышлана...