Әдәби әсәргә заманча анализ, мастер – класс
методическая разработка (11 класс) на тему

Баянова Фарида Гафуровна

“Сәнгать төре булган әдәби әсәр укучы тарафыннан төрлечә кабул ителү, аңлау-шәрехләнү мөмкинлегенә ия. Шуңа күрә дә әдәби әсәрне анализлауның төгәл схемасын булдыру бик авыр. Бигрәк тә мәктәптә, әдәбият дәресләрендә. Әдәби әсәрне мәктәптә анализлауның нигезендә һәрвакыт әдәбият белеме эшләгән анализ, теоретик материал ята, ләкин мәктәп анализы фәнни анализдан таррак, сайланма була, әсәрнең һәр өлешен бөртекләп өйрәнүен таләп итми.

Моннан тыш, анализ ясау вакытында, әсәрнең аерым яклары – сюжет-композициясе, психологизм Һәм башкалар турында җентеклерәк сөйләшү алып барырга кирәк”. (“Әдәби әсәргә анализ” Д.Ф.Заһидуллина һ.б.)

Дәрестә әдәби әсәрне анализлау барышында түбәндәге бурычлар куела:                               

 -укучыларның танып-белү һәм текст  белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен активлаштыру;

-әдәбият теориясеннән һәм әдәбият тарихыннан булган белем һәм күнекмәләрне үстерү;

-әдәби әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен, темасын, тормыш материалларын һ.б. танып-белү күнекмәләре формалаштыру, сәнгатьчә эшләнештән иң әһәмиятле үзенчәлекләрне билгеләү;

-укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә, күргән-белгәннәр һәм укыган-өйрәнгәннәр  турында логик эзлекле итеп язма һәм телдән белдерергә өйрәтү, матур әдәбиятны сүз сәнгате буларак танып-белү.

 Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу  һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәт-  ләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Галимҗан Ибраһимов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Мастер класс62.5 КБ
Office presentation icon Презентация к мастер классу545.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби әсәргә заманча анализ
мастер – класс

Баянова Фәридә Гафур кызы

Дүртөйле районы,

Семилетка урта мәктәбе

(1слайд) “Сәнгать төре булган әдәби әсәр укучы тарафыннан төрлечә кабул ителү, аңлау-шәрехләнү мөмкинлегенә ия. Шуңа күрә дә әдәби әсәрне анализлауның төгәл схемасын булдыру бик авыр. Бигрәк тә мәктәптә, әдәбият дәресләрендә. Әдәби әсәрне мәктәптә анализлауның нигезендә һәрвакыт әдәбият белеме эшләгән анализ, теоретик материал ята, ләкин мәктәп анализы фәнни анализдан таррак, сайланма була, әсәрнең һәр өлешен бөртекләп өйрәнүен таләп итми.

Моннан тыш, анализ ясау вакытында, әсәрнең аерым яклары – сюжет-композициясе, психологизм Һәм башкалар турында җентеклерәк сөйләшү алып барырга кирәк”. (“Әдәби әсәргә анализ” Д.Ф.Заһидуллина һ.б.)

Дәрестә әдәби әсәрне анализлау барышында түбәндәге бурычлар куела:                                          -укучыларның танып-белү һәм текст  белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен активлаштыру;

-әдәбият теориясеннән һәм әдәбият тарихыннан булган белем һәм күнекмәләрне үстерү;

-әдәби әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен, темасын, тормыш материалларын һ.б. танып-белү күнекмәләре формалаштыру, сәнгатьчә эшләнештән иң әһәмиятле үзенчәлекләрне билгеләү;

-укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә, күргән-белгәннәр һәм укыган-өйрәнгәннәр  турында логик эзлекле итеп язма һәм телдән белдерергә өйрәтү, матур әдәбиятны сүз сәнгате буларак танып-белү.

(2слайд) Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу  һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәт-  ләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Галимҗан Ибраһимов

(3слайд)-Г.Кутуй портреты.

Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен өйрәнү.

