инд. карточкалар
тест (7 класс) по теме

Хазиева Лейсан Мансуровна

инд.карточкалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_kl.kab-u.doc98.5 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче күнегү. Төзүле бәйләнештә торган сүзләрне язып алыгыз.

1        вариант.

Аның әтисе белән дә, әнисе белән дә Урал-тауның түбәсенә менгән чаклары булды... Ә аннан инде бетен дөнья күренә! Тик бөтен дөньяда — уңда да, сулда да, алда да, артта да — таулар, таулар, таулар... Берсе бетә, икенчесе башлана, аларның кайсы урман белән, кайсы тоташ таш кыялар белән капланган... Кайсыларының түбәләре каралып, очлаеп тора, кайберләрен җил-яңгыр ашап, түгәрәкләп, шомартып бетергән...

(Фәүзия Бәйрәмовадан)

II вариант.

Бал төсе

Өйләргә күчте яшел җәй Меньяфрак, бөтнек, керән. Җәйге гөлләремне хәзер Мин бал төсендә күрәм.

Балда һава сафлыгы да, Күңелләрнең аклыгы, Җир-әнкәнең изгелеге, Чәчәкләрнең шатлыгы. (Зөфәр Минһаҗевтан)

2        нче күнегү. Ияртүле бәйләнештә тор
ган сүзләрне язып алыгыз.

I вариант.

Туган җирем, алтын-көмеш

Туган җирем,алтын-көмеш, Чишмәләре көмеш су. Бер моңаям, бер елмаям, Күңелләрем гел ярсу.

Көмешчеләр белән данлы Безнең Байлар Сабасы, Дуслар белән очрашулар Тормыш яме, дәвасы. (Тәслимә Низамидан)

II вариант.

Әйе, 18 китап авторы шагыйрә Заһирә Го-мәрова берничек тә күңелдән чыкмый. Аңарда шигырь язу сәләте шулкадәр көчле иде ки, ул юлда очраган бер генә күренешкә дә битараф булмады.

Туган якны бик ярата иде Заһирә һәм 35 ел химия, биология укытты, укучыларда да шул хисне тәрбияләүгә күп көч куйды.

(Габделбәр Гомәров истәлекләреннән)

3 нче күнегү. Күп нокталар урынына тиешле грамматик чараларны куеп, сүзләрне бәйләнешкә кертеп языгыз.

I        вариант.

Бүген ул хыял... йөрткән Казан шәһәр... күрәчәк. Асфальт юллар... тыз да быз чабып йөргән машиналар..., түбәләр... күк... ашкан биек-биек йортлар..., Кремл..., аның сәгате сукканына колак салып, вакытлар узу... санаган Сөембикә манара..., киң Идел..., килә-китә йөргән пароходлар... — һәммәсен- һәммәсен күрәчәк.

(Нурислам Хәсәновтан)

II        вариант.

Артышым

Яшьлек эзләр... саклый

Туган авыл — Артыш...

Беләм сиңа һаман саен

Мәхәббәт... артасын.

Төз чыршылар басып тора

Авыл... саг... .

Гомер уза, ә туган җир

Сагындыра тагын да. (Тәнзилә Шәрәфиевадан)


4        нче күнегү. Тезүле бәйләнешне формалаштыра торган грамматик чараларны күрсәтегез.

I        вариант.

Малай аңында төш, хыял, чынбарлык өчесе бергә әнә шулай килеп кушылды. Ул Арктикага барып җитүенә һәм Кар кешене эзләп табуына шулкадәр ышанган иде ки, хәтта елмаерга азапланды.

Кар кешенең аучы икәнен белмәве белән беразга булса да бәхетле иде ул.

Сунарчы боларның берсеннән дә хәбәрдар түгел иде, малайның саташып әйткән сүзләреннән ачык кына мәгънә тапмады. Менә ул малайны кочагыннан төшерде һәм, халатын салып, аны баштанаяк шуңарга төрде.

(Рашат Низамиевтан)

II        вариант.

