Әдәби әсәргә заманча анализ
план-конспект урока по теме

Ахметзянова Альфия Фаруховна

әсәрне заманча анализлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_srg_zamancha_analiz.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби әсәргә заманча анализ.

Галимҗан Ибраһимовның ,,Тирән тамырлар “әсәре үрнәгендә.

Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез.

Заманалар үсә, үзгәрә, алга бара, яки бераз "туктап" тора. Заманның ьәр чорына билгеле язучылар барлыкка килә. Алар үзләре яшәгән чорга үз карашларыннан чыгып, әдәби әсәрләр иҗат итәләр. Шул чорның ак һәм кара якларын күзаллауга ярдәм итәләр. Чөнки, әдәбият тарихны яхшырак өйрәтү чарасы да. Укучылар тарих дәресләрендә истәлекле даталар, бөек кешеләр белән танышалар. Ә гади хезмәт ияләре турында тарихта бөтенләй дип әйтерлек язылмый. Әйтерсең бөек үзгәрешләрне бар дөньга билгеле булган Петр 1, Е.Пугачев, Романовлар гына булган. Ә гади кешеләр бу вакытта кайда булганнар соң? Алар бу вакыйгаларда үзләреннән нинди дә булса өлеш керткәннәрме, юкмы? Бу турыда без бары тик матур әдәбият әсәрләрен генә укып белә алабыз. Чор үзгәргән саен әдәби әсәрләргә карашлар үзгәрә, каршылыклы фикерләр туа. Сәбәпләре нидә?

Төп сәбәпләрнең берсе-чорлар үзгәреше. Чөнки, чор үзгәрү белән дөньяга карашлар да үзгәрә. Бүген бик әйбәт булып куренгән әсәрләрдә иртәгә начар яклары күренәчәк. Яки киресенчә дә булырга мөмкин.

80 нче елларда әдәбият дәресләрендә күпчелек очракта муллалардан, кулаклардан, өске катлау кешеләреннән гел гаеп эзләде. Алар укучылар өчен "кара көчләр"булдылар. Инде алырны кулга алып җәзалап, көчләп Себергә озатучыларга "дан" җырланды. Өске катлау кешеләре эшләгән яхшы эшләрне күрергә ярамады. Бары тик Совет кешеләре генә күкләргә чөеп макталды, һәм моңа ьәр укучы ышанды. Илебездә "ал"да "гөл"дә диеп яшәлде.

Үзгәреш чоры, демократия башлану белән заманга, мәктәпкә яңа карашлы укучылар килде. Аларга көчләп: "Бу әсәр - яхшы, ә монысы - начар", - дигән фикер тага алмыйсын.

Уйланулар, эзләнүләр, фараз һәм  күзаллаулардан соң әдәбият дәресенә дә яңалык кертергә кирәк булганлыгы ачыкланды.

Әдәби әсәрләрне сайлаганда, аларның балаларга тәэсире, әсәрне аңлау дәрәҗәсе, иҗади фикер йөртү сәлатен үстерүгә ярдәм итәрлекләрен сайлап алырга кирәклеге ачыкланды.

Әсәргә өлешчә яки тулысынча анализ ясарга була. Ләкин, минем уйлавымча, әсәргә тулысынча анализ ясау укучылар өчен дә, укытучылар өчен отышлырак, ә өлешчә анализлаганда әсәрнең күпчелек вакытта яхшы яклары гына бирелә. Чагыштыру өчен фактлар аз бирелә.

Тулысынча анализ ясау катлаулы, күп көч, вакытны сорый. Моның өчен әсәрне тулысынча укырга кирәк. Андый дәресләрне класстан тыш уку өчен бирелгән дәресләрдә үткәрү отышлырак. Чөнки, укучылар әсәрне алдан укып киләләр. Үзләрен кызыксындырган сорауларын, фикерләрен туплыйлар.

Укытучы да укучылар өчен проблемалы сораулар әзерләп куя. Мондый сораулар кайвакыт сыйныфны ике төркемгә аера: кайбер укучылар әдәби геройны мактый, ә кайберсе аның кылган эшләреннән гаеп таба, дәлилли. Мәсәлән "Зирәк карт" әкияте.

Әкияттә бер патшаның 70 яшькә җиткән картларны эшкә ярамыйлар диеп үтертүләр турында бара. Ә бер егет әтисен качырып алып кала. (Егетнең яхшы ягы икәне ачыла). Патша биргән сорауларга бары тик егет кенә җавап бирә ала, чөнки атасы ярдәм итә. Патша яшь егетнең бу кадәр акыллы булуына ышанмый. Кем булышканын сорый. Егет әйтмәгәч, башын чабарга куша. Шулвакыт егет әтисенең исән икәнлеген әйтә. (Укучылар хәзер егетне куркак диләр. Ни өчен ул үз гомерен саклап калу өчен әтисен үтертергә риза булды соң дигән каршылыклы фикер туа).