(4слайд) Максатлар:1) дидактик-повестьта күтәрелгән төп мәсьәләне билгеләү; анализ юлы белән сөйләм үстерү дәрәҗәсенә әзерләнү;2) үстереш- фикерләүнең чагыштыру,гомумиләштерү алымнары аша үзаллы фикер йөртү,нәтиҗәләр эшләү сәләтләрен үстерү;3) тәрбияви-укучыларны зур тормышка әзерләү; иҗади фикер йөртергә сәләтле шәхесләр тәрбияләү.

Җиһазлау.Г.Кутуй портреты,”Тапшырылмаган хатлар” әсәре,төркемнәрдә эшләү өчен таблицалар.

Дәрес барышы.

I. Психологик уңай халәт тудыру.

-Укучылар, өйгә бирелгән сорауларны карап чыгыгыз әле. Бу сорауларга җавапны бер җөмлә белән ничек әйтер идегез? (җаваплар тыңлана.)

II.Уку мәсьәләсен кую.

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен чишүнең максатларын билгелик. Нинди максатлардан чыгып эш итәбез? Безгә бу теманы ачу ни өчен кирәк?

Укучыларның җаваплары:

(5слайд) -гаилә,мәхәббәт,әхлак темалары- мәңгелек темалар. Алар киләчәктә безне дә читләтеп үтмәячәк. Бу темага сөйләшү безне зур тормышка әзерләүгә бер адым булып тора;

-тормышта ялгышлыклар,хаталар эшләмәскә өйрәтә;

-фикер йөртергә фикерне дәлилли белергә өйрәтә,

-сөйләм үстерү өстендә эш-сочинение язарга әзерлек дәресе булып тора.

(Бер укучы дәреснең максатларын әйтеп чыга)        

III.Уку мәсьәләсен чишү.

(6слайд) - алдыбызга куелган максатларга ирешүне, өйгә бирелгән сорауларга җаваплар бирүдән башлыйбыз.

1. “Тапшырылмаган хатлар” повесте ничә хаттан тора? Әсәрнең жанр үзенчәлеген билгеләгез.

Җавап: дүрт хаттан тора: эпистоляр – хатлар формасындагы жанр.

2. Ни өчен автор бу жанрны сайлаган? Ничек уйлыйсыз?

Җавап: үзәк геройларның психологик кичерешләрен, уй –фикерләрен бирү өчен: Галия хатлар дәвамында шәхес буларак ачыла; хатлар кешенең чын йөзен ачарга ярдәм итәләр; хат авторының саф, ихлас уй-фикерләре әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга укучыны ышандыра һәм башкалар.

3.Автор ни өчен әсәрен “Тапшырылмаган хатлар” дип атаган?

Җавап: адресатына тапшырылмыйлар.

4. Хатлар эчтәлегенә бәйле төп вакыйгаларны санагыз. Повестьның эчтәлеген исегезгә төшерегез.

Җавап:

1  нче хат – Галия белән Искәндәрнең очрашуы; Искәндәрнең хыянәте (мәхәббәт кешегә шатлыклар гына түгел, көенечләр дә китерә).

2 нче хат – Галия белән Искәндәрнең өйләнешүләре; балалары тууы, аерылышулары. Аерылышуның төп сәбәбен Галия “идеяләр сайланышы туры килмәүдә” күрә.

3 нче хат – Галиянең Әдрәс авылына балалары белән эшкә баруы; врач булып эшли башлавы; авыл халкының хөрмәтен казануы.

4 нче хат – совет хатын – кызларының гүзәл образлары сурәтләнүе; Вәли белән Галиянең очраклы очрашулары.

Автордан – автор аларнаң матур гаилә корулары турында укучыларга шатланып хәбәр итә.

5. Димәк, автор әсәрдә нинди мәсьәләләр күтәрә?

Җавап: гаилә, мәхәббәт, әхлак.

6.Күтәрелгән мәсьәләләрне чишү өчен автор нинди әдәби алымнар куллана?

Җавап: хат язу формасы; каршы кую, чагыштыру; публицистик чигенешләр белән Галияне урап алган тормышны күрсәтү; әсәрдә сурәтләнгән заманның рухын бирү.

7. Ә шулай да кайсы әдәби алым күтәрелгән мәсьәләләрне чишәргә күбрәк ярдәм итә?

Җавап: каршы кую, чагыштыру.