Мәгълүм булганча, Явыз Иван, Казанны алгач, Идел һәм Чулман елгалары буендагы мөселманнарны чукындырырга тотынган, риза булмаганнарны авылларыннан кудырган. Юк ителүдән куркып, хәзерге Балык Бистәсе районының Анаташ авылыннан бер төркем кешеләр шушы якларга килеп, урман эченә урнашалар һәм чишмәләр күп булгангадыр, авылга Шытсу (ягъни су шыта, тибә) дип исем бирәләр. Шулай итеп, Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу атамалары барлыкка килә.

(«Яшә, Саба-йорт» китабыннан)

5        нче күнегү.Сүзтезмәләрне аерып язу барышында, ияртүче кисәктән чыгып,иярүче кисәккә сорау куегыз.

I        вариант.

Як-ягыма күз салам. Чоңгыл тирәләре, елга өсләре куе томанга күмелгән. Теге як яр бөтенләй күренми, шунлыктан агачларның өске өлешләре ничектер һавада асылынып торалар сыман.

(Мәхмүт Хәсәновтан)

II        вариант.

Әллә ничә чишмәле, Көмеш сулы Мишәле, Эчәр суы дәвалы Башка бер авыл бармы? (Фәүзия Вахитовадан)

6        нчы күнегү. Тексттан фигыль сүзтезмәләрне язып алыгыз.

I        вариант.

Ихтыяр көче үз-үзеңә һәм мөмкинлекләреңә ышанудан туа, ныгый, тамырлана. Ихтыяр көчеңә ышан һәм үз-үзеңә хөрмәт белән караудан һичкайчан да туктама. Ышану, билгеле бер нәрсәгә үзеңне фанатикларча инандыру исә могҗизалы көчкә ия!

(Рашат Низамиевтан)

II        вариант.

Кырык икенче елны җәй буена диярлек Нурзия белән Бәхтияр Шәмәрдәнгә йөрделәр. Бер тапкыр уракка төшәр алдыннан, керосин алып, Шәмәрдән урамын чыкканнар гына иде, тотынды яңгыр яварга, ора, чиләкләп ора!

(Мәгъсүм Хуҗиннан)

    7        нче күнегү. Тексттан исем сүзтезмәләрне язып алыгыз.

I вариант.

Бөек серем минем! Усал сүзләрдән, гайбәт-

чел карашлардан саклау өчен мин дә сине вакытлыча күңел төбенә салып куйдым, карлы-буранлы көннәрдә йөрәгемә кысып җылыттым, җәйге челләдә эсседән ышыкладым. Һай, авыр икән сер саклаулары!

(Рашат Низамиевтан)

II вариант. Икмәк

Аларга сеңгән Ал таң нурлары, Кояштан тамган Тургай моңнары.

Яңгыр тамчысы, Җилләр сулышы, Масаймый торган Куллар җылысы.

Шуңа да икмәк Хөрмәтле, бөек. Алам кулыма Иркәләп, сөеп. (Зөфәр Минһаҗевтан)

8        нче күнегү. Җөмләләрдә кире тәртиптә килгән сүзләрне туры тәртиптә языгыз.

I        вариант.

1. Бәлешне агач кашык белән ашыйлар бездә. 2. Җизнәсе белән байтак еллар күрешкәне юк иде инде аның. 3. Бик гаҗәпләнгән чакларында яратып әйтә торган сүзе бар иде Розаның. 4. Гашыйклар чәчәге бу, диде Фәнис, Розасының соклануына кушылып. 5. Җавапны үзебез табарбыз, бергәләп.

(Рашат Низамиевтан)

II        вариант.

1. Менә шундый хәлләргә төшерде мине Илсур Әсәдуллинның безнең класска күчеп килүләре. 2. И-и, авыр кичерде дә соң Сәгъди бу сүзләрне, куырылып калды. 3. Шактый ук кызыклы кеше икән Сәгъдинең әтисе. 4. Менә шушы була инде ул сез белмәгән Җир, — диде Ниса Таҗиевна, һәм сорау яудыра башлады... 5. Соңгы көннәрдә күзгә күренеп ябыкты, картайды әбисе.