Ләкин әсәрне тулысынча анализлагач, егетнең яхшы яклары күбрәк булуы ачыклана. Әлбәттә, моның шулай булуына укытучы ярдәм итәргә тиеш һәм патшаның да соңлап булса да үз гаебен тануны геройлык дип атадылар.

Яки икенче бер әсәр. Галимҗан Ибраьимов иҗатын өйрәнгәндә класстан тыш уку әсәре итеп "Тирән тамырлар" әсәре бирелде. Анализлау өчен укучыларга өй эше итеп геройларны 2 төркемгә :уңай һәм тискәре геройларга геройларга бүлергә куштым һәм шушы гади генә бирем дә укучыларда каршылыклы фикерләр уятты. Бу дөрес күбрәк образларны анализлау формасында алып барылды. Әсәр ничектер шомлы башлана һәм шомлы бетә дә. Әсәр укучыларны тирәнтен уйландырды. Әсәрне өстән генә укып чыксак, менә уңай геройлар - Фәхри, Гайшә, Җиһанша, Садыйк, Нәгыймә. Тискәре геройлар - Вәли Хәсәнов, Гыймади, Әхми.

Геройларга характеристика бирү, анализлау дәверендә балаларда бу әсәргә, геройларга бөтенләй икенче караш уянды.

Мәсәлән, укучы фикере: "Менә без Фәхрине яхшы булган дип укыдык. Әйе, беренче карашка бу шулай. Советлар өчен көрәшә, җан коя... һәм бөтен эшләгән эше шушының белән бетә. Ни өчен соң әле ул бик яхшы кеше булгач, хатыны Гайшә балалары турында уйламый? Өйне Гайшә салдыра, балаларын карый, ашарга әзерли, хәтта Фәхри кебек үк Совет эшләрендә катнашырга да вакыт таба бит! Бары тик иреннән уздырмас өчен генә -Фәхри кимсенмәсен өчен генә - Совет эшләрен калдыра. Ә Фәхри җитәкләгән колхоз ни хәлдә? Таркау, арткы рәтләрдә баручыларның берсе! Димәк, Фәхри сугышып йөрүдән башкага сәлатле түгел."

Ә менә Вәли Хәсәнова турындагы фикерләр.

Вәли Хәсәнов-кулак. Безнеңчә, ул начар булырга тиеш. Ләкин мин моның белән килешә алмыйм. Әйе, ул үзендә барысын да булдырырга тели: байлык, акча, матур тормыш. Ул җил кайсы якка иссә, шул якка ава белә. Бу начармы соң? Әгәр син замана белән бергә атламасаң, җирдә яшәп булмый. Анда

яшәүгә өмет, эшкә- дәрт бар. Шуңа күрә ул җитәкләгән "Хезмәт" колхозы да алга китә. Ничек итсә – итә акчасын таба, тракторын да сатып ала , әмма,  колхозны да аякка бастыра. Билгеле, кайбер ялгыш яклары да бар: ул тапкан байлык кайбер колхозларны кысу исәбенә бара. Әмма моны беләләр, ни өчен соң әле аңа ярдәм итәләр. Бу эш совет кешеләре ярдәмендә бара бит. Фәхрине дә үтерергә кушмый ул. Куркытырга гына кирәк, ди. Аны бит исерек Гыймай үтерә. Ни өчен соң әле колхозны үстергән, юк әйберне бар итеп йөргән Вәли Хәсәновны атып үтерәләр дә, исерек, кеше үтерүче Гыймай, Әхмәди исән кала? Бу Совет кешеләренең уйламыйча эш үтүләре турында әйтмиме?

Бу әсәр укучыларга менә шундый каршылыклы фикерләр уятты. Укучыларның әсәргә үз фикерләре, үз карашлары булу безне куандыра. Димәк, алар әсәрдәге геройлар белән бергә "яши" дигән сүз. Бары тик үз йөрәге аша уздырган әсәрләр генә укучы күңелендә озак саклана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

"Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә заманча технологияләр" (Инновационные технологии при изучении татарского языка и литературы).

   Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре. Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре бастырылды; методик кул...

"Син Тукайны беләсеңме?" (интерактив - мультфильмлы заманча дәрес)

Класс: 5Дәрес: әдәбиятТема: Тамчы - шоу "Син Тукайны беләсеңме?".Дәреснең максатлары:1.      Г. Тукай  һәм “Бала” сайты турында белемнәрен ачыклау, тулыландыру.2....

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

Әдәби әсәргә заманча анализ, мастер – класс

“Сәнгать төре булган әдәби әсәр укучы тарафыннан төрлечә кабул ителү, аңлау-шәрехләнү мөмкинлегенә ия. Шуңа күрә дә әдәби әсәрне анализлауның төгәл схемасын булдыру бик авыр. Бигрәк тә мәктәптә, әдәби...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мөгаллим дә әлеге мәгълүмати те...