8. Гадел Кутуй кемнәрне чагыштыра, бер-берсенә каршы куя?

Җавап: Галия – Искәндәр, Искәндәр – Вәли, Вәли – Галия.

(7слайд) 9. Төркемнәрдә эш.

1 нче төркем. Галия һәм Искәндәр образларын чагыштырырга.  

2 нче төркем. Вәли һәм Искәндәр образларын чагыштырырга.

3 нче төркем Галия һәм Вәли образларын чагыштырырга.

Һәр төркемгә, образларны чагыштырып нәтиҗә ясау өчен, таблицалар бирелә.

(8слайд) 10. Җавапларны тыңлау.

Искәндәр

Галия

Вәли

1Тышкы матурлык

2Эчке матурлык

3.Зур тормышка әзерлек:

-гаилә коруга караш

-бала тәрбияләүгә караш

-мәхәббәткә караш

-4.Идея сайланышы:

-тормышка караш, аны кабул итү

-укуга,белемгә караш

-хатын-кызга мөнәсәбәт

-ир-атның бурычы

5.Хезмәттә,гаиләдә бәхет табу

6Тормышта үз урыныңны табу

11.Нәтиҗәләр эшләү.

1нче төркем.

Галия белән Искәндәр арасында аерма зур. Алар хисләрен сынамыйча кавышалар. Ә бу гаилә, туачак балалар алдында зур җавапсызлык . Тышкы матурлык- аларның уртак яклары. Әмма тышкы матурлык кына гаилә корырга сәбәп түгел.

2 нче төркем.

Галия белән Вәлинең охшаш яклары күп. Аларның эчке дөньялары бай, эчтәлекле. Мәхәббәт, гаилә, бала тәрбияләү мәсьәләләрендә карашлары бер. Алар өчен гаилә- изге оя. Икесе дә һәр кеше гаилә корырга, балалар үстерергә бурычлы дип карыйлар. Галия белән Вәли әсәрдә алдынгы карашлы кешеләр итеп сурәтләнгән. Алар корган гаилә ныклы,бәхетле булачагы һичшиксез.

3нче төркем.

Вәли белән Искәндәр образларын берләштергән нәрсә - бер заман кешеләре. Ләкин алар капма-каршы характерлы кешеләр.Искәндәр - вак кеше,керле җанлы. Вәли –көчле рухлы,ихтыяр көченә ия булган шәхес. Ул тормыш белән бергә атлый. (9слайд)

12. Ә хәзер әйтелгәннәргә йомгак ясыйк.

-Гадел Кутуй образларны чагыштыру, каршы кую юлы белән укучыларга нәрсә әйтергә теләгән?

(10слайд) Җаваплар тыңлана һәм тактага языла бара:

-гаилә кору –җитди һәм җаваплы эш;

-мәхәббәттә бер-береңә тугрылык кирәк;

-үзең турында гына уйлау- эгоизм;башкаларны да бәхетле итәргә, шатлык китерергә кирәк;

-һәр кеше гаилә корырга,балалар үстерергә бурычлы;

-кеше ярата да ,яратыла белергә дә тиеш.

13.Димәк,әсәрнең идеясе нәрсәдән гыйбарәт?(11слайд)

 Җавап: гаилә кору, мәхәббәт әхлаклылыкка нигезләнгән булырга тиеш.

(12слайд) 14.Алда биреләчәк сорауга җавапларыгыз әзердер дип уйлыйм.

-Ни өчен Галия хатларны адресатына тапшырмый,ә Вәли Сафиуллинга бирә?

Җавап: Искәндәр Галия язган хатларны укырга лаек түгел, чөнки ул хатынын иң авыр вакытта ташлап китә.Ул вакытта Искәндәргә балалар да,Галия дә кирәкмәде..Ул иреккә омтылды,гаилә, балалар аның өчен”богау” иде;ихласлык,саф хисләр белән сугарылган эчкерсез хатларга бары тик Вәли генә лаек. Ул Галияне гомер буе ярата, көтә, мәхәббәтенә тугры кала.

IV .Рефлексия.

1.Укучылар исегезгә төшерегез әле, повесть ничәнче елда язылган?

Җавап:1935 елда язылган.

2.Бүген без ничәнче гасырда яшибез?