(Мәхмүт Хәсәновтан)

9        нчы күнегү. Ике составлы җөмләләрне аерып языгыз.

I        вариант.

Ринат Хәниясенең озаклавына аптырый төште. Өйгә керсә, Хәния юк. Әнисе дә күрмәгән. Анда сугылып, монда да сугылып карады. Менә гаҗәп! Шаярып, юри, берәр яры качып торамы? Хәниягә исеме белән кычкырып дәште. Юк та юк. Нәрсә булды моңа? Ринат урамга чыгып басты. Анда да күренмәде. Кешедән сорарга яхшысынмады.

(Нурислам Хәсәновтан)

II        вариант.

Як-ягыма күз салам. Чоңгыл тирәләре, елга өсләре аксыл-күк томанга төренгән. Теге як яр бөтенләй күренми. Тирә-юнь тынлыкка чумган. Сирәк-мирәк кенә ишетелгән тавышлар да тонык, калын пәрдә аша ишетелгән сыман. Ниһаять, күкнең бер чите ут капканга охшый башлады. Сызылып кына таң беленде, тыгыз җил исте. Таң җиле!

(Мәхмүт Хәсәновтан)

10 нчы күнегү. Ияләрне  табып, нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтегез.

I вариант.

1. Гармун инде тәмам җылынган, рәхәтләнеп сулыш алган иде. 2. Менә ул хуҗасының алдына сикереп менде. 3. Һәммәсе дә тын калып, үзалдына нидер уйлый-уйлый гармун моңын тыңлый. 4. Бу юлы инде чананы икәү тарталар. 5. Ә хәзер урамда уйнау килешми.

(Рашат Низамиевтан)

II вариант.

1. Шул чакта Тукай күлнең аргы ягында алсудан киенгән кызны күреп алды. Каян пәйда булды соң ул? Шагыйрь күл әйләнәсен, җыр-лый-җырлый, әле генә күзеннән кичерде ләбаса. Күл тирәсендә берәү дә юк. Күл өсте тыныч. 2. Шагыйрьне уку да алмады. 3. Сезнең сөйгәнегез бардыр бит. 4. Монысының да сыңары юк. 5. Ә аларның алтыннары юк, алтын алкага түләрлек акчалары да юк.

(Мәгъсүм Хуҗиннан)

11 нче күнегү. Хәбәрләрне  табып, нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтегез.

 I вариант.

Соры куян баласы шундый йомшак иде. Нәни йөрәге әйтерсең Инсаф учында чыгам-чыгам дип тибә. Инсаф аны читлектә бер атна асрады, төрле үләннәр белән сыйлады. Тик аңа ялгызы күңелсез, моңсу иде. Ул бит читлектә яшәргә ияләнмәгән.

(Нурислам Хәсәновтан)

II вариант.

Ниагараны тасвирлау өчен сүзләр көчсез. Үзен күрми торып, аның көчен, мәһабәтлеген сүз белән аңлату мөмкин түгел. Ниагара шарлавыгы ике өлештән тора. Аның берсе — АКШ ягында, ә икенчесе — Канада ярында. Ике яктан да шарлавык янына меңләгән экскурсантлар килгән. Кемдер шарлавыкны кинога төшерә, кемдер рәсемгә ала.

(Әбрар Кәримуллиннан)

12 нче күнегү. Күчереп языгыз, баш кисәкләрнең астына сызыгыз.

I вариант.
Сатыш мәдрәсәсе.

Мәдрәсәнең бер катлы кирпеч бинасы XIX— XX гасырлар чигендә төзелгән. Әлеге уку йорты заманында төбәкнең иң эре мәдрәсәләренең берсе булган. XX гасыр башында биредә өч йөзләп шәкерт сабак алган. Уку йорты белән мәхәллә имамнары җитәкчелек иткән.

(«Яшә, Саба-Йорт» җыентыгыннан)

II вариант.

Тимершык.

Тимершык районыбызда иң борынгы авыллардан санала. Тимершык авылы халкы борынгы чорларда игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Тормыш-көнкүреш өчен кирәкле әйберләрнең күпчелеген бабаларыбыз үзләре эшләгән. Бигрәк тә итек басу, тегүчелек һөнәрләре алга китке-

(«Яшә, Саба-йорт» җыентыгыннан)

13 нче күнегү. Аергычны табып, нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтегез.

I вариант.

Бүген исә бөтенләй башкача. Көзләрен сирәк очрый торган аяз. матур көн. Күк йөзе шундый якты. Иксез-чиксез шул киңлектә сирәк-мирәк ак болыт/тас йөзе Болытларга да ничектер үзенә бертөрле яктылык бөркелгән. Әнә шундый ак мамыктай җиңел болытларның берсе ягыннан тезелешеп кыр казлары очып бара. (Мәхмүт Хәсәновтан)

II вариант.

Ринат шыр ялангач делянкага килеп чыкты. Агач төпләре генә тырпаеп калган. Арырак ялгыз карга утырып тора иде. Киселгән урман йөрәккә бушлык суыгы өрде. Күңелгә шом керде. Бәлки, мондагы агачларга кунып, сандугачлар сайраган булгандыр, сафлык, матурлыкка өндәгәннәрдер. Таш бәгырьлеләрдә миһербанлык тойгысы уянгандыр. Сүнек рухлы кешеләргә дәрт-кодрәт өстәлгәндер. Ә шулай да кемнәрдер гүзәллекнең башына җиткән.

(Нурислам Хәсәновтан)

14 нче күнегү.Укыгыз, тәмамлыкларны табыгыз. Нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтегез.

I вариант.

Күренекле галим Н.Катанов исеме Көнчыгышны өйрәнүче барлык галимнәргә таныш. Тюркологлар арасында татар халкының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, китап басу эшләрен өйрәнүгә Н.Катанов кебек олы хезмәт куйган кешене атавы кыен.

Н.Катанов 1888 елда Петербург университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлый. Аны төрки халыкларның килеп чыгышы, теле, тарихы, әдәбияты, этнографиясе, археологиясе кызыксындырган.

(Әбрар Кәримуллиннан)

II вариант.

Тәрбия кешене гомер буе озата килә. «Улым, тәүфыйклы бул, кеше әйберсенә кагылма», — дип өйрәтә ана җиде яшьлек баласын. Кешене яшьтән үк тәрбия «ашатып» та үстерәләр. Бу мөһим, изге, мәртәбәле эшкә гаилә, мәктәп, җәмгыять, тагын башка бик күп көч җигелгән. Биредә соңга калу гафу ителми. Талны чыбык чакта бөгәләр, ди халык мәкале. Матдәне сүз белән үзгәртеп булмый, ә күңелне мөмкин. Тәрбия нәкъ менә кеше күңеле, алардагы мөмкинлекләрне хәрәкәткә китерү өчен көрәшә дә инде.

(Рашат Низамиевтан)

15 нче күнегү. Вакыт һәм урын хәлләрен аерып языгыз.

I вариант.

...Быелгы табигать Караболак халкын аптырашта калдырды....

Уралда табигать болай да көйсез. Әмма быелгы әкәмәт хәлләрне Караболакта күптән хәтерләмиләр... Башта кыш буе буран котырды. Авыл юлларын, урманнарны тирән көрт басты. Аякланып йөрерлек хәл калмады. Инде җепшетә башлагач, коеп яңгыр ява башлады. Уралтау өстендә яшен яшьнәп, күк күкрәде. Аннан тагын катырып җибәрде. Бу дөньяда барысын да күргән Караболак халкы, сабыр гына, табигатьнең үз җаена керүен көтте.

(Фәүзия Бөйрәмовадан)

II вариант.