Җавап:21 гасырда.

3.Күпме сулар аккан,еллар узган,ә Г.Кутуй күтәргән мәсьәләләр безне бүген дә дулкынландыра,уйландыра, Ни өчен икән ?

(13слайд) Җавап: гаилә, мәхәббәт,әхлак мәсьәләләре – мәңгелек проблемалар.Кешелекнең “ир- хатын” исемле бөек затлары яшәгәндә, бу мәсьәләләр актуаль булачак, бөтен кешеләрне дә уйландырачак, борчыячак.        

V. Өйгә эш.

“Тормыш иптәшен ничек сайларга?” темасына сочинение.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әдәби әсәргә заманча анализ мастер - класс Укытучы Ба янова Ф әридә Гафур кызы Дүртөйле районы, Семилетка урта мәктәбе

Слайд 2

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Галимҗан Ибраһимов

Слайд 3

Гадел Кутуйның ”Тапшырылмаган хатлар” әсәрен өйрәнү

Слайд 4

Максатлар: дидактик -повестьта күтәрелгән төп мәсьәләне билгеләү; анализ юлы белән сөйләм үстерү дәрәҗәсенә әзерләнү; үстереш - фикерләүнең чагыштыру,гомумиләштерү алымнары аша үзаллы фикер йөртү,нәтиҗәләр эшләү сәләтләрен үстерү тәрбияви- укучыларны зур тормышка әзерләү; иҗади фикер йөртергә сәләтле шәхесләр тәрбияләү.

Слайд 5

Мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен чишүнең максатларын билгеләү: гаилә,мәхәббәт,әхлак темалары- мәңгелек темалар. Алар киләчәктә безне дә читләтеп үтмәячәк. Бу темага сөйләшү безне зур тормышка әзерләүгә бер адым булып тора; тормышта ялгышлыклар,хаталар эшләмәскә өйрәтә; фикер йөртергә фикерне дәлилли белергә өйрәтә; сөйләм үстерү өстендә эш-сочинение язарга әзерлек дәресе булып тора.

Слайд 6

Сораулар: “ Тапшырылмаган хатлар” повесте ничә хаттан тора? Әсәрнең жанр үзенчәлеген билгеләгез. Ни өчен автор бу ж анрны сайлаган? Ничек уйлыйсыз? Автор ни өчен әсәрен “Тапшырылмаган хатлар” дип атаган? Хатлар эчтәлегенә бәйле төп вакыйгаларны санагыз. Повестьның эчтәлеген исегезгә төшерегез Димәк, автор әсәрдә нинди мәсьәләләр күтәрә? Күтәрелгән мәсьәләләрне чишү өчен автор нинди әдәби алымнар куллана? Ә шулай да кайсы әдәби алым күтәрелгән мәсьәләләрне чишәргә күбрәк ярдәм итә? Гадел Кутуй кемнәрне чагыштыра, бер-берсенә каршы куя?

Слайд 7

Төркемнәрдә эш: 1 нче төркем. Галия һәм Искәндәр образларын чагыштырырга. 2 нче төркем. Вәли һәм Искәндәр образларын чагыштырырга. 3 нче төркем Галия һәм Вәли образларын чагыштырырга.

Слайд 8

Искәндәр Галия Вәли 1.Тышкы матурлык 2.Эчке матурлык 3.Зур тормышка әзерлек: -гаилә коруга караш -бала тәрбияләүгә караш -мәхәббәткә караш 4.Идея сайланышы: -тормышка караш, аны кабул итү -укуга, белемгә караш -хатын-кызга мөнәсәбәт -ир-атның бурычы 5.Хезмәттә,гаиләдә бәхет табу 6.Тормышта үз урыныңны табу

Слайд 9

Искәндәр Галия Вәли 1.Тышкы матурлык Чибәр артист Чибәр,матур җырлый Күзгә бәрелеп тормый 2.Эчке матурлык Керле җанлы, вак кеше Эчкерсез,саф күңелле, кичерә белә,яраткан кешесенә ышана Ихлас,матур күңелле,өметле 3.Зур тормышка әзерлек: -гаилә коруга караш Гаилә-богау,артист ирек- ле булырга тиеш Гаилә кору-һәркемнең изге бурычы Яраткан кешесенә генә өйлә - нә,гаилә кора -бала тәрбияләүгә караш Бала-тере богау,сөткә биргән акчасын да санап бирә Бала тәрбияләү-изге эш Кеше балаларын үзенеке кебек карарга әзер -мәхәббәткә караш Җитди түгел,хыянәткә бара Изге хис Бер кешене генә ярата,аңа тугры кала 4.Идея сайланышы: -тормышка караш, аны кабул итү “ Мәзин баласы”,иске карашлы Заман белән бергә атлый Алдынгы карашлы -укуга,белемгә караш Кирәкмәгән эш Белем ала,врач һөнәренә ия була Институтны тәмамлый,мәк- тәп директоры,алдынгы укытучы -хатын-кызга мөнәсәбәт Уенчык итеп карый Тулы канлы тормыш белән яшәргә тиеш дип карый Җитди -ир-атның бурычы Аталык бурычын үтәми Гаиләгә әти кирәк Гаилә корырга,балалар үстерергә,лаеклы әти булырга тиеш 5.Хезмәттә,гаиләдә бәхет табу Гаиләдә бәхет тапмый,эшеннән китә Хөрмәтле врач,ике бала анасы,сөекле хатын Орденлы укытучы,әти 6Тормышта үз урыныңны табу Югалып кала Таба Таба

Слайд 10

Әйтелгәннәргә йомгак ясыйк: гаилә кору –җитди һәм җаваплы эш; мәхәббәттә бер-береңә тугрылык кирәк; үзең турында гына уйлау- эгоизм; башкаларны да бәхетле итәргә, шатлык китерергә кирәк; һәр кеше гаилә корырга,балалар үстерергә бурычлы; кеше ярата да ,яратыла белергә дә тиеш.

Слайд 11

Әсәрнең идеясен билгеләү: Гаилә кору, мәхәббәт әхлаклылыкка нигезләнгән булырга тиеш.

Слайд 12

Сорау: Ни өчен Галия хатларны адресатына тапшырмый, ә Вәли Сафиуллинга бирә?

Слайд 13

Йомгаклау: Гаилә, мәхәббәт,әхлак мәсьәләләре – мәңгелек проблемалар.Кешелекнең “ ир- хатын” исемле бөек затлары яшәгәндә, бу мәсьәләләр актуаль булачак, бөтен кешеләрне дә уйландырачак, борчыячак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс "Анализ лингвистического стихотворения М.Цветаевой "Рубили рябину зорькою..."

на данном поэтическом тексте исследовать язык художественного произведения; расшифровать поэтический текст через стилистические особенности синтаксических конструкций и найти заключённую в нём образну...

Мастер-класс.Лингвистический анализ стихотворения М.Цветаевой "Рябину рубили зорькою..."

На данном материале можно исследовать язык художественного произведения;расшифровать поэтический текст через стилистические особенности синтаксических конструкций и найти заключён-ную в нём образную и...

Мастер-класс "Этимологический анализ слов при подготовке учащихся к олимпиаде по русскому языку"

Данный материал поможет учителю и учащимся использовать некоторые сведения по этимологии при подготовке к решению олимпиадных заданий по русскому языку. Материал рассчитан на школьников разного возрас...

Әдәби әсәргә заманча анализ

әсәрне заманча анализлау...

Материалы мастер-класса "Практикум по русскому языку в 11 классе по теме: «От анализа текста – к сочинению»

Ключевые проблемы Мастер-класса: Использование технологии  группового обучения для выполнения задания В и С на ЕГЭ по русскому языку.Закрепление изученного материала через презентацию. Созда...

МАСТЕР-КЛАСС "Применение ментальных карт при анализе художественного произведения в старших классах"

Всем нам хорошо известно, что нежелание у ребенка читать вызвано не отрицанием самого процесса чтения, а неумением понять произведение, открыть его для себя. И каждый раз, переходя с детьми в 10 ...

Мастер - класс " Кровь. Учимся читать анализы". Занятия в медицинском классе с применением приемов развития критического мышления

Мастер - класс " Кровь. Учимся читать анализы". Занятия в медицинском классе с применением приемов развития критического мышления...