Бөтен дөньяга танылган Әбрар ага Кәри-муллин 1925 елның 29 маенда районыбызның Чәбья-Чүрчи авылындагы гади крестьян гаиләсендә туган. Әбрар Кәримуллинга бала һәм үсмер чагыннан ук күп авырлыкларны татырга туры килә. Әнисе коллективлаштыру чорында һәлак була. Фронтта алган яраларыннан әтисе үлә. 1941 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаган егет тракторчы ярдәмчесе, хисапчы, укытучы булып эшли. Яшүсмер Әбрар Бөек Ватан сугышында да катнаша. Туган ягына 1947 елда гына кайта.

(Тәлгать Нәҗмиевтән)

1 нче вариант

Хәлләрне гомумиләштереп кабатлау. Тест. (7 класс)

1. Мин ни әйтсәм дә, аңа әһәмият бирмим.(Ш.К.) җөмләсендәге аерып бирелгән сүзнең төрен билгеләгез.

А) гади фигыль хәбәр           б) тезмә фигыль хәбәр

ә) гади исем хәбәр                в) кушма фигыль хәбәр

2. Мортаза бабай комисарга астан гына карап алды (Г.Г.) җөмләсендәге аерып бирелгән сүзнең төрен билгеләгез.

А) аергыч                             б) урын хәле

ә) рәвеш хәле                      в) күләм хәле

3. Макса хәле булган җөмләне табыгыз.

А) Аның әрнүдән йокылары кача иде. (Г.И.)

ә) Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм. (Г.Б.)

б) Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп. (Г.Т.)

4. Кайсы раслау дөрес ?

А) Урын һәм күләм хәленнән башкалары аерымланмыйлар

ә) Барлык хәлләр дә аерымлана

б) Урын  һәм күләм хәленнән башкалары аерымланалар

5. Тотып кулымнан, гомерем юлыннан, минем белән бергә килдең син. (Җыр) җөмләсендәге аерып бирелгән сүзләрнең төрен билгеләгез.

А) Кыек тәмамлыклар        Б) беренчесе- туры тәмамлык, икенчесе-урын хәле

Ә) Туры тәмамлыклар        в) беренчесе- кыек тәмамлык, икенчесе-урын хәле

6. Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый. (М.) җөмләсендә кайсы сүз ия ролен үти?

А) Җылы, салкын         Б) сөяк, салкын

Ә) салкын

7.Кайсы рәттәге җөмләдә гади ия бар?  

А) 1,4               Ә) 2,3             Б) 1           В) 4

8. Кайсы җөмләдә аергыч сыйфат фигыль белән белдерелгән?

А) 2                  Ә) 3               Б) 2,3         В) 4

1) Балкый-балкый кояш мине

     Тау астыннан эзләп тапты. (Р.Ә)

2) Түтәлдә үскән кызыл чәчкәгә бал корты килеп кунды. (М.Ю.)

3) Үз вакыты белән өр-яңадан

     Каршы алды каен җиләге. (М.Ә.)

4)  Хөршид Камалов җанланып китте. (Р.М.)

9.Кайсы җөмләләрдә аерымланган хәл бар?

А) 1,2,3      Ә) 1        Б) 2           В) 2,3

10. Кайсы җөмләләрдә аерымланган рәвеш хәле бар?

А) 1            Ә) 2        Б) 1,3         В) 3

  1) Бу аллея лагеребызны җылытып, яктыртып җибәрде.(И.С.)

2) Мин үзем дә, аз гына буш вакытым булды исә, аллеяга чыгам.(И.С.)

3) Алар, йөгерешеп, синең яныңа киләләр. (Ф.Я.)

Җаваплар 1 нче вариант Хәлләрне гомумиләштереп кабатлау 7 класс

  1. в
  2. ә
  3. б
  4. б
  5. в
  6. а
  7. б
  8. а
  9. в
  10. в

Җаваплар 2 нче вариант Хәлләрне гомумиләштереп кабатлау 7 класс

  1. б
  2. б
  3. а,б
  4. а
  5. в
  6. ә
  7. а
  8. в
  9. а
  10. в

2 нче вариант

Хәлләрне гомумиләштереп кабатлау. Тест. (7 класс)

1. Сезнең кебек матур ярлар авылда ла түгел, илдә юк.(Җ). җөмләсендәге аерып бирелгән сүзнең төрен билгеләгез.

А) аергыч                           Б) күләм хәле

Ә) кыек тәмамлык             В) рәвеш хәле

2. Урамга чыга да алмыйсың, муеннан кар. (Г.Т.) җөмләсендәге аерып бирелгән сүзнең төрен билгеләгез.

А) аергыч                           Б) күләм хәле

Ә) кыек тәмамлык             В) сәбәп хәле

3. Күләм хәле булган җөмләне табыгыз.

А) Мәһабәт имәннәр озак вакыт бөре ачмады.(Г.Х)

Ә)Күп тә үтмәде, шомырт чәчәк атты.(Г.Х.)

Б) Фирүзә бер кәрҗин тутырып җиләк җыйды.(М.Х.)

4. Кайсы җавап дөрес?

А) Рәвеш хәле –ып формалы хәл фигыль –дай кушымчалы рәвеш белән белдерелә

Ә) Урын хәле бары тик килеш сораулары белән белдерелә

Б) Сәбәп һәм максат хәлләре бер үк чаралар ярдәмендә иярәләр

5. Гаризасына кадәр язып керттеләр (Р.М.) җөмләсендәге аерып бирелгән сүзнең төрен билгеләгез.

А) туры тәмамлык                  Б) рәвеш хәле

Ә) Кыек тәмамлык                  В) күләм хәле

6. Я, рәхим итегез, Гали абзый, яраткан коймагыгыздан авыз итегез. (Г.И.) җөмләсендә кайсы сүз ия ролен үти?

А) Гали абзый       Ә) Иясе юк          Б) авыз

7.Кайсы рәттәге җөмләдә тезмә хәбәр бар?  

А) 3               Ә) 2,3             Б) 1           В) 4

8. Кайсы җөмләдә аергыч исем белән белдерелгән?

А) 2                  Ә) 3               Б) 2,3         В) 4

1)Ул, бераз читкәрәк китеп, Әхәт абый белән сөйләшеп тора.(Г.Б.)

2) Һәм ул өметсезлек белән кулын селтәп куйды. (И.Г.)

3)Мансурның барлык борчу-хәсрәтләре, бер секунд эчендә көл булып, күккә очты. (А.Р.)

4) Шул вакыт кызларның берсе мине күреп алды. (М.Х.)

9. Кайсы җөмләдә хәбәр исем белән белдерелгән?

А)  1          Ә) 4               Б) 1, 4              В) 2

10. Өченче җөмләдә ни өчен өтер куелган?

А) Аерымланган хәл                  Б) Кушма җөмлә

Ә) Тиңдәш кисәкләр бар           В) эндәш сүз

1) Яшьлек  - матур вакыт. (Г.А.)

2) Бу җаваплар – аның нәкъ үзе төсле – кырыс, төгәл, ачык. (М.М.)

3) Син үзең, баҗай, ничегрәк? (Ш.К.)

4) Туктата алмас безне юлдан каршы утлар. (М.Н.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика буенча карточкалар

10,11 класслар өчен мөстәкыйль эшләр...

Бәйлекләр(карточкалар)

Ю.к.не таләп итүче бәйлекләрне өйрәнгәндә куллану өчен карточкалар...

Кушма җөмлә буенча карточкалар.

8нче сыйныф укучылары өчен "Иярченле кушма җөмлә" темасы буенча карточкалар. Индивидуаль эшләр барысы да Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйләнешле рәвештә төзелде....

Дәрестә куллану өчен карточкалар.

Индивидуаль эшне оештыру өчен карточкалар....

Хәл төрләрен кабатлауга карточкалар

Аерымланган кисәкләрне кабатлау дәресе өчен карточкалар (төркемдә эшләр өчен